саулык - иң зур байлык
методическая разработка по теме

Гилязиева Альбина Николаевна

для начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_zdorovya.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

               Саулык – иң зур байлык

                    Сәламәтлек театры өчен сценарий

                   Башлангыч сыйныф укучылары өчен

              Саулык – иң зур байлык

                    Сәламәтлек театры өчен сценарий

Стенага “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Көндәлек режим”, “Шәхси гигиена”, “Дөрес туклану”, “Хәрәкәттә - бәрәкәт”,”Ял итү”, “Чыныгу”, “Начар гадәтләргә бирешмәү”дигән язулар, “Саулык – иң зур байлык” исемендә стена газетасы эленгән.

  (( Музыка уйный, Чуп-чар патшасы үзенең иярченнәре белән чыга)

 Чуп-чар патшасы. Мин – Чуп-чар патшасы, ялкаулар арасында яшим. Чисталыкны, пөхтәлекне, ялт-йолт иткәнне, хезмәт сөючеләрне яратмыйм. Алардан бик нык куркам, читләтеп үтәргә тырышам, калтырана башлыйм, качам, посам, тешләремне шыкылдатырга тырышам. Чүп, тузан,пычракны күз карасыдай саклыйм. Аларга һәрвакыт урын түрдән, хөрмәт, мактау бездә.

  Иярченнәрем,мине тыңлагыз, хәзер үк мәктәпнең чисталыгын тикшерегез. Монда яшәргә буламы,юкмы?

( Иярченнәр чисталыкны тикшерә, куркалар, кача-поса гына йөриләр)

( Музыка уйный, Ялкаулык патшасы үзенең иярченнәре белән чыга)

   Ялкаулык патшасы. Мин – ялкаулык патшасы. Мамык түшәктә көннәр буе йокларга, тәмле ашарга яратам. Салкыннан куркып, җылыда иркәләнеп ятучылар минем җан дусларым. Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнүчеләр минем дошманнарым.

   Дуслар эзләп килдек бу якка. Иярченнәрем, тиз арада барлагыз, һәр сыйныф бүлмәсен карагыз, ялкауларны минем янга туплагыз!

( Иярченнәр чыгып китә)

  (1 укучы “Физкультминут» дип язылган кәгазьне алып чыга. Иярченнәр язуны укыйлар )

 ( Музыка уйный. Сәхнәгә укытучы һәм аның артыннан балалар чыга.)

Укытучы.   И балалар, күрегез

                    Тышта, әнә, көз килде.

Балалар.      Әйе, әйе, күрәбез,                    

                       Көз килгәнен беләбез.

Укытучы.    Йә, әйтегез, сөйләгез,

                     Ничек килә икән көз?

                                               - 2-

Балалар.      Кошлар очты көньякка

                     Канат кагып, еракка

                    ( Кулларын як-якка җәеп болгыйлар)

                     Аюлар өн казыды,

                     Бик тирән итеп базны (Җир казу хәрәкәтләре ясыйлар)

                     Балыклар да тындылар,

                     Су төбенә чумдылар (Чүгәлиләр)

                     Агачлар ялангачлар,

                     Җилләрдә чайкалалар ( Кулларын чайкыйлар)

                     Тик безгә күңелле көз –

                      Без мәктәпкә йөрибез,йөрибез ( Йөрү хәрәкәтләре ясыйлар, кереп китәләр)

    ( “Күңелле тәнәфес” дигән язу куела.  Иярченнәр чисталыкны тикшерә, куркалар, кача-поса гына йөриләр)

 Иярченнәр язуны укыйлар)

Укучы. Безнең мәктәптә һәр сыйныфта аерым укучылар дежур тора. Аларның төп вазифасы:башкалардан алда килеп, бүлмәне җилләтү, чиста су алып кереп, парта өстен, тәрәзә төпләрен, тактаны сөртү, гөлләргә су сибү.Алар тәнәфестә тәртип тә саклыйлар, күңелле ял да итә беләләр.

  Музыка. Хәйриева Айсылу җыр башкара.

  Шигыри куплетлар

Рүфия.  Сау-сәламәт булыйм дисәң,

               Гел чиста йөрт үзеңне.

               Чисталыкта-пөхтәлектә

               Сәламәтлек нигезе.

Алсинә. Зарарлы гадәтләрне дә

                Без тизрәк бетерик

               “Чир китә, гадәт кала”, дип

                Әйткәннәр бик тә белеп.

Алсу.     Яман гадәт упкыныннан

               Һәрчак ерак йөрегез.

               Сәламәтлек – бәхет бит ул

               Аның кадерен белегез!

 Татар халык биюе.Башкара Әхмәтҗанов Дәниф.

   ( “Спортзал” дигән язу куела. Иярченнәр күзәтә)

   (Музыка.Балалар керә.)

                                           -3-

Алсинә. Саулык – иң зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Зөһрә. Дусларым, сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү-сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Ә хәзер, әйдәгез,гимнастика ясап алыйк.

( Музыка. Балалар зарядка ясыйлар. Көй туктый, мәкальләр әйтелә.)

   Саулык – иң зур байлык

   Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек

   Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

   Сәламәтлек ул – кул астындагы хәзинә (бергә)

                 (Кызлар ике якка кереп китәләр)

( “Сабантуй “ дигән язу куела. Иярченнәр язуны укыйлар, күзәтәләр. Кызлар обруч белән чыгалар.)

Музыка. Обруч әйләндерәләр.

Малайлар кашык белән йомырка ташыйлар, капчык белән йөгерәләр, милли көрәш күренешен күрсәтәләр.

Барысы бергә кичке уенда “Түгәрәкле” уйныйлар.

   (Түгәрәктә җырлы – бию )

    Җәйнең матур кичләрендә

     Без  чыгабыз уенга

     Күңел ачып ял итәргә

     Бормалы су буена.

     ( Бер пар биеп әйләнә.)

     Һай тугай, тугай, тугай

     Тугайда сайрый тургай

     Сайрый тургай һаман шулай

     Безгә соклана бугай.

     Түгәрәкле уйнаганда

      Әйләнеп җырлаганда.

      Түгелә йөрәк серләре

       Чишмәдәй кайнап анда

        ( Бер пар биеп әйләнә)

      Һай чишмә, чишмә, чишмә

-4-

     Суы салкын күп эчмә

     Эштә ялкын кебек эшлә

      Берсенә дә бирешмә.

( “Мирас” фәнни – тикшеренү җәмгыяте дигән язу куела. Иярченнәр гаҗәпләнеп укыйлар. Укучылар чыга)

Гүзәл Г. “Мирас” фәнни-тикшеренү җәмгыятенең чираттагы                              утырышын башлыйбыз. Кемдә нинди ачышлар бар? Рәхим итегез.

Зөһрә. Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин

итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән үзе башкарыла торган, гадәткә кергән,күнегелгән яшәү рәвеше.

Гүзәл С. Көндәлек режим. Көндәлек эш, йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру кешенең тәүлек дәвамында эшкә сәламәтлелегенең җайга салынган булуына бәйле. Әйтик, эштә иң югары нәтиҗәлелеккә иртәнге сигездән көндезге бергә кадәр, кичке дүрттән кичке җидегә кадәр ирешергә мөмкин. Менә ни өчен мәктәптә 1нче сменада уку 2нче сменада укудан күпкә нәтиҗәлерәк. Игътибар итсәк, көндезге бердән кичке дүрткә кадәр

 көндезге аш, аштан соң ял итү өчен иң кулай вакыт. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә көн тәртибе нәкъшулай төзелә. Көнне файдалы уздыру һәм үз -  үзеңә ыгы – зыгы тудырмас өчен, йокыдан вакытында торырга кирәк: иртәнге күнегүләр ясарга, ашап – эчәргә, мәктәпкә ашыкмыйча барырга вакыт җитәрлек булсын. Көндезге ашны һәркөнне бер үк вакытта ашарга күнексәң яхшы. Ашаганнан соң, бераз ял итеп алырга, аннан соң гына дәрес әзерләргә, физик эш белән шөгыльләнергә керешергә мөмкин. Көн тәртибендә йокыга 7- 8 сәгать вакыт  бүлеп бирелә.Моны, һичшиксез, үтәргә кирәк.

Алсу. Шәхси гигиена. Кеше организмы үзенә бертөрле фабрика кебек. Тән тиресе аша аксымнар эшкәртелүдән хасил булган калдыклар бүленеп чыга. Көн дәвамында тире тузан, микроблар белән пычрана, димәк, ул начар сулый башлый, тир бүленеп чыгу кыенлаша, җылылык алмашы кими, кием керләнә...

   Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу, үз чиратында,теш авырулары китереп                                          

-5-

чыгара. Боларга бәйле рәвештә көнгә ике тапкыр душта коенырга, ашаганнан соң тешләрне һәм теш араларын (махсус җеп белән) чистартырга, авызны чайкарга киңәш ителә. Теш щеткасын даими

алыштырып торырга, елга ике тапкыр теш врачына күренергә кирәк.

Ләйлә. Дөрес туклану. Дөрес туклануга төп таләпләр:

  • көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру;
  • аксым, май, углевод, витаминнарга бай ризыклар ашау,
  • үзең теләгән ризыклар белән туклану;
  • сәламәтлекне ныгыту һәм озак яшәүгә булышлык итү турында кайгырту. Яшь арткан саен , туклану да үзгәрә. Әйтик, яңа туган бала күкрәк сөтенә мохтаҗ: ул бала организмы үсешенә уңай йогынты ясый, йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Балалык һәм үсмерлек чорында организм үсешенә, ныгуына йогынты ясый торган азыклар белән туклану мөһим. Өлкән яшьтәгеләргә - энергия чыгымнарын тулылындыра торган, ә картларга озак яшәүне тәэмин итәрлек ризыклар ашау мәслихәт.

  Гәүдә авырлыгы тиешле нормада булу – дөрес туклануның иң беренче күрсәткече. Моны гади ысул белән чамалап була: гәүдә

озынлыгыннан 100не алырга. Аерма авырлыкның якынча күпме булырга тиешлеген күрсәтә.

Дөрес туклануның төп кагыйдәләрен искә төшерик:

  • артыгын ашамаска;
  • ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул итәргә;
  • йоклар алдыннан ашамаска-эчмәскә;
  • тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап кулланырга;
  • иттән бөтенләй баш тартмаска;
  • азыкны яхшылап чәйнәргә;
  • тиешенчә эшкәртеп; юып, бозылмаган, куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.

Айсылу.  Хәрәкәттә - бәрәкәт

   Хәрәкәтләнү йөз даруны алыштыра, ләкин бер дару да хәрәкәтләнүне алмаштыра алмый, диләр. Аз хәрәкәтләнү күп авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин, шунлыктан, көн саен 10 – 20 минут дәвамында җәяү йөрергә ( мәктәпкә җәяү барырга,                                              

-6-

йоклар алдыннан саф һавада йөрергә), үзеңне һәр көн иртәнге күнегүләр ясарга гадәтләндерергә кирәк. Йөзү һәрьяктан аеруча                                              

файдалы дип исәпләнелә. Умыртка кәкерәюне булдырмый калу,                                              

мускулларны ныгыту, көчне арттыру, үзеңдә чыдамлылык тәрбияләү өчен йөзү – бер дигән алым.

Нәсим. Ял итү

   Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш, спорт уеннарында катнашырга, мунчага яки саунага йөрергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә дә кирәк. Үзеңә генә мондый ялны оештыру кыенырак. Көндәлек мәшәкатьләрне

читкә куеп торып, гаилә, дуслар белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә.

Гүзәл Г. Чыныгу

   Физик яктан сау – сәламәт, чыныккан кеше авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча, тормышны сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге, ризыктан тәм таба белүе һ. б. белән дә аерылып тора.

   Чыныгу чараларына һава, су, кояш керә. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү дә кирәк.

   1. Организмны аз-азлап чыныктыра башлыйлар. Юеш сөлге белән сөртенү, салкын су белән коену, ачык һавада ялан тән йөрүдән чыныгуның катлаулырак төрләренә күчәргә мөмкин.

  2. Кояшлы җылы көннәрдә, сәламәтлек рөхсәт иткәндә, һава ванналарын мөмкин кадәр ешрак алу бик файдалы.

   3. Артык йомшак, җылы урында йокларга күнекмәү хәерле. Төнгә форточканы ачып калдырсаң, бигрәк тә яхшы.

   4. Иртә-кич аяк-кулларны салкынча су белән чайкарга гадәтләнергә кирәк. Атнага 2-3 тапкыр салкынча су белән коену да чыныгуның бер төре.

   5. Һәр нәрсәнең чамасы бар: күгәргәнче коену да, тән пешкәнче кызыну да зыянга гына.

Алсинә. Начар гадәтләргә бирешмәү

   Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллануның яшь организмга зыянлы икәнен дә онытмаска кирәк.

   Сәламәтлек – гүзәллек ул. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз һәм ныгытыгыз.

Бергә. Авырмагыз, исәнлек-саулык сезгә!

-7-

 (Музыка. Чуп-чар патшасы, Ялкаулык патшасы үзләренең иярченнәре белән керәләр.)

Иярченнәр. 1. Хөрмәтле патшабыз, бу мәктәптә безгә урын юк икән, бөтен җир дә чиста, юылган.

                       2. Падишаһым-солтаным, бу мәктәптә ялкаулар юк, барда котырынган, һәр көн иртән зарядка ясыйлар, спорт белән шөгыльләнү, ял итү һәрберсенең көндәлек шөгыленә әверелгән.

Хәтта “Сәламәт яшәү рәвеше елы” игълан итеп, фәнни-тикшеренү җәмгыяте төзегәннәр. Безгә монда урын юк, исән чакта сыпыртыйк!

Чуп-чар патшасы. Без җиңеләбез, артка чигенәбез. Якыннарым белән Каф тавы артына йөгерәбез. Бу җиңелү безгә бик авыр, шулай да баш исән чакта чыгып качарга кирәк. Тизрәк! Тизрәк!

                              ( Чыгып китәләр)

( Балалар чыга) Бергә:

                                          Бер-ике-өч. Бер-ике- өч!

                                          Нык басып атлап киләм.

                                          Кемнәр тели чыныгырга

                                          Әйдәгез безнең белән.

(Музыка. Балалар сәхнәне әйләнәләр, баш ияләр, чыгып китәләр.)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Саулык-зур байлык.

Тема:Саулык-зур байлык.Максат:1. Укучыларга сәламәт яшәү рәвешен аңларга ярдәм итү.                   2....

Саулык – зур байлык.

Саулык – зур байлык.  5 нчы сыйныф....

Саулык - зур байлык

Мәктәп балаларыныңсәламәтлеген ныгытуга педагогикшартлар тудыру...

Саулык – зур байлык.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын үстерү...

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...