Хисамова Ландыш Мансуровна

Сайт учителя начальных классов

Тырышлыклар илтә бәхеткә!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы, учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Чтение книг, музыка

Увлечения: Пишу стихи на татарском языке, занимаюсь вышивкой

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Столбище, Лаишевский район

Место работы: МБОУ "Столбищенская СОШ имени Героя Советского Союза Алексея Петровича Малышева"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/hisamova-landysh-mancurovna
Тәкәбберлек белән усаллыкка күңелемдә бер дә урын юк! Кеше кайгыларын чит күрмичә, мин ярдәмгә әзер һәрвакыт!
Хисамова Л.М.

О себе

Мин , Хисамова Ландыш Мансур кызы, Буа ягыннан. 1990 нчы елларда язмыш мине Лаеш районына алып килде. Шуннан бирле мин бу төбәктә яшим эшлим... Минем эчке сыйфатларымны үзем язган шигырьдән укып белерсез дип ышанам. Үзем турында уйлануларым

 

   Саф күңелем тулы игелек белән, кылган гамәлләрем саваплы,

   Ялгышмаска иде дигән теләк белән, иңнәремдә тоям җавапны.

       Беркемне дә рәнҗетәсем килми, кыек сүз дә килми әйтәсем...

       Мәрхәмәт һәм шәфкать орлыкларын йөрәк түрләремдә йөртәмен...

   Тәкәбберлек белән усаллыкка күңелемдә бер дә урын юк,

   Кеше кайгыларын чит күрмичә, мин ярдәмгә әзер һәрвакыт.

       Юмартлыгым, гадилегем өчен үз итәләр мине дусларым.

       Эч серләрем ачылып сөйләгәндә ирек ала кайчак хисләрем.

   Дус-туганнар,тирә-күрше керсә, каршылыймын ачык йөз белән,

   Соңгы кисәгемне бүлешәмен, юатамын җылы сүз белән...

       Сер сандыгына яшереп куям дусларымның әйткән серләрен,

       Мең кат йозак асларына бикләп куям телләрем.

   Кирәгеннән артык ачылам кайчак-ачык күңеллелек билгесе.

   Күзләремә карап бәяләгез, ә күзләр ул-күңел көзгесе.

       Ике йөзлелекне җенем сөйми, җенем сөйми алдау, урлауны...

       Намуслы һәм гадел күңел белән үтсәм иде тормыш юлымны.

   Сыңар канат белән талпынсам да, мин яшәргә рухым төшермим.

   Авыр чакта кулга гармун алып, елыйм, җырлыйм, шундый кеше мин.

       Уен-көлке, җыр-моңнарым белән мин үземне тоям бәхетле.

       Исәнлегем зарланырлык түгел, мин, Ходаем, сиңа рәхмәтле.

   Дусларым,. хәтта дошманыма зур уңышлар телим һәр эштә.

   Ихлас теләкләрем кабул булсын, Амин диеп торсын фәрештә!

       Көнләшмәгез, әгәр киләчәктә бәхет күлләрендә мин йөзсәм,

       Күпсенмәгез, әгәр сездән узып, бәхет алмаларын мин эзсәм.

   Ак хыяллар биектәрәк әле, үрелсәм дә, җитми буйларым.

   Куйган максатларга ирешә-ирешә, тыныч үтим гомер юлларым.

       Өмет-хыялларым якты минем, ак хыялга таплар төшмәсен.

       Күз тимәсен керсез күңелемә, күңелләрдә аклык күчмәсен.

   Үз-үземә ышанычым ныклы, теләк теләп торсын фәрештәм.

   Күңелләрем бары игелектә-Ходай разый булсын һәр эштән.

       Ияләштем хәзер сынауларга, каршы барам искән җилләргә,

       Алга куям тормыш девизымны: Мин тиешмен һич тә җиңәргә!

   Сынауларны инде мин күп уздым, кайгы җиле бүтән какмасын,

   Исәнлектән Ходай аермасын- тартасым бар тормыш арбасын!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Яшәү мәгънәсен аңларга булышкан китаплар күп инде алар.Әмма соңгы арада аеруча дөньяга яңача караш, яңача күзаллау булдыруда миңа Мәхмүт Шәрәфетдиннең "Бәхетлеләрнең серләре" дигән китап күңелемне икенче якка борып куйды. Сезгә дә киңәш итәм әлеге авторның әсәрләре белән танышуны.

Мой взгляд на мир

Дөньяга карашымны шигырь юллары белән әйтеп үтәсем килә: Киләчәктә   эшләнәсе  эшләр

Гади кеше буласым бар, тормышны көйлисе бар.

Менәсе бар биекләргә, бәхетне эзлисе бар.

 

Ялгыз яшәвемне чикләп, нык оя корасым бар.

Якыннарым белән бергә дус-тату торасым бар.

 

Чәй эчәргә чөкердәшеп, самовар куясы бар,

Түгәрәк табын артына дусларны җыясы бар.

 

Исән чакта әниләрне хөрмәтләп каласы бар,

Өлге булган әниләрдән үрнәкләр аласы бар.

 

Усаллардан көчсезләрне сүз белән яклыйсым бар.

Миңа ышанып тапшырган серләрен саклыйсым бар.

 

Кызларымның туйларында кодагый буласым бар,

Оныкларыма яраткан дәү әни буласым бар.

 

Гармунда уйнап, халкымның җырларын көйлисем бар.

Кичләр буе оныкларга әкият сөйлисем бар.

 

Исән булсам, илле биштә пенсиягә китәсем бар,

Ходай кушса, дөнья буйлап,  сәяхәт итәсем бар.

 

Иксез-чиксез диңгезләрне колачлап йөзәсем бар,

Күз күрмәгән ят җирләрне, илләрне гизәсем бар.

 

Ходайга рәхмәт йөзеннән, догалар ятлыйсым бар,

Якыннарның, дусларымның өметен аклыйсым бар.

 

Яулап алган уңышларны берәмләп саныйсым бар.

Тирә-юньгә ямьнәр биреп, кош булып сайрыйсым бар.

 

Гомер көзем уңышыннан бер авыз итәсем бар.

Тик әлегә түзем булып, сабырлар итәсем бар.

 

Максатларга ирешер өчен йөз яшькә җитәсем бар,

Үземнән соң якты эзләр калдырып китәсем бар.

 

Фани дөнья, яшәештән игелек күрәсем бар.

Кылган гамәлләрем өчен оҗмахка керәсем бар.

Мои достижения

Кеше буларак, әллә нинди үрләр яулаасам да, яраткаш эшем, яраткан гаиләм: ике кызым, оныгым, эштән арып кайтып керергә өем бар. Бәхетлеме икән мин диеп, Үз-үземә сорау бирәмен.Югыйсә, карыйм да як-якка, Бәхетсез түгел дип беләмен: Кызганмый көчемне куйганга, Эшемдә-югары дәрәҗәм. Кич эштән кайтканда талчыгып, Дүрт күз белән көтә тәрәзәм. Өстәлдә төрле сый-нигъмәтем, Ходайга шөкер дип кабатлыйм.Канәгать мин хәзер тормыштан, адымым ышанып, нык атлыйм. Мин әле сәламәт, зарланмыйм, Исәнлек бар дөнья көтәрлек. Теләсәм хәлемнән киләдер таш җирне дә гөлләр итәрлек. Әнием, кызларым, дусларым- Тормышымда олы бер терәк. Дөнья көтү өчен бар да бар, Бәхет өчен тагын ни кирәк!

Моё портфолио

Укытучы булмасам, кем булыр идем икән? Уйлап карыйм да, җавап таба алмыйм. Артист була алмыйм, чөнки тавышым матур түгел. Рәссам була алмыйм-сәләтем юк. Сатучы була алмыйм, чөнки алдап сатып,үземә файда эшли белмим. Табиб була алмам, чөнки олы йөрәкле, тәвәккәл булу кирәк. Икътисадчы була алмыйм, утырып эшләү минем өчен түгел. Сәясәтче була алмыйм, чөнки заманы болганчык... Тегүче, төзүче, пешекче...Берсе дә минем өчен түгел...

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы