Саулык-зур байлык.
классный час по теме

Вәлиева Гөлсинә Солтангалиевна

 

Тема:Саулык-зур байлык.

Максат:1. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен аңларга ярдәм итү.

                   2. Нәсел-ыруыңны барларга, алар белән горурлану хис-

                   ләре тудырырга ярдәм итү.

Класстан тыш чараның тибы:диспут-әңгәмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saulyk_1.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Саулык-зур байлык.

Максат:1. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен аңларга ярдәм итү.

                   2. Нәсел-ыруыңны барларга, алар белән горурлану хис-

                   ләре тудырырга ярдәм итү.

Класстан тыш чараның тибы:диспут-әңгәмә.

I/Исәнләшү.Кәефләрегез ничек, укучылар?

-Әйбәт.

Димәк, сез сау-сәламәт булганда кәефтә яхшы, күңелләр дә көр бу-

ла.

II.Тәрбия дәресебез “Саулык-зур байлык” дип аталыр.

-Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?

-Сау-сәламәт,таза булганда гына.

-Сау булу нәрсәне аңлата?

-Сау булу-чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.

-Бүгенге дәрестә саулык турында сөйләшербез.

       Кешенең тәне генә түгел, җаны да сау-сәламәт булырга тиеш.

       Җан дигән сүз-кешенең күңеле,эчке дөньясы,аның характеры,

үз-үзен тотышы дигән сүз.

       Җаны, йөрәге белән бәйле сәламәт кешеләр мәрхәмәтле, шәф-

катьле була икән.

       Әкият укыйм:”Бер алманы өчкә бүләек” дип атала.

       Белгәнебезчә, әниләребез безнең иң кадерле, иң яраткан кеше-

ләребез.Авыр минутларда без иң элек әниләргә сыенабыз.Әниләре-

без һәрвакыт исән-сау булсын.

-Ананың уллары нинди изге гамәл кылганнар?

-Үзләре алма үстергәннәр һәм алманы бергә бүлеп ашап әниләрен

терелткәннәр.

      Ә соңыннан алмаларны башка кешеләргә дә бирәләр һәм күп

рәхмәтләр ишетәләр икән.

     Димәк,аларның яшәү рәвеше-тәртипле, игелекле икән.Бу сый-

фатлар үзләре үк сәламәтлек алып киләләр.

     Безнең татар халкында саулык турында бик күп мәкальләр бар.

-Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

    Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау.

    -Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез? Озын гомерле-

лекнең серләре нидә?

    Алиянең дәү әтисе турындагы язмасын укып үтәбез:

    “Мин,Зәйнетдинова Алия Ринат кызы, әтиемнең нәселен өйрә-

нергә тырыштым.Дәү әтиемнән сорашып, өйрәнеп, бик күп нәрсә-

ләр белеп кайттым.Минем дәү әтием Зәйнетдинов Сәмигулла нәсе-

ле белән Алпар авылыннан.Ул 1925 нче елның 10 нчы маенда туган-күпне күргән һәм кичергән кеше.

      Нәсел шәҗәрәсен өйрәнгәндә мин үрнәк алырлык затлы шәхес- ләр таптым,аларның эш тәҗрибәләре,тормышлары белән кызык-

сындым.Миңа үзенең гаиләсе турында сөйләгәндә,дәү әтиемнең ха-

тирәләре яңарды,күңеле йомшарды.Шул сөйләгән арада үзенең үткәненә кире кайткан кебек булды.Аның гыйбрәтле тормышы,нә-

селенең кылган эш-гамәлләре минем күңелемә ныклы,мәрхәмәтле

нигез салды.

       Дәү әтиемә өч яшьлек вакытында ук ятим кала,аның әнисе 26

яшендә үк вафат була.

       Әтисе Абдулла-бик күп еллар авыл Советы секретаре булып

эшли.

       Аннан соң Ташбилге авылында колхоз рәисе була.Явыз ниятле

кешеләр тарафыннан явызлык эшләнә.Колхозның амбарыннан чәчүлек ашлыкны урлап,ут төртәләр.Болганчык елларда нахакка

рәнҗетелеп дәү әтиемнең әтисе Кремль астындагы төрмәгә эләгә,

сорау алулар вакытында үтерелә.Тарих үзенең кылган явызлыкла-

рына нокта куя.Дәү әтиемнең әтисе аклана.Акланса да,шунысы аянычлы,кая җирләнгәне дә билгесез.Дәү әтиемнең әтисенең энесе-

Зәкиулла нәселләрендәге башка кешеләр кебек үк укымышлы була.

Ул башта элеккеге Кузнечиха районының райком секретаре,аннан

соң Норлат шикәр заводының директоры була.Бала вакытындагы

истәлекләрдә аның кара “лимузин” машинасы белән туганнарының хәлен белергә кайтып йөргәне хәтердә саклана.Дәү әтиемнең үз

әнисенең абыйсы Нургали әле күптән түгел генә 99 яшен тутырып,

фани дөньяга китте.Ничә сугышны башыннан кичереп,немец әсир-

лекләреннән исән-сау кайтып бик озак яшәргә туры килгән аңа.

      Дәү әтием минем оста гармунчы була.Ул сугышта чакта,аның

әтисе үлеп китә.Ул йоклаганда бер төш күрә.Болай сөйли ул төшне:

“Минем кулыма гармун тоттырдылар, мин сузып уйнап җибәрдем.”

Иртә белән йокыдан торгач, иптәшләремә “миңа бүген хәбәр ките-

рәләр “ дидем.Һәм ул хәбәр әтиемнең үлеме турында иде,- дип авыр

көрсенеп куйды дәү әтием.

     Икенче тапкыр шундыйрак төш күреп уянгач, дәү әтиемнең үги

әнисенең үлеме турындагы хәбәре килеп ирешә.Бу кайгыларга да

түзем була дәү әтием.

    Дәү әтием буш нигезгә сугыштан 1949 нчы елда гына әйләнеп

кайта.Аның орден-медальләре белән беррәттән җилкә башындагы

снаряд кыйпылчыгы әледән-әле сугыш куркынычын,җиңү шатлы-

гын белгертеп сызлап тора.

     Аның 5 баласы,13 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.Бергә җыелышкач,дәү әтием:”Мин бәхетле кеше,чөнки янымда күз кара-

шымнан аңлап яшәүче тормыш иптәшем һәм минем һөнәремне-укытучылык эшен дәвам итүче балаларым бар,”дип әйтергә ярата.

     Мин үземнең нәсел шәҗәрәсендәге кешеләр белән горурланам.

     Дәү әтием кешеләргә гел мәрхәмәтле,шәфкатьле булган.Аның

күңеле шат,тыныч.Бу сыйфатлар аңа сәламәт яшәргә мөмкинлекләр

бирә дип уйлыйм.”

     -Озын гомерле нинди шәхесләрне беләсез?

     Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Бакый Урманче, Сара Садый-

кова, Ибраһим Сәлахов.

     Гомерне озынайтуның төп серләрен санагыз.

     -Режим белән яшәү, сыйфатлы туклану.Эшне ял белән чират-

лаштыру.

     -Гомерне кыскартучы сәбәпләрне атагыз.

     Спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, тәмәке тарту.Физик кү-

некмәләр ясамау.Ашау, ял итү режимын бозу һ.б.

     Безнең илебездә ирләрнең гомер озынлыгы 1993 нче елда 59 га

төшкән.

     Нәтиҗә ясыйбыз.

     -Сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш:

     -Режим белән тукланырга.

     -Санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар

урында сакларга, иртә-кич тешләрне тазартырга, атна саен мунча

керергә, чәчне даими юып-тарап торырга, тырнакларны озын йөрт-

мәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә.Һәркөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга.Исерткеч эчем-

лекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска.Спорт секцияләренә йөрергә һ.б.

    -Йомгаклау: Алия.

    Шундый теләктә калабыз.Инглиз галиме болай дигән. “Акчаңны

югалттың бернәрсәңне дә югалтмадың, сәламәтлегеңне югалттың-

күп нәрсә югалттың, акылыңны югалттың-бернәрсәң дә калмады.”

Акылыгызны югалтмагыз.Акылыгыз булса, бар да әйбәт булыр.  

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

саулык - иң зур байлык

для начальных классов...

Саулык – зур байлык.

Саулык – зур байлык.  5 нчы сыйныф....

Саулык - зур байлык

Мәктәп балаларыныңсәламәтлеген ныгытуга педагогикшартлар тудыру...

Саулык – зур байлык.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын үстерү...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...