“Сәламәтлек - зур байлык”
план-конспект урока (10 класс) на тему

Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы

      

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым. Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.  Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәр укучыга  сүз бирергә тырыштым. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинлек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл “Сәламәтлек - зур байлык”30.15 КБ
Microsoft Office document icon kem_zhyrladyachyk_dres.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

“В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта гомуми белем мәктәбе ” Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Дәрес темасы:

“Сәламәтлек - зур байлык”

(10 нчы сыйныф рус төркеме)

Башкаручы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы

2017 нче ел

10 нчы сыйныф рус төркеме  өчен дәрес планы.

Тема: Сәламәтлек – зур байлык”.

Максат: : 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.

2. Инновацион технологияләр кулланып, укучыларның үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын һәм сөйләм теленү стерү.

3. Яшь буында сәламәтлек культурасы, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив тормыш позициясе тәрбияләү, мәктәбебез белән горурлану һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: уку өчен дәреслек,дәреслек авторы:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, компьютер,  мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе, плакатлар, мәкальләр язылган битләр.

Укыту  методлары: өлешчә эзләнү, гамәли, интерактив метод.

Укыту принциплары: системалылык  принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.

Дәрес тибы: белеем һәм күнекмәләрне системага салу, ныгыту дәресе.

Дәрес планы

I .Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү(1 нче слайд)

Укытучы: - “Исәнмесез!”- диеп башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезне күргәч , укучыларым,

Күңелкәем бигрәк шатлана.

- Утырыгыз, балалар.

-Дәрестә кем юк икән?

- Яхшы, барыгыз да  исән – сау, сәламәт булуыгызга мин бик шат. Әйдәгез әле, укучылар, дәресне мәкальләр укып башлыйк. Рус телендә эквивалентын искә төшерсәгез тагын да әйбәтрәк булыр.Экранга карыйбыз, укучылар.

( 2нче слайд)

  • Саулык – зурбайлык
  • Здоровье - большое богатство
  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
  • В здоровом теле – здоровый дух
  • Саф һава – тәнгә дәва
  • Свежий воздух - бальзам для здоровья
  • Байлык бер айлык, саулык – гомерлек
  • Богатство на месяц, здоровье на всю жизнь
  • Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык
  • На свете самое маленькое счастье – богатство, а самое большое счастье - здоровье
  • Саулыкны – сатып алып булмый.
  • Здоровье не купишь

Укытучы: Бу мәкальләр нәрсә турында?

Җавап: Бу мәкальләр сәламәтлек турында.

Укытучы: Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы:Сәламәтлек турында.

Укытучы: Әйе, дөрес.Бу темага сез өйдә диолог та әзерләп килергә тиеш идегез. Әйдәгез әле, хәзер аларны тыңлап узыйк. (Төркемнән 2 шәр укучы такта янына чыгып, диолог сөйли)

Диалог №1 «Зарарлы гадәтләр»

- Син ничек , уйлыйсын, тәмәке тарту кешегә зыянлымы?

- Әлбәттә, никотин сәламәтлек өчен зыянлы.

- Тәмәке тартучылар ни өчен төрле авырулар белән авырыйлар?

- Чөнки тәмәкедәге никатин-бик агулы матдә .

- Бер сигарет кына тартсаң нәрсә була ?

- Бер сигарет гомерне 7 минутка киметә.

Диалог №2 “Спорт белән шөгыльләнү”

- Исәнме, Валерия,!

- Сәлам, Артем?

- Артем, син кая барасың?

-Мин мәктәпкә спорт секциясенә барам.

-Бүген спорт залында нишлисез?

- Дуслар белән баскетбол уйныйбыз.

-Атнага ничә тапкыр барасың?

-3 тапкыр барам. Спорт миңа бик ошый.

-Афәрин ,Артем! Спортны яратырга кирәк. Ул сәламәтлеккә файдалы.

-Мин синең белән риза, Валерия.

II .Актуальләштерү.

1.Ситуатив күнегүләр үткәрү.

Укытучы:Укучылар, мин сезгә төрле ситуацияләр тәкъдим итәм, игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.

  • Бегает ли он по утрам;
  • (Син иртән йөгерәсеңме?)
  • Делает ли он зарядку;
  • (Син зарядка ясыйсыңмы?)
  • Умывается ли он холодной водой;
  • (Син салкын су белән юынасыңмы?)
  • Ходит ли он в спортивный кружок;
  •  (Син спорт түгәрәгенә йөрисеңме?)

III. Яңа белеем һәм күнекмәләр бирү.

Укытучы: Бүген дәрестә сәламәтлек турында сөйләшүебезне дәвам итәбез, укучылар. Хәзер 47 биттәге текстны ачабыз. Иң беренче таныш булмаган сүзләрне карап чыгабыз . Минем арттан сүзләрне кабатлагыз.

( 3 нче слайд)

1.Сүзлек эше.

шөгыльләнергә кирәк- надо заниматься

шуарга  кирәк- надо кататься

су коенырга- купаться

кыздырылган – җареный

баш тартыгыз - откажитесь

төрле авырулар – разные заболевания

спиртлы эчемлекләр – спиртные напитки

тәмәке тартмау-не курить

ихтыяр көче – сила воли

Укытучы: Афәрин, укучылар! Ә хәзер кем шушы яңа сүзләр белән матур итеп җөмләләр төзер икән?(Укучыларның җавабы)

2.Текстны укып чыгу.

- Укучылар, хәзер  Яругина Лиза, анардан соң Наумова Ксения  такта янына чыгып,  текстны укырлар. Барыгыз да тыңлыйсыз һәм  карап барасыз.(Укучылар чиратлашып такта янына чыгып укыйлар)

3. Текст буенча сорауларга җавап бирү.

Укытучы:  Халык: ”Дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек”,-ди. Әйе,сәламәт кеше эшли дә, тормышын яхшырта, ял да итә. Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитнең зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Ризык витаминлы булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр иттә, сөттә, яшелчәләрдә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

Укучылар, әйтегез әле, сәламәт булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

(4 нче слайд)

(Укучылар җавап бирәләр)

Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән, айкидо, гимнастика, волейбол, карате, җиңел атлетика. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Җәен су коенырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга бик файдалы. Үзеңне иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытма. Боларны эшләү ихтыяр көче таләп итә.(5-6  нчы слайдлар)

Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау – иң беренче шарт.

Тәмәке тарту – иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе.Тәмәкедәге никатин – бик агулы матдә..( 7 нче слайд)

Укытучы:. -Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә ?

Беренчедән, җинаятьчелек. Икенчедән, алар төрле авырулар белән авырыйлар. Өченчедән, алар кешенең акылын һәм намусын томалый:кешеләр тупасрак, усалрак була бара. Спиртлы эчемлекләр куллану сәламәтлек тә, көч тә, бирми, зарар гына китерә.

Укытучы:  Яхшы. Укучылар ,бу текст нәрсә турында булды инде?

Җавап : ”Дөньяда иң зур байлык – сәламәтлек

Укытучы: Дөрес. Карагыз әле, укучылар,безнең мәктәптә спорт бик уңышлы нәтиҗәләр бирә. Менә сезнең сыйныфны гына алыйк. Сезнең сыйныфта укучы егетләр, кызлар  бик  күп  спорт  ярышларында  катнашалар, бөтен бәйгеләрдә алар актив, чая.

   Әйдәгез , укучылар, бераз гына ял итеп алабыз. Хәзер без матур җырларга хәрәкәтләр ясарбыз, тик миңа булышчылар да кирәк булачак бит әле. Кем ярдәмгә чыгар икән?( Укучылар теләк белдереп кул күтәрәләр һәм физминутка ясашырга ярдәм итәчәкләр)

4. Физкультминутка. (Зиннур башкаруында “Ак Барс чемпион” җыры, “Давай Россия” көе куела, хәрәкәтләр ясала)

(8, 9 слайдлар.)

Укытучы:Укучылар, сезнең сыйныф бик спортны ярата. Әле күптән түгел генә Саша , Коля Сочига спорт уеннарына бардылар.  Егетләр,  сез анда нишләдегез? Нинди спорт ярышларында катнаштыгыз?(Егетләр җавап бирә)

Укытучы:Укучылар, менә сез ике төрле көйгә хәрәкәтләр ясадыгыз. Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Укучы: Татар теле һәм рус теле дәүләт телләре дип .

Укытучы: Әйе. Беләсезме укучылар, моның тагын бер сәбәбе бар. Безнең мәктәп халыклар дуслыгы мәктәбе(Семья народного единства) дип атала. Мәктәбебездә  рус , татар, чуваш милләтендәге укучылар бергә укыйлар. Без бердәм дус гаилә. Дус яшәү дә сәламәт яшәү рәвешенә керә. Шулай бит.

Укытучы: Укучылар, ә  менә бу слайдка карагыз әле. Сез монда кемне күрәсез? Ул нинди кеше?( 10 слайд)

Укучы: Рәис Мурзаевичны. Ул безнең тренерыбыз, укытучыбыз. Ул бик спортны ярата. Көчле, батыр, акыллы кеше. Ул- чын спорт остасы. Олы яшьтә булса да, ул бик хәрәкәтчән. Без анардан үрнәк алабыз.

IV.Нәтиҗә ясау.  Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштерү .

Укытучы:Укучылар, мин сезгә плакатлар бирәм. Сез “Сәламәт булу өчен нәрсә кирәк?”, “Зарарлы гадәтләр”  дигән сорауга иҗади якын килеп җавап бирерсез. (Укучылар төркемләп эшлиләр, җавап бирләр. Зиннурның “Ак Барс чемпион” җырына эшлиләр)

Укытучы: Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? ( 10 нчы слайд)

Җавап:

  • Организмны чыныктыру
  • Исерткеч эчемлекләр кулланмау
  • Дөрес туклану
  • Наркотиклар кулланмау
  • Спорт белән шөгыльләнү
  • Тәмәке тартмау

Укытучы: Сәламәт кеше нинди ул?

ҖавапКөчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, җаваплы,сәламәт, ярдәмчел.

VI. Өй эше. ( 11нче слайд) 5”- “Сәламәтлек зур байлык” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга;

4”- текстка карата 5 сорау төзергә;

“3” легә- бүген өйрәнгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзергә

Y.Йомгаклау.

Укытучы: Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында, сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләштек. Укучылар мин үзем дә спортны яратам. Мин гаиләм белән  ел саен мәктәптә, районда  “Әти, әни, мин - спорт гаиләсе”ярышларында катнашам. Бергәләп  саф һавада йөрибез, футбол уйныйбыз. Безнең гаилә спорт яклы. Ә сез ничек?

Укучылар бергәләп: Без спорт яклы! Без спортны яратабыз!

VII. Билгеләр кую.

Укытучы:Укучылар, сау- сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз!

Шуның белән бүгенге дәресебез тәмамланды. Сау булыгыз!



Предварительный просмотр:

Ә. ЕНИКИ. "КЕМ ҖЫРЛАДЫ?" ХИКӘЯСЕ

           (10 нчы сыйныфның  рус төркемендә

татар әдәбияты дәресе)

                                                                                     Төзеде:

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы

2016

ТЕМА:  Ә.Еники. "Кем җырлады? " хикәясе

Тибы: ЛГКК

Максат:

-  Ә.Еники. "Кем җырлады" хикәясе белән танышу;

- өйрәнгән лексик-грамматик материалны ныгыту; төрле күнегүләр системасы аша хикәянең эчтәлеген аңларга ярдәм итү;

- кеше күңелендәге хис-тойгылырның  изгелегенә инандыру, милли көй-моңның көче турында уйландыру.

Җиһазлау: дәрескә әзерләнгән презентация, проектор һәм ноутбук.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру моменты.

– Исәнмесез, укучылар.!  Бер-беребезгә карап, матур итеп елмаеп алабыз да утырабыз.  Укучылар , бүгенге дәресебез үзенчәлекле, чөнки безнең дәрестә бүген кунаклар бар. Шуңа күрә сез бүген аеруча актив булырсыз, һәм татарча матур итеп сөйләшә белүегезне күрсәтерсез дип ышанып калам.

-Ягез әле, кем бүген кизү укучы?

-Дәрестә кем юк?

-Урамда һава торышы нинди?

    Укучылар сез өйдә  Ә.Еникинең тормыш юлы турындагы материалны укып килдегез. Без бүген дәрестә шушы күренекле язучының  “Кем җырлады?” хикәясен укырбыз һәм эчтәлеге буенча сөйләшербез (1 нче слайд)

II. Өй эшен тикшерү.

 - Өй эшен тикшерүне Әмирхан Еникинең тормыш юлы турындагы материалны кабатлаудан башлыйбыз.

1. Саннар белән эшләү.

Укучылар, экрандагы саннар  Ә. Еники биографиясе белән ничек бәйләнгән? ( 2нче слайд)

  1909, 1925, 1941-1945, 1953, 2000.

1909 – Ә.Еники туган ел.

1925 – Ә.Еники Казанга килә.

1941-1945 – Бөек Ватан сугышында катнаша.

1953 –профессиональ язучы булып китә.

2000 – Ә.Еники вафат була.

2) Биографик материал аша сөйләмгә чыгу.

Укучылар, мин сезгә хәзер ситуа-әр таратам, сез парлашып эшләп алыгыз яме.

Парларда эшләү ( 3нче слайд)Финк-райт-раунд-робин

 а) Как ты спросишь у друга о том , когда родился А.Еники?

ә) Как ты спросишь у друга о том, где родился  А.Еники?

  б) Спроси у друга, когда он родился?

  в) Спроси у друга,  где он родился?

  г) Как ты скажешь о том, что А.Еники - видный писатель?

  д) Как ты скажешь о том, что А.Еники написал много произведений?

е) Спроси у друга любит ли он читать книги?

   ж) А как мы скажем, что нужно читать книги?

3) Сүзлек сүзләрен кабатлау.

- Тактада сез өйрәнеп килгән сүзләр. Алар безгә бүген укыйсы әсәрне аңларга ярдәм итәчәкләр. Шуңа да аларны кабатлау комачау итмәс.

а)   Әйтелешне  тикшерер өчен сүзләрне чылбыр буенча уку.

ә)  Җөмләләр составында тәрҗемә итү ( 4нче слайд).

Великая Отечественная война началась в 1941 году. Поезда встретились темной ночью.

           Два поезда стоят рядом.                             Послышалась песня.

           На поезде были военные.                           Раненный приходит в сознание.

           Раненый был обессилен.                             Надежды не было.

Поезд был на дороге несколько суток.           Парень пришел в сознание.

4) Яңа сүзләрне өйрәнү.

Дәһшәтле [дәһшәтлэ]- страшный

Сәке [сәкэ]- лавка                                      

Һушыннан язмады [һушыннан йазмады]- не потерял сознание

Газап[гъазап]- страдание

Күзләрендә бизгәк чаткысы [күзләрэндә бизгәк чаткысы}- лихорадка

Хәрбиләр [хәрбиләр]- военные

Кабер[къәбэр]-могила

Мәл [мәл]- время, момент

Хәлсез [хәлсэс]-слабый

Сөйгән кызы [сөйгән къызы]- возлюбленная

  III. Төп өлеш.

   1.  Текст белән танышу.

  .

  • Укучыларның текстны кычкырып укуы.

                   а)  1нче өлеш буенча бирем үтәү.

Укытучы укый. Кыскача эчтәлеген сорый. Сүз кем турында бара? (Яшь лейтенант – татар егете)

(тактага  язып куя )Үзбәя.

ә) Артист Ф. Җиһанша башкаруында өзекне тыңлау. 2 нче өлеш буенча биремнәр үтәү.

 - Алга таба сүз  кем турында сүз бара? (Татар җыры,Таһирә турында) (Тактада терәк сүз языла).  Аның турында язылган абзацларны билгелибез.  

Бирем: укыйбыз, безгә яралы егетнең хәле турында 2-3 җөмлә белән сөйләргә кирәк. Һәр төркемнән бер укучы чыгыш ясый.

Үзбәя.

 б) 3 нче өлеш буенча биремнәр үтәү.Укучы укый

-  Алга таба нәрсә турында сүз бара?(Татар җыры турында) (Тактага терәк сүз языла).

Бирем:  Егетнең хәле бик авыр. Менә шул авыр хәлдәге егет ни өчен  башын күтәрә, торып та китмәкче була? Шуны аңлатып бирегез. Җырның тагын көче нәрсәдә? (Ул аңын җуймый).

Үзбәя.

в)  4 нче өлеш буенча биремнәр үтәү.

  -   Алдагы өлештә сүз кем турында сүз бара? (Туган як, Әнисе турында) (Тактага терәк сүз языла).  

Бирем:   Ни өчен әнисен искә төшерә?

 г)  5 нче өлеш буенча биремнәр үтәү.

   -  Алдагы өлешнең чикләрен билгелибез.   Нәрсә турында сүз бара? (Тактага терәк сүз языла).  Монда сезгә тәэсир итә, тәэсир көче, хис, тойгы    дигән сүзләр кирәк булачак

 ( 7нче слайд).

Бирем:  Җыр тәэсирендә егет  нәрсәләрне искә төшерә? Җыр егетнең күңелендә нинди хисләр уята? (7 нче слайд: ярдәмче сүзләр: сагыну, ярату, яшәргә омтылыш, тормышны ярату,туган илне ярату)

Үзбәя.

д)  6 нчы өлеш буенча биремнәр үтәү.

  -  Алдагы өлеш нәрсә хакында сүз бара? (Тактага терәк сүз языла).  

Бирем: ахырга кадәр укып бетерәбез һәм 2-3 җөмлә белән булган вакыйгаларны саныйбыз.

Үзбәя.

2. Хикәя өстендә эш .(Төркемнәргә сораулар бирү.Сораулар слайдтта да бар.

Финк-райт-раунд- Робин

1.Бу вакыйга кайда һәм кайчан бара?

    2.Әсәрнең төп геройлары кемнәр?

    3. Егеткә ничә яшь дип уйлыйсыз?

    4. Яралы лейтенантның авыр хәлен тасвирлаган (описывающий)  өлешен китаптан табыгыз

  • 5.Нәрсә ул җыр ?
  • 6. Татар җыры яралы егеткә булышамы ?
  • 7.Җырлаучы кыз кем була?

     8.  Бер –берсен яратучы ике йөрәкнең кушыла (соединиться) алмавына нәрсә гаепле?

3. Рәсем өстендә эш. Бирем:   бу  - Ә.Еникинең "Кем җырлады" хикәясенә иллюстрация.  Безгә рәсем буенча җырлаучы кыз турында берничә җөмлә төзергә кирәк.

4. Рус әдәбиятында җыр образын билгеләү.(слайд)

IV. Ял моменты.Флойзе Лидер.(МУЗЫКА )Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,хәрби темага хәрәкәтләр күрсәтергә тиеш,сез дә  шуны кабатлыйсыз..(Ветераннар маршы)

V. Ныгыту күнегүләре.

1. Дәфтәрләрдә эш.

  • Жанр –  (хикәя)
  • Тема- (сугыш темасы, мәхәббәт темасы)
  • Идея – (Илебездә сугыш булмасын!)
  • Проблема – (сугыш проблемасы)
  • Төп конфликт –(яшәү белән үлем)
  • Төп образ – (җыр)

2.Тейк-оф-тач даун.

(басалар, торалар)

3. Батырлык турында мәкальләр.

4. Шигырь сөйләү.

5. Токин –мэт

(әсәрнең эчтәлеген рәсемгә төшерү)

а) Әсәр эчтәлеге буенча нәтиҗә ясау.

-   Егет үлде, укучылар. Аның гомере бетте. Үләр алдыннан ул кеше өчен иң кадерле булган кешеләр,  әйберләр хакында уйлады. Шуларны санагыз әле (өй, туган ил, әни, сөйгән яр).

ә) Сайлап алып уку (9 нчы слайд). Төркемнәрдә эшләү.

 

1 нче төркемгә: әсәрдән егетнең туган җирен сагынуы турындагы өлешне табып укырга һәм тәрҗемә итәргә;

  2 нче төркемгә: әсәрдән егетнең әнисен күзалдына китергән урынны табып укырга һәм тәрҗемә итәргә.

б) Ситуатив күнегүләр  (10 нчы слайд).

       - Скажите , что вы любите свою Родину и готовы её защищать;

       - Скажите, что у девушки был  любимый человек, но он умер;

       - Скажите, что мама - самый близкий человек и что о ней  нужно заботиться.

 в) Терәк сүзләрне хикәянең планы итеп үзгәртү. Һәр төркем үз вариантын тәкъдим итә. Якынча план:

 1. Станциядә ике поезд очраша.

 2. Яралы егетнең хәле авыр.

 3.  Татарча  җыр ишетелә.

  4. Егеткә Таһирә эндәшкән кебек тоела.

  5. Егет туган ягын күз алдына китерә.

    6. Егет әнисенә эндәшә.

  7. Егет үлә.

  VII. Рефлекция.

Укучылар, укыган әсәр сезгә ошадымы? Нәрсәләр турында уйландырды? (җаваплар тыңланыла)

 -        Бик көчле әсәр, Ә.Еникине юкка гына "психологизм остасы"   дип йөртмиләр. Аның барлык әсәрләре дә шундый. Алыгыз, укыгыз. Рухи байлык алуыгызга шигем юк.  

Балалар илдә сугышлар булмасын иде, дөньялар тыныч булсын иде.

VIII.  Йомгаклау. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

IX. Өй эше бирү.

 Өй эше: 114 бит, 7нче күнегү: сорауларга җавап бирергә;

                 3 нче күнегү буенча эчтәлек сөйләргә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Cәламәтлек-зур байлык.

Конспект урока...

Сәламәтлек- зур байлык.

  Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга би...

презентация "Сәламәтлек-зур байлык

Презентация предназначена для использования на уроках татарской литературы....

" Сәламәтлек - зур байлык"

Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларны...

Сәламәтлек- зур байлык 6 сыйныф

Открытый урок для учителей школы....

Сәламәтлек – зур байлык, 6 класс

Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017Тема: Сәламәтлек – зур байлык.Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкция...