Сәламәтлек – зур байлык, 6 класс
план-конспект урока (6 класс) на тему

Чернова Нина Ивановна
Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017
Тема: Сәламәтлек – зур байлык.
Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.
Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү;Диалогик сөйләмне үстереп, монологик сөйләмгә чыгу.Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау:Дәреслек .Р.З.Хәйдарова .Татар теле.Карточкалар, компьютер , проектор , презентация .
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zur_baylyk.docx22.77 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: ЧЕРНОВА Н.И.

Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017

Тема: Сәламәтлек – зур байлык.

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.

Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү;Диалогик сөйләмне үстереп, монологик сөйләмгә чыгу.Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:Дәреслек .Р.З.Хәйдарова .Татар теле.Карточкалар, компьютер , проектор , презентация .

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру)

Исәнмесез, укучылар!

  Хәлләрегез  ничек ? Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

-  Син , Настя , бик тырыш, тәрбияле.

-  Ульяна турында нәрсә әйтергә телисез?

2.Әңгәмә. Буш вакытта нишлисез ?

Нишләргә яратасыз ? Яраткан дәресләрегез ?

  • Сез яхшы укыйсыз ,тәрбияле , тырыш кызлар . Сез бик бәхетле.
  • Яхшы укыр өчен,тәрбияле булыр өчен безгә нәрсә кирәк?
  • Әйе, сәләмәтлек кирәк.Без бүген сәламәтлек турында сөйләшербез.

3.Безнең бурычларыбыз.

1.Сәламәтлектурындасөйлибелү.
   2.Сәламәтлекнесакларгакирәклекнеаңлату.

II. Актуальләштерүөлеше.Презентация.Сәламәтлек - зурбайлык..

Һәрберебез сәламәт булырга тели.Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

   1.Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

  • Дөрестуклану;
  • Дөресйоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена;
  • Дөрес көн режимы булдыру;
  • Тәмәке тартмау, сыра эчмәү.

2.Нәрсә файдалы ? Нәрсә зарарлы ? Уен уйныйбыз. “Файдалы-зарарлы(презентация)

-ятып уку...(зарарлы)

-якты утка карау (зарарлы)

-күзләрне иртән юу (файдалы)

-телевизорны якыннан карау (зарарлы)

-күзләрне бәрелүдән саклау ...

-кишер,петрушка ашау...

-күзләрне пычрак куллар белән сөртү...

-яхшы яктыртылган бүлмәдә уку...

- компьютерда озак уйнау ...

-физкультура белән шөгыльләнү.

3.Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?(презентация)


4.Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? (презентация)

  • компьютердаозакэшләү                депрессия
  • телевизор күпкарау                вирус
  • баллы ризыклар                        стресс
  • майлыризыклар                        сыра
  • бактерия                                тәмәке
  • инфекция                                алкоголь

5. Сүзлек эше.Өйрәнгән сүзләрне искә төшерү.

баш әйләнә                                        кан басымы түбән

баш чатный                                        күңел болгана

йөрәк авырта                                        колак авырта

кан басымы югары                                тән температурасы югары

6.Сорауларга  җавап бир:

Син  сәламәтме?

Йөрәгең авыртмыймы?

Əниеңнең башы авыртамы?

Əниеңнең күзе яхшы күрәме?

Саша спорт белән шөгыльләнәме?

Кышын син чаңгыда йөрисеңме?

Җәен су коенасыңмы?

“Тимераяк” русча ничек була?

Син шахмат уйныйсыңмы?

Малайларның  футбол уйныйсы киләме ?

7.Коммуникатив биремнәр.

Спроси у Насти о ее здоровье.

Спроси у брата , не болит ли у него сердце.

Спроси у друга , не болит ли у него желудок.

Узнай, какая у Коли  температура.

Спроси друга, какими видами спорта он занимается.

Поинтересуйся, любит ли твой друг играть в теннис.

Спроси у сестры, не болит ли у него зуб?

III.Өй  эшен тикшерү.

IV.Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.

1.Мәкальләрнең дәвамын әйт.Мин башлыйм. Син дәвам ит.

Саф һава –(тәнгә дәва).

Саулык –(зур байлык).

Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

Таза булсаң – ( таш та ярып була).

Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

Байлыкның башы – (тазалык).

Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

2.Уен.” Могҗизалар кыры”

1. Бирем:10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный.Бу нинди уен?(баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе.(Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр.(тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар.Бу нинди уен?(футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы.(тәмәке)

3.Сорауларга җавап бирегез.

- Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

- Нинди ризыклар файдалы?

- Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

- Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

- Ə җәен нишләргә кирәк?

- Сәламәт булу өчен нишләмәскә кирәк?

- Сәламәтлек турында нинди мәкальләр  бар?

4. Пантомима. Ял итү.

5. Бирелгән ситуацияләр буенча диалоглар төзү.

1.Вы с другом записываетесь в спортивную секцию.

Тренер хочет узнать, делаете ли вы утром зарядку.

Как он спросит?

2.Тренер хочет узнать у Саши, катается ли он зимой на лыжах.

6.” Безнең гаилә спорт ярата “ темасы буенча сөйләшү.

7.  Дәреслек белән эш.

V.Дәресне йомгаклау.

 Без бүген дәрестә нишләдек ?Димәк...

-Дөньяда иң зур байлык  нәрсә ?

-Нинди кеше эшли дә,тормышын да яхшырта, ял да итә?

-Сәламәт булу өчен, беренче чиратта  нишләргә кирәк ?

-Кышын нәрсәдә шуарга була? Ә җәен?

-Дөрес туклану организм өчен файдалымы?

-Сәламәтлекне саклау өчен иң беренче шартлар нинди?

Билгеләр кую.”Бәхеттә-шатлыкта” җырын җырлау.

Өй эше бирү.“5” - “Сәламәтлек зур байлык” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга (15 җөмлә);

“4”-10 -12 репликалы диалог төзергә;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Cәламәтлек-зур байлык.

Конспект урока...

Сәламәтлек- зур байлык.

  Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга би...

презентация "Сәламәтлек-зур байлык

Презентация предназначена для использования на уроках татарской литературы....

" Сәламәтлек - зур байлык"

Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларны...

Сәламәтлек- зур байлык 6 сыйныф

Открытый урок для учителей школы....

“Сәламәтлек - зур байлык”

    Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан кар...