Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.
статья по экологии

Мәктпәтә 2018  елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman.docx180.96 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә    мәктәп урман хуҗалыгының роле.

                                                                                                              Дата: март 2022

РФ “Мәгариф турында”законында төп мәктәпнең чыгарылыш укучысына бирелгән портретта түбәндәге юллар бар:үзенең туган ягын Ватаннын яратучы, актив  һәм кызыксынып дөньяны танучы,  хезмәт, фән, иҗат  кыйммәтләрен аңлаучы ; Укучыларда шушы сыйфатларны тәрбияләүдә урман хуҗалыкларының да роле зур.

2018 нче елда Күлле-Киме төп мәктәбендә "Ислетар урманчылыгы"  инициативасы белән  мәктәп урманчылыгы оештырылды, ул " Чиста урман" дип аталды. Мәктәп урманчылыгы составында 15 укучы әгъза

булып тора. Алар 5-8 класс укучылары.

Урман хужалыгы министрлыгы жибәргән план нигезендә мәктәп урманчылыгының да еллык эш планы төзелде, үз почмагы булдырылды. Эш планы нигезендә җыелышлар, мероприятиеләр уздырылып килә. Мөһим экологик даталар билгеләнеп уза.

ГПЗ “Ашыт” һәм “Ислетар”урман хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнештә торабыз.Бергәләп төрле кичәләр, акцияләр уздырабыз.

 Мәктәп урманчылыгының максаты: укучыларга экологик белем бирү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урманчылык буенча белемнәрне булдыру һәм аларны практикада кулланырга өйрәтү, экологик култура формалаштыру.

Бурычлар:

- укучыларның урман  һәм экология фәне турында  белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү;

- урманнан дөрес файдаланырга, аны торгызырга өйрәтү;

- урманның әһәмияте, аның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белемнәрне  тирәнәйтү;

 - урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга юнәлтелгән чараларда катнашу ;

 - урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрне өйрәнү, шушы юнәлештә эшләүчеләр, студентлар белән очрашулар  уздыру;

 - фәнни тикшеренү эшенә укучыларны җәлеп итү;

 - экологик белем формалаштырганда  фәнни әдәбият белән, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү  бурычлары куелды.

Мәктәп урманчылыгының эше  эшчәнлек  юнәлешләре белән билгеләнә. Урманчылык түбәндәге  төп юнәлешләр буенча планлы эш алып бара:

Белем бирү

укыту-тикшеренү

укыту- практик

мәгълүматне тарату эшчәнлеге

табигатьне саклау юнәлешләре

Белем бирү- урманны экосистема буларак өйрәнүне, экологик- биологик төшенчәләр формалаштыруны, тикшеренү методларын төшендерүне,  экологияне комплекслы башка фәннәр белән бәйләнештә өйрәнүне күздә тота.

Укыту-тикшеренү эшчәнлеге: укучыларны урман экосистемаларын саклау, өйрәнү һәм торгызу буенча тикшеренү эшләренә җәлеп итү, мәктәп урманчылыклары әгъзаларын урман хуҗалыгы фәннәре нигезләренә өйрәтүгә һәм аларның һөнәри ориентациясенә ярдәм итү;

 - яшь урманчыларның белем дәрәҗәсен күтәрү һәм алар тарафыннан тәҗрибә һәм тикшеренү эшләре үткәрү күнекмәләре алу ;

  Төрле темаларга тикшеренү әшләре алып барабыз үзебезнең җирлек белән бәйләп, уңышлы гына чыгышлар ясыйбыз. Менә аларның кайберләре:

“Кырмыска оясын экосистема буларак өйрәнү”; “Ашыт елгасының үткәне һәм бүгенге экологик хәле”; “Орлыклар тишелешенә биоиндикация юлы белән пычратучы матдәләрнең ролен өйрәнү”; “Бездә кышлаучы кошларның төрләрен өйрәнү;” Мәктәп тәҗрибә кишәрлегендәге туфракның составын, сыйфатларын билгеләү”; “Мәченең кеше тормышындагы ролен, үз-үзен тотышын өйрәнү”; “Мәктәп яны территориясендә үсүче лишайникларның төрләрен билгеләү” һ.б

  Укыту-гамәли эшчәнлеге Мәктәп урманчылыкларының укыту-гамәли эшчәнлегенең максаты-теоретик белемнәрне ныгыту һәм урман хуҗалыгына практик ярдәм күрсәтү өчен гамәли дәресләр оештыру. Бу юнәлештә отряд тарафыннан шулай ук эш алып барыла:

- җимлекләр ясау;

- кышын кошларны ашатып тору;

 - сыерчык оялары ясау;

- урман культураларын карау;

- мәктәп территориясен яшелләндерү;

- дару үләннәре җыю;

- агач-куак гербарийларын җыю һ.б.

Мәгълүматне тарату эшчәнлеге. Урманны саклау  буенча белемнәрне тарату, табигатьне саклау агитациясен һәм пропагандалауны кертү, мәктәп урманчылыклары әгъзаларының мөһим  бурычларынын берсе.  

Максаты-әйләнә-тирәлеккә карата  кылган гамәлләренең нәтиҗәләрен аңларга сәләтле шәхес формалаштыру. Адекват карарлар кабул итүче һәм табигатькә сакчыл карашка ия булган буын тәрбиләү. Экологик агарту максатыннан үткәрелә торган чаралар: 1. Акция: "урманны янгыннан саклагыз" (янгынга каршы агитация, плакатлар конкурслары, янгынга каршы юнәлештәге листовкалар эшләү (ел саен). Мәктәп урманчылыгында «урманның яшь сакчылары»дигән стенгазета чыгарылып бара. Район газетасында, мәктәп сайтында уздырылган

экологик   чаралар яктыртылып барыла.

 Табигать саклау эшчәнлеге .Табигать саклау эшчәнлеге-табигый ресурсларны рациональ куллануга, яңадан торгызуга һәм саклауга юнәлтелгән эшчәнлек. Табигатьне саклау акцияләре-яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләүче, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча актив практик эш алып бару күнекмәләренә ия булган табигатьне саклау эшчәнлеген оештыруның иң нәтиҗәле формаларының берсе .

«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе гадәттәгечә 20 октябрьдән язга кадәр үткәрелә. Акцияне оештыручылар-мәктәп урманчылыгы әгъзалары. Алар җитәкчелегендә акциядә катнашучылар җимлекләр ясадылар, ә аннары укытучылар, ата-аналар белән бергә аларны мәктәп территориясендә, үз йортларының ишегалларында элделәр. Мәктәп яны территориясендә барлыгы 20 дән артык җимлек эленгән иде. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кошлар ашханәсе» иҗади остаханәсе оештырылды, анда балаларны кул астындагы агачлардан иң гади җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

"Чыршы, яшә!». Акция барышында ылыслы агачларны кисүдән сакларга өндәгән  листовкалар әзерләнде һәм эленде. “Креатив ёлка” конкурсы уздырылды. Укучылар кулдан төрле эшләнмәләрдән иҗади якын килеп төрле елкалар эшләделәр. Креатив чыршылар ясау буенча урманчылык әгъзалары   башлангыч сыйныф укучылары белән мастер-класс үткәрделәр.

Җир көне " (21 март)» Әлеге чара укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итә, аларда табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт, Җирдәге барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияли.

"Кошлар көне"ел саен төрле формада билгеләп үтелә. Язын күчмә кошлар турында кайгыртабыз. Безнең кулларыбыз белән ясалган оялар кошларга тиз арада торак төзекләндерергә һәм нәсел-нәсәпне чыгаруга керешергә мөмкинлек бирә. Табигатьне  саклау акциясе кысаларында ел саен диярлек сыерчык оясы әзерләнә һәм эленә, 5-8 сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы һәм «Кошлар-безнең дусларыбыз», “Алар Кызыл Китапта” дигән темага уздырыла.

Шулай ук укучыларыбыз Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган  конкурсларда, Халыкара Парклар Маршында да актив катнашып  югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Учи ру. сайтында узган экологик конкурсларда, Бөтенроссия  “Экологик диктант акцияләрендә, тематик  фотоконкурсларда   теләп катнашалар.

 «Чиста урман», «чиста урам», «Чиста күл» акциясе. Акциянең максаты-мәктәп укучыларында һәм халыкта урманда, елга ярында, урамда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру һәм экологик тәрбия бирү. Чисталык һәм тәртип саклауга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Акция барышында укучылар табигать чисталыгын саклау кирәклеге, аның үсемлекләр, хайваннар, кеше, туфрак өчен әһәмияте турында беләләр. Табигатьне пычрану чыганаклары, табигатьнең матурлыгы, аларның үзара бәйләнеше турында нәтиҗә ясыйлар: зарарлы матдәләр тирәлектә  күбрәк булган саен-барлык тереклек өчен дә куркыныч икәнлегенә төшенәләр. Суны саклагыз!» (22 март-Бөтендөнья Су көне). Акциядә катнашу укучыларны су ресурсларын рациональ куллануга җәлеп итәргә, җәмәгатьчелек игътибарын су ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәлеп итәргә ярдәм итә. Укучыларны бу акциядә катнашуга кызыксындыру өчен әңгәмәләр, фикер алышулар, «су - бәяләп бетергесез табигать бүләге» интеллектуаль уеннар, «Россия суы»экодәресләре ел да үткәрелеп барыла. Ел саен мәктәп, авыл территорияләренә агач үсентеләре утыртыла.Агачларны саклап калуда макулатура җыю да бик мөһим, бу эштә дә укучылар, ата-аналар теләп катнашалар.Экологик яктан балаларны тәрбияләгәндә мәктәп коллективы,  ата-ана, укучылар кулга кул тотынып эшләгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Укучыларга экологик тәрбия биргәндә халык педагогикасына да мөрәҗәгать итәм. Халык тәрбиясендә табигатьне саклау буенча тәкъбирләр күп иҗат ителгән. Мәсәлән: “Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер”, “Сыерчыкларга оя яса эшең, уң булыр”, “Кош ояларын ватма, күз яшьең түгәрсең”, “Урман үстер, ачлык күрмәссең “ һ.б.

  Экология хәле дөнья буенча  аяныч булу, экологик белем һәм тәрбия бирүдә эзлекле система үрнәге сорый. Мәктәпләрдә экология фән буларак укытылса, яшь буынга экологик тәрбия бирү тагын да отышлырак булыр иде.

Соңгы 3 еллык  эш  нәтиҗәләре.

Экология буенча Бөтенроссия фән олимпиадасы – ике укучым район этабында призер булды. 2019 ел.

                                       

                                                        Конференцияләр

Темасы

Урыны

Елы

1

ГПЗ “Ашыт”тарафыннан оештырылган экологик конференция

2

2021

2

ГПЗ “Ашыт”тарафыннан оештырылган экологик конференция

3

2021

3

Ш.Мәрҗани исемендәге республика конференциясе.

3

2022

4

КГАУ базасында уздырылган республика  фәнни практик конференциясе

1

2022

                              Конкурслар

Темасы

1

Республика  рәсем конкурсы “Сохраним природу Татарстана”

3

2021

2

“Мин һәм Кызыл Китап” кул эшләнмәләре  конкурсы. Район дрәҗәсендә

2, 3,3 урыннар

2022

3

Марш Парков -2021. Әкият язу . Район дәрәҗәсендә

2

2021

4

Бөтенрәсәй Экологик диктант-2020-2022 акциясе

1-3 дәрәҗәдәге

лауреатлар

2020-2022

5

Бөтенрәсәй  экология онлайн олимпиадасы

җиңүче

2021

Перспективада мәктәп урман хуҗалыгының үз сайтын булдыру өстендә эшләү

бурычы куелды.

Әдәбият:

Каткова О.А. Методические рекомендации по организации школьных лесничеств. – Тюмень: ТОГИРРО, 2013. 64 с.

  1. Соколов Г.И, Грачева Л.П. Пособие по вопросам лесного хозяйства и экологии. – Челябинск, 2006. – 170 с.
  2. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы.-Казан : Мәгариф,2000,50 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

Экологик кичә "Урман -зур байлык".

Кичәнең әһәмияте:1.Табигатьнең  кеше тормышында әһәмиятен ачу.2.Табигатькә сакчыл , аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.3. Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне кыю әйтә алу, чагыштыру күнекмәләрен үс...

Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларга экологик тәрбия бирү.

Г.Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим.Чөнки Г.Тукайннын рухын буыннанан - буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит.Без - бәхетле, без - шагыйрьл...

Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сә...

"Урман көне" экологик иртә сценарие

ООНның Үзәк ассамблеясе  тәкъдиме белән һәр елны, март аеның бер көнендә, халыкара  “Урман көне”нә багышлаган чаралар уздырыла....

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану

     Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү ...