Сәламәтлек- зур байлык.
план-конспект урока (9 класс) по теме

    Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк.

       Сәламәтлек - зур байлык ул. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл selametlek.docx22.6 КБ
Office presentation icon faydaly-_zararly.ppt199.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Сәламәтлек- зур байлык.

Максат:   Яңа сүзләр  белән таныштырып, укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү;Диалогик сөйләмне үстереп, монологик сөйләмгә чыгу.Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:   карточкалар, компьютер, таблицалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше  (психологик уңай халәт тудыру)

(Сыйныфта өч урында кояшлы көн, болытлы көн, давыллы көн сурәтләнгән рәсемнәр.Укучыларга аларның кәефенә туры килгән рәсем янына басарга кушыла.)

-Син ни өчен әлеге рәсем янына бастың?

-Чөнки минем кәефем бик яхшы.(кәефем начар,һ.б.)

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, укытучы апа!
  • Исәнмесез, кунаклар!

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)

Русча әйт:

баш әйләнә                                          кан басымы түбән

баш чатный                                          күңел болгана

йөрәк авырта                                       колак авырта

кан басымы югары                              тән температурасы югары

Җавап бир:

Андрей сәламәтме?

Йөрәге авыртмыймы?

Əниеңнең башы авыртамы?

Əниеңнең күзе яхшы күрәме?

Саша спорт белән шөгыльләнәме?

Кышын син чаңгыда йөрисеңме?

Җәен су коенасыңмы?

“Тимераяк” русча ничек була?

Ваня шахмат уйныймы?

Вованың футбол уйныйсы киләме?

Быел укучылар хоккей уйнадылармы?

Синең башың чатнамыймы?

Кан басымың югарымы?

Тән температураң югары түгелме?

Коммуникатив биремнәр.

Спроси у Кати о ее здоровье.

Спроси у Никиты, не болит ли у него сердце.

Спроси у Жени, не болит ли у него желудок.

Узнай, какая у Ильи температура.

Спроси друга, какими видами спорта он занимается.

Поинтересуйся, любит ли твой друг играть в теннис.

Спроси у Вани, не болит ли у него зуб.

Карточкалар белән эш. (һәр укучы алдында о,ө,ә,е,у,ү хәрефләре,укытучы сүз әйтә,ә укучылар шул сүздә булган хәрефне,яки булмаган хәрефне күтәрә.Мәсәлән: о,ө хәрефләрен әзерләгез, кайсы хәреф юк,шуны күрсәтегез,укытучы:спорт,укучылар ө хәрефен күтәрә һ.б.).

ә-е (кайсы хәреф бар)– сәламәт бул, норма белән ашау, көндәлек режим, йөгерү.

О,ө (кайсы хәреф юк) - өс киемнәре(о), су коенырга (ө), көймәдә йөрергә(о), физкультура белән шөгыльләнергә(о)

У-ү -ә(кайсы хәреф юк)-сәламәтлекне саклау(ү), сәламәтлек-зур байлык(ү), бүлмәне җилләтергә(у), дөрес туклану(ү,ә)

Тыңлагыз һәм әйтегез:һәр җөмләдә ничә сүз бар?

  1. Һәркемнең сәламәт буласы килә.
  2. Олимпиадада Татарстан спортчылары да катнашты.
  3. Мин көндәлек режимны төгәл үтим.

                  4)  Алисә Галләмова спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә.

  1. Тәмәке тарту- зарарлы гадәт.

2.Актуальләштерү.

Һәрберебез сәламәт булырга тели.  Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.

Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим?

  • Дөрес  туклану;
  • Дөрес  йоклау;
  • Спорт белән шөгыльләнү;
  • Шәхси гигиена
  • Дөрес көн режимы булдыру
  • Тәмәке тартмау, сыра эчмәү

Өй эшләрен тикшерү.

Сезгә өй эше итеп бирелгән ситуацияләргә диалог төзеп килергә бирелгән иде. Əйдәгез, шуларны тыңлап китик.

1.Позвоните своему другу в больницу и спросите. Как он себя чувствует. В какой палате он лежит. Как его лечат.

2. Позвони в школу и скажи, что у тебя болит голова и ты не придешь, а пойдешь в поликлинику.

3. Вы пришли в аптеку.Попросите у аптекаря лекарство.

4. Вызовите врача на дом.

5. Два друга встретились на улице.Один из них курит. Друг ему объясняет о вреде курения.

Уен уйныйбыз. Файдалы-зарарлы    (презентация)

-ятып уку...(зарарлы)

-якты утка карау (зарарлы)

-күзләрне иртән юу (файдалы)

-телевизорны якыннан карау (зарарлы)

-күзләрне бәрелүдән саклау ...

-кишер,петрушка ашау...

-күзләрне пычрак куллар белән сөртү...

-яхшы яктыртылган бүлмәдә уку...

-  компьютерда озак уйнау ...

-физкультура белән шөгыльләнү.

Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?    ( презентация)

          гимнастика

  • зарядка
  • спорт
  • витамин
  • аэробика
  • көндәлек режим
  • файдалы ризыклар
  • җиләк-җимешләр
  • яшелчәләр
  • саф һава

Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы? ( презентация)

  • компьютерда озак эшләү              депрессия
  • телевизор күп карау                       вирус
  • баллы ризыклар                             стресс
  • майлы ризыклар                             сыра
  • бактерия                                          тәмәке
  • инфекция                                       алкоголь

            агрессия

Яңа материал өстендә эш.

 Текст өстендә эш.

Текстка керешкәнче, яңа сүзләр белән танышыйк:

Тукланырга-питаться                                          

Таләп-требование

Даими-постоянно

Җилләтергә-проветривать

Чыныктыру-закаливание

Истә тотарга- помнить

Яңа сүзләр белән җөмләләр әйтәбез.

                                             Сәламәтлек- зур байлык

       Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

        Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.

        Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә,көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

      Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.

       Сәламәтлек- зур байлык ул. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл диләр.

  1.  Хәзер текстны  бер кат үзегез укып чыгыгыз.
  2. Тексттан табыгыз:надо хорошо питаться, постоянно держать в чистоте, проветривать, очень важно себя закаливать, приносит пользу организму человека, если хотите беречь здоровье, здоровье-это главное богатство.
  3. Хәзер текст  буенча сорауларга җавап бирегез.

-Текст нәрсә турында?

- Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк?

- Нинди ризыклар файдалы?

- Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле?

- Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк?

- Ə җәен нишләргә кирәк?

- Сәламәт булу өчен нишләмәскә кирәк?

- Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Уен. “Дөрес-дөрес түгел”. (Тактада дөрес,дөрес түгел сүзләре беркетелә,бер укучы такта янына чыга,укучылар аңа тексттан гыйбарәләр әйтәләр,ә укучы гыйбарәнең мәгънәсенә карап, “дөрес” яки “дөрес түгел” сүзләре язылган гыйбарә янына баса.)

  1. Монологик сөйләмгә чыгу. (3 бала 1 әр өлешен сөйли). 1 бала бөтен текстны сөйли.
  2. Бу тектстны укып, нинди нәтиҗәгә киләбез?    

Уен.” Могҗизалар кыры”

1.Бирем:10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный.Бу нинди уен?(баскетбол)

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе .(Каспаров)

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр.(тимераяк)

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар.Бу нинди уен?(футбол)

5. Сәламәтлек өчен бик зарарлы.(тәмәке)

Пантомима.

      А) Укытучы хәрәкәтләр ярдәмендә спорт күнегүләрен тасвирлый( чаңгыда шуу, гер күтәрү,велосипедта йөрү,сикергеч бау белән сикерү,футбол, хоккей уйнау,волейбол, теннис уйнау, баскетбол уйнау,суда йөзү,штанга күтәрү һ.б.). Калган укучылар хәрәкәтләрне сүз белән әйтеп бирә.

      Б) Укытучы ролен укучы башкара.

Мин башлыйм. Син дәвам ит.

Саф һава- (тәнгә дәва)

Саулык-  (зур байлык)

Сәламәт тәндә-   (сәламәт акыл)

Таза булсаң- ( таш та ярып була)

Авыру ишектән керә-( энә тишегеннән чыга)

Авыруга алтын карават та- (ярдәм итмәс)

Бурычын яшергән бөлгән- (авыруын яшергән үлгән)

Байлыкның башы- (тазалык)

Матурлык- (с(ламәтлек билгесе)

Диалог төзү.Спорт безнең тормышыбызда. (китапларда:укытучы укучыларга ачык китап рәсеме ясалган кәгазь битләре тарата, укучылар шул китапларда диалог төзергә һәм парларда сөйләшергә тиешләр)

-Син спорт яратасыңмы?

-Сиңа нинди спорт төре ошый?

-Әтиең нинди спорт төре белән шөгыльләнә?һ.б.

Тест биремнәрен үтәү.

Өй эше.

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сәламәтлек-зур байлык

Слайд 2

Файдалы- зарарлы ятып уку. ятып уку якты утка карау күзләрне иртән юу телевизорны якыннан карау күзләрне бәрелүдән саклау кишер,петрушка ашау күзләрне пычрак куллар белән сөртү яхшы яктыртылган бүлмәдә уку комп ь ютерда озак уйнау физкультура белән шөгыльләнү .

Слайд 3

Сәламәтлек өчен нәрсәләр файдалы? гимнастика зарядка спорт витамин аэробика көндәлек режим файдалы ризыклар җиләк-җимешләр яшелчәләр саф һава

Слайд 4

Сәламәтлек өчен нәрсәләр зарарлы? компьютерда озак эшләү телевизор күп карау баллы ризыклар майлы ризыклар бактерия инфекция агрессия депрессия вирус стресс сыра тәмәке алкоголь

Слайд 5

Тукланырга-питаться Таләп-требование Даими-постоянно Җилләтергә-проветривать Чыныктыру-закаливание Истә тотарга- помнить

Слайд 6

Сорауларга җавап бирегез - Текст нәрсә турында? - Сәламәт булу өчен иң беренче нишләргә кирәк? - Нинди ризыклар файдалы? - Сәламәтлек өчен тагын нәрсә әһәмиятле? - Сәламәт булу өчен кышын нишләргә кирәк? - Ə җәен нишләргә кирәк? - Сәламәт булу өчен нишләмәскә кирәк? - Сәламәтлек турында текстта нинди мәкаль бар?

Слайд 7

Могҗизалар кыры 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен?

Слайд 8

б а с к е т б о л

Слайд 9

Атаклы шахматчаның фамилиясе

Слайд 10

к а с п а р о в

Слайд 11

Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр .

Слайд 12

т и м е р а я к

Слайд 13

Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар.Бу нинди уен?

Слайд 14

ф у т б о л

Слайд 15

Сәламәтлек өчен бик зарарлы.

Слайд 16

т ә м ә к е

Слайд 17

Дәрес бетте чыгарга мөмкин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Cәламәтлек-зур байлык.

Конспект урока...

презентация "Сәламәтлек-зур байлык

Презентация предназначена для использования на уроках татарской литературы....

" Сәламәтлек - зур байлык"

Тема: “ Сәламәтлек- зур байлык”Максат: 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.2. Инновацион технологичләр кулланып, укучыларны...

Сәламәтлек- зур байлык 6 сыйныф

Открытый урок для учителей школы....

“Сәламәтлек - зур байлык”

    Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан кар...

Сәламәтлек – зур байлык, 6 класс

Татар әдәбияты.6 сыйныф. 15.05.2017Тема: Сәламәтлек – зур байлык.Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.Максат:Укучыларның сүз байлыгын арттыру. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкция...