Саулык – зур байлык.
классный час (5 класс) на тему

Саппарова Руфия Рафисовна

Саулык – зур байлык.  5 нчы сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Саулык – зур байлык. 52 КБ

Предварительный просмотр:

Саулык – зур байлык. (Сыйныф сәгате.)

         Тема: Саулык – зур байлык.

Максат:

1.Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү;

2. Яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү;

3. Сәламәтлекне саклау чараларын өйрәтү.

4. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү.

5. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру.

 6. Гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә тарту.

 7. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация.

Укытучы: Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга  яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез  артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк.

 Укытучы. “Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.  Максатыбыз - сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык икәнлеген исбатлау. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.  Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз укучылар, Сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы? ( слайд 2)

Укучы: Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар.

Укытучы: Әйе,  даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Тагын нәрсәләр файдалы?

Укучы: Гимнастика ясау.

Укытучы: Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

          Укучы: Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга тиеш.

          Укытучы: Бик дөрес.  Тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга. Ә иң кирәген оныттык? Нәрсә соң ул?

Укучы: Тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш.

Укытучы: Бик дөрес. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар,  зарарлы гадәтләр. Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына да түгел,  бөтен оргнизм өчен бик зарарлы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшләгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Болар барысы да тәмәке төтенендә куркыныч агу – никотин һәм күп кенә башка зарарлы матдәләрдән булудан килә. Тәмәке тартмый торган кешенең үпкәсе алсу төстә, ә тәмәке тартучының үпкәсе зарарлы матдәләрдән соры төстә була. Галимнәр һәр тартылан сигареттан кешенең гомере 15 минутка кыскаруын исәпләп чыгарганнар.

Укытучы: Ә хәзер укучылар “ Файдалы – зарарлы” дигән уен уйнап алабыз. Шарты шундый: файдалы булса, кызлар кул чаба ә зарарлыга малайлар кул чабалар. Киттек уйныйбыз!

Укытучы:  Ятып уку.

Укучы: малайлар кул чаба.( зарарлы)

Укытучы:Якты утка карау.

Укучы: малайлар кул чаба.( зарарлы)

Укытучы: Күзләрне иртән юу.

Укучы: кызлар кул чаба. ( файдалы )

Укытучы: Телевизорны якыннан карау.

Укучы: малайлар кул чаба.( зарарлы).

Укытучы: Күзләрне бәрелүдән саклау.

Укучы: кызлар кул чаба. ( файдалы )

Укытучы: Кишер, суган ашау?

Укучы: кызлар кул чаба. ( файдалы )

Укытучы: Күзләрне пычрак куллар белән сөртү.

Укучы: малайлар кул чаба.( зарарлы)

Укытучы: Яхшы яктыртылган бүлмәдә уку.

Укучы: кызлар кул чаба. ( файдалы )

Укытучы: Компьютерда озак уйнау.

Укучы: малайлар кул чаба.( зарарлы)

Укытучы: Физкультура белән шөгыльләнү.

Укучы: кызлар кул чаба. ( файдалы )

Укытучы: Бик дөрес. Ә хәзер дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерик әле! Слайдта туклану кагыйдәләре язылган, тик анда барысыда дөрес микән? Укып чыгыгыз да дөрес булмаганнарын табыгыз.

  татлы ризыкларны күп куллан

  артыгын ашама

  тозлы, майлы, баллы  әйберләрне чамалап куллан

  азыкны яхшылап чәйнә

 ризыкны төрләндер

 кабаланып аша

 баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч

Укучы: Дөрес түгел: татлы ризыкларны күп куллан; кабаланып аша; баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч.

Укытучы: Дөрес туклану бик күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Алда безне “Шәхси гигиена” тукталышы көтә.  Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

Укытучы: Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.

Укучы: Теш чистарта торган щетка.

Укытучы: Бик дөрес. Икенчесен тыңлыйбыз. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә?

Укучы: Сабын.

Укытучы:  Әйе, сабын. Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була?

Укучы: Зубная паста.

Укытучы: Кирәк булам мунчада, минем исемем ...

Укучы: Мунчала.

Укытучы: Әйе, дөрес. Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.

Укучы: Сөлге.

Укучылар дөрес җаваплар биргәч, экранга рәсем рәвешендә чыга.

Укытучы: “Могҗизалар кыры” дигән уен уйныйбыз. 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? 

Укучы: Баскетбол.

Укытучы: Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр?

Укучы: Тимераяк.

Укытучы: Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен?

Укучы: Футбол

Укытучы: Сәламәтлек өчен бик зарарлы?

Укучы:Тәмәке.

Укытучы: Бик дөрес. Һәр сигарет тәмәке тартучының гомерен 8-15 минутка кыскарта. Алар арасында, башка кешеләргә караганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар — 2-3 мәртәбә, үпкә рагы белн — 15- 30, стенокардия белән авыручылар 13 мәртәбә күбрәк очрый. Шулай ук алар арасында инфаркт — 12 мәртәбә, ашказаны-эчәк авырулары белән авыручылар 10 мәртәбә күбрәк була. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә тын юллары кысыла, шул сәбәпле тын алу кыенлаша, алга таба үпкәдә - туберкулез һәм рак авыруы, кан юллары кысылып, аякта гангрена башланырга мөмкин. Тәмәке тартучы кеше уз организмын гына түгел, бәлки әйләнә тирәдәгеләрне дә  агулый. Бер папирос төтенендә егермегә якын агулы матдәләр була, шуларның иң көчлесе —никотин. Биш папиросның никотины — кроликны, йөз папиросныкы атны үтерә. Тәмәке тартучының организмы никотинга әкренләп күнегә,әмма  моңа карап аның зарарлы тәэсире кимеми. Тәмәке тартканда организмны нык какшата һәм үлемгә алып бара торган агулы  матдәләр эчкә суырыла. Шуңа күрә тәмәке тартучылар еш үпкә авыруларыннан интегәләр, никотин баш мие һәм башка органнарның эшчәнлеген боза, газаплы рак авыруына китерә. Тәмәке организмның иртә, вакытыннан элек картаюына китерә. Тәмәке тартучының йөзе җыерчыклана, бармак һәм тешләре саргая, организмы какшый һәм хәлсезләнә, тартучы кеше үзен начар хис итә. Тәмәке төтененә тәмәке тартмаучылар аеруча сизгер. Тәмәке тарту һәм аның исе генә дә балалар өчен гадәттән тыш зарарлы. Димәк, тәмәке төтене тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучыларның организмына да зыян китерә. ( 20 нче слайд ачыла)

Укытучы: Наркотикларга якын да килмә!  Наркотиклар – кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бер төрле матдәләр алар. Наркотикны бер яки ике тапкыр кулланган кеше, аңа күнегә һәм аннан башка яши алмый башлый. Андый кешедә наркомания дигән, дәвалап булмый торган куркынычлы авыру барлыкка килә. Наркотик минең бөтен организмның эшләвен боза, һәм ахыр чиктә кеше үлә. Наркотикларны  тарату – зур җинаять, аның өчен каты җәзага тарталар. ( 21 нче слайд ачыла)

Укытучы: Сәнгатьле итеп укый:

           Афәт
“Наркомания-гасыр афәте”- дип
Халык әйтмәгән юкка.
Наркотикның зыяны күп,
Кулланма аны, тукта!
Кирәкми ул эчкечелек,
Тәмәкене тартулар.
Шуның нәтиҗәсе бит
Наркоманнар артулар.
Кеше яшәү өчен туа,
Ә гомеркәй бер генә.
Наркоман булырга бит
Җитә бары бер энә.
Шулай булгач, наркотиклар
Кирәкми бу дөньяга.
Кеше ,наркотик кулланып ,
Үз-үзенә кул сала.

       Укытучы:      Хәрәкәттә - бәрәкәт!

                        Тәнгә керә көч һәм дәрт,

                        Тәнгә сихәт, җанга - рәхәт,

       Укытучы һәм укучылар: Хәрәкәткә мең рәхмәт!

                                                 Сәламәт буласың килсә - спортны ярат!

 

        Укытучы:  Җәен футбол яратсагыз,

                                  Кышын хоккей уйнагыз.

                                  Хәрәкәтле уеннардан

                                Беркайчан да туймагыз.              

                                Чаңгыда да шуыгыз сез,

                                Чабыгыз, узышыгыз.

                                Таза булгач, якты булыр

                                Киләчәк тормышыгыз.

Укытучы: Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Безнең сәламәтлек үзебезнең кулларда. Әти-әниләргә кайгы - хәсрәт китермик, дусларыбыз, якын туганнарыбыз каршында үзебезне горур хис итик. Сүземә йомгак ясап, наркотикларга- Юк! , -диясем килә.

               Укытучы: Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

               Укучы: Юк

               Укытучы: Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Саулык-зур байлык.

Тема:Саулык-зур байлык.Максат:1. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен аңларга ярдәм итү.                   2....

саулык - иң зур байлык

для начальных классов...

Саулык - зур байлык

Мәктәп балаларыныңсәламәтлеген ныгытуга педагогикшартлар тудыру...

Саулык – зур байлык.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын үстерү...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...