Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы

Тәрбияченең шәхси сайты

Изге булса эшең, хөрмәт итәр кеше.

Профессия: Тәрбияче

Профессиональные интересы: ТРИЗ методикасы

Увлечения: Җыр, бию, спорт(волейбол), чигәргә яратам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актаныш авылы, Актаныш районы

Место работы: Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасы"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/habibullina-albina-mudarisovna
«Балалар - иң зур көч! Балалар - киләчәк! Балалар хакына тынычлык җиңәчәк!».
Роберт Миңнуллин

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора

Алар сине әниседәй якын күрә.

 

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың.

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

 

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Тәрбиялисең ничә буын балаларын.

Киткән чакта бакча белән саубуллашып,

Елый-елый озатасың син аларны.

О себе

Мин, Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы, 1974 елда Актаныш районы Актаныш авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының мәктәпкәчә яшьтәге бүлегендә укып югары белем алдым. Хезмәт юлымны 2000 елда Чөгәнә башлангыч мәктәбендә башладым, аннан Актаныш гимназиясендә. 2008 елда Актаныш авылы 2нче санлы "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Гомуми стажым 25, педагогик хезмәт стажым 25ел. Шуның 12 елы шушы бакча белән бәйле. Эшләү дәверендә бик күп төрле проектлар төзедем, алар барсы да  ИРО  тарафыннан рецензияләнгән. "Йөк автомобиле" - 2013, "Без булачак төзүчеләр" - 2015, "Балалар имин үссен" - 2016, "Хәвефсез тәгәрмәч" - 2017,"Тукай - безнең күңелләрдә" -   2018,  "Һөнәр сайлау - җаваплы эш" - 2020, "Халкыбызның күңел бизәкләре" -2020, "Сак йөрегез зур юлларда" - 2021 еллар. 2017 ел - "Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен" Актаныш район Башлыгының Мактау грамотасы. 2020 ел - ТР Мактау грамотасы "Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен".

Бик күп мәкаләләрем район гәҗите "Актаныш таңңары" һәм республикада чыга торган,  тәрбиячеләр, укытучылар өчен гәҗит "Ачык дәрес" бастырыла. Эшемне бик яратам, балаларымны сагынып эшкә киләм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Атнабай, Ф. Тарханова, З. Кадырова

Мой взгляд на мир

Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле!

Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.

Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар.

Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булсаң иде.

Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә

Мои достижения

- "Актанышым буенча сәяхәт" альбомы - рәхмәт хаты;

- "Милли курчак" конкурсы, рәхмәт хаты;

- "Батырларның даны мәңгелек", җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан проект - 3 урын;

- "Тылсымлы куллар" оригами буенча проект - 3 урын;

- "Тормыш - чиксез галәм" кул эшләре конкурсы - 3 урын; 2013;

- "Исәнмесез кошкайлар - безнең якын дускайлар!" экология буенча проект - 2 урын; 2013

- "Тарихи мирас - балаларга" район конкурсы - рәхмәт хаты;-2014

- "Яшел флаг" экология конкурсы - 2 урын; - 2015;

- "Эко-школа - Зеленый флаг" дөньякүләм экология конкурсында сертификат; - 2016;

- "Эко-школа - Зеленый флаг" дөньякүләм экология конкурсында 3 дәрәҗә диплом.

- "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" - сертификат, - 2017;

- "Иң яхшы дидактик уен" -  2 урын, 2017;

- "Моң кайтавазы"  - 1 дәрәҗә,-2018;

- "Ел тәрбиячесе - 2018" - 2 урын, 2018;

- "Иң яхшы масстер класс" - 2 урын, 2019;

- "Тарих эзләре буйлап" ТААССРның 100 еллыгына  -  1 урын, 2020;

-" Җиңү китергән язлар" Җиңүнең 75 еллыгына альбом - 2 урын, 2020;

- "Җәлил укулары" - 3 урын, 2020;

- "Моң кайтавазы" диплом, 2021;

- "Татар сүзе" бәйгесе - рәхмәт хаты, 2021 ел

 

Моё портфолио

Минем методик темам:

Кече яшьтәге балаларның дидактик уеннар аша сөйләм телләрен үстерү.

Тел - кешеләренң иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып-белү, иҗат итү эшләре - барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла. Шулар өстенә, туган тел үз телендә сөйләшүче халыкның күп гасырлар буе тупланган рухи хәзинәсен чагылдырган тылсымлы көзге дә. Адәм баласын әдәпле, әхлаклы, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләүдә аның мөмкинлекләре иксез-чиксез.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белү тирәлеге киңәю һәм аның чын кеше булып тәрбияләнүе үз туган телен яхшы белүгә бәйле. Туган халкыңны яратканда, аңа олы ихтирам тәрбияләгәндә, аның барлык мирасын сакларга һәм үстерергә омтылганда гына, телне яхшы белүгә ирешергә момкин. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү, образлы уйлау сәләтләре үссен, алар тәрбия һәм белем алуда яхшы нәтиҗәләргә ирешсен өчен, тәрбиячеләр балаларның туган телне яхшы беләләренә һәм аларның кече яшьтән дөрес һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнүләренә омтылырга тиеш. балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәрьяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә һәм сүзләрне дөрес аңлап урынлы итеп оста куллана алганда гына, белем үзләштерелгән булып санала.

Добавить грамоту в портфолио