Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү
консультация на тему

Сулейманова Рамзия Салиховна
Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләрдә экологик белемнәр һәм экологик культура җитеп бетми. Һичшиксез бу укыту-тәрбия эшенең җитешле дәрәҗәдә булмавы, илебез халкына табигатькә карата дөрес караш формалаштыра белмәү нәтиҗәсе.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл torle_halyknyn_hrktle_uennary_asha_ekologik_trbiya_biru.docx17.88 КБ

Предварительный просмотр:

Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү 

        Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләрдә экологик белемнәр һәм экологик культура җитеп бетми. Һичшиксез бу укыту-тәрбия эшенең җитешле дәрәҗәдә булмавы, илебез халкына табигатькә карата дөрес караш формалаштыра белмәү нәтиҗәсе.

            Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда  төрле уеннар зур әһәмияткә ия. Үзебез яшәгән төбәктәге, үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша.

            Безнең эшнең максаты – балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру.

            Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Балаларга экологик белем hәм тәрбия бирүне уеннар аша  алып барырга була. Төрле халыкларның хәрәкәтле уеннары белән таныштырганда, уенның асылына төшенү бик мөһим. Уенның исемендә, эчтәлегендә, кагыйдәсендә-табигатькә карата булган мөнәсәбәтне күрә белү һәм балаларга җиткерү кирәк.

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.  

     Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрелә: «Нардуган», «Нәүрүз». Бу бәйрәмнәрдә  балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, жәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

          Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергэ өйрәтү,табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә. Менә шуңа күрә дә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз.

     Билгеле, бөтен балаларның да уйлау, фикерләү hәм белемне кабул итү дәрәҗәсе бер үк төрле түгел, шуңа күрә hәр баланың шәхси үзенчәлеген күз алдында тотып эшләнелә. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз.

             

Кулланылган әдәбия:

1. Николаева С.Н. Общение с природой начинается с детства. Пермь: 1992г.

2. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә. Казан. Мәгариф нәшрияты. 200

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

64 нче балалар бакчасы

физкультура инструкторы:  

Сөләймәнова Р.С. 

Түбән Кама

2010 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

химия дәресләрендә экологик, валеологик тәрбия

Әйләнә- тирә мохитның , һава һәм океан бассейннарының пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя.  Алар кешелек тормышының хуҗалык эшчәнлегенә һәм дөньяга...

выступление "Экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте"

Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү....

Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларга экологик тәрбия бирү.

Г.Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим.Чөнки Г.Тукайннын рухын буыннанан - буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит.Без - бәхетле, без - шагыйрьл...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

quot;Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур ...

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану

     Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү ...

Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.

Мәктпәтә 2018  елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла....