Ахметсафина Рамзия Рафисовна

Сайт учителя начальных классов

Аз сөйлә,күп тыңла

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: книги,журналы

Увлечения: музыка

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ"Смак Корсинская СОШ"

Звание, ученая степень: югары белем

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetsafina-ramziya-rafisovna
Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк
Жозеф Жубер

Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләре формалаштыру

      Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

      Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

      Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

      Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 

           1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә;

           2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә;

           3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр;

     Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсаль  белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

      Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

      Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

      Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль  уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

 

        

      

 

 

 

 

 

О себе

Мин Ахметсафина Рәмзия Рафисовна Арча педагогия училищесын тәмамладым.Хәзерге вакытта башлангыч сыйныфларда укытам.Балаларны бик яратам

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әлифба!!! Туган тел!!!

Моё портфолио

Сабый күңеле – уңдырышлы туфрак,

Укытучы – орлык сибүче.

Үсеп чыккан яңа “шытымнарны”

Тәрбияләүче, кеше итүче.

 

Сикәлтәле гомер сукмагыннан

Адаштырмый әйдәп баручы.

Тормыш ваклыкларыннан аралап,

Аклап, яклап, саклап калучы.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Изобразительное искусство
Материалы МО
Окружающий мир
Региональный компонент
Сценарии праздников
Технология
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы