Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.
материал на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vystuplenie_2014.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                               

Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.

(«Перспектив башлангыч мәктәп» системасы мисалында)

Әтнә  муниципаль районы   Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе

1категорияле укытучы Гайфуллина Гөлсинә Мәхмүт кызы.

20.08.2014.

        Хәзерге заман авыл мәктәбе – ул мәдәни һәм белем үзәге. Ул элек-электән балаларны хезмәткә өйрәтү, аларны тормышка әзерләү белән дан тоткан. Мәктәп эшчәнлегенең төп бурычы – белем бирүнең сыйфатын үстерү, алган белемнәрне тормышта дөрес итеп куллана белергә өйрәтү.

        Бүгенге мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр укытучының белемле, алдынгы карашлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуын таләп итә. Ләкин нинди генә үзгәрешләр булса да, мәктәп үзенең максатын үзгәртми. Ул үзендә укыган һәр балага дөрес тәрбия, ныклы белем бирергә тиеш. Моның өчен без бөтен көчебезне биреп эшлибез. Әйе, без идеал мәктәпләрдән саналмыйбыз, шуңа күрә проблемалар да юк түгел. Ләкин без эшлибез, алга таба барабыз, үзебезнең укучыларыбызны яратабыз, алар да безне үз итәләр,  якын күрәләр.

       2012 елдан яңа федераль дәүләт стандартлары белән белем ала башладык. Азкомлектлы укыту шартларында яңа стандартларга күчү проблемалар да тудырды. Сыйныф бүлмәсендә  электрон уку кирәк-яраклары, интерактив такта  җитешеп бетми. Яңа стандартлар укытучыларга фән-техника зур тизлек белән үскән заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык көченә ия булган, белемле, әхлаклы, бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләү бурычын куя. Без шушы максатны күздә тотып, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, укучылар алдына куелган бурычны тормышка ашыру өстендә эшлибез, дәресләребезне кызыклы итеп, бала хәтерендә калырлык итеп  үткәрәбез. Укытуда яңа методлар барлыкка килеп кенә тора. Заманча методика ярдәмендә нәни бала шәхес буларак тизрәк формалаша, дәресләр укучыга сыйфатлы белем генә биреп калмый, ә аңа төрле яклап камилләшергә дә ярдәм итә, дип санала.

         Яңа заман башлангыч класслар укытучысы – кайгыртучан кеше. Без һәрдаим балалар белән бергә. Дәресләрне генә түгел, хәтта тәнәфесләрне дә кызыклы итеп үткәрү, шул ук вакытта класстан тыш чаралар уздыру сәләтле һәм талантлы балалар тәрбияләүдә ярдәм итә. Укытучы гадел, эш сөючән, киң күңелле кеше. Ләкин шул ук вакытта кырыс та, таләпчән дә, кирәк вакытта мактый, кирәк чакта ачулана да белергә тиеш. Безнең төп бурычыбыз – сәләтле баланы эзләп табу, аңа теләктәшлек күрсәтү. Һәр укучының характерындагы яхшы якларын күреп, аңа ачылырга ярдәм итү, сәләтләрен ачыклау һәм үстерү өчен күп көч куела.

        Без киләчәгебезне мәктәптән башка күз алдына да китермибез, тормышыбыз өзлексез хәрәкәттә. 29 ел стажның 29 елын да мәктәп мөдире вазифасын башкару, әлбәттә,  җиңелләрдән түгел. Инде олыгая барсак та, тик ятмыйбыз, һөнәри осталыкны камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү өстендә даими эшлибез. “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча эшләүче укытучылар өчен

оештырылган курсларда катнашып, бу системаның нечкәлекләрен, серләрен ачып кайттык дисәм дә,ялган булмас

        Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән. Әлеге укыту методик комплекты дәреслекләре барысы бер уртак эшкә корылган, “Азбука”да Миша белән Машаның сәяхәте булса, “Әлифба”да Әминә белән Әмирнең сәяхәте рәвешендә бара. Укучылар белән 4ел буе бергә  укыйлар, яшиләр һәм үсәләр алар. Бу комплектта бер фәннән үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр икенче фәннәрне өйрәнгәндә дә файдаланыла.

          Минем “Әлифба” һәм “Әдәби уку” дәреслекләре турында әйтеп китәсем килә.

  Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

 Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

          Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, азбука дәресендәге кебек үк төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр.

        «Әлифба» да аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән. Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

         Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

         Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә. Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау арларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

         Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

    I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

     «Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

  Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

    I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора.

  “Әдәби уку” дәреслегенә килгәндә текстлар оста сайланган. Алар мавыктыргыч һәм кызыклы, шул ук вакытта өстәмә мәгълүмат та бирә. Шигъри юллар кыска, кабатланганнары да очрый, охшаш яңгырашлы сүзләр дә кабатлана.

  Зуррак тукстлар чылбыр буенча уку өчен бик уңайлы. Балалар китап битенең читендә бирелгән сары һәм зәңгәр төсләргә карап, үз чираты җиткәнен белә.Мондый алым баланың игътибарлылыгын үстерә. Дәреслектә барлык төр халык-авыз иҗатына дә урын бирелгән.    Гомумән, комплект яңа стандартлар таләбенә туры китереп, укучылар, ата-аналар һәм укытучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп төзелгән.

        Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

       Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

        Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

        Элемент-өлгеләр белән эшләү безнең өчен кыенрак.(ике сыйныф белән бергә эшләгәнгә)  Сүз дә юк, эшләргә кирәк, бу системаның таләбе дияр идем мин. Курсларда автор: “Обязательно конструировать буквы!” дип басым ясады.

       Күбебезгә предметны белдерүче, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр дигән терминнар  авыр тоелды, ә беренче сыйныф укучысы сыйфат һәм фигыль дигән сүзләрне ничек  аңлый икән!? Русча да шулай ук. Укучылар авырыксынмыйлар. Миңа предлогларны слова-помощники термины белән куллану бик ошады һәм бик отышлы дип саныйм, балалар да бик тиз мәгънәсенә төшенделәр.

        Математика предметы буенча Яничева Галина Владимировна эшләде безнең белән.

Иң күп сорау һәм иң күп тәнкыйт сүзләре аңа адресланды. Ул болай диде: “Надо понять технологию комплекта ПНШ, тогда легко будет работать. Фишка комплекта, его позиция –на уроке разбирается одна тема, с другим материалом ничего не смешивается. Если уходим от такой подачи учебного материала, не достигаем той цели, которая поставлена автором. Это надо принять, понять и в этом вариться.”

         

          Без, укытучылар, үз фәненебезне яхшы белеп, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив кулланып, заман технологияләре белән бергә атлыйбыз. Әйе, без һәрвакыт яңалыкка омтылып яшибез. Шулай булмаганда, укучыларда укуга карата кызыксыну уята алмыйбыз.

Яңа заман башлангыч класслар укытучысы югары белемле, мәгълүматлы булудан тыш, аларны файдалана белергә дә тиеш.Һәрвакытта иҗади эзләнүдә булган укытучының иҗади укучылары, бәхетле укытучының укучылары да бәхетле була.

          Заманча мәгълүмати мохит булдырып, үзебез даими үсештә булганда гына яшь буынга ярдәм итә алабыз.  Чыгышымны Р.Фәхретддин  сүзләре белән йомгаклыйсым килә: “Балаларыгызны киләсе заман өчен әзерләгез”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч һәм төп белем бирүдә дәвамчанлык (математика дәресләре мисалында)

Проблемы преемственности между начальным и средним звеном....

Башлангыч сыйныфларда "Фишбоун" алымын куллану.

Мастер-класс укытучылар алдында чыгыш ясау өчен кулланыла....

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...