Вәлиева Гөлсинә Солтангалиевна

Кеше акылын ишет,үз акылың белән эш ит.

Мең ел яшә,мең ел өйрән!

Профессия: Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Профессиональные интересы: Укыту методикасын,ИКТне,мәгарифкә кагылышлы хезмәтләрне өйрәнү.

Увлечения: Китап уку,музыка тыңлау,татар спектакльләрен карау.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Әлки районы Иске Салман авылы

Место работы: МБОУ Иске Салман төп белем бирү мәктәбе.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulsina-valieva
Һәрберебез зур бәхеткә лаек, Һәрберебез кеше ләбаса. Яшәү шундый җиңел булыр иде Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа.
Фәнис Яруллин.

Мәктәп иң гаҗәп ил.Берсүзсез, бу илнең төп яшәүчеләре-балалар.Нәкъ алар безне-укытучыларны ничек барбыз-шундый булырга мәҗбүр итә.Мин балаларга чиксез рәхмәтлемен.Алар мине сынады,чыныктырды һәм чып-чын укытучы итте. Мин балаларны ничек бар шулай кабул итәргә, аларның хаталарына түземле,ә үз-үземә таләпчән булырга өйрәндем.Аларны тәрбияләп , мин үзем үзгәрдем.

29 ел балалар белән эшлим.Бу еллар эзләнүләр,уйланулар,күңел кайту,икеләнүләр,хаталанулар һәм әлбәттә,табышлар еллары булды.Һөнәр кием түгел.Ошамаса,аны еш алыштырып булмый,диләр.Мин укытучы һөнәренә тугры булып калдым һәм моңа бер генә дә үкенмим.

О себе

.Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.Үземнең дус кызларымны,сеңелләремне җыеп утырта идем дә,укытучы булып уйный идем.Мәктәптә язган беренче иншам да "Мин үскәч,укытучы булам"иде.Минем әти-әнием гади эш кешеләре,туганнарым арасында да укытучы һөнәрен сайлаучылар юк.Ләкин мин тәртипле,тыныч,итагатьле,әби-бабайлы гаиләдә тәрбияләндем.Аларның үгет-нәсихәтләрен,җор,матур тел белән сөйләшкәннәрен тыңлап,бер-берсенә хөрмәт белән карауларын тоеп үстем.Бәлки бу җирлек миңа укытучы һөнәрен сайларга ярдәм дә иткәндер.

Шуңа да язмыш мине Арча педагогия училищесына,соңыннан Казан Дәүләт педагогика институтына алып килде.Мин укытучы булдым.Язмышыма чиксез рәхмәтлемен.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар классикасы.М.Мәһдиев,А.Гыйләҗев,Т.Миңнуллин, Ф.Яруллин.

Мой взгляд на мир

Табигатьне яратам.Юмор хисенә бай булган акыллы тыйнак кешеләр белән аралашырга тырышам.Аларның яхшы эшләренә сокланам һәм алардан үрнәк алам.

Җирдә юллар бар чагында

Бетәрмени юлчылар?

Тыңлаучылар бар чагында

Бетәрмени җырчылар?

Күктә кояш бар чагында

Бетәрмени яктылык?

Җанда шәфкать бар чагында

Үләрмени яхшылык?

Ә яхшылык бар чагында

Яшәр әле кешелек.

Яшик шушы гап-гади бер

Хакыйкатькә төшенеп.

     Фәнис Яруллин.

Мои достижения

 

Моё портфолио

Бүген,педагогик эзләнүләр юлына ышанычлы аяк басканда,балаларның аңына йогынты ясарлык күп нәрсәләрне белергә,яңа программалар үзләштерергә,яңа техниканы өйрәнергә,энциклопедияләр,белешмәләр,кулланмалар укырга кирәк икәнен аңладым.Карашлар,фикерләр,мөнәсәбәтләр арасыннан үзеңә кирәклесен, үз фикереңне сайлау икәнлегенә төшендем.

һәр бала талантлы!Әмма үзенчә талантлы.Педагогка бары балага үзен ачарга, булдыклылыгын күрсәтергә булышырга гына кирәк.Мин педагог буларак үз алдыма:күрергә,табарга,балада булган талантны күрмичә узып китмәскә һәм иҗади үсеш ярдәмендә үстерергә дигән максат куям.Чөнки бала күңеле бигрәк сизгер бит ул.Алар ясалмалылыкны кабул итмиләр,җылыга бик тиз тартылалар,гаделсезлеккә түзә алмыйлар,дөреслекне ярып әйтәләр.

Укытучы менә шушы үзенчәлекле сыйфатларны үзләштереп,һәр баланың күңеленә керергә,алар белән уртак тел табарга тиеш.Бик авыр,четерекле сыйфатлар Шуңа күрә дә иҗади сәләтне үстерү бүгенге педагогларның төп максаты булып тора....

Мои публикации:
Алгебра
Внеклассная работа
Литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио