Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану
статья

Ганиева Алсу Сахиулла кызы

       Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү – мәктәптә укыту һәм тәрбия эшен камилләштерүдә әһәмиятле чара. Менделевск районы шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү укучыларның китап белән эшләү күнекмәләрен баета, әдәби карашын киңәйтә, әдәбият белән кызыксынуын үстерә, фәнни-тикшеренү эшенә тарта. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhirle_shagyyrlr.docx20.75 КБ

Предварительный просмотр:

Ганиева Алсу Сәхиулла кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Менделеевск шәһәренең 1 нче мәктәбе

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану

Әдәбият дәресләренең төп максаты – әдәби әсәрләрнең матурлыгын күрә белү белән беррәттән, эстетик һәм интеллектуаль ләззәт алырга өйрәтү. Моның белән генә чикләнмичә, укучыларның дөньяви күзаллауларын, фикерләү сәләтен үстерү, әхлакый тәрбия бирү максатын да онытырга ярамый. Мин дәресләремдә балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштырам, җирле шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә хөрмәт, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тырышам.

       Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү – мәктәптә укыту һәм тәрбия эшен камилләштерүдә әһәмиятле чара. Ул укучыларның китап белән эшләү күнекмәләрен баета, әдәби карашын киңәйтә, әдәбият белән кызыксынуын үстерә, фәнни-тикшеренү эшенә тарта. М. Гыймазетдиновның “Син мине белмисең” китабындагы шушы шигыре яшәешнең күп кенә өлкәләренә кагыла:

Кешеләр дә заманага карап

Кырыслана төште түгелме? –

Күңелләрдән шәфкатьлелек китеп,

        Ярсу хисләр ташып түгелде. [Марсель Гыймазетдинов 1994: 13/

        Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәртләндерә, илһамландыра. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

       Елдан-ел суларыбыз пычрана, урманнарыбыз киселә, заводларның агулы газлары чиста һавабызны боза. М. Гыймазетдинов та  табигатьне, кешенең яшәү шартларын чиста, сәламәт, саф килеш саклау мәсьәләсен күтәреп чыга:

Туган якның искән җилләре дә,

Камыш шаулавы да кадерле.

Синдә чакта гына, туган ягым,

Белмибез күк синең кадерне. [Марсель Гыймазетдинов 1994: 131].  Туган ягы белән бәйле һәр нәрсәне, табигать күренешен үз иҗатында җанландыра шагыйрь. Шул ук вакытта табигатькә карата ваемсыз булуыбызны да күрсәтә ул.

Әй кешеләр!...

Нишләдек без?

Каты бәгырьләндек,

Тупасланды хәтта йөзебез.

Нишләдек без? –

Алмагачлар кисеп,

Урынына гараж төзибез. [Марсель Гыймазетдинов 1994:73].

Шагыйрь кешеләрне иманлы, игътибарлы, шәфкатьле булырга чакыра. Матди байлык артыннан куып, рухи байлыкны да онытмаска кирәклекне искәртә.

        Экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде.

       “Мин – табигать баласы” ди үзе турында Иван Алексеев.

        Һәммәбез дә бөек табигатьнең

        Бер баласы – бәгырь кисәге;

        Зәгыйфь үлән, мәһабәт наратмы ул,

        Нәни бөҗәк, горур кешеме. [Иван Алексеев 2007:57]

        Шушы шигырь юллары белән ул безне табигатькә игътибарлы булырга чакыра. Без әйләнә-тирә белән бәйләнештә, гүя һәр сулышыбыз, йөрәк тибешебез табигать аша гына башкарыла.

       Табигатьне саклыйк, дип,

        Бик күп сүзләр сөйлибез.

        Ә үзебез һаман саен

        Киресенчә эшлибез.

        ... Матур сүзләр сөйләнеп

        Үзебезне аклыйбыз. [Иван Алексеев 2007:49], дип бүгенге безнең ваемсызлыгыбызны ачып күрсәтә. Бу шигырендә чишмә-елгаларның торышына, кырларның агулануына, кара алтынга кызыгып, җир куенын бораулауга, төтен белән һаваны пычратуга нык борчыла шагыйрь. “Табигатьне саклыйбыз” дип кенә йөрүдән бернинди мәгънә юклыгын ассызыклый. Һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Шагыйрь Егор Уткинны да шушы мәсьәлә борчый:

       Табигатькә хуҗа,

        Хуҗа гынамы соң,

       Түрә без.

        Ык буе тын хәзер,

        Аккошларны

        Киноларда гына күрәбез. [Егор Уткин  2007:106]

       Шагыйрә Наилә Миннәхмәтова “Чәчәкләр” шигыре аша балаларны табигатькә карата игътибарлы  булырга чакыра:

        Өзмик әле чәчәкләрне

        Нур чәчеп үрләсеннәр.

        Гомерләре өзелмәсен

        Безгә рәнҗемәсеннәр. [Наилә Миннәхмәтова  2008:32]

        Ул туган авылы Сарсазны әкияти матурлыкка тиңли: “Бу матурлыкка авылым халкының җан җылысы, тормышка булган олы мәхәббәте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге, фәрештәләрдәй тыйнаклыгы, пәйгамбәрләрдәй сабырлыгы өстәлә”  дип соклана ул.

        Шагыйрә шул матурлыкны сакларга чакыра. Шушы матурлыкка күмелеп утырган авылларның киләчәге дә борчый аны.

        Шигъриятнең башы – авыл,

        Җыр-моң чишмәсе дә – авыл.

        Авылымның язмышыннан

        Күңелләрдә ярсый давыл.

        Авыл бетсә, чишмә кибәр,

        Туган телем суга сусар –

        Газиз җирдә ниләр үсәр?  [Наилә Миннәхмәтова  2008:77], дип ачынып язган шагыйрә табигать, авыл белән бергә телне дә бәйли. Алар бербөтен, бер-берсеннән аерылгысыз.

        Ярый әле авыллар бар

        Ярым җимерек хәлдә...

        Бары авылда үтәлә

        Милләти гореф-гадәт.   [Наилә Миннәхмәтова  2008:78]

     

 ... Урап килдем буш урамнар буйлап –

       Әрем, кылган суза үз көен.

       Бик күпләр бит илләр буйлап йөри

       Ач җилләрдәй эзләп үз өен. [Марсель Гыймазетдинов 1994: 49] дип язып,     М.Гыймазетдинов туган авылыбызга юлны онытмаска, яшәү көчен шуннан алырга, авылларга игътибарны арттырырга чакыра.

       Иҗат ияләре үзләренең шигырьләрендә Җир-Ананы, табигатьне, авылларны югалтуга юл куймаска кирәклекне безнең күңелләргә сеңдерә. Без дә, үз чиратыбызда, шуны укучылар күңеленә җиткерергә тиеш.

                                                           Әдәбият

  1. Гыймазетдинов М.Г. Син мине белмисең: Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994. –  174б;
  2. Алексеев И. Мин – табигать баласы: Шигырьләр. – Менделеевск, 2007. – 59 б;
  3. Миннәхмәтова Н. Утырып уйлар уйладым: Шигырьләр, хатирәләр, истәлекле әңгәмәләр. – Яр Чаллы, 2008. – 156 б. фоторәс. б-н.;
  4. Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр: Шигырьләр, поэмалар. – Казан:  Татарстан китап нәшрияты, 2007. – 239 б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларга экологик тәрбия бирү.

Г.Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим.Чөнки Г.Тукайннын рухын буыннанан - буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит.Без - бәхетле, без - шагыйрьл...

Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сә...