Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”
материал

Гумеровна Фарида Хайруллина

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.»

 Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану” 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ostalyk_drese.doc645.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.»

 Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану 

Мастер-классның максаты:

-белем бирү, укыту процессын камилләштерүгә һәм укучыларның уку процессына кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән төрле күнегүләр ясау өчен «сүз болыты» сервисларын куллану мөмкинлекләрен өйрәнү;

- педагогик эшчәнлектә сүзләрне болыт итеп төзү өчен сервислардан файдалану буенча укытучылар өчен методик тәкъдимнәр һәм материаллар бирергә.

Мастер-классның бурычлары:

 -  укытучыларның игътибарын яңа  технологиягә  җәлеп итәргә;

 -  педагогик хезмәткәрләрнең ИКТ-компетентлыгын үстерү;

 -  укытучының иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итәргә;

 - мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне укыту процессында куллану юлларын күрсәтергә;

- белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен  тәҗрибә уртаклашу.

Мастер мастер-классның актуальлеге:

Заманча белем бирү үсеше җәмгыятьне мәгълүматлаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Хәзерге вакытта интернет ресурслардан башка педагогның нәтиҗәле эшчәнлеген күз алдына китерү дә кыен, укытуда төрле  сервисларны куллану  укытучы куйган максатларга һәм бурычларга турыдан-туры бәйле. Интернет – сервислардан файдалу укучыларның танып-белүчәнлеген  үстерә, уку процессында укучыларның активлык принцибын тормышка ашыруга юнәлтелгән төрле биремнәр эшләү мөмкинлеге бирә.

Мастер-класс барышы:

 Исәнмесез, хөрмәтле коллегаларым! Без барыбыз да балачак иленнән.Башлангыч сыйныф укытучысы балачак белән көн дә очрашып тора.

-Әйтегез әле, балаларның иң яраткан әйбере нәрсә?(УЕН)

-Әлбәттә.Уен формасы аша без аларга белем бирәбез. Игътибарыгызны экранга юнәлтегез.  Әлеге фрагментны мастер-класс үткәрүдә  нинди дәресләргә нигезләнеп алдым икән?

     Экранда әкияттә-кунакта тапшыруының сюжеты, музыкасы бара.

-Хөрмәтле коллегалар, бу нинди тапшырудан алынган?

-Мастер-класска нигез итеп кайсы дәресләрне алдым дип уйлыйсыз?

 -Бу күренеш әдәбият дәресләренең кайсы этабында, нинди тема өчен отышлы булачак?

Билгеле булганча,дәресләрдә уку элементларына зур игътибар бирелә. Гомумән, уку, укыганны аңлый белү һәр фән өчен мөһим әйбер.Соңгы берничә ел эчендә  укучыларны күп күзәтергә туры килә,  шунысы гаҗәп, хәтта башлангыч сыйныф укучысы да текст эчендә яши, интертекст эчендә яши. «Укытучы-укучы-китап» традицион схемасына яңа чылбыр-«компьютер» чылбыры өстәлде.  Кайсы гына фәнне алмыйк, укучы укымый дигән сүзне ишетәбез. Моңа укучы түгел, ә без гаепле. Хәтта бу да төп проблема түгел дип саныйм. Проблема тирәндәрәк. (Концепцияне әйтеп үтәргә мөмкин)Моннан чыгып төрле сораулар туа.Хәзерге заман баласы укырга теләми. Бу чыннан да шулай. Менә хәзер үзегезне замана укучысы урынына куеп карагыз:

 -Ни өчен  кайвакыт сезнең   укыйсыгыз  килми?(кызыклы түгел, интернеттан укыйм, һ.б)

-Балаларга киносын карарга, тыңларга уңайлырак.Минем класстагы кайбер балалар нәкъ тә шулай дип әйтәләр.Мин фильм карадым, мин тыңладым.Тик укымаган гына. Чөнки башка каналлардан информация алу мөмкинлеге бар. Безнең алга проблема килеп баса:

-Ничек итеп китап укуга кызыксыну уятырга кирәк? Балалар төрле, белем алулары да төрле.

-Ни өчен укырга? Әгәр укучыга ни өчен укырга кирәклекне конкрет аңлатып бирә алсак, укучы укыячак. Менә монда инде һәр укытучы эзләнергә тиеш.Уку үзенең җимешен бирсен дисәк, укучы төрле фикерләү операциясе аша актив позициядә булырга тиеш. Әдәби уку, рус әдәбияты дәресләрендә сүз белән эшләү алымнары бар. Әдәби уку дәресләрендә сүз белән эшне ничек җайлы һәм матур итеп оештырып була соң? 

Без дә үз интернет челтәрләренә мөрәҗәгать итәбез.

                         

Бу алым «Сүзләр болыты», «Облако слов» дип атала Тексттагы информацияне визуальләштерү алымы. Ягъни, билгеле бер тема буенча булган сүзләр схемасы. Монда образ, шрифт, төс сайлап була. Укыту процессында дәреснең төрле этапларында бу алымны кулланырга мөмкин. Бу алымнар телдән сөйләмне үстерә, чөнки укучы алдында максат бар, фикерләү эшчәнлеге нәтиҗәсендә, укучылар бу алымны үтәгәндә актив булалар. Бу алымда көтелмәгәнлек, эвристик  элементлар бар. 

Дәресләрдә ничек кулланып була :

Дәреснең максатларын билгеләү өчен кулланып була. Балалар бу җәһәттән бездән күпкә мобильрәк, аларда мондый биремнәр протест уятмый, ә кызыксыну стимуллаштыра;

дәреснең темасын хәбәр итү этабында укучыларның мотивациясен һәм кызыксынуларын арттыру өчен кулланыла.(болыт үз эченә теманы ала, төрле төстә һәм оригиналь итеп бирелә).;

* белемнәрне ныгыту,  контрольләү этабында сүзлек  болыты үз эченә тема буенча төп төшенчәләрне ала. Укучылар әлеге тема буенча өйрәнелгән терминнарны һәм төшенчәләрне сайлыйлар һәм билгеләмә бирәләр яки төшенчәне ачалар;

• рус теле, туган тел дәресләрендә  сүзләр белән эшләүдә;

• уку дәресләрендә "шигырьләр җый", "мәкаль җый" һ. б. уеннарны оештырырга уңайлы;

* төрле дәрестә һәм дәреснең теләсә кайсы этабында «артык сүзне табу»  биреме кебек уен элементлары кертү: узган материалны кабатлау, яңа материал белән танышу этапларында отышлы.;

• Математика дәресләрендә дәрес темасын билгеләү өчен, телдән исәпләү вакытында һ. б.

* Класстан тыш эшләрдә — КВН, экологик квиз ,плакатлар конкурсы, команда логотибы һ.б

(укытучылардан торган фокус группа эшли)

-Сез ничек файдаланыр идегез?(алар алдына да куела, әңгәмә)

РЕФЛЕКСИЯ,Бу метод бн төрлечә эшләп була, төрле фәндә кулланырга мөмкин. Текст белән эшләүне системалаштыра. Фокус группага эш бирелә, аларның фикерләрен тыңлау.

Йомгаклау.(2төрле үткәрергә була)Мин сезгә открыткалар өләшәм.

 C:\Users\ICL\Downloads\Word Art 11.png

-Бу болытта нинди сүзләр?

-Сез үзегезгә яңалык алдыгызмы?

-Минем чыгышым буенча болыттагы кайсы сүзне файдаланырсыз?

Группаның фикерен тыңлау.

Бу оригиналь открытка сезгә бүгенге мастер-класс, тәҗрибә уртаклашу көнен искәртеп торсын. Экрандагы сүзләргә игътибар итегез әле?

-Нәрсә күрәбез?(чашкада сүзләр, һ.б.)

-Бү  сүзләр минем сезгә булган , чын йөрәктән чыккан теләкләрем.Бу сүзләр сезнең күңелегезне җылытадыр, яктылык, җылылык өстидер.Мин дә үз укучыларымның җирдә бар нәрсә дә бер-берсе белән бәйле булуын аңлауларын , китап сөючеләр булып үсүләрен телим.

  Без дә бүген бик нәтиҗәле эшләдек. Бүгенге мастер-класс барышында сез үзегезне чын хезмәт сөючән, үз эшенең осталары булган мөгаллимәләр итеп күрсәттегез. Рәхмәт Сезгә! (2нче алым)

Әдәби уку, рус әдәбияты дәресләрендә әсәрне өйрәнгәннән сон КУБИК-Указка,кубик-күрсәткеч куллану уңышлы.

-Кубик-күрсәткеч. Әсәрне төрле яклап анализларга ярдәм итә.

2нче кубик. Төсләр кубигы.(укучы сорау төзи, төсле кәгазьгә яза, ныгытуда кулланып була.Укучы кубикны ыргыта, нинди төстә, шул сорауны алып җавап бирә).

1кисәктәге сорау.-Сүзләр болыты “алымын укучыларга белем бирүдә кызыклы алым дип саныйсызмы?

2кисәктәге алым-

3 кисәктәге сорау-  “Сүзләр болыты” алымын үз дәресегездә ничек файдаланыр идегез?

4 кисәктәге сорау-Бүгенге мастер-класстан үзегез өчен нинди яңалык, тәҗрибә алдыгыз? (укытучылар җавап бирә һәм кисәкләрне номер буенча тактага пазл кебек җыя баралар

      Без дә бүген бик нәтиҗәле эшләдек. Бүгенге мастер-класс барышында сез үзегезне чын хезмәт сөючән, үз эшенең осталары булган мөгаллимәләр итеп күрсәттегез. Рәхмәт Сезгә! Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп, сезгә Яңа ел бүләге тапшырырга телим...

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов

Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Мастер-класс: “Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”

ldquo;Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә” (Шерил Нуссбаум-Бич)Хөрмә...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...