Хабибуллина Эльмира Венеровна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен, иң кирәкле, затлы тел.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Научить русских детей понимать и общаться на татарском языке; вызвать интерес и желание к изучению татарского языка.

Увлечения: Путешествие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Город Бугульма

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение основная общеобразовательная школа № 8

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/habibullina-elmira
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш иярләр һәрвакыт белемлегә.
Г. Утыз-Имәни

 

 

Кемне генә сокландырмас

Укытучы хезмәтенең  чын җимеше.

Балаларына ана телен бүләк итә -

Менә нинди бөек хезмәт аның эше...

О себе

       

        Мин, Хабибуллина Эльмира Венер кызы, тумышым белән матур, яшел,  танылган шәхесләргә бай  Бөгелмә шәһәреннән. Шушы шәһәрдә эшчеләр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта Бөгелмә педагогия училищесында, аннан соң Алабуга дәүләт педагогия  университетының  филология факультетында читтән торып белем алдым. Хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәрендә 8 нче төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

         Үз фәнемне бик яратам. Балаларда да татар теле һәм әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбиялим. Укучы синең фәнеңне яратсын өчен, дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә кирәк. Шуның өчен мин гел эзләнүдә.

        Минем шәхси темам: “Коммуникатив технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен баету һәм үстерү”.  Әлеге тема буенча төрле әдәбиятлар укыйм, семинарларга, төрле очрашуларга йөреп тәҗрибә туплыйм һәм үземнең эш барышында алган, туплаган тәҗрибәмне укучыларга бирергә тырышам. Үземнең шәхси темам буенча методсоветта, район, республика күләмендә уздырылган чараларда чыгышлар ясадым, укучылар белән ачык дәресләр һәм класстан тыш эшләр үткәрдем.

         Укытучы бөтен яктан да камил булырга,  һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Укытучы укчыларга күчергеч булып тора ул.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фэнис Яруллин "Жилкэннэр жилдэ сынала", Габдрахман Әбсәләмов “Ак чәчәкләр”, Әмирхан Еники “Матурлык”. Туфан Миңнуллин, Галимҗан Ибраһимов иҗатларын бик яратам.

Мой взгляд на мир

 

                                                            

             Матурлыкка бай ул безнең заман, 

             Адым саен бездә матурлык.

             Барлык батырлыкның,

             Матурлыкның,

             Иҗат итүчесе халык бит !

 

                                                        Һади Такташ.

 

                                    

 

          

Мои достижения


Моё портфолио

       

       Күпме вакыт үтсә дә, әле мин балачак илендә. Чөнки мин балалар янында, мин укытучы. Мин сайлаган юл - мәктәп юлы. Балалар минем өчен иксез - чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар. Янармы, томаннар артында югалып калырмы, минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер.

       Укытучы - бөек исем, бу эш белән шөгыльләнү өчен иң әүвәл аң-белемгә ия булу, туган телеңнең бөтен байлыгын һәм нечкәлекләрен белү һәм дә табигать тарафыннан бирелгән нечкә тойгыларга, сәләткә ия булу шарттыр.

Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы гынадыр дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та. 

     Мин, Хабибуллина Эльмира Венер кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик эш стажым 18 ел.

        Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбиялим.  Туган тел - дөньяны танып белү, өйрәнү-төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал - үзара аралашу-аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала.  Дәресләремне  дә яңа  мәгълүмати технологияләр кулланып  укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашам. Милли белем  бирү һәм тәрбия эшләрен оештыру буенча директор урынбасары вазифасын да башкардым. Укучылар белән төрле әдәби кичәләр, әкият, шигырь  кичәләре, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының милли йолаларын үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрдә безнең укучыларыбыз бик теләп катнаша.

         Безнең телебез - матур, күркәм тел. Безнең киләчәк буынның төп бурычы  - телебезне саклау.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы