"Наркомания,алкоголизм һәм тәмәке-куркыныч авыруларны китереп чыгаручылар,гомерне кыскартучылар"
классный час на тему
Наркотикларның ,алкогольнең һәм тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәненә,шуны аңлауларына ирешү,аңлы рәвештә аларны кулланмаска өйрәтү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 56 КБ |
Предварительный просмотр:
Ачык класстан тыш чара.
Максат : Наркотикларның ,алкогольнең һәм тәмәкенең
сәламәтлек өчен зарарлы икәненә,шуны аңлау-
ларына ирешү,аңлы рәвештә аларны куллан-
маска өйрәтү.
Җиһазлау: газеталар,наркомания,алкоголизм,тәмәке
тартучыларга каршы ясалган рәсемнәр күр-
гәзмәсе,плакатлар күргәзмәсе.Плакатлар:
“Алкоголизмга,наркоманиягә һәм тәмәке тар-
тучыларга безнең арада урын юк!”
“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”.
Укытучы: Укучылар, безнең бүген җыелуыбызның сәбә-
Бе сәламәт яшәү рәвешен ачыклау.Ничек була икән инде ул?
(Укучылар кулларын күтәрәләр)
1 нче укучы: Тәмәке тарту – начар гадәт.Ул кешеләр-
нең сәламәтлегенә зур зыян китерә.Кешеләрнең тешләре
саргая,үпкәләре чери,андый кешеләр төз басып йөри алмый-
лар.
Авызына зур сигарет капкан ,берөзлексез йөткерүче малай ке-
рә .Алдына тәмәке тартучы дип язылган табличка элгән.
Тәмәке тартучы: Мәктәп яныннан узып бара идем,ми-
нем турыда сөйләшкәнегезне ишеттем . Минем дә сезнең кебек елмаясым,чабасым,уйныйсым килә. Тик авызымны
ачсам – төсләре уңып беткән тешләрем,чаба башласам – кә-
крәеп беткән гәүдәм,берөзлексез йөткерүем миңа комачау-
лый.Миңа нишләргә инде???
2 нче укчы: Әйдәгез ,дусларым, малайга булышыйк.
Аңа ярдәм итик,үз арабызга алыйк.
3 нче укучы: Без аны больницага алып барыйк.Табиб –
ларга күрсәтик.Аңа тәмәкенең зарары турында аңлатыйк.
4 нче укучы: Тәмәке – ул никотин.Син,дустым ,шуны
бел: хәтта чыпчык никотин сөртелгән пыяла таякчыкны ис-
нәү белән үлә. Тәмәке, тикшеренүчеләрнең исәпләвенчә, ке-
ше гомерен 5 – 15 елга кыскарта. Тәмәке йөрәк эшчәнлеген
какшата, ашказаны, эчәк авыруларын китереп чыгара.Фа-
җигаләр тудыра: янгын чыгара,гаиләнең акчасын бетерә.
5 нче укучы: Безнең арада тәмәке тартучыларга урын юк.
Безнең белән дуслашасың килсә, тәмәкеңне ташлыйсың, дә-
валанасың.
Тәмәке тартучы: Зинһар, булышыгыз. Бу гадәттән ничек котылып була?
6 нчы укучы: Беренчедән үзеңдә ихтияр көче тәрбия-
ләргә , ныклы режим булдырырга , спорт белән даими шө-
гыльләнргә,физик эш эшләргә,тәмәке тартучылардан ва-
кытлыча гына булса да ераграк торырга. Аңлашылдымы?
Тәмәке тартучы: Әйе,аңлашылды. Мин төзәлергә тыры-
шырмын. Бу начар гадәтемнән арынсам, үз арагызга кабул
итәрсезме соң?
Укучылар берьюлы: Әйе,әйе! Без синең белән дус булыр-
быз. ( Тәмәке тартучы малай чыгып китә,төзәлергә сүз бирә)
Укытучы: Укучылар, әңгәмәбезне дәвам итик.Сез радио
тыңлыйсыз,телевизор карыйсыз. Кешенең сәламәтлеген
какшатуга, үлемгә китерүгә тагын нинди сәбәпләр бар?
7 нче укучы: Наркомания һәм алкоголизм. Күршедәге Вәли кечкенәдән үк пиво эчәргә ярата иде, менә хәзер ара-
кыдан да авыз иткәли. Ә,әнә үзе дә мәктәпкә кереп килә.
(Көч-хәл белән атлап .чәчләрен тузгытып,борынын кызар-
тып ,зур сумка асып Вәли укырга килә).
Вәли: Сез монда нишлисез? Башка эшегез беткәнме әллә?
Ни өчен тәмәке тартучы минем җан дустым чабып чыгып китте? Кыерсыттыгызмы әллә?
8 нче укучы: Без тәмәке тартучы белән дә , аракы эчүче
белән дә дус түгел. Ул безгә төзәләм , тәмәкене ташлыйм
дип сүз бирде. Син үзең моңа ничек карыйсың?Бәлки син дә
аракыңны ташларсың. Кара ул йөзеңә, киемеңә! Кеше карар-
лык түгел.Мондый рәвештә мәктәпкә килмиләр. Мәктәп ул-
белем учагы.
9 нчы укучы: Вәли авырый. Алкоголизм- ул авыру. Алко-
голь акылны урлаучы. Алкоголь кабул иткәннән соң фикер-
ләү дәрәҗәләре бозыла, исәпләү төгәллекләре һәм тизлек-
ләре түбәнәя. Менә шуңа күрә укуың начар синең, Вәли. Бер
класста өч ел утырасың бит инде. Ничек оят түгел сиңа?
10 нчы укучы : Менә әле дә син, Вәли, игътибарыңны туп-
лый алмыйсың, аягыңны көчкә өстерәп йөрисең. Безгә мондый дуслар кирәкми! Без сине үз арабызга алмыйбыз.
Вәли: Мин төзәлергә сүз бирәм. Сез зинһар, мине ташла-
магыз инде!
Укучылар берьюлы : Ярый, ярый, без сине үз арабызга
алырбыз. Син үзеңдә булган начар гадәтләрдән арын.
Бераздан чиста, матур, пөхтә итеп киенгән тәмәке тарту-
чы белән Вәли керә. Аларга ияреп сәер кыз бала да керә.
Тәмәке тратучы белән Вәли чистарынганнар, дәваланган-
нар, начар гадәтләрен ташлаганнар.
- Исәнмесез! Без сәламәт яшәү рәвешен аңладык. Дусла-
рыбыз, сезгә бик зур рәхмәт. Моннан соң бервакытта да на-
чар гадәтләр белән дус булмабыз. Сүз бирәбез. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл икәнен аңладык.
11 нче укучы: Үзен бик сәер тоткан кыз кем?
Вәли: Без аны урамда наркотиклар кабул иткәндә очрат-
тык.Безнең яшьтә булуына карамастан , аның бер дусты да юк. Наркотикларның яхшыга алып бармаганлыкларын, яшь-
ләрне әрәмтамак, гарип итә,җинаятькә, үз-үзләрен үтерүгә
китергәнен аңлаттык.Шат күңелле,таза,ягымлы дуслары-
бызны күрсәтәбез дип бирегә алып килдек.
12 нче укучы: Дөрес,Вәли, без аңа наркотикларның зыя-
ны турында аңлатырбыз. Карагыз сез аның йөзенә. Хәлсез-
ләнгән, веналары кат-кат кадалган эзле тән. Өметсез, бер-
нәрсә дә аңламаган күз карашы. Ул бит беребезгә дә, тирә-
юньдәгеләргә дә игътибар итми. Бу бик куркыныч авыру,
зур бәла.
Кыз: Әйе, минем хәлемне берегез дә аңламыйсыз шул.
Йоклаганда саташам, күземә әллә ниләр күренә. Минем дә
сезнең кебек буласым килә! Миңа булышыгыз! Сезгә әйтә-
се сүзем бар: “Дусларым,минем кебек ялгыш юлга кереп ки-
тә күрмәгез. Хәзер мин наркоманиянең кадерле гомеремне юк итүче икәнен аңладым. Наркоманиядән котылу юлы бер
генә - бирешмә. “Бер генә тапкыр татып кара” дигәннәргә
“Юк!” дип узеп әйтегез. Сезнең алда төзәлергә, дәваланырга сүз бирәм.
Кичә “Һәрвакыт булсын кояш!”дигән җырны күмәк баш-
кару белән тәмамлана. Иң яхшы стена газетасына, иң яхшы
дип табылган плакатларга, рәсемнәргә урын билгеләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа Тема: «Формирования здорового образа жизни, профилактики наркомании, алкоголизма и табакокурения в подростковой среде»
Трудно себе представить то благотворное изменение, которое произошло бы во всей жизни людской, если бы люди...

Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.
Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән....
