Cәламәтлек-зур байлык.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Багаутдинова Светлана Ивановна

Конспект урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_1.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

 Сәламәтлек-зур байлык

Максат:  Укучыларга сәламәтлек һәм аның әһәмияте турында төшенчә бирү. “Сәламәтлек” темасына караган сүзләр һәм җөмлә калыплары белән таныштыруны дәвам итү. Сөйләмнең шәхесне һәм логик фикерләү сәләтен үстерүдә, иҗади   мөмкинлекләрен камилләштерүдә мөһим роль уйнавын аңлату. Укучыларга әхлакый- эстетик тәрбия бирү.

Дәрес тибы: Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, магнитофон.

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше

1. Уңай психологик халәт тудыру

2. Дәреснең темасын, максатын аңлату. ( Слайд №1)

- Бүген безнең бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Дәресебезнең темасы “Сәламәтлек-зур байлык ”.

Без бүген сәламәтлек турында сөйләшербез,диалогик формада аралашу күнекмәләрен активлаштырырбыз .

3. Дәфтәрләргә число һәм теманы язу.

II Төп өлеш.

1. –Укучылар, әйтегез әле,  сөйләм ни өчен кирәк?

( Бер-беребез белән сөйләшү өчен. Үзебез әйтергә уйлаганны башкаларга аңлату өчен. Белмәгәннәрне өйрәнү өчен һ.б.)

- Күз алдыгызга китереп карагыз әле, сөйләшеп булмаса, өйдә, мәктәптә ничек аралашыр идегез?

(Ымлашып, бармаклар, күзләр белән, ишарәләп һ.б.)

-Бу ысуллар белән без барлык әйтергә теләгән фикерләребезне башкаларга җиткерә алмас идек. Күрәсез, сөйләшеп аңлаша алмасак, безгә бик кыен булыр иде. Кешеләр борын заманнардан ук бер-берсе белән сөйләшеп аралашырга омтылганнар. Башта төрле авазлар чыгарганнар, аннан сүзләр, ә сүзләрдән җөмләләр төзегәннәр. Шулай итеп сөйләм барлыкка килгән.

2. Слайд №2.

-Сөйләм 2 төрле була: телдән сөйләм һәм язма сөйләм. Без һәр төрне дә көндәлек файдаланабыз. Алар бер-берсеннән башка яши алмый дип тә әйтә алабыз. Димәк, сөйләм – яшәешебезнең мөһим бер элементы.

3.Өй эшен тикшерү.

Авыз-рот  ,    колак-ухо ,  теш-зуб,  бармак-палец , маңгай-лоб ,   аяк-нога  ,  кул-рука, чәч –волосы,    бит-лицо,    баш-голова,    күз- глаз,  муен –шея , борын-нос, тамак-горло, эч-живот,йөрәк-сердце .

Авыру-больной,табиб-врач,сәламәт-здоровый,еш-часто,сирәк-редко,чөнки-потому что,ярый-можно,ярамый-нельзя,теш табибы-стоматолог(зубной врач),күз табибы-окулист

(глазной врач),теш сызлый-зуб болит,салкын тиде-простудился

Саф һава-свежий воздух,витамин,сироп,дару-лекарство,градусник.,рецепт,даруханә-аптека,мәтрүшкә-душица,кычыткан-крапива,бал-мед,гөлҗимеш-шиповник,лимон,зарядка

ясарга-делать зарядку

Слайд №3 (Әкият буенча сүзлек язылган) А Алиш”Куян кызы”

2). Эчтәлек буенча сораулар бирү:

- Әкияттәге вакыйгалар кайчан булган?

-Әкияттә сөйләнгәнгә ышанып буламы?

- Әгәр дә чын булса доктор Айболит  кайда?

4. Слайд №4

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә.

5. Русчадан татарчага тәрҗемә итү.

Слайд №5

-Әйдәгез, бу мәкальләрне укыйк әле.

  1. Сәламәтлек-зур байлык
  2. Чисталык-саулык

   

                                   

6.Слайд №6. Дәфтәрләргә рәсем асты уйлап язу. (Сөйләм ярдәмендә рәсем эчтәлеген чагылдыру)

- Әйдәгез хәзер без дә, әби- бабаларыбыздан үрнәк алып кыска һәм эчтәлекле сөйләм ярдәмендә шушы рәсемнәргә җан кертик.

(Җавапларны укыту, иң уңышлыларын билгеләү)

7. Ял минуты.

8. Слайд №7. Текст белән эшләү.

   

   а) текстны укыту

   б) сүзлек эше

   в) текстка исем бирү

   г) әңгәмә

- Укучылар, сезгә  әкият ошадымы һәм ни өчен?

( Укучылар үз фикерләрен әйтәләр) Слайд №8

7. Авырып яткан иптәшегез янына барып, аның хәлен сорашу, аңа ярдәм итү зарур. Шундый очракта сез үзегезне ничек тотарсыз? Әйдәгез шундый ситуацияне уйнап карыйк әле. Слайд №9

(Берничә укучы экрандагы “Авыру малай” рәсеменә карап сөйләм төзиләр)

( Хәлләрең ничек? Бүген бик әйбәт күренәсең. Озакламый терелеп тә җитәрсең. Авырып ятам дип күңелеңне төшермә. Калдырган дәресләреңне өйрәнергә үзебез ярдәм итәрбез һ.б.)

- Рәхмәт, мондый җылы сүзләрдән соң билгеле инде авыру кешенең күңеле тулып китәр, тизрәк савыгыр. Ә сез үзегезнең игелеклелегегездән күңелегезгә рәхәтлек алырсыз.

Слайд №10

. Мин сезгә “Тиз генә уйлап әйт” уенын тәкъдим итәм.

Слайд №11. (Уенның кагыйдәләрен аңлату)

“Сәламәтлек – ул минемчә...” җөмләсен тәмамларга.

- Барыгызның да фикерләре белән килешәм, чөнки сәламәтлек эченә бик күп нәрсәләр сыя.

III Сөйләм буенча нәтиҗә чыгару.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә бик күп мәсьәләләргә кагылдык. Һәрберсенә сөйләм теле ярдәм итте. Ни өчен?

( Чөнки сөйләм – кешеләрнең аралашу чарасы)

-Сөйләм кешеләргә ничек тәэсир итә?

(Сөйләм кешеләрнең эш-фигыленә тәэсир итә, аларның кәефен үзгәртә ала: начар эшләрдән тыя, яхшы эшләргә дәртләндерә.)

Слайд №13. - Димәк, без үзебезнең сөйләмебезгз игътибарлы булырга тиеш. Үзебезнең сөйләмебезгә генә түгел, тирә-юньдәге кешеләрнең сөйләменә дә игътибар итәргә кирәк Чөнки матур итеп сөйләм төзи белгән кеше белән генә әңгәмә кору күңелле.

IV Йомгаклау.

 –Дәрестә сез нинди белемнәр алдыгыз?

 - Бүгенге дәрестә сөйләшкәннәр киләчәк тормышыгызда кирәк булырмы?  

V Билгеләр кую

VI Өй эше. Слайд №14.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Сәламәтлек- зур байлык.

  Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга би...

презентация "Сәламәтлек-зур байлык

Презентация предназначена для использования на уроках татарской литературы....

" Сәламәтлек - зур байлык"

Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларны...

Сәламәтлек- зур байлык 6 сыйныф

Открытый урок для учителей школы....

“Сәламәтлек - зур байлык”

    Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан кар...

Сәламәтлек – зур байлык, 6 класс

Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017Тема: Сәламәтлек – зур байлык.Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкция...