Сынлы сәнгатьтән сәяхәт -дәрес
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 1, 3, 4 класс) по теме

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

Төсләрне сиземләү  хисләрен белү,”җылы”,”салкын” төс төшенчәләрен ныгыту. Төсләрне дөрес сайларга,аерым детальләрдән бизәк композицияләре   төзергә өйрәтү.Бизәкләп кисү,аппликация турындагы

белемнәрен ныгыту.Иҗади эшне матурлык  хисләрен тоеп,  сокланып  эшләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon synly_sngat.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Аппликация.Кар бабай.

Максат:

  1. Кәгазь белән эшләү күнекмәләрен үстерү,ныгыту.
  2. Аппликация төшенчәсен аңлату.
  3. Төгәллек,түземлелек,пөхтәлек тәрбияләү.
  4. Матурлыкны күрә һәм саклый белергә өйрәтү.

Тема: Аппликация.Кар бабай һәм чыршы.

Максат:

      1.Бизәкләп төсле кәгазьдән агач

       рәсеме кисү күнекмәләрен   үс-

       терү.

      2.Рәсем сәнгате жанрларының

      төрләре турындагы белемнәрен

      ныгыту.

      3.Аппликация турында белемнә-

      рен ныгыту.

      4.Кышкы табигатькә соклану,

       мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Тема:Аппликация.Кыш бабай

Кар кызының әкияти урманы.

Максат:

       1.Төсләрне сиземләү  хис-          

        ләрен белү,”җылы”,”сал-

        кын” төс төшенчәләрен

        ныгыту.

       2. Төсләрне дөрес сайлар-

       га,аерым детальләрдән би-

       зәк композицияләре   тө-

       зергә өйрәтү.

       3.Бизәкләп кисү,апплика-  

       ция турындагы белемнә-

       рен ныгыту.

        4.Иҗади эшне матурлык

        хисләрен тоеп,  сокланып

        эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау: кышкы табигатьне сүрәтләүче картиналар,компьютер,видеопроектор,экран,слайдлар,аппли-кация төшенчәсен аңлаткан язу,үрнәк эшләр,кайчы,клей,картон,төсле кәгазь.

Материал:  Мет.ярдәмлек-45-48 бит

                                               Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Эш урыннарын әзерләү.
  2. Исәнләшү.

Укытучы.-Әйдәгез,укучылар ,бер-беребез белән исәнләшик әле.

  • Хәерле көн,уң күршем!
  • Хәерле көн,сул күршем!
  • Хәерле көн,дусларым!
  • Хәерле көн,кунаклар!

  1. Актуальләштерү.

  Укытучы.Укучылар,игътибар белән тыңлагыз әле,мин сезгә бер табышмак әйтәм.

                     Һәр җир карланган,

                    Сулар бозланган,

                    Уйный җил-буран

                    Бу кайчак туган?(Кыш)

(Экранда кыш күренеше күрстелә)

-Әйе,кыш җитте.Бөтен дөнья ак карга төренде.Кыш –елның иң матур, сихри фасылы.

(Бер укучы Бари Рәхмәтнең “Кыш килде” шигырен сөйли.)

        -Укучылар,без бүген сезнең белән кышкы табигатькә экскурсиягә чыгып керербез.Андагы табигать-не,агачларны,кошларны күзәтербез.Безне экскурсия вакытында тиен кызы озатып йөрер.Ул бүгенге дәрес вакытында гел безнең белән булыр. Экскурсиягә без чаңгылар киеп чыгарбыз.Әйдәгез ,чаңгыларны киеп алыйк та,юлга кузгалыйк. (Балалар чаңгыларын кияләр,чаңгы шуганда үз-үзеңне тоту кагыйдәсе искә төшерелә.Музыка астында юлга кузгалабыз)

     III. Яңа белем-күнекмәләр бирү.

  1. Кыш турында әңгәмә.(Экранда күрсәтелгән кышкы урман,картиналар буенча сөйләшү,күзәтү алып барыла.

Укытучы.-Кыш нинди була?

- Агачлар ,җир нинди төстә?

- Кайсы агачлар яшел килеш утыралар?

-Чыршы турында нәрсәләр беләсез?

-Тагын нинди ылыслы агачлар бар?(нарат,пихта)

(Экранда нарат,пихта агачлары күрсәтелә)

-Чыршы 40-50 метрга кадәр үсә.500 ел яши.

Нарат 35 метрга кадәр үсә.350 ел яши.

Пихта 30 метрга кадәр үсә.350 ел яши.

Ылыслы агачлар һаваны сафландыра,сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.

2.Кышка багышланган картиналар буенча эш.Сорауларга җавап бирү.

- Картиналарда нәрсә сүрәтләнгән?

-Нинди төсләр кулланылган?(Җылы)

- Нинди жанр белән очрашабыз?(Пейзаж)

-Без тагын нинди жанрлар беләбез?(Экранда сынлы сәнгать жанрлары күрсәтелә)

3.Аппликация төшенчәсе белән таныштыру.

а) балалардан белгәннәрен сорау.

б) үрнәк аппликацияләр күрсәтү.

в)аппликация кагыйдәсен уку.

Аппликация- нинди дә булса материалга шул ук яисә башка материалны ябыштырып төрле орнамент,

композицияләр ясау.

Укытучы. –Бүгенге дәрестә без сезнең белән сынлы сәнгатьнең бер жанры булган аппликация эшләр-без.Ә хәзер әйдәгез класс бүлмәсенә кайтабыз.

4.Физкультминутка.

а)күзләр өчен күнегүләр;

б)куллар өчен күнегүләр;

       5.Эшлисе эшләрне анализлау.

6.Укытучы ярдәмендә сорауларга җавап бирү.

-Нәрсәләр күрәсез?

-Ничек эшләнгән?

-Нинди төсләр бар?

-Аппликацияләрдә нинди аермалы,охшаш яклар бар?

7.Кайчы һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү.

*кайчыны иптәшеңә биргәндә очын үзеңә каратырга,боҗралары белән алга сузарга кирәк;

*кискәндә материалны сул кулың белән тот һәм кайчының дөрес юнәлешен күзәт;

*эшләгәндә клейны иснәмәскә;

*клей кулга тигән очракта чүпрәккә сөртергә;

*эштән соң кулларны сабын белән яхшылап юарга;

*эш беткәч эш урынын җыештырырга.

8.Балаларга өлгеләр өләшенә.

Мөстәкыйль эш.

Өлге ярдәмендә кар бабайның детальләрен  кисү.

Гәүдәсе- төрле зурлыктагы 3 түгәрәк.

Куллары -2 деталь.

Күзләре – 2 деталь.

Борыны – 1 деталь.

Башындагы чиләге -1 деталь.

Укытучы белән эш.

Чыршы ясау тәртибен укытучы күрсәтә.

1.Төсле кәгазьне урталай бөклибез.

2.Кәгазь өстенә өлгене куеп төшерәбез.

3.Килеп чыккан бизәкне кисеп алабыз.

4.Бөкләнгән кәгазьне ачабыз.Чыршы килеп чыга.

5.Чыршыны ябыштырып кую.

Укытучы белән  эш.

Чыршы ясау тәртибен укытучы күр-

сәтә.

1.Төсле кәгазьне урталай бөклибез.

2.Кәгазь өстенә өлгене куеп төшерәбез.

3. Килеп чыккан бизәкне кисеп алабыз.

4.Бөкләнгән кәгазьне ачабыз.Чыршы килеп чыга.

5.Чыршыны ябыштырып кую.

Укытучы белән эш.

Кар бабайның детальләрен кәгазь-дә җыеп карау һәм тәртип белән ябыштыру.(кар бабай уртага ябыштырыла)Укытучы тактада күрсәтә.

1.Башта аскы өлешне ябыштырабыз

2.Уртадагы түгәрәкне ябыштырабыз.

3.Башын ябыштырабыз.

4.Чиләкне ябыштырабыз.

5.Кулларын ябыштырабыз.

6.Күзләрен һүм борынын ябыштырабыз.

Кар бөртекләре белән бизәргә мөмкин.

Мөстәкыйль  эш.

Өлге ярдәмендә кар бабайның детальләрен кисү

Гәүдәсе -төрле зурлыктагы 3 түгәрәк.

Куллары -2 деталь.

Күзләре -2 деталь.

Борыны – 1 деталь.

Башындагы чиләге-1деталь

Мөстәкыйль эш.

Өлге ярдәмендә кар бабайның детальләрен кисү һәм ябыштыру.

Гәүдәсе -төрле зурлыктагы 3 түгәрәк.

Куллары -2 деталь.

Күзләре -2 деталь.

Борыны – 1 деталь.

Башындагы чиләге-1деталь

IV.Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Эш урыннарын җыештыру.

Мөстәкыйль эш.

Кар бабайның детальләрен кәгазь-дә җыеп карау һәм тәртип белән ябыштыру.(кар бабай уртага ябыштырыла)Укытучы тактада күрсәтә.

1.Башта аскы өлешне ябыштырабыз

2.Уртадагы түгәрәкне ябыштырабыз.

3.Башын ябыштырабыз.

4.Чиләкне ябыштырабыз.

5.Кулларын ябыштырабыз.

6.Күзләрен һүм борынын ябыштырабыз.

Кар бөртекләре белән бизәргә мөмкин.

Укытучы белән эш.

Өлге ярдәмендә өйнең деталь-ләрен кисү һәм ябыштыру.

Өй-1 деталь.

Түбә- 2 деталь.

Тәрәзә 1 деталь.

Тәрәзә кырые -2 деталь.

Тәрәзә өсте- 2 деталь.

       

 V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 1.Сорауларга җавап бирү.

 - Аппликация  нәрсә ул?

 -Аппликация нинди материаллардан ясала?

 

VI. Йомгаклау.

 1.Нәтиҗә ясау.

 2. Эшләгән эшләрдән күргәзмә оештырыла.

 3.Эшләрне бәяләү.

 4. Эш урыннарын җыештыру.

                                                                                                       

                         

                             

       

                             

                             

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта сынлы сәнгатьтән эш программасы

       Рабочая программа  составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного общеобразовательного стандарта н...

4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)

Максат:-укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-сынлы сәнгать, декоратив-кулланмасәнгать, архитектура, дизайн турында мәгълүмат бирү, көндәлек тормышта күзаллау;-укчыларны р...

3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)

Сынлы сәнгать укытуның төп максатлары һәм бурычлары:-   укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-   сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгать, архитектура...

4 нче сыйныфлар өчен сынлы сәнгать фәне буенча эш программасы

Пояснительная записка Рабочая программа составлена на основе авторской программы по изобразительному искусству  В.С.Кузина  «Программа для общеобразовательных учреждений. Изобразительно...

Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф “Язгы музыкаль пейзаж”

Максат:Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль  белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен,  музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен...