Мастер-класс: “Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс)

Юнусова Люция Асхатовна

“Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә” 

(Шерил Нуссбаум-Бич)

Хөрмәтле коллегаларым, бүген мин сезне шактый кызыклы һәм нәтиҗәле технология – интеллект-карта белән таныштырырга телим

Скачать:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану” Мастер –класс Юнысова Люция Әсхәтовна Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Слайд 2

“ Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә” (Шерил Нуссбаум-Бич) “ Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”

Слайд 3

Ул 1974 елда «Баш белән эшлә " дип исемләнгән китабын бастыра. Шуннан соң интеллект- карта технологиясе алымы бик тиз популярлаша башлый һәм төрле интеллектуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен практикада күпләп кулланыла. Т.Бьюзен укыту процессын мавыктыргыч, нәтиҗәле шөгыльгә әйләндерә. Аннары ул өлгерә алмаган укучылар белән факультатив рәвештә шөгыльләнә башлый һәм аларның һәркайсы белән искиткеч нәтиҗәләргә ирешә. Интеллект -карта методы Америка галиме һәм бизнесмены Тони Бьюзен тарафыннан булдырылган.

Слайд 4

Интеллект – карта методы булыша:

Слайд 5

Интеллект-карта ничек булдырыла соң? - - булдыру өчен бары тик төсле карандашлар, маркерлар , фломастерлар гына кулланыла. - Төп идея, проблема яки сүз үзәктә урнаша. - Үзәк идеяне анлату өчен сурәтләр, рәсемнәр кулланырга мөмкин. Һәр төп тармакның үз төсе бар. - Төп тармаклар үзәк идея белән кушыла, ә икенче, өченче һәм башка тәртип тармаклары төп тармаклар белән тоташа. - тармаклар кәкре булырга тиеш (агач ботаклары төсле), туп-туры түгел. - Һәр линия – ботакка бер төп сүз языла. - Яхшы истә калдыру һәм үзләштерү өчен картиналар, рәсемнәр, ассоциацияләр куллану мәслихәт. - Үскән ботаклар күрше ботаклар белән катнашмасын өчен контурга алырга мөмкин. Интеллект-карта ничек булдырыла соң?

Слайд 6

Туган телдәге уку дәресләрендә язучы турында өйрәнгәндә интеллект – карта алымын куллану

Слайд 7

Туклану тәртибе көн иртә кич Туклану т әртибе

Слайд 8

Bubbl.us — бик гади онлайн-инструмент, рәсемнәр кирәкмәгән чакта текстлар гына төзи. Coggle — бушка эшләүче, түләүсез сервис, матур онлайн-карталар төзеп була. MINDOMO – бу инструмент, бик тә матур карталар төзи, анда фотолар, рәсемнәр, тавыш, видеолар куеп була. http://www.spiderscribe.net/ - менталь карта төзү өчен тагын бер кызыклы сервис. Интеллект-картаны төзү өчен эшләнгән сервислар бар:



Предварительный просмотр:

Юнысова Люция Әсхәтовна

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Татарстан Республикасы  Буа муниципаль районы Алших урта гомуми белем мәктәбе”

Мастер-класс:

“Дәресләрдә интеллект – карта технологиясен куллану”

 

             

1 нче слайд    

      Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле коллегаларым! Мин, Юнысова Люция Әсхәт кызы, Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы.                                                    

2 нче слайд    

Мастер-классның максаты:  дәресләрдә фикерләү технологиясен куллану алымы белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология. Интеллект - карта технологиясе.

Алымнар. Интеллект – карта  төзү.

Үткәрү формасы. Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, кәгазь битләре, маркерлар.

3 нче слайд

“Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә”  (Шерил Нуссбаум-Бич)

Эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк.

Хәзер игътибарны экранга юнәлтик. 

           4 нче слайд

     Хөрмәтле коллегаларым, бүген мин сезне шактый кызыклы һәм нәтиҗәле технология – интеллект-карта белән таныштырырга телим. Интеллект -карта методы Америка галиме һәм бизнесмены Тони Бьюзен тарафыннан булдырылган. Ул 1974 елда “Баш белән эшлә” дип исемләнгән китабын бастыра. Шуннан соң интеллект- карта технологиясе алымы бик тиз популярлаша башлый  һәм төрле интеллектуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен практикада күпләп кулланыла. Т.Бьюзен укыту процессын мавыктыргыч, нәтиҗәле шөгыльгә әйләндерә. Аннары ул өлгерә алмаган  укучылар белән факультатив рәвештә шөгыльләнә башлый  һәм аларның һәркайсы белән искиткеч нәтиҗәләргә ирешә.

          5 нче слайд

 Шулай итеп, интеллект - карта методы укучыларга белем сыйфатын күтәрергә, мөстәкыйль укырга, креативлык  күрсәтергә, баш миенең ике ярымшарын да җәлеп итәргә, йомшак урыннарны ачыкларга, төркемдә һәм парларда эшләргә ярдәм итә. (Һәр битне катнашучыларга бирергә һәм алар белән бергә тактада беркетергә)

 6 нче слайд

- Интеллект-карта ничек  булдырыла соң?

- Картаны булдыру өчен бары тик  төсле карандашлар, маркерлар , фломастерлар гына кулланыла.

- Төп идея, проблема яки сүз үзәктә урнаша.

- Үзәк идеяне анлату өчен сурәтләр, рәсемнәр кулланырга мөмкин. Һәр төп тармакның  үз төсе бар.  

- Төп тармаклар үзәк идея белән кушыла, ә икенче, өченче һәм башка тәртип тармаклары төп тармаклар белән тоташа.

- тармаклар кәкре булырга тиеш (агач ботаклары төсле), туп-туры түгел.

- Һәр линия – ботакка  бер төп сүз языла.

- Яхшы истә калдыру һәм үзләштерү өчен картиналар, рәсемнәр, ассоциацияләр куллану мәслихәт.

- Үскән ботаклар күрше ботаклар белән катнашмасын өчен контурга алырга мөмкин.

          7-8 нче слайд

Мәсәлән, туган тел дәресендә,  “сыйфат” дигән теманы үткәннән соң, бу сүзне үзәктә, ягъни кәгазьнең уртасына язабыз. Бу сүз төркеме турында белгәннәрне язу өчен сызыклар сызабыз, яки ботаклар була инде ул. Сыйфат – сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә аергыч, хәбәр була, саны бар: берлектә, куплектә һ.б

Туган телдәге уку дәресләрендә язучы турында өйрәнгәндә интеллект – карта алымын куллану.

9 нчы слайд

Ә хәзер, әйдәгез, үзебез дә берәр тема буенча интеллект – карта төзеп карыйк.  Безнең өчен актуаль тема “Туклану тәртибе”, «Сәламәт тәндә-сәламәт рух". Барыгызның да сәламәт булуыгызны телим. (Гамәли эш)

10 нче слайд

Әйдәгез, хәзер эшебезне әзер шаблон белән чагыштырабыз.

Тыңлап карыйк.   Рәхим итегез. Рәхмәт.

11 нче слайд

Интеллект-картаны төзү өчен эшләнгән сервислар бар: Bubbl.us   — бик гади  онлайн-инструмент, рәсемнәр кирәкмәгән чакта текстлар гына төзи. Coggle    — бушка эшләүче, түләүсез сервис, матур онлайн-карталар төзеп була.   MINDOMO  – бу инструмент, бик тә матур карталар төзи, анда фотолар, рәсемнәр, тавыш, видеолар куеп була.  http://www.spiderscribe.net/ - менталь карта төзү өчен тагын бер кызыклы сервис.

12 нче слайд

Рефлексия. Нәрсә белдем? Ничек белдем? Ни өчен белдем?

Димәк без бүген интеллект картаны кулланырга өйрәндек. Сез аны үз дәресләрегездә куланырсыз дип уйлыйм.

13 нче слайд

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

мастер-класс "Использование метода составления интеллект-карт на уроках окружающего мира в начальной школе для развития познавательных интересов младших школьников"

В мастер-классе рассказывается о том, как с помощью применения данного метода можно сделать уроки окружающего мира более интересными и познавательными....

"Использование метода составления интеллект-карт на уроках окружающего мира в начальной школе для развития познавательных интересов младших школьников", мастер-класс

Мастер-класс об использовании метода составления интеллект-карт на уроках окружающего мира в начальной школе....

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...

Мастер-класс "Межполушарное взаимодействие, как основа интеллекта. Кинезиологическая гимнастика"

В рамках мастер-класса представлены комплексы кинезиологических упражнений, способствующих гармонизации работы головного мозга, развитию межполушарного взаимодействия. Кинезиологические упражнени...

“Музыка дәресләрендә информацион коммуникатив технологияләр куллану” темасына мастер-класс

     Использование информационно - коммуникативных технологий позволяет:активизировать познавательную активность учащихся;проводить уроки на высоком эстетическом и эмоциональном ...