Хуш киләсең, Яңа Ел! Кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе.
план-конспект занятия по музыке (младшая группа) на тему

Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы

Кечкенәләр төркемендә Яңа ел бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc36 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Катнашучылар: Алып баручы, Кар кызы, Кыш бабай, куяннар.

Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы:    Бүлмәдә чыршы агачы,

                            Ул яшелдән киенгән.

                            Чыршы да урманнан безгә

                            Бәйрәм итәргә килгән.

     Балалар ( шигырь сөйлиләр)

  1. Кыш җитте, карлар ява

Бөтен җирне тутыра.

Шушы кыш фасылында

Төрле бәйрәмнәр була.

  1. Елның иң матур бәйрәме-

Ямьле Яңа ел була.

Бу күңелле бәйрәмне

Балалар көтеп ала.

  1. Килә анда Кыш  бабай

Матур гына сакалбай.                      

Безгә бүләк өләшә

Бигрәк юмарт бабакай!

  1. Килә тагын Кар кызы

Кыш бабайның йолдызы.

Шундый матур, бик чибәр

Әйтерсең кояш нуры!

  1. Килә безгә бергәләп

Тагын бик күп җәнлекләр.

Шулкадәрле кунак булгач,

Күтәрелә күңелләр.

  1. Бергә күңел ачабыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Әй күңелле Яңа ел,

Уйнап һич тә туймыйбыз.

Алып баручы:  Балалар карагыз әле, безнең чыршыда утлар яна микән?

( балаларга карап сорый)

Балалар Юк!

Алып баручы Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын

“Чыршы, чыршы кабынчы ,Утларыңны яндырчы”( сүзләрдән соң утлар кабына)

Алып баручы Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр  “ Чыршы янында”

Алып баручы: Безнең бәйрәмгә кемдер җитми, кем икән ул? Әйдәгез әле бергәләп Кыш бабайны чакырыйк “Кыш бабай! Кыш бабай! Кил безгә!”

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

 Бәхетле һәм сау булыгыз

 Котлы булсын яңа ел.

Кар Кызы:

Исәнмесез, балалар

 Исәнмесез кунаклар.

 Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы, юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез, ә без шигырьләр сөйләрбез.

7. Урманнан безгә бәйрәмгә

    Ямь – яшел чыршы килгән,

    Яңа елны каршыларга

    Матур күлмәген кигән.

8. Исәнме, чыршы, исәнме!

    Яңа ел килеп җитте.

    Күңелле чыршы бәйрәмен

    Балалар күптән көтте.

9. Әйдә, бергә биеп алыйк

    Әйдә, бергә уйнашыйк.

    Бизәкле чыршы янында

    Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

10.Күрегез бу чыршыны,

     Чыршының да чып – чыны!

     Нинди төз, матур, биек,

     Тора түшәмгә тиеп.

11. Ботак саен утлар яна,

     Йолдыз балкый очында

     Матур чыршы горур басып

     Тора зал уртасында.

Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы! Без сезгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек, сез дә балаларны шатландырыгыз инде. (бииләр) Кыш бабай арып егыла.

Кыш бабай: Балалар миңа бик кызу булып китте, эри башлаганчы китәргә кирәк, безне башка балалар да көтәләр, шулай бит Кызым!

Алып баручы Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

                      Куяннарым, ярдәмчеләрем минем, зинһар булышыгыз миңа! (Куяннар чана белән капчык алып керәләр)

Кыш бабай  Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы Сау булыгыз балалар!

Кыш бабай, Кар кызы саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы Менә бәйрәмебез дә ахырына якынлашты, сезгә исәнлек, саулык, бәхет телим, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....