Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф “Язгы музыкаль пейзаж”
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 4 класс) на тему

Мустафина Лилия Александровна

Максат:

  1. Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль  белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;
  2. Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен,  музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен, хәтерләрен  үстерү.
  3. Туган телгә, туган якка мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
  4. Эш урыннарын оештыру алымнарын формалаштыруны дәвам итү; акварель сәнгатен өйрәтү; игътибарлылык үстерү;

Бурыч.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_seminar_tatar.docx27 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Мостафина Лилия Александр кызы, Биектау районы

ГБМБУ«2 нче номерлы Биектау урта мәктәбе» нең

башлангыч сыйныф укытучысы

(Сынлы сәнгать һәм музыка дәресе, 4 сыйныф)

Тема “Язгы музыкаль пейзаж”

Максат:

  1. Яз ел фасылы белән танышу аркылы музыкаль  белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү;
  2. Төгәллек, пөхтәлек тәрбияләү, укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен,  музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен, хәтерләрен  үстерү.
  3. Туган телгә, туган якка мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
  4. Эш урыннарын оештыру алымнарын формалаштыруны дәвам итү; акварель сәнгатен өйрәтү; игътибарлылык үстерү;

Бурыч.Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру. 

Универсаль  уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) формалаштыру:

-шәхескә кагылышлы УУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү;

-регулятив УУГ:укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү,үз фикереңне дөрес итеп әйтү;

- коммуникатив УУГ:үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыра белү, аңлаешлы сөйләм төзү, телдән матур итеп әйтә белү;сыйныфташларның фикерен исәпкә алып эш итү;

-танып белү УУГ:кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Планлаштырылган нәтиҗә.

Предметлы:

- музыкаль композицияләрне һәм рәссамнарның картиналарына анализ ясау

Метапредметлы:

-иптәшеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы, үз-үзеңне бәяли белү; (шәхескә кагылышлы УУГ);

- укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү (регулятив УУГ);

- үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм аңлый белү( коммуникатив УУГ);

- яңа белемнәр табу; ирекле һәм аңлы рәвештә үзләштерү;  кирәкле информация туплау; танып белү максатын билгеләү; дәреслектән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү( танып белү УУГ).

Дәрес тибы.Яңа белемнәр үзләштерү.

Предметара бәйләнеше: сынлы сәнгать, музыка 

Җиһазлау: акварель буяулар, гади карандаш, палитра, су, пумала, салфетка; рәсем үрнәге,  ребуслар, җыр сүзләре, анализлау өчен кирәкле сүзләр таблицасы.

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор; Power Point да    презентация; музыкаль колонкалар.

Класс белән эш. Фронталь, парлы эш

Дәрес барышы.

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

 Уңай психологик халәт тудыру

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез  ничек?

-Кояшлы көн кебек. Хәерле көн ,укытучым! Хәерле көн, мәктәбем!

-Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә , укучылар!

- Әйдәгез әле һәрберебез үзенең кәефен аңлаткан сүзне сайлап алыгыз, һәм безгә әйтеп күрсәтегез..

Сүзләр: яхшы, бик яхшы, шат, начар, күңелле, күңелсез, искиткеч, борчулы, ачулы.

 2 этап. Мотивация тудыру.

Аудирование.

-Укучылар, дәресебезне видеоролик (2 мин) караудан башлыйк әле. (яз табигатен сүрәтләгән рәсемнәр, язгы тавышлар тыңлау)

- Укучылар, әлеге караган видеороликта сез нәрсә күрдегез? Нинди ел фасылы?  (табигать йокыдан уяна, яз килә, кыш китә)

- Кемгә нинди рәсем истә калды? Табигатьнең нинди вакыты?

- Хәзер тыңлап китик П.И.Чайковский “Табигать фасыллары. Яз. Март. Тургай җыры”

- Нинди сыйфатлар бу көйгә туры килә. Әйдәгез уйлап карыйк. Сезгә җинел булсын өчен, бу таблица бирелә.

Нежная

лиричная

неторопливая

легкая

грустная

мечтательная

теплая

мягкая

спокойная

назлы

лиричная

әкрен

җиңел

моңсу

хыялый

җылы

йомшак

тыныч

- Балалар, ә тыңлаган мелодия сезгә нинди хис-тойгы уята (чувства пробуждает)? ( тыныч, матур, язгы көй, ....)

- Хәзер, сезгә бирем бирелә. Парталарыгызда ребус язылган битләр ята. Бу эшне партадаш дустыгыз белән бергә эшләү кирәк.

- Ребусларны эшләгәч, без дәреснең темасын әйтеп бирә алабыз. Ләкин аның өчен бераз уйлап алырга кирәк. Безнең ребуслар ике юлда ясалган, һәр юлда берничә тапкыр кабатланган сүзләр, безнең дәрес темасы булачак.

- Дәренснең темасын кем әйтеп бирә безгә? (Язгы пейзаж).

- Әйе, укучылар, без чыннан да язгы  пейзаж ясыйбыз, ләкин рәсем ясаганда җырлар, көйләр тыңлыйбыз, шуңа күрә әйдәгез бүген язгы музыкаль пейзаж ясыйк.

  1. этап. Уку мәсьәләсе кую.
  • Укучылар, хәзер без сезнең белән “Яз, яз җитә”  җырын искә төшереп алыйк әле балалар.
  • Тик минем бер сорау бар, җырлаганчы без нишләргә тиеш әле?
  • Әйе, шул тавышларыбызны ачып җибәрер өчен, күнегүләр эшләп аласы бар. (музыкаль күнегүләр эшләү)
  • “Яз, яз җитә”  җырын башкару.
  • Танылган рәссамнарның картиналарын карап китик, һәр партада бу картиналардан пазл ята. Сезгә аларны җыярга кирәк. Аннары бу картиналарнын исемнәрен атарсыз.
  1. Грачи прилетели. А.К.Саврасов
  2. Лес весной. И.И.Шишкин
  3. Март. Левитан
  4. Весенняя пора. Последний снег. Левитан
  5. Весна. Левитан
  6. Весна. Альфред Сислей
  • Укучылар, карап киткән картиналар турында нәрсә әйтеп була? (Что можно сказать об этих картинах?)
  • Сезнең бурычыгыз шушы сүзләрне кулланып, язга багышланган җөмлә төзү, бу эшне партадаш дустыгыз белән бергә эшләү кирәк.

-Рәссамнар язны барысы да үзенчә күрә, шуңа күрә һәрбер картина кабатланмас. Шуңа күрә сездә үзегезнең  ясалачак рәсемнәрегез дә бер-берсенә ошамас, ләкин бу борчылырга сәбәп түгел, әйеме?.

Физкультминутка

  1. этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укучылар, без бүген сезнең белән рәсемне акварель буяулар белән ясарбыз, гади карандаш бик аз кирәк булачак.

  • Иң башта үрнәк рәсемне карап китик укучылар. Нинди төсләр кулланылган бу сүрәттә? (какие цвета?)
  • Кызыл, алсу, сары, кара, ак, көрән, соры төсләр кулланыла.
  • Бу төсләр җылымы, әллә салкынмы ?
  • Алдан әйтеп куям, сез төсләрне үзгәртә дә аласыз, балалар, аның бер зыяны да юк.
  • Хәзер рәсемне ясау этапларын карап китәбез. Димәк,

1 этап – альбом битен вертикаль итеп алабыз, карандаш белән горизонтны билгелибез.

2 этап – акварель буялар алып, күк йөзен, җирне ясыйбыз, кызгылт, алсу, сары, кишер сары төсләр кулланабыз.

3-4 этап – рәсем киткәч, урман урынын кара төс белән ясыйбыз.

5 этап – күк йөзендә болытлар, җир өстенә биеклекләрне билгелибез.

6-9 этап – кар эрегән җирне өстибез, агачларны ясыйбыз.

Хәзер язга багышланган музыкаль әсәрләрне тыңлап рәсемне ясый башлыйбыз. Һәр ясалып беткән этаптан сон әзерлек билгесен күрсәтсәгез, икенче этапка күчергә мөмкин.  

  1. этап. Рефлексия.
  • Укучылар, хәзер  дәрескә рефлесия яки йомгак ясыйбыз.
  • Әйдәгез сезнең ясаган рәсемнәребезне бер-беребезгә күрсәтеп китик әле. Карагыз бер төрле темага, берүк сүрәне кулланып нинди күпкырлы  рәсемнәр килеп чыккан.
  • Укучылар, хәзер һәрбер укучы үзенә гомуми билге чыгара.(үзбәя)
  • Сезнең партада смайликлар бар.
  • ЯШЕЛ төс – яхшы эшләдем
  • САРЫ төс – әйбәт эшләдем, азрак хаталар булды.
  • КЫЗЫЛ төс – авыр булды.
  • Укучылар, мин сездән бүгенге дәрестә бик канәгать калдым. Катнашуыгыз өчен рәхмәт, дәрес тәмам, чыгырга мөмкин. Исән булыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф, уку дәресе.

Дәрес бүгенге көндә бик актуаль булган темага багышланган. Тәрбия ана карынында ук башлана дигән сүзләр чыннан да дөрес. Бишек  җырлары аша ана үзенең сабыена уй-фикерләрен, теләкләрен  җитк...

Татар теле дәресе 4 сыйныф

Презентация.4 класс.Тема:Новые слова....

4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)

Максат:-укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-сынлы сәнгать, декоратив-кулланмасәнгать, архитектура, дизайн турында мәгълүмат бирү, көндәлек тормышта күзаллау;-укчыларны р...

3 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ ( база дәрәҗәсе)

Сынлы сәнгать укытуның төп максатлары һәм бурычлары:-   укучыларга әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирүне тормышка ашыру;-   сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгать, архитектура...

4 нче сыйныфлар өчен сынлы сәнгать фәне буенча эш программасы

Пояснительная записка Рабочая программа составлена на основе авторской программы по изобразительному искусству  В.С.Кузина  «Программа для общеобразовательных учреждений. Изобразительно...

Урок музыки, 2 класс: "Музыкальные и живописные пейзажи"

Модуль "Музыка в жизни человека" (Б). Музыкальные и живописные пейзажи. Музыкальные произведения по выбору: М. П. Мусоргский. «Картинки с выставки»; Музыка Г. Гладкова, слова А. Кушнера. «Песня о карт...