Дүрт елга бер Җир шарында була бәйге-тамаша
календарно-тематическое планирование (4 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

VIII республика "Игры,которые мы заслужили  вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл durt_elga_ber_zhir_sharynda_-_kopiya.docx192.93 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Арча муниципаль районы

Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе

Дүрт елга бер Җир шарында

Була бәйге-тамаша...

(сәламәтлек театры)

I катерогияле башлангыч сыйныф укытучысы Г.Р.Тазетдинова

2011 ел

Кереш сүз

 2014 елда Сочи шәһәрендә булачак олимпия уеннарына  багышланган  сәламәтлек театры конкурсына әлеге эшкәртмә тугыз, ун яшьлек укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Максатыбыз: балаларны олимпия уеннары тарихы, үзенчәлекләре белән таныштыру; урман җәнлекләре рольләре аркылы сәламәт яшәргә өйрәтү; сәхнәдә үз-үзенңе дөрес тотарга, рольгә кереп уйнарга өйрәтү; иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачыклап, шуларны үстерү, камилләштерү.

 Әсәрдә төп герой – кызыксынучан Буратино. Ул  олимпия уеннары турында күп белә, башкаларны да кызыксындыра ала. Үзе белем алган мәктәптәспротның бар төренә дә өйрәтүләре, шуңа күрә балаларның сәламәт булып үсүләрен тамашачыга җиткерергә тели.Тамаша ахырында барлык урман җәнлекләре - әсәрнең башка геройлары – сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгыльләнү, гигиена кагыйдәләрен үтәү  мөһимлегенә төшенәләр.

        Әсәрдә берникадәр катлаулылык та бар: сәхнәгә бер тапкыр чыккан герой тамаша ахырына кадәр шунда кала, димәк, балалар гел рольгә кереп уйнарга, сәхнәдә югалып калмаска, дөрес хәрәкәтләр башкарырга тиеш булалар. Шуңа да карамастан тамашаны балалар яратып уйнады, чөнки әсәрнең темасы бик актуаль, рольләр балаларны кызыксындыра торган.

     Әлеге эшкәртмәне икенче, өченче сыйныф укучылары  белән дә сәхнәләштерергә мөмкин.

Үткәрү формасы:    класстан тыш чара

Кулланган әдәбият:С.Әхмәтҗанова, Й.Шәрәпова, Н.Шәкүрова шигырьләре кулланылды, эшкәртмә авторы – Шушмабаш урта мәктәбенең I катерогияле башлангыч сыйныф укытучысы Г.Р.Таҗетдинова

Җиһазлау:

1. Декорация:  Сочидагы олимпия уеннарын чагылдыручы логотип, урман аланын күрсәтү өчен агачлар, мәктәп макеты, чәчәкләр, гөмбәләр; билет, сабын макетлары, кәрзин белән кишерләр, олимпия символлары

2. Костюмнар:  Буратино, Кот Базилио, Лиса Алиса,куян, аю, төлке, тиен, тигр, бүре костюмнары

3. Спорт инвентаре: гимнастик туплар, скакалкалар, гантельләр,     обруч, бокс перчаткалары, маталар

Рольләрдә:

Буратино - Гәрәева Илүсә

Кот Базилио - Кәримов Нияз

Лиса Алиса - Әхмәдуллина Ландыш

1 нче тигр – Хадиев Илгиз

2 нче тигр- Гизатуллин Айназ

1 нче куян  – Шәрәфетдинова Ләйлә

2 нче куян  -  Хашимова Лилия

3 нче куян – Юсупова Лилия

Аю – Кәримов Әлимас

1 нче тиен – Габитова Ләйлә

2 нче тиен – Вәлиева Зилә

1 нче бүре – Вәлиев Азат

2 нче бүре – Кәримов Әлимас

Сәхнә урман аланын хәтерләтә – бер якта агачлар, икенче якта – мәктәп күренеше. “Буратино маҗаралары” әсәреннән музыка яңгырый. Аркасына укучы сумкасы асыпБуратино мәктәпкә бара. Аны агачлар артыннан Лиса Алиса белән Кот Базилио күзәтеп киләләр. Сәхнә уртасында ике яктан килеп Буратиноны тотып алалар. Буратино ычкынмакчы була.

Буратино: - Ай-яй-яй! Җибәрегез дим, җибәрегез!

Лиса Алиса: - Бир тизрәк алтыннарны!

Кот Базилио: - Кайда алар, әйт тизрәк!

Буратино: - Миндә бернинди алтыннар да юк! Җибәрегез дим!

Кот Базилио: - Ах, харап иткән!

Лиса Алиса: - Син аны могҗизалар кырына күмдеңме?

Буратино: - Юк әлбәттә! Мине хәзер бернинди дә могҗизалар кыры кызыксындырмый! Мин ул акчаларга туп һәм обруч сатып алдым! Ә калган акчага БИЛЕТ алдым!

Кот Базилио: - Ни сөйлисең син?! Нәрсә соң ул  обруч?

Лиса Алиса: - Ә туп? Ул нигә?

Кот Базилио: - Сорап торган буласың тагын . Ул аның ни икәнен үзе дә белмидер әле.

Буратино: - Нигә белмәскә! Көчле һәм сәламәт булып үсәр өчен мин спорт белән шөгыльләнәчәкмен! Менә карагыз!

(Музыка астында обруч әйләндерә)

  1. Ә тупны менә шулай тибәргә мөмкин!

(Сәхнә артына тибә)

Кот Базилио: - Кара ничек булдыра! Без дә шулай эшләп карыйк әле.

(Кот Базилио туп тибә, Лиса Алиса обруч әйләндерә, ләкин килеп чыкмый,

Буратино алардан рәхәтләнеп көлә)

Буратино: - Туктагыз зинһар, сез бигрәк көлке!

(Кот Базилио һәм Лиса Алиса  туп һәм обручны ташлап Буратиноның колакларына ябышалар. Буратино елый, кычкыра башлый)

Лиса Алиса: - Әле син шулаймы?

Буратино:- Ай-яй, җибәрегез зинһар, авырта бит!

Кот Базилио: - Бездән көләсеңме? Алиса, әйдә аның билетын алабыз!

Лиса Алиса: (билетны тартып алып)- Менә ул! Хәзер кино карарга барабыз!

Буратино: - Сез нәрсә, ул бит кино билеты түгел. (Лиса Алисаның кулыннан тартып ала)Бу БИЛЕТ белән мин Сочига китәчәкмен!

Кот Базилио: - Китмә инде, Буратино, синнән башка безгә бик күңелсез булачак!

Лиса Алиса: -  Ә син анда нишлисең соң?

Буратино: - 2014 елда Сочи шәһәрендә кышкы олимпия уеннары үткәреләчәк. Мин шунда катнашырга телим!

Кот Базилио: - Оли-олимпия? Нәрә соң ул?

Лиса Алиса: - Безнең дә анда барасы килә!

Буратино : -Әйдә, утырыгыз,сөйлим.Оли́мпия уеннары́— 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Беренче тапкыр олимпия уеннары борынгы грек шәһәре Олимпиядә оештырылган. Бу уеннарда көчледән-көчле грек атлетлары йөгерүдә, сикерүдә, сөңге, диск ыргытуда, көрәшүдә, йодрык сугышында, ике көпчәкле арбаларда узышуда ярышканнар. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар.  Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Лиса Алиса: - Буратино, син боларның барысын да каян беләсең соң?

Буратино: - Әтием Карло киңәше белән мин быел Шушмабаш урта мәктәбенә укырга кердем. Ә ул мәктәптә спортның бар төренә дә өйрәтәләр. Шуңа күрә балалар сәламәт булып үсәләр. Сәламәтлек буенча мәктәбебезнең Бронза дәрәҗәсе бар!

Кот Базилио: - Буратино! Минем дә шул мәктәптә укыйсым килә!

Лиса Алиса: - Эх, Базилио дускай! Безне ул мәктәпкә алмаслар шул. Без бит – җәнлекләр!

Буратино: - Син ни сөйлисең?! Анда белемгә омтылучы һәркемгә урын табыла. Ул серле мәктәптә хәтта кылый күзле куяннар, җилдән җитез тиеннәр, беркемне дә кыерсытмый торган бүре һәм хәтта тигрлар да белем ала,сәламәт яшәргә өйрәнә.Әнә, минем дусларым үзләре дә монда килә түгелме соң...

(Музыка астында куян, тиен, тигр, бүреләр  чыга -  бииләр.)

1 нче тигр: - Буратино, син нигә бүген дәрескә килмәдең? (Кот Базилио белән Лиса Алисаны күрсәтеп) Болар кемнәр?

Буратино: - Бу Лиса Алиса белән Кот Базилио. Мине алар тоткарлады. Аларның да Сочига олимпия уеннарына барасылары һәм аның турында күбрәк беләселәре  килә. Миңа булышмассызмы икән?

1 нче тиен: - Әлбәттә, Буратино! Сочида 2014 елда узачак Кышкы Олимпия уеннары – халыкара спорт чарасы. Ул 7 февральдән 23 февральгә кадәр барачак. Россиядә бу икенче Олимпия уены булачак һәм беренче тапкыр – кышкы уен.

1 нче бүре: - Дүрт елга бер Җир шарында

Була бәйге-тамаша

Спорт дигән зур мәйданда

Халыклар көч сынаша.

                      Татар спортчылары да,

Яклап халкыбыз данын,

Елдан-ел арттыра бара

Алтын медальләр санын.

1 нче куян: - Ә сез кемнәрне беләсез

 Спортчы татарлардан?

 Әйдә без дә үрнәк алыйк

Милләттәш батырлардан.

2 нче тигр: - Бар дөньяда җиңү яулый

Җитез кыз Гөлнарабыз,

Тенниста беренчеләрдән

Марат белән Динарабыз!

2 нче куян:  - Нәҗип, Гата, Алисәбез  -

                       Шахлар шахмат илендә,

                       Ветеран Әхмәт агабыз

                       Марафончы бүген дә!

2 нче тиен: - Олимпия уеннарында иң сәламәт һәм көчле спротчылар гына катнаша!

3 нче куян: - Сәламәт һәм көчле булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Без шулай эшлибез дә! Уңышларыбыз да куанырлык:  югары сыйныф укучылары теннис, йөзү, турникта тартылу, баскетбол уеннарында призлы урыннар алдылар. Ә милли көрәш буенча мәктәбебезнең җыелма командасы  районда алдынгылар сафында йөри.

1 нче тигр: - Менә карагыз безнең укучылар акробатик күнегүләрне ничек оста эшлиләр.

(Музыка астында тиен, куяннар колесо эшли, шпагатка төшә)

1 нче тиен : - Мин иренмим беркайчан –

                         Таңнан  ук торып басам.

                         Кояш нурларын каршылап,

                         Тәрәзәләрне ачам.

2 нче тиен: -  Иртәнге салкын һаваны

                         Сулыйм да иркен итеп:

                         - Әйдә, -  дим, - физзарядкага!

                         Кулны канаттай җилпеп.

 (Музыка астында тигрлар мәтәлчек ата, бүре “мостик” ясый )

1 нче тигр: - Курыкмыйм мин салкын суда

                         Йөзәргә дә уйнарга.

                         Чыныгырга яратам –

                         Авырмыйм шуңарга.

2 нче тигр: - Яшь спортчылар юлыннан

                         Нык басып атлап киләм.

                         Кемнәр тели чыныгырга?

  Әйдәгез, минем белән!

 (Музыка астында Бүреләр көрәшә)

2 нче бүре:  - Булачак спорт бәйрәме

                       Шундый матур, күңелле.

                       Ник чыкмаска көрәшергә -

                       Без соң егет түгелме?!

(Боксер тигрлар чыга – уен күрсәтә)

1 нче тигр: - Һәркем көчле дә булсын,

                       Һәркем батыр да булсын.

2 нче тигр: - Яулаган җиңүләр белән

                       Илнең данын арттырсын!

Лиса Алиса, Кот Базилио: - Безне дә өйрәтегез, зинһар.

2 нче тиен: - Кот Базилио, спорт белән шөгыльләнсәң, синең күзләрең дә яхшырак күрер иде, таяксыз да йөри алыр идең.(скакалка бирә)

1 нче бүре: - Ә синең Лиса Алиса, туның ялтырап торыр, буй-сының да зифа булыр иде. (скакалка бирә)

(Музыка астында Лиса Алиса һәм Кот Базилио скакалка сикерә)

Кот Базилио: -Сәламәт буласың килсә.

Спорт белән шөгыльлән,

Чаңгыда йөгер, футбол тип,

Коен салкын су белән!

Лиса Алиса: - Саф һавада жәяү йөрү

Тәннәргә сихәт бирә.

Үзен хөрмәт иткән кеше

Сәламәт яши белә!

Буратино:  - Беләсезме дусларым, һәр олимпия уенының үз сиволы була.  

1 нче тигр: - Менә бу  - Япониядә 1998 елда Нагано шәһәрендә узган кышкы олимпия уеннары символы.

1 нче куян: - Ә монысы - 2002 елда Америка Кушма Штатларында уздырылган кышкы олимпия уеннары символы.

2 нче тиен: - Нив исемле кар бөртеге белән Глиз исемле боз кисәге – 2006 елда Италиядә уздырылган кышкы олимпия уеннары символы.

3 нче куян: -  Монысы - 2010 елда Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган кышкы олимпия уеннары символы.

Буратино: - 2004 елдаГрециянең Афина шәһәрендә уздырылганолимпия уеннары символы. Милләттәшебез Кабаева Алинә Маратовна әлеге уеннарда нәфис гимнастика буенча олимпия чемпионы булды. Ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән бердәнбер гимнаст. 2006 елда ул Дәүләт Думасына депутат итеп сайланды. Без аның белән горурланабыз!

Кот Базилио: -  Ә  Сочида узачак уеннарның символы нинди?

1 нче тигр: - Сочида узачак уеннарның менә шундый матур логотибы бар(сәхнәдә) , ә талисманы булып ак аю санала.

Лиса Алиса: - Аю?!  Без урман буйлап Буратиноны эзләп йөргәндә Урман патшасы аюны күргән идек. Әйдә аны чакырыйк, безнең белән Сочига ул да барсын, безнең талисманыбыз булсын!

(Бу тавышка аю килеп керә)

Аю:      - Нинди тавыш бу? Йокымнан уяттыгыз!? Әллә берәрсе урманга хуҗа булырга җыенамы? Нигә дип монда тузан туздырасыз?!

Буратино: -Без тузан туздырмыйбыз, сәламәт яшәргә өйрәнәбез! Ә син кем?

Аю:     -  Аю бит мин! Әллә танымыйсызмы, урман хуҗасын?!

Лиса Алиса: - Аю?!  Мондый урман хуҗасы була димени?

                             Бармакларың кәкре-бөкре,

                             Күзләрең кысылып беткән,

                             Тешләрең дә исән түгел –

                             Барсы да череп беткән.

                             Менә миңа син кара,

                             Бармакларга, колакка,

                             Күзлегем дә юк бит минем,

                             Буй-сыным да бик зифа.

1 нче куян: - Урман хуҗасы, чыннан да сиңа ни булды? Карар җирең калмаган! Аяк-кулларың, йөзләрең дә пычрак, йоннарың да таланып беткән! Син соңгы тапкыр кайчан сабын белән юындың?

Аю:     -Нинди сабын? Минем аны күргәнем дә юк. Минем бит су белән дә юынганым юк.Ә нигә миңа юынырга!? Мин болай да бик гайрәтле!

1 нче тиен: -  Сау-сәламәт булыйм дисәң,

   Гел чиста йөрт үзеңне.

Чистлыкта-пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе.

( Аюга зур сабын бирә)

2 нче тиен: - Күрәсеңме, барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

 Сәламәт буласың килсә

 Спортны ярат!  

(Аюга зур туп бирә. Музыка яңгырый.Аю күнегүләр эшли -  сәламәтләнә)

Аю:      -    Хәрәкәттә - бәрәкәт!

                   Тәнгә керә көч һәм дәрт.

                   Тәнгә - рәхәт, җанга – сихәт,

              Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Кот Базилио: -  Аю дус, әйдә безнең белән Сочига!

Аю:      - Әйдәгез, дуслар! Олимпия уеннарында катнашу өчен Сочига!!!

(Аю Сочидагы олимпия уеннарына багышлап әзерләнгән киемнәр кия)

Буратино: - Сочига ярышка киләчәк

                     Җыелып бик күп илләр

Димәк, алда әле безне

Көтә яңа җиңүләр!

Тамаша күмәк җыр белән тәмамлана.

                -    Хәрәкәттә - бәрәкәт!

                     Тәнгә керә көч һәм дәрт.

                     Тәнгә - рәхәт, җанга – сихәт,

                Хәрәкәткә мең рәхмәт!

  1. Сәламәт тормыш рәвешен

Куәтлибез, мактыйбыз.

Сочида  да танылырбыз –

Ишебез күп, шактый без.

Физзарядка ясамыйча

Үтмәсен бер көнегез.

Сәламәтлек – иң зур байлык

Шуның кадерен белегез!

Җыр ахырында алда торган җәнлекләр олимпия символлары булган

5 боҗраны өскә күтәрәләр.Аю боҗралар янына баса. Артта торучы җәнлекләр  түбәндәге  плакатны  күтәрә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение "Бәхетле булу өчен нишләргә?"

Кеше үз язмышына үзе хуҗа....

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Класс шагы "Найыралдыг ог-буле"

Эге школага класс шагы "Найыралдыг ог-буле"...

Доклад на тему: Авам, ачам база мен - номчуттунар ог-буле бис.

Данный доклад будет интересен для классных руководителей, родителей. Целью доклада является развитие интереса родителей к чтению....

Мадæлты фарн Цас хъармдзинад æмæ уарзондзинад дæттынц уыдон сæ хъæбултæн æмæ сæ хъæбулы хъæбултæн. Дунейы уыдон аккаг ныхæстæ зын ссарæн вæййы, цæмæй сын зæрдæбынæй раарфæ кæнай.Тæхудиаг сты уыдон æмæ сæ мадæлтæн æмæ сæ нанатæн аккаг аргъ чи скодта, ц

 Цас хъармдзинад æмæ уарзондзинад дæттынц уыдон сæ хъæбултæн æмæ сæ хъæбулы хъæбултæн. Дунейы уыдон аккаг ныхæстæ зын ссарæн вæййы, цæмæй сын зæрдæбынæй раарфæ кæнай.Тæхудиаг сты уыдон æмæ...

Җырлы-биюле тамаша "Уйныйбыз да ,җырлыйбыз да."

quot;Уйныйбыз да,җырлыйбыз да "-җырлы -биюле тамаша.Ана теленең бөеклеген,газизлеген күрсәтү,туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.Балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе-ерак гасыр...

Конспект урока + презентация литературного чтения по теме: "Звукопись в поэзии. А. Усачёв «Буль- буль»" 1 класс, ПНШ.

Цели деятельности учителя: создание условий для формирования понятия «звукопись», содействование в развитии фонематического слуха, речи, умению работать в коллективе.Планируемые результаты...