Экологик кичә "Урман -зур байлык".
классный час по теме

Фарваева Фируза Мусавировна

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.

2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.

3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_trbiya_sgate.docx53.54 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Старо Абдуловская СОШ”

Тукаевского района РТ

(экологик тәрбия сәгате)

                                                                                                                               Төзүче:

                                                                                         биология укытучысы

                                                                                           Фарваева Ф.М.

2012ел.

Максат:

Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү;

Табигатькә аңлы ,сакчыл караш , экологик культура тәрбияләү;

Күзәтүчәнлекне,үз фикереңне әйтә белү , чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

 

Җиһазлау:

магнитофон, урман күренеше, рәсемнәр.

ПЛАН.

1.Табышмак әйтү.

2.Урман турында информация бирү.

3.Урманга бару максатларын ачыклау.

4.Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ачыклау.

5.Г.Тукай әсәрләрендә табигатьне –урманны сурәтләү чараларын магнитофон язмасында тыңлау.

6.Әдәби персонаж- «Шүрәле» образы  ярдәмендә  урманы “чистарту”.

7.Дару үләннәре белән танышу.

8.Йомгаклау.

Укытучы:  Бүген без сезнең белән тәрбия сәгатенә җыелдык. Теманы  ачыклау өчен мин сезгә табышмак тәкъдим итәм.

Кат-кат үсемлекле,

Аклы-гөлле чәчәкле,

Эре-кызыл җиләкле,

Баллы, майлы гөмбәле,

Чут-чут сайраучы кошлы,

Төрле-төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы-

Ул нәрсә?

Балалар: Урман.

Укытучы:  Дөрес.Бу әлбәттә урман.Без бүгенге класс сәгатендә урманнар, аларны саклау турында сөйләшербез. 2011 ел- ООНның Үзәк ассамблеясе  тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән.. Бу юкка гына түгел урманнар мәйданы кимегәннән кими бара, Җир шарында  коры җирнең 27 % , 3,4 млрд. га җирен урманнар биләп тора. Ә урман турында сез нәрсәләр беләсез?

Урман беркемгә дә дошман түгел,ул һәркемгә дус.

Хайваннар белән кошлар өчен урман –туган йорт һәм туендыручысы.

Басуларны җилдән саклаучы.

Урман булмаса, көчле җилләр  җирнең уңдырышлы катлавын очырып алып китәрләр һәм җирне киптерер иде.

Укытучы: Урманга сез нинди максаттан барасыз?

Җиләк җыю өчен,

Гөмбәгә,

Пиннеккә(аны яңа агачтан очын калдырып җыябыз)

Туфракка,

Утынга, киртәлеккә,саплыкка,

Дару үләннәренә,

Яфрагын түбәгә салалар,

Ауга,ял итәргә,

Печән чабарга,

Кырмыска оясына буын авырулы кешеләр дәваланырга, һ.б

Укытучы:  Дөрес әйтәсез балалар,урманнар безнең тормышыбыз белән тыгыз бәйләнештә. Ә сез урман булсагыз безгә нәрсәләр әйтер идегез:

Урманга килегез, рәхәтләнеп ял итегез.

Безнең агач кайрыларына үзегезнең исемнәрегезне пычак белән чокып язмагыз.

Каен агачының суын эчәбез дип җәрәхәтләмәгез, соңыннан ярыкларны ямап куегыз.

Ял иткәндә агач ботакларын палатканы бизәр өчен сындырмагыз.

Коры, кызу көннәрне учаклар якмагыз.

Укытучы:  Дөрес, урманнарның үз кагыйдәләре бар. Әлеге кагыйдәләрне сез бүгенге кичәгә өйрәнеп килдегез, әйдәгез  тыңлап үтик. Сүзне сезгә бирәм.

             

          1.Ак каенкай тирбәләдер

Талгын җилләр иссә дә ,

Каеннарны сындырма да,

Каеннарны кисмә дә!

Ап-ак каен бар халыкны күзәтә,

Табигатьне  саклагыз , дип кисәтә.

   

           2.   Табигать китабын укырга,

 Килегез урманга балалар,

Анда бар аланнар.

Аланда- хуш исле чәчәкләр,

Тимәгез,өзмәгез аларны,

Матурлык дөньясы  бит алар.

            3.Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

Оя ясыйк , җимлек элик,

Ярдәм итик аларга.

             4.Кыю, җитез җәнлекләрнең

Урман-туган йортлары.

Рәнҗетмик, кыерсытмыйк,

Хөрмәт итик аларны!

   

5.Шырпы сызма, учак якма

Өлкәннәрсез урманда.

Шаярулар кай вакытта

Зур бәлаләр  булдыра .

6.И күңелле җәй көнендә

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

7.Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

8.Эссе чакта коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул-безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

9.Без табигать - балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда  ялгышлар да  

Була шул кайчагында

       

         10.Учак  яксак урманнарда,

         Сүндерик без кисәвен

         Һәм  җыярга онытмыйк

         Чүп - чар, кәгазь кисәген

11. Утыртыйк без үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлегез бишек итеп

Агачлар ботагында

       

       12   Без табигать - балалары,

         Кояш белән янабыз

         Бездән һәрчак риза булсын

         Шул табигать - анабыз.

Укытучы:  Урман-кешенең иң юмарт дусты.Ул йорт салырга бүрәнә, өстәл ясарга такта, ягарга утын бирә.Ә кәгазь, целлюлоза, шырпы, скипидар? Гөмбә, җиләк, чикләвек, дару үләннәре...  Кыскасы урман бүләк итә торган байлыклар чиксез. Халык хуҗалыгындагы егерме меңнән артык әйбер-урман хәзинәсе.

      Урман безгә үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Бар да туйганчы соклан-ул куып җибәрми.Саф һавасы, агач яфракларының әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да  кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта. Урманда бер генә көн булсаң да , рәхәтләнеп  ял итәсең, уку һәм эш өчен яңа көч туплыйсың. Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга  ярдәм итә.

    Урман  күп кенә күренекле шәхесләребезнең әсәрләрендә дә тәкъдим ителә. Шуларның  берсе- Г Тукай. Быелгы “2011 ел Татарстанда -Г Тукай” елы дип игълан ителде . Без һәрдаим аның шигырьләрен, әкиятләрен  укып  торабыз , әйдәгез “Шүрәле” әкиятеннән бер өзек тыңлап үтик:

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби,чыршы ,нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл  җыеп , күккә карап.
Юкә,каеннар төбендә кузгалаклар,гөмбәләр
Берлә- бергә үсә аллы-гөлле гөлләр,гөнҗәләр
Ак,кызыл,ал,спа-сары,зәнгәр,яшелдән чәчәкләр,
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп;киткән булып,тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чүт-чүт итеп сайрый Ходайның кошлары
Китә җаннарны кисеп,ярып садаи хушлары
Монда бульварлар,клуб һәм танцевальня,цирк та шул;
Зур бу урман:читләре күренмидер,диңгез кеби,
БиниҺая,бихисаптыр,гаскәри Чыңгыз кеби.

(ишеккә шакыйалар)

Укытучы:Чү , ишеккә шакыйлар ахры. Кем икән?

Кичәбезгә кунак булып- Шүрәле үзе дә килгән . Сүзне ,әйдәгез аңа бирик.

Шүрәле.

 Бер дә шикләнмәгез сез, мин карак угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел,

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерү

Ләкин булдыра алмыйм, бүген сез монда ничек күп!

Киң күңел белән килдем мин,

Мәктәпкә ярдәм сорап.

Ягез ярдәм итегезче

Урманыбызга харап?

Мин сезнең янга бер сәбәпсез килмәдем. Урманым  бүгенге көндә яклауга , саклауга мохтаҗ ! Шуңлыктан йокым качты, сәламәтлегем какшады, авырыйм! Ярдәм итегез!

 (Урман күренешен чагылдырган почмака төртеп күрсәтә)

Күрәсезме урманыбыз кешеләрдән соң нинди ташландык хәлгә килде ,әйдәгез бергәләп урманыбызны чистартыйк.  Чыгыгыз бире, булышыгыз миңа.

Укучы:

Актыккы сулышны алганда

Уфтанмас өчен җан ачынып-

Кулларда егәрлек барында

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Холкыбыз бик сабыр булса да,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Булмасын нәфесебез безгә баш,

Без аңа үзебез баш булыйк.

Яманлык җиңелсен дисәк без,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Ходаның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә,

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

(укучылар берәм берәм чыгып урмандагы кирәксез әйберләрне аералар.)

Урманда кирәксез: кәгазь, калай банка, сыбызгы,рогатка,шырпы, учак, сок савыты, полиэтилен пакет,шешә һ.б.

Урманда кирәкле :гөмбә, җиләк,чәчәкләр, кош оясы, кошлар, бака, елан, үрмәкүч, камка, чебен гөмбәсе,күркә,коелган яфраклар, күбәләкләр, һ.б.

Укытучы:Укучылар урманыбыз чистарып калды.Шүрәле терелсен өчен дару үләннәрен бирик үзенә, бар авырулары китсен, кабат яңа көч белән урманыбызны сакласын.

Урман ул- безнең дару үләннәре җыю урыны да, даруларның 54 %  диярлек үсемлекләрдән әзерләнә.

Укучы:

Уздык калын урманны,

Болынны, үзәннәрне.

Очраттык без  һәр җирдә
Дарулы үләннрне.
Юлда- бака яфрагы
Тузганак,ромашка,
Сукыр кычыткан,бөтнек...
Җый куп итеп,ташлама.
Ышанмагыз сез,дуслар

Әрем начар дисәләр.
Бабай әйтә әремнән
Дару ясап эчәләр.
Бабай белән без буген
Күп итеп үлән жыйдык .
Мәтрушкәләр ,әнисләр-
Чормага тезеп куйдык.

Укытучы:    Кичәбез ахырына якынлаша.Йомгаклап шуны әйтәсем килә.
Урман ул -безне туендыручы,аны без әниләр белән тиңлибез.Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак,җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта,ашата,киендерә,сәләмәтлегебезне саклый.
Табигатне кечкенәдән ук ярата,аның матурлыгын тоя күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгерьле була алмый.Бары тик әхлаклы,намуслы,чын кеше була ала.Сез дә балалар,шәфкатьле,миһербанлы, мәрхәматле, кешелекле  булыгыз,табигатьне яратыгыз!

Укучы.

Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каршылыгын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син,сабыем,сак бул син,
Саклый кур табигать баласын.
Онытма,туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын
Син бит сон,табигать баласы!

Шүрәле.

Гомер кырын кичкән чакта
Яңгырасын әле безнең җыр.
Яшә,урман ,яшә,болын,яшә,җирем.
Яшәсәгез,без дә яшәрбез!

Табигать белән бергә булыйк,сәләмәт булыйк!

Җыр.

Без яшибез бергә бу матур дөньяда,

Табигатьне саклыйк туган илебездә.

Безнең бар хыяллар бәхетле киләчәк

Бир ходай син безгә,матурлык җиһанга.

               Урманнар үссеннәр, гөрләшеп торсыннар,

               Табигать  дөньяда кирәкле кешегә.

               Без яңа гасырда юк диик, сугышка

               Бәхетле киләчәк, без телибез җиргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Cәламәтлек-зур байлык.

Конспект урока...

Саулык-зур байлык.

Тема:Саулык-зур байлык.Максат:1. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен аңларга ярдәм итү.                   2....

саулык - иң зур байлык

для начальных классов...

Саулык – зур байлык.

Саулык – зур байлык.  5 нчы сыйныф....

"Урман көне" экологик иртә сценарие

ООНның Үзәк ассамблеясе  тәкъдиме белән һәр елны, март аеның бер көнендә, халыкара  “Урман көне”нә багышлаган чаралар уздырыла....

Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.

Мәктпәтә 2018  елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла....