Укытучы булу җиңелме? Уйлану
занимательные факты (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Хисамова Ландыш Мансуровна

Укытучы булу җиңелме? Күңелемнән чыккак уй-хисләрем белән бүлешәсем килде

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Әнием Тема

Слайд 3

[ә] -әни-әти-әби [а °] -ана - ата - ата-ана [ү] -үзе-үзем-үзең [ң] -миңа-сиңа-аңа Дима + ны ң әни се Рөстәм + не ң әни се Лиза + ны ң әни се Ләйсән + не ң әни се ИСЕҢӘ ТӨШЕР !

Слайд 4

Соң кайтты- поздно пришла өйгә керде- вошла домой гаҗәпләнде – удивилас ь битл әрен үпте- по целовала в щеки менә рәхмәт – вот спасибо

Слайд 5

Ана рәхмәте әни - мама ана - мат ь Б) рәхмәт - спасибо

Слайд 6

Рөстәм, бүген,узем, үпте, чисталыкка, соң, апаң, юдың

Слайд 7

Парлап эшл әгез Разыграй с соседом по парте ” Какой разговор был ме жду мамой и Рустемом?» 79 бит, № 8

Слайд 8

1 3 2 4 5 идән юа идән себерә чәчәкләргә су сибә савыт-саба юа А В Б Д Г тузан суырта

Слайд 9

Барыгызга да зур р әхмәт!



Предварительный просмотр:

    Ап-ак карлар явып, бөтен җирне акка буяды. Тирә-юньдә аклык. Шушы аклык, пакълек, сафлык безнең күңелләребезгә дә күчә дип уйлыйм. Бары тик саф күңелле кеше генә яхшы уйларга, яхшы нияткә, яхшы эшләргә бай була дип уйлыйм мин.

   Кышкы кич...Нишләргә соң салкын кышкы кичләрдә? Кем нишли инде... Ә мин, мәсәлән, уйланам да, күңелемдәге уйларымны шигырь  юлларына салам.Тикмәгә генә бүгенге кичәмнең эпиграфын да  “Күңелемдәге уйларымны шигырь юлына салам” дип атамадым. Чыннан да, бүген кыш аеның беренче көннәре. Көз аеның кояшсыз, соры көннәре артта калды. Кояшсыз булса да, мин яратам көзне. Экранга игътибар  итегез әле.

1 слайд- Көз турында.

Шигырь- Көзләр җитте тагын...

Көзләр җитте тагын...Әнә каен

Алтын –сары шәлен ябынган.

Балан белән миләш агачында

Үтә кызыл утлар кабынган.

Көзләр җитте тагын...Әнә кошлар

Җылы якка китеп баралар.

Яз кайтыгыз диеп, балалар да

Кулын болгап, озатып калалар.

Көзләр җитте тагын... Көннәр соры,

Елап торган кебек күк йөзе.

Сары яфрак, җирдә сары келәм-

Болар бар да көзнең үз төсе.

Көзнең күркәмлеген тасвирлап,

Әйтеп булмый ике сүз белән.

Мул уңышлы кеше гомере дә

Бәяләнә алтын көз белән!

                  Тагын бер шигырь:

Яратам мин көз айларын

Әллә көздә туганга.

Октябрьнең соңгы көне

Туган көнем булганга.

Яратам шул, көне буе

Яңгыр явып торса да,

Кояш озак күренмичә,

Кәефемне кырса да...

Яратам шул, агачлардан

Соңгы яфрак төшсә дә,

Өшеттереп бәгырьләрне

Салкын җилләр иссә дә!

Ни дисәң дә-сары көзләр

Табигатьнең мул мәле.

Соры төскә бай булса да,

Яратып торыйк әле,

Игътибар итмик әле!

Көздән соң ап-ак кыш килә.

Карлар ява

Күбәләктәй ап-ак карлар ява,

Бар җирне акка төреп.

Хәйран калып, карап торам,

Чын тамашаны күреп.

Карлар ява, ява әкрен генә,

Җир өстенә ябып ак юрган.

Ап-ак төскә кертә бар җиһанны,

Бу аклыкны күреп кем туйган?

Әйлән-бәйлән уйнап, шаяралар,

Берсен-берсе куып уйныйлар.

Ничек кенә әмма куышмасын,

Бетерелеп уйнап туймыйлар.

Шаярсыннар,әйдә уйнасыннар,

Алар да бит безнең ишеләр.

Табигатьнең мондый матур мәлен

Күрә белик әле, кешеләр!

                         

     Гадәттә,көзне генә түгел,мин елның һәр фасылын яратам.

Менә киләсе шигырем дә ел фасылларына багышланган.

“Яратам мин язның бер мәлен...”

    Табигать турында язылган минем шигырьләрем бихисап. Менә сез яратасызмы төнге күкне күзәтергә. Йолдызларга карап торырга? Шулай бер кичтә, күккә карадым да, андагы җемелдәгән йолдызлар...Әйтерсең лә учлап сипкәннәр...Шуннан киләсе шигырем туды:

Слайд “Йолдызлы төн”

Учларыма йолдыз җыеп алдым

Учларыма йолдыз җыеп алдым,

Бүләк итим икән кемнәргә?

Минем исем белән янып торсын,

Юл күрсәтсен кара төннәрдә.

Кайнар хисләр кушылганга микән,

Йолдызларым учны пешерә.

Нурлар чәчеп торган җем-җемнәрне

Бүләк итим нинди кешегә?

Чынга ашмас тәүге хыял белән

Басып тордым, карап күпләргә.

Бүләк итәр кешем булмаганга,

Кире сиптем төнге күкләргә...

                         

     Мәхәббәт темасына кереп киттек, бугай.Бер-икесен укып китим әле...

Слайд “Мәхәббәт турында” Кайтыйк  әле ул чакка

Күз алдымнан бер дә китми

Бүгенгедәй исемдә.

Очрашкан идек икәү без

Шомыртлы май кичендә

Кушымта:

Исеңә төшерәсеңме

Ак чәчәкле язларны?

Онытмагансыңдыр әле

Сөю тулы назларны?

Ак чәчәкле май кичләре

Хәтердән мәңге китмәс.

Тәүге татлы ул мизгелгә

Бернинди кичләр җитмәс!

Юлларыбыз аерылса да,

Китсәк тә төрле якка.

Бер генә көнгә булса да

Кайтыйк әле ул чакка!?

    Хушлашулар  авыр

Хушлашулар авыр.Китеп барам,

Бер ялгызың сине калдырып.

Озатасың күздән югалганчы,

Керфек очларыңны талдырып.

Хушлашулар авыр.Аңлап торам,

Җибәрәсең килми яныңнан.

Әйтерсең лә китәм инде кебек

Бер кисәген өзеп җаныңнан.

Хушлашулар авыр.Ирексездән

Күздән тама кайнар яшьләрем.

Сорау белән юлга кузгаламын:

Синнән башка ничек яшәрмен?

       Күңелдә шигырь туа..Дәфтәр битенә язып куям. Интернет челтәрендә “Шигырь сөючеләр” дигән группа ачкан идем, шунда куеп барам. Минем сүзләремә язылган җырлар да барлыкка килде. Танылган җырчы Айгөл Сагынбаева башкаруында “Онытасым килми” җырын тыңлап үтик әле. Сүзләре дә, көе дә үземнеке.

Җыр “Онытасым килми”

       Һәрбер шигырьнең диярлек үзенең язылу тарихы бар.

Туган як турында да әйтми китми булмас. Мин үзем Буа районыннан. Илмира Нәгыймова башкаруында “Әй, минем Шыгырданым” җырын тыңлап үтик әле...

     Кем булырга? 11нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен язылган бу шигыремне сезгә тәкъдим итәм. Нинди һөнәр сайларга?

Үсеп җиттем инде хәзер,

Мин быел унда укыйм.

Һөнәр сайлар вакыт җитте,

Кем булыйм диеп уйлыйм.

Аптырадым нишләргә дә,

Нинди һөнәр сайларга.

Казанда ВУЗлар бик күп лә,

Барыйм икән кайларга?

Укытучы булыйм микән,

Табиб булсам да ярый.

Әнием дә риза булып,

Бу эшкә уңай карый.

Архитектор булсам әгәр,

Биек йортлар төзәрмен.

Шәһәрләрне, авылларны

Матур итеп бизәрмен.

Булыйм микән әллә рәссам,

Рәсемгә мин бик оста.

Сурәтләсәм күргәнемне,

Сүзләрем булыр кыска.

Артист булыйм микән әллә,

Җыр-биюне яратам.

Теләсәгез, гармун уйнап,

Моңлы көйләр таратам.

Тәмле ашлар пешерермен,

Әгәр пешекче булсам.

Минем хакта сөйләрләр тик

Уңган диеп аш-суга.

Икътисадчы булсам әгәр,

Җибәрмәс идем хата.

Чөнки беләм, кайберәүләр

Саный белмиләр, хәтта.

 Хыялларым әле зурдан,

Аннан әйтермен сезгә.

Арадан берсен сайлап,

Укырга керәм көзгә!

     Шигырьләр, җырлар язу белән беррәттән, мин әле кичләрен гармунда уйныйм, рәсемнәр ясыйм, бәйлим, чигәм. Матур-матур эшләрем белән горурлана алам. Бу эшләр мине эштән арып кайткач, рухи яктан ял иттерә, русча әйтсәк, релакс бирә.

Гармунда уйныйм “Татар халык көйләренә тезмә”

Слайд –Кул эшләре.

      Күп шигырьләрем газета-журнал битләрендә дә басылып чыкты. Г.Тукайның 127 ел туу уңаеннан бер конкурста катнашкан идем, шигыремне бу җыентыкка керттеләр, Грамота алдым.

Шигырьләр җыентыгын күрсәтү. Күргәзмәгә игътибар итү.

 Ә хәзер үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирегез, җавап бирермен.

             

Инструктаж

по технике безопасности учащихся 4б класса за 2017\2018 учебный год

Классный руководитель:   ________________/Хисамова Л.М./

Дата: ________________

п\п

Фамилия, Имя учащегося

Правила дорожного движения

Электро-пожаро-безопасность

Закон РТ №71

(пребывание в вечернее время)

Правила на воде, на льду, на водоемах

Правила на Новый год

(питарды, фейерверки )

1

Авхадиева Алия

2

Бадрутдинова Ландыш

3

Безенова Милана

4

Гараева Элина

5

Мубараков Альмир

6

Муллагалиева Камила

7

Нургазизова Аделя

8

Сибгатуллин Булат

9

Хаматгалеева Зиля

10

Хакимова Эмилия

11

Хуснутдинова Камила

Инструктаж

по технике безопасности учащихся 4б класса за 2017\2018 учебный год

Классный руководитель:   ________________/Хисамова Л.М./

Дата: ________________

п\п

Фамилия, Имя учащегося

Правила дорожного движения, на ж\д путях

Электро-пожаро-безопасность

Закон РТ №71

(пребывание в вечернее время)

Правила на воде, на льду, на водоемах

1

Авхадиева Алия

2

Бадрутдинова Ландыш

3

Безенова Милана

4

Гараева Элина

5

Мубараков Альмир

6

Муллагалиева Камила

7

Нургазизова Аделя

8

Сибгатуллин Булат

9

Хаматгалеева Зиля

10

Хакимова Эмилия

11

Хуснутдинова Камила

Инструктаж

по технике безопасности учащихся 4б класса за 2017\2018 учебный год

Классный руководитель:   ________________/Хисамова Л.М./

Дата: ________________

п\п

Фамилия, Имя, Отчество родителя

Правила дорожного движения, на ж\д путях

Электро-пожаро-безопасность

Закон РТ №71

(пребывание в вечернее время)

Правила на воде, на льду, на водоемах

1

Авхадиева Р.Р.

2

Бадрутдинова А.И.

3

Мухтасарова Г.Ш.

4

Гараева О.В.

5

Мубараков Р.М.

6

Муллагалиева С.Ф.

7

Нургазизова Д.И.

8

Сибгатуллина Д.Р.

9

Хаматгалеева Д.Н.

10

Байданова Г.А.

11

Хуснутдинова Г.Н.

         

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дүрт елга бер Җир шарында була бәйге-тамаша

VIII республика "Игры,которые мы заслужили  вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Сочинение "Бәхетле булу өчен нишләргә?"

Кеше үз язмышына үзе хуҗа....

Класс шагы "Найыралдыг ог-буле"

Эге школага класс шагы "Найыралдыг ог-буле"...

Доклад на тему: Авам, ачам база мен - номчуттунар ог-буле бис.

Данный доклад будет интересен для классных руководителей, родителей. Целью доклада является развитие интереса родителей к чтению....

Мадæлты фарн Цас хъармдзинад æмæ уарзондзинад дæттынц уыдон сæ хъæбултæн æмæ сæ хъæбулы хъæбултæн. Дунейы уыдон аккаг ныхæстæ зын ссарæн вæййы, цæмæй сын зæрдæбынæй раарфæ кæнай.Тæхудиаг сты уыдон æмæ сæ мадæлтæн æмæ сæ нанатæн аккаг аргъ чи скодта, ц

 Цас хъармдзинад æмæ уарзондзинад дæттынц уыдон сæ хъæбултæн æмæ сæ хъæбулы хъæбултæн. Дунейы уыдон аккаг ныхæстæ зын ссарæн вæййы, цæмæй сын зæрдæбынæй раарфæ кæнай.Тæхудиаг сты уыдон æмæ...

Эссе "Бүген укытучы билгеле бер фән укытучысы гына була алмый..."

quot;Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын чәчү -  тәрбияләп үстерү булачактыр". ...

Конспект урока + презентация литературного чтения по теме: "Звукопись в поэзии. А. Усачёв «Буль- буль»" 1 класс, ПНШ.

Цели деятельности учителя: создание условий для формирования понятия «звукопись», содействование в развитии фонематического слуха, речи, умению работать в коллективе.Планируемые результаты...