Халимова Руфия Ранифовна

Татар теле укытучысы сайты

Теле барның юлы бар.

Профессия: туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы

Профессиональные интересы: татар теле, рус теле, татар һәм рус әдәбияты

Увлечения: әдәби әсәрләр уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Татарстан Республикасы Кукмара районы Татар Толлысы авылы

Место работы: Татарстан Республикасы Кукмара районының Чарлы урта мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/halimova-rufiya-ranifovna
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән
Габделҗәббар Кандалый

Татар теле -энҗе, мәрҗән тулы тел

О себе

Эш урыным:Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы Чарлы  урта мәктәбе

 

Белемем: КДУ 2002 нче ел

 

Категория: беренче квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

 

Кызыксынуларым: татар һәм рус әдәбияты

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мөхәммәт Мәһдиев "Фронтовиклар", Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

Мой взгляд на мир

Без яшәгән дөнья серле дә, кызыклы да. Анда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк. Тормышың яхшы ягын күрә белик. Һәр нәрсәдән позитив эзлик. Дөнья матур, кеше бөек, яшәү - мәңгелек...

Мои достижения

 

Грамота Победителя  в номинации «За самую лучшую визитную карточку» муниципального этапа Всероссийского  конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»в 2018 году.

Почётная грамота Управления образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района Республики Татарстан за активное участие в подготовке и проведении секционных заседаний и пленарной части республиканского августовского совещания работников образования на высоком организационнном уровне. 2018 год;

Грамота Министерства Образования и науки Республики Татарстан  за подготовку призёра заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку. 2019 год;

Благодарственное письмо заместителя руководителя Исполнительного комитета Кукморского муниципального района РТ начальника Управления образования Р.М.Мансурова за подготовку призёра в заключительном этапе республиканской олимпиады в 2018-2019 году;

Почётная грамота Кукморского муниципального района РТ за достигнутые успехи в деле воспитания и обучения подрастающего поколения, большой личный вклад в практическую подготовку учащихся 2019

 

Моё портфолио

Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"

  Мин бәхетле...Укытучы булуым белән бәхетле. Әле дә ярый укытучы булганмын, дим. Укытучы-һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше дә. 25нче ел инде мин үз хезмәтемне яратып, хезмәтем белән горурланып яшим.

    Сыйныфыбыздагы 40 укучының 12се укытучы һөнәрен сайлады. Алтыбыз туган мәктәбебезгә кайтып эшли  алу бәхетенә иреште.Нинди зур шатлык  ул үзеңне укыткан укытучылар белән бергә эшләү!

    Укытучылык эшчәнлегемне шулай үз мәктәбемдә-  Нократ Аланы районы Урта Шөн урта мәктәбендә башладым.Ун елдан соң  Кукмара районы Чарлы гомуми белем бирү мәктәбендә эшли башладым.

   Мин- татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Илебезгә белемле укучылар белән беррәттән, зыялы, тәрбияле, үзенең Ватанын, телен хөрмәт итүче укучылар тәрбияләү – һәр укытучының изге бурычы. Иң зур теләгем: укучыларым үз туган телләрен – татар телен онытмасыннар, үз телебездә сөйләшергә оялмасыннар, үзләре әти-әниләр булгач та, үз балалары белән рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшә алсыннар иде.

   Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да.

  Мәктәпнең төп укыту формасы - дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү - бу укытуның һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Дәрес - ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе.
Дәрес ул - укучы өчен үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару.

     Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу. Дәрес никадәр җанлы һәм кызыклы – укучыда фәнгә карата уңай мотивация шулкадәр югары.Балага дәрес материалы кызыклы булсын өчен аны мавыктырырга, кызыксындырырга кирәк.

  Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирелү мөһим.
    Укучыга  нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру - укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.

      Халкыбызның язмышы, киләчәге бүгенге яшьләребезнең нинди шәхси сыйфатларга ия булуына бәйле. Укучыларыбыз халкыбызның рухи кыйммәтләрен барларга, сакларга, арттырырга сәләтле икән, димәк, киләчәк буынның да язмышы өметле.

      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы милли тәрбия бирүне дә алгы планга куеп эшләргә тиеш. Милләт һәм милли горурлык хисе беренче чиратта кешеләрнең тарихына, милләтнең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хөрмәт рәвешендә чагылыш таба. Шул сәбәпле бүгенге укытучы алдына  укучыларда милли үзаң  тәрбияләү мәсьәләсе килеп баса. Танылган шәхесләребез үрнәген милли тәрбия бирүдә  дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану отышлы.

     Милләтебезнең, туган төбәгебезнең данлыклы шәхесе Рүзәл Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру һәм укучыларда милли горурлык хисләре тәрбияләү әдәбият  дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Рүзәл Мөхәммәтшинның әсәрләре белән  даими таныштырып барабыз.Мәшһүр милләттәшләр турында аерым класс сәгатьләре, класстантыш уку, җай килгән саен сөйләү-укучы күңелендә милли аңлы, шәхес булырга омтылыш уяту, үрнәк бирү максаты белән эшләнә .

     Укытучы ул укучыга белем бирүче , туры юл күрсәтүче , киңәшче,  зур тормыш юлына чыгаручы. Мәктәптә  эшләү  өчен  балаларны  үз балаңдай якын  күрергә, алар  тормышы  белән  яши  белергә, кайгы – шатлыкларын  уртаклаша  белергә, төпле  белемле  булырга  кирәк. Үз фәнен камил белү белән беррәттән укытучы зыялы, укымышлы,заман белән бергә атлаучы, алдынгы карашлы булырга тиеш.

   Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

    Яраткан эшең булу-үзе  бәхет.Шуңа да мин укытучы булуым белән үземне чиксез бәхетле саныйм, көн дә яраткан эшемә- сөекле укучыларым янына ашыгам.

    

Мои публикации:
Другие языки
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы