Җырлы-биюле тамаша "Уйныйбыз да ,җырлыйбыз да."
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс)

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

"Уйныйбыз да,җырлыйбыз да "-җырлы -биюле тамаша.Ана теленең бөеклеген,газизлеген күрсәтү,туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.Балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе-ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә изге караш тәрбияләргә,укучыларның сөйләм телен,иҗади сәләтен үстерергә,әти-әниләребезгә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итүче чара.

Скачать:


Предварительный просмотр:

       

“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да ” (җырлы - биюле  тамаша)

Максат: Ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтү, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү; балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе – ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә изге караш тәрбияләргә; укучыларның сөйләм телен, иҗади сәлатен үстерү; әти – әниләребезгә ихтирам тәрбияләргә; балаларны ял иттерү.
Җиһазлау:агачлар,чәчәкләр,балалар өчен түбәтәйләр,күлмәкләр,калфаклар.     

  Зал  бәйрәмчә  бизәлә.Алгы  як  стенага – биеп  торучы  татар  егете һәм кызы рәсеме,ә аның ян – якларына борынгы милли сөлге-ләр эленә.

Хор “ Әссәламәгаләйкем”.

Резеда Ахиярова көе
Госман Садә сүзләре

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
“Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!”

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй, кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламәгаләйкүм!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы булсын һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

А.б.  – Исәнмесез,кадерле дуслар.Хәерле  көн!

        Бүген без сезнең белән “Уйныйбыз да,җырлыйбыз да” дигән ял кичәсенә җыелдык.Бу кичәне караганнан соң,сезнең йөзләрегез тагын да балкып,кәефләрегез тагын да яхшырып китәр.

(Сәхнәдә авыл өе күренеше.Өй алдында эскәмия.Матур пәрдә эленгән тәрәзәдән бала бишеге күренә.Кызлар шау-шу килеп,өй алдындагы эскәмиягә утыралар.Малайлар керә.)

1 бала    Карап тормый ара еракка

                Дуслар килә безгә кунакка

                Дуслык безнең тормыш үзәге

                Дуслык безнең бәйрәм бизәге

2 бала.     Бәйрәмсез бик күңелсез бит

               Күңелсездер сезгә дә

               Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

               Кирәк һәммәбезгә дә

3 бала.      Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

                  Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

                   Бабай белән әбигә!

4 бала .  Бәйрәмнәр бик күп болай да,

               Ә шулай да,ә шулай да

                Иң шәп бәйрәм балачак.

Әйдәгез безнең белән “Балачак иленә сәяхәткә!”Уеннар бәйрәменә.

Балалар.         Әйдәгез! Әйдәгез!

Алып баручы.     Уеннар бит балалар!

                                Витамин кебек алар.

                                Күңелләрне үстерә,

                                Йөрәкләргә көч бирә.

-Менә без бүген татар кызлары,татар егетләре булып киендек.Димәк балалар нинди уеннар дөньясына сәяхәт итәрбез?

Балалар.          Татар халык уеннарына.

Алып баручы.     Я,зйтегез әленинди уен уйныйк икән?        

Балалар.              “Кәрия-Зәкәрия” не..

Алып баручы.             Бик яхшы.Әйдәгез хәзер барыбыз да шушы уенда катнашыйк.(“Кәрия-Зәкәрия көе уйнала.Балалар түгәрәккә басып ,җырлап әйләнәләр.Җырның кушымтасн башкарганда кул чабалар).

Алып баручы.     Булдырдыгыз балалалр.Ә хәзер нинди уен уйныйсыгыз килә?.

Балалар.   “Аю бабай һәм балалар”

Алып баручы.   Димәк безгә “Аю бабай” сайларга кирәк.Кем “Аю бабай” була?

Балалар.   Мин булам,мин булам! ( Бер малай аю макасы киеп “аю бабай “ була.Бер агач төбендә йоклап утыра.Балалар кулга –кул тотынышып ,түгәрәк әйләнәсендә җырлыйлар.)

1.Кулларны кулга тотышып ,

Без урманга барабыз.

Урманда яшел аланда

Җырлар җырлап алабыз.

2.Черкиләр очып йөриләр,

Баш очында шаулашып,

Без черкиләрне куабыз

Кулларны шапылдатып.

(Куллар өстә,черкиләрне кугандагы кебек хәрәкәтләр ясала.)

3.Яшел үлән арасыннан

Без җиләкләр җыябыз

Тәмле җиләкләр качмагыз

Барыбер эзләп табабыз.

(Балалар чүгәләп “җиләк җыялар”.Шул вакыт агач артыннан аю чыга.Балалар ,аны күреп куркышып уртага җыйналалар.)

Аю.Кем мине татлы йокымнан уятты?Кем ул минем чәчәкләремне таптап йөри? Җиләкләремне җыя? Әһәәәменә кемнәр икән алар!

(Аю бер баланы эләктереп ала,үзенең өненә алып китә.Балалр аюдан куркып өйләренә йөгерәләр)

Алып баручы. Балалар ,безнең берәребезне “аю бабай” алып клганмы әллә?

Балалар  Әйе

Алып баручы  Кемне?

Балалар     Зөһрәне.

Алып баручы  Балалар ,”аю бабай “янында Зөһрәгә бер үзенә генә куркынычтыр инде.Әйдәгез урманга барыйк,”аю бабайдан”Зөһрәне сорап алып кайтыйк.

(Балалар “А-у-у! Зөһрә! А-у-у!” – дип кычкырып ,”аю бабайның” өе янына киләләр.

Балалар. Аю бабай,безгә Зөһрәне бир әле!

Алып баручы  “Аю бабай ишетмәде ахрысы,тагын бер тапкыр эндәшик аңа балалар.

Балалар. Аю бабай,безгә Зөһрәне бир әле!

Аю бабай. Бирсәм бирермен инде.Тик башта миңа шигырь сөйләп күрсәтегез.

(Берничә бала шигырь сөйли һәм “аю бабай Зөһрәне иптәшләре янына җибәрә)

             

5 бала.     Ә мин сезгә хәзер бер кызык нәрсә сөйлим.

Җиктем үрдәк,киттем үрләп,

Җиктем күркә,баганадан өркә.

Чанам кабык,төядем чыбык-чабык.

Барам чабып,киттем авып,

Тәртәсе салам,төшәм дә калам,

Төшәм дә калам.

Ничек кайтып җитәргә?
Аптырадым бит тәмам.

Алып баручы..         –Арымадыгызмы әле,балалар?

Балала р.     – Юк,без арымадык әле,

                Бу көн – безнең тантана.

                Җыр җырлап алыйк әле.

“Әйлән-бәйлән уйныйбыз” җыры башкарыла.

 Әйлән-бәйлән
Ф. Әбүбәкеров Музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.
Сез дә безгә кушылыгыз

Без шатлык таратабыз,
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз.
 
Куш. Әйлән- бәйлән, Әйлән- бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән,
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
 
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып та тын.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.

Алып баручы –Кызлар,малайлар,әйдәгез “Кап та коп” уенын уйныйк әле.

Балалар.  Әйдәгез.(балалар тиз генә 5 шәрләп 4 урынга тезләнеп баш бармакларыннан тоталар да такмаклыйлар.

        “Без,без,без идек,

         Без 12 кыз идек

         Базга төштек май ашадык,

         Келәткә кердек бал ашадык,

        Кап-коп ,Якуп,

        Ак тешеңне күрсәтмә.

(балалар авызларын ачмаска ,тешләрен күрсәтмәскә тырышалар.Ләкин арадан берсенең теше күренә.Ул балага җәза бирелә)

Алып баручы.         –Балалар,кемнең ак теше күренде?

Балалар.         – Салаватныкы күренде.

Алып баручы –Салаввт  нинди шартны үтәсен?

Балаларр .        -Әтәч булып кычкырсын.

Салават     – Кик-ри-күк.

Балалар -Киртә башына менеп кычкырсын.

(Салават урындыкка басып кычкыра.Балалар “Булдырдың” дип кычкыралар.Уен шулай дәвам итә.)

Алып баручы .    Балалар,   әйдәгез тәңкә салыш уйныйбыз.

( “Бормалы су” көе уйнала.Тәңкә салынган балалар җәза үтиләр.)

  • Кемдә тәңкә ,йөгереп чык.

(..... тотып калалар.)

  • Кәримәгә  нинди җәза бирәбез?
  • Биесен.

(Балалар такмак әйтәләр)

Әтәчтә дә кикерик,

Тавыкта да кикерик.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Үзе төште сикереп.

Биюченең итәге,

Бии-бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии-бии остара.

              Биюченең итәге,

              Бии-бии сөйрәлә.

              Биючегә сүз әйтмәгез,

              Бии-бии өйрәнә.

Ике карга суга бара,

Сыңар чиләген асып.

Безнең мәче карап кала,

Баскыч төбенә басып.

  • Кәримгә нинди җәза бирәбез?
  • Җырласын.

-Җырласам җырлармын инде,кызлар турында.

( “Эх,сез матур кызлар” җыры башкарыла.Кушымтасына башка малайлар да кушыла.)

  • Балалар,Исламны тота алмадылар.
  • Эх,ачык авызлар,шуны да тота алмадыгыз.
  • Илҗвинага  нинди җәза үтәтик?
  • Җырласын.

( “Күгәрчен” җыры башкарыла.)

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Алып баручы      –Ой,ишектә кеше бар ,ахры.Кем бар анда? Керегез.(әби белән бабай керә)

-Исәнмесез,балаларым.

Балалар .   – Исәнмесез.

Әби.     –Минем матур алмаларым,

              Зур кызларым,зур улларым!

             Иң кадерле күз нурларым!

Менә үтеп барышлый,бик матур җыр ишетеп,тукталдым әле.Нинди күңелле бәйрәм сездә?

Алып баручы     -Әбекәй,безнең бәйрәмгә килеп дөрес эшләгәнсез. Әйдә, рәхим итегез,түребездән узыгыз.Кунак булырсыз,утырып торыгыз,арыгансыздыр?

Әби.       –И-и,бар иде безнең дә сезнең кебек яшь чаклар.Без дә сез-нең кебек бик матур итеп уйный идек.Сезне күргәч,кабат яшьлеге-мә кайткандай булдым.Балалар,безнең заманда “Наза” дигән бик матур уен бар иде.И,уйный идек без аны.Сезгә дә өйрәтим әле ул уенны.

Балаларр .           -Әбекәй,без ул уенны беләбез инде.Уйнап күрсәтикме?

(Балалар кара-каршы тотынып басалар.)

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

Көн дә «Наза» уйнаганга,

Наза чыкмый күңелдән.

Наза, Наза, 
Наза матур кыз бала. 
Наза тырыш, уңган бала, 
Укуда алга бара. 

         Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата;

Мәдинәбез дус-иш сайлый,

Белмим кемне ярата.

Роза, Роза, 
Роза гөлнең чәчәге. 
Хәзерге матур тормышның, 
Күңелле киләчәге

Синмени, килдеңмени?

Зәйтүн гөле өч тармаклы,

Аның берсе синмени?

Наза, Наза, 
Наза матур кыз бала. 
Наза тырыш, уңган бала, 
Укуда алга бара. 

 Исемнәре Алтынбай.

Бер битендә балкый кояш,

Бер битендә балкый ай.

Бабай.          –Рәхмәт,оланнарым.Без дә яшәреп киткәндәй булдык.

Әби.—Балалар ,сез бик җитезләр икән .Ә хәзер мин сезне зирәклектә,тапкырлыкта сынап карыйм әле.(табышмаклар әйтә)

  1. Энәсе бар,ә тегә алмый.(керпе)
  2. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (куян)

Әби. Ай сез бик зирәк,

         Сезне тагын сынарга кирәк.

    3.Көлтә-көлтә койрыгым

       Селки –селки барамын.

       Кетәкләргә кереп мин

       Тавык-чебеш аламын.(төлке)

     4.Суык кышлар җитәр дип,

        Чикләвекләр бетәр дип,

         Ботак саен сикереп,

         Йөри гөмбә киптереп.(тиен)

Әби. –Сез бик күп беләсез икән.Сорауларга да җавапны табасыз,төрле уеннар да уйныйсыз.Сезнең белән күңелле.Әмма безгә инде китәргә кирәк.

Алып баручы     -Әби ,бабай,киткәнче бер биеп тә күрсәтмәссез микән?

Бабай. –Яле,карчык,бер яшьлектә,бер картлыкта диеп,биеп күрсәтик әле.

(Балалар такмак әйтәләр)

Бие,бие,биюче,

Биюче мин диюче

Биючегә сүз әйтмәгез,

Биюче шәп-беренче.

        Бие әле,бие әле,

        Биегәнең юк әле.

      Биегәнең булмаса да ,

      Матур биисең әле.

Алып  баручы.     -Әби,бабай,Сезгә бик зур рәхмәт.Безнең бәйрәмнәргә башка вакытта да килегез.

   –Шуның белән “Уйныйбыз да,җырлыйбыз да” кичәсе тәмам.Сезнең барыгызга да зур уңышлар,нык сәламәтлек теләп калабыз.Сау булыгыз!

Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар.

Түбәндәге җырны җырлый-җырлый,

түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне

кигәнсең,

Бик ераклардан

килгәнсең,

Төскә

матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа

җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып

кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

» Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по внеурочной деятельности «Уйныйбыз да,җырлыйбыз» в 1 классе

Бүгенге көндә  башлангыч сыйныф укытучыларының төп бурычы – балаларны белемле, рухи яктан  бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юлл...