Сәламәтлек- зур байлык 6 сыйныф
учебно-методический материал (6 класс) на тему

Набиуллина Дильбар Салимовна

Открытый урок для учителей школы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek-_zur_baylyk_6_syynyf.docx28.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сәламәтлек –зур байлык.

Дәреснең максаты: 1. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” темасын өйрәнүне дәвам итү.

                                      2. Фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

                                     3. Сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү

Дәрес тибы:  ЛГКК

Дәрес барышы:

1.  Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар, хәлләрегез ничек? ( баш бармакларын күрсәтеп, менә дигән, диләр)

-Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Укучылар, дәрес башында кәефегез ничек булса, дәрес азагында да шулай булырга тиеш.

   

2.Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, әгәр җавапларын дөрес тапсагыз, бүгенге дәрес темасы чыгар.

1) Дөньяда иң кирәк,

 Иң кирәктән ни кирәк?  (СӘЛАМӘТЛЕК)

2)Үсми ул бакчада ,
Сатылмый акчага,
Үзеңдә ачкычы,
Үзеңдә баскычы.
Ул безнең зур байлык- (ИСӘНЛЕК, САУЛЫК)

-Бүген нинди темага сөйләшербез? ?  (СӘЛАМӘТЛЕК темасына)

-Әйе, бүген без сәламәтлек турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Бүгенге теманы 

“ Сәламәтлек- зур байлык” дип атарбыз.


-Ә иң бай кеше кем?

3) Ш.Галиевның  “Иң бай кеше” шигыре.  (ШИГЫРЬ УКУ)

 - Укучылар,бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез, сүз байлыкларын арттырырбыз, фикерләү сәләтләрен үстерербез, сәламәт яшәү рәвешенә газета эшләрбез.    

-Бүген кем зарядка эшләде? (  ЗАРЯДКА ЯСАУ)

”ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУНД”

                                                                     

3.Өй эшен тикшерү

Көндәлек режимыгызны язып килергә тиеш идегез.

1.Кем язып килде? Басыгыз, утырыгыз.”ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУНД”

2. “Җилкә дустыгыз” белән өй эшен тикшерәсез.

“ТАЙМ ПЭА ШЭА” структурасы кулланып эшләү. (ПАРЛАП ЭШЛӘҮ)

2 минут ( Таймер)

Тикшерү: берничә укучыдан сорау, бәяләү

                                                                                                   

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Нәрсә соң ул сәламәтлек?

1.Укучылар, бу сорауга җавапны “ЭЙ-АР-ГАЙТ “ стуктурасы буенча эшләрбез.

-Таблицаны һәрберегез алыгыз

-Җавапларны укыгыз ( 30 секунд)

-Таблицаны тутырабыз

-  Җавапларга риза икәнсез , + билгесен башта баганасына куясыз

-Җавапларга риза түгел икәнсез,  -   билгесен башта баганасына куясыз

- Ахырда баганасын тутырмыйсыз.Ни өчен тутырмыйбыз, чөнки дәрес ахырында,

 бәлкем ,сәламәтлек турында фикерләрегез үзгәрер.

2 минут вакыт бирелә (Таймер)

                                                                                 

                                 

  Башта

 Сәламәтлек- ул....

     Ахырда

1.Чисталык, пөхтәлек саклау

2.Үз- үзеңне яшьтән чыныктыру

3.Дөрес итеп вакытында туклану

4.Спорт белән шөгыльләнү

 5.Әдәпле, тәртипле булу

6.Көндәлек режим үтәү

7.Тирә- якның чисталыгын булдыру

8.Зарарлы гадәтләрне якын китермәү

Тикшерү: 1 нчеләр   үзләренең фикерләрен  укыйлар.

                                                                                 

2.Как скажете о том, что жизнь продливает:

- питание

-закаливание

--спорт

-наше окружение

- режим дня

- чистота, порядок

-нравственность

что сокращает жизнь:

- вредные привычки                                                                          

-табак

-наркотики

3.Төркемнәргә исемнәр билгеләү

 - 1 төркем -сәламәтлек өчен кирәкле туклану өчен җаваплы булыр,

-  2 төркем- без яшәгән тирә- як өчен җаваплы булыр,

- 3 төркем- чыныгу өчен җаваплы булыр,

- 4 төркем- зарарлы гадәтләр өчен җаваплы булыр,

- 5 төркем- спорт өчен җаваплы булыр.

-Укучылар, бүген эшләгән һәр эшне җыеп барасыз, чөнки дәрес ахырында һәр төркем үзенең   исеме буенча   проект  төзи.

4.“ДЖОТ-ТОТС” буенча эшлибез.  Һәр төркем үзенә бирелгән сүзнең мәгънәсен аңлата

  ( поясняет смысль данного слова)

-1нчеләр һәрберсенә берәр бит кәгазь өләшәләр,  Һәрберегез  аны дүрт өлешкә бүләсез, аңа   сүзләр язасыз, кычкырып әйтеп өстәл уртасына куясыз, уртада 16 кәгазь булырга тиеш.

 1 минут вакыт бирелә (Таймер)

Тикшерү: 2 нчеләр  сүзләрне укыйлар,бәяләү      

Нәтиҗә:Сәламәт булу өчен бик күп мөһим әйберләр кирәк икән.

5. Озак, бәхетле яшисе килсә,һәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

 “КЛОК-БАДДИС” буенча эшлибез.

-1 нчеләр берәр бит кәгазь өләшәләр, һәрберегез сәгать ясыйсыз, вакыт билгелисез, сәгать  12 дә очрашырга дус эзлисез , урындыкларыгызны урынына куясыз, уң кулыгызны күтәрәсез.

-Син минем белән очрашырга телисеңме?дип сорыйсыз.

30 секунт вакыт бирелә (Таймер)

-Һәр төркем үз темасына чыгышы әзерләде, хәзер бу чыгышларны  сәгать 12 дә очраша торган дустыгызга  сөйлисез, булышасыз, бәялисез.

-Рәхмәт,миңа синең белән  эшләве рәхәт булды, дип әйтәсез.

 ( озын чәчлеләр башлый)

3 минут вакыт бирелә (Таймер)

Тикшерү: укытучы теләге буенча.    

Нәтиҗә: Сау-сәламәт, таза булганда гына яши һәм эшли ала. Сау булу – матур булу дигән сүз.

                                   

                                   

 6. Ял минуты  “МИКС –ФРИЗ- ГРУП”                                                                

-Ничә ел фасылы бар?

-Ничә килеш бар?

- Бер атнада ничә көн?

-Бер кулда ничә бармак?

-Мәктәп ничә катлы?

7. Ситуацияле күнегү. (Партада ситуацияле күнегүләр ята)

Әйтик,сезнең дустыгыз авырды, хәлен белегез, кайсы җире авырганын сорагыз, үз темагыз буенча киңәшләр бирегез. 

ФИНК-РАЙТ-РАУНД- РОБИН буенча эшлибез.

”УЙЛА-ЯЗЫП КУЙ-ТӨРКЕМДӘ ФИКЕР АЛЫШ”

2 минут вакыт бирелә (Таймер)

ТИМ-ЧИР (ФЕЙРВЕРК)

 - Вакыт бетте. Хәзер җавапларыгызны тикшерәсез.1нче  укучы укый башлый.  Чиратлап укыйсыз, бәялисез

1 минут вакыт бирелә (Таймер)

 Тикшерү: 2 нчеләр  үз җөмләләрен укыйлар.                                        

8.  “ЭЙ-АР-ГАЙТ “ стуктурасына кире кайтабыз.

  -Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?:

- Ахырда баганасын тутырыгыз.Фикерләрегезне чагыштырыгыз.

30 секунт вакыт бирелә (Таймер)

Тикшерү: укытучы теләге буенча.                                              

9. Газета эшләү.

 (Барлык эшләрне, рәсемнәрне  ватман битенә беркетәләр)

-Укучылар, һәркайсыгыз үзенең сәламәтлеге турында хәзердән үк уйларга тиеш.

1 минут вакыт бирелә (Таймер)                                                          

10. Газета яклау ( Такта янына чыгалар, сөйлиләр)

    Һәр төркемгә 1 минут(Таймер)                                                        

5.  Өй эше.

1.182 нче бит, 9-12 күнегүләр

2.Нәселегездә озын гомерле туганнарыгызны санагыз. Нилектән алар озак яшәгән? Шуның серен өйрәнегез.

3. “ Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” темасына сочинение язарга.

6.  Бәяләү.

Миңа дәрестә кызык булды....

Мин дәресне аңладым...

Миңа авыр булды...

7.  Йомгаклау.

Җәен футбол яратсагыз,

Кышын хоккей уйнагыз.

Хәрәкәтле уеннардан

Беркайчан да туймагыз.

Чаңгыда да шуыгыз сез,

Чабыгыз, узышыгыз.

Таза булгач, якты булыр

Киләчәк тормышыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Cәламәтлек-зур байлык.

Конспект урока...

Сәламәтлек- зур байлык.

  Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга би...

презентация "Сәламәтлек-зур байлык

Презентация предназначена для использования на уроках татарской литературы....

" Сәламәтлек - зур байлык"

Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларны...

“Сәламәтлек - зур байлык”

    Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан кар...

Сәламәтлек – зур байлык, 6 класс

Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017Тема: Сәламәтлек – зур байлык.Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкция...