Экологик тәрбия
статья на тему

Шакирова Алсу Хамитовна

Чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Чыгыш "Экологик тәрбия"47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  

«Сөйки урта гомуми белем мәктәбе»

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия

(чыгыш)

        Чыгышны әзерләде:

                                                           1 нче квалификацион категорияле

татар теле 1әм әдәбияты укытучысы

Шакирова Алсу Хәмит кызы  

                                     

“Табигать кеше белән авырый.
Кеше Җирне газанланучы тере
җан иясе дип күрә белмәде.”


       Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүдән безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән.
Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Табигать экологиясе һәм җир экологиясен бер- берсеннән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган , гүзәллекне үз кулларыбыз белән харан итәбез.
       Ни өчен балалар һәм яшүсмерләр арасында кош ояларын туздыручы, елгаларны һәм чишмәләрне пычратучы, агачларны сындыручылар саны елдан-ел күбәя. Ә безнең кечкенә дусларыбыз- рәнҗетелгән песи һәм этләр? Алар да табигать балалары ич...
      Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң. XXI гасыр балаларына табигать байлыклырының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә.
Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска. Безнең урманнар һәм кырлар, безнең кечкенә туганнарыбыз- хайваннар кыргый аучылар- браконьерлар кулыннан һәлак булмасын өчен безгә нишләргә? Балаларны уйланылмаган эшләрдән ничек туктатырга. Сораулар күп. Бу ялгыш кына эшләнгән эшләр нәтиҗәсендә кеше үзе җәфа чигә ич!
     Республиканың табигый байлыкларының чын хуҗасы тәрбияләү- безнең иң кирәкле бурычларыбызның берсе.
       Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, экологик проблемаларның иң зурысыннан түгел, ә көн саен очрый торган әйберләрдән башласаң дәресрәк булыр. Дәресләрдә изложение һәм диктантлар өчен текстлар сайлаганда табигать байлыклары, алардан кешенең ничек файдалалуы турындагы текстлар бик үтемле. Мәсәлән, 7 сыйныфның рус төркемендә “Ык елгасы” дигән текст буенча ел саен диктант язабыз. Диктантка кадәр “Татарстан елгалары” дигән тема үтелә. Анда республикабыздагы елгалар һәм күлләр турында мәгълүмат кенә бирелеп калмый., “Ни өчен Иделнең хәле елдан- ел авырая?” дигән сорауга да җавап эзләнә. Укучылар нефтьчеләр матурлаган инешләр, күлләр турында иҗади эшләр белән чыгыш та ясыйлар.
    Укучыларның иң яраткан дәресләре- рефератлар күргәзмәсе.
6сыйныфта (рус группасы) без уен-дәрес үткәрдек. Ул гади дәрес кенә түгел, чәй эчү дәресе. “Дару үләннәре” – шигырьләр, дару үләннәре- яшел аптека, төрле уеннар, мәсәлән “Ромашка” уены-болар барысы да файдалы һәм укучыларга бик ошый. Алар теләп төрле костюмларга киенеп чыгыш ясыйлар, күргәзмә; кошларның һәм хайваннарның зарлану китабын тутыралар. Нинди кош, яки нинди хайван кемнән зарлана икән- аларга болар барысы да кызык.
       7 сыйныф (рус группасы) белән “Экологик поезд” дәресе үткәрдек. Укучылар бер станциядән икенче станциягә күчәләр, без аларны төрле исемнәр белән билгеләдек. Поезд тавышы, компьютер аша нинди тукталышта нинди проблемалар хәл ителәчәк- барысы күренеп тора. Мәсәлән “Табигать сакчылары” тукталышында 5нче номерлы мәктәп турында үзебез төшергән фильмны карыйбыз. Ул “Табигать – безнең йортыйбыз” дип атала. Экранда укучылар үзләренең урман хуҗалыгында эшләгән вакытларын, кырмыска ояларын ныгыткан чакларын яисә агач утырткан вакытларын күрәләр. Мәктәбебезнең экология бригадасы тарихы турындагы сорауларда шушы тукталышта. “Зәй сусаклагычы” тукталышына җиткәч “Новый Зай” газетасыннан “ Над Заем синь хрустальная...” дигән мәкалә кулланыла (авторы Хәбибрахманова Л.М.). Һәр тукталыш кызыклы, һәр тукталыш яңа- дәреснең электрон вариантны укучылар үзләре тапкан рәсемнәрдән, фотолардан ясадылар һ.б.
         Шулай ук дәресләрдә ничек итеп дөрес учак ягарга өйрәнергә, гаҗәеп нәрсәләр- безнең тирә- юньдә, “Без нишлибез?” дигән текстлар гади һәм кушма җөмләләрне өйрәнгәндә еш кулланыла. Үзләренең дуслары этләр, песиләр, аквариум балыклары турында кечкенә күләмле хикәя язу да уңай нәтиҗәгә китерә.

         Һәрбер төбәкнең табигый көчләргә баш ию, йола-бәйрәмнәр үткәрү буенча үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар.

         Мәсәлән, авылыбызда яңгыр сорау йоласы хәзер дә сакланып калган.

        “Карга боткасының” да үзгәртелгән варианты –“Яңгыр боткасы”яшәп килә.

“Сөмбелә” бәйрәменең дә рәвеше үзгәртелгән хәзер.Ул “Уңыш бәйрәме” итеп ел саен уздырыла. Яз саен “Кошлар көне” уздырыла. Буыннардан буыннарга җитәрлек матур бәйрәмнәр бу.

       Кызгынычка каршы хәзерге иске һәм яңа йолалар белән бергә начарлары да туып килә.

             Печәнгә төшү вакытын алыйк.Хәзер авыл кешеләре печәнгә төшкәндә әле үләннәр чәчәк тә атмаган, тамырлары да ныгымаган була. Яшь, сусыл үлән кипкәндә бөтенләй азаеп кала.  Ә чәчәк атып, орлык коймагач, бу урыннарда печән елдан-ел юкара төшә. Шуның белән кеше үзенә дә, табигатькә дә зыян сала.

      Аннары тагын бер нәрсә: хәзер болыннарга печән чабарга тракторлар белән чыгалар. Алар бик күп кош-кортның, хайваннарның югалуына китерә. Чөнки болынны чапканда тракторист күп вакыт әйләнә, ягъни периметр буенча чаба.Ә бу печән эчендәге хайваннарның курка-курка уртага җыелуына китерә. Алар, ахыр чиктә, чыгып качарга куркып, чапкыч астына килеп эләгәләр.Мондый хәл булмасын өчен болынны аркылыга-буйга чабарга кирәк.

   Әхлакый- экологик  белем һәм тәрбия бирүдә  әдәби әсәрләрнең әһәмияте бик зур.Башлангыч сыйныфлар өчен уку китапларына табигатьне саклауга багышланган бай материал тупланган.Мәсәлән, Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясен укыгач, һәр укучыда кошлар өчен җимлекләр ясау теләге туды һәм яхшымы , яманмы барысы да җимлекләр ясап куйдылар,  җимнәрен салулары турында гел сораштырып торам.

    Бу дәрестә тел арты һәм кече тел тартык авазларын дөрес әйтүне ныгыту максаты һәм кышкы табигатьнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү максат итеп куелды. Кышкы урманга сәяхәт итеп, балалар күп нәрсә өйрәнделәр. Кышкы йокыга талган җәнлекләр, салкыннан курыкмыйча бала чыгарган батыр кош –чукыр турында кызыклы мәгълүматлар тупладылар.Өйрәнгән авзлар сөйләм материалында ныгытылды.

    Диктант, изложение, уку күнекмәләрен тикшерү өчен үсемлекләр, җәнлекләр яки табигатьне саклауга багышланган текстлар сайлап була. Табигать кочагында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре н үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү макстыннан экологик диктант тәкъдим итәбез.

    “Без яз башында урманга бардык. Галия үзе белән транзистор алды, ә Илдар этен ияртте. Урман куелыгында уйнап аргач, коры ботакларны сындырып учак яктык. Илгиз, каен тузын пычак белән юнып, суын агызырга кереште. Алсу кырмыска оясы тапкан икән- таяк белән болгатып туздырып ташладык. Кызлар күп итеп чәчәк җыйдылар, әнә шулай матур итеп ял иттек.”

    Укучылар нинди хаталар җибәрелгәнне атарга, дәлилләп җавап бирергә тиешләр.

     Математикадан экологик темаларга күп төрле мәсьәлә чишәргә була.Мәсәлән:

   “Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр  артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”( Консерв б.-90,пакет-200,пыяла-1000ел)

        Агачларның бик яхшы фильтр икәнлеген «тузан йотканлыгын беләбез. Ләкин күпме? Бу темага да  күп мәсьәләләр чишәргә була. Предприятиеләрнең, машиналарның һаваны пычратуы буенча мәгълүматлар бар. Алар буенча да мәсьәләләр чишәбез. Мәсәлән:

“Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими.Хәзер һавага күпме сөрем чыга?”

     Йомгаклап  әйткәндә экологик тәрбия бирерлек  моментларны күп дәресләрдә төрлечә кулланырга,файдаланырга була.Һәм алар буенча аерым папкаларда материаллар җитәрлек.

   Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә: халык мәкалендәгечә,”үзе утырган ботакка балта чапмый торган” , табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:” Үрнәк -  иң яхшы тәрбия”,- дип әйткән әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте"

Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү....

Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларга экологик тәрбия бирү.

Г.Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим.Чөнки Г.Тукайннын рухын буыннанан - буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит.Без - бәхетле, без - шагыйрьл...

Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сә...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану

     Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү ...

Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.

Мәктпәтә 2018  елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла....