Башлангыч сыйныфларда "Фишбоун" алымын куллану.
методическая разработка по чтению (3 класс)

Фания Изаиловна Рахманова

Мастер-класс укытучылар алдында чыгыш ясау өчен кулланыла. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре гимназиясе”

VI республика педагогик укулары

«Гамил Афзал укулары»

Тема: Башлангыч сыйныфларда “Фишбоун” алымын куллану

             

                                            Укыды Ф. И. Рахманова,

                                                                1 квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

2017 ел


Мәгариф өлкәсендә тирән үзгәрешләр барган хәзерге заманда,  укытучы алдында куелган бурычлар арасында иң өстенлекле проблема булып укыту һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр куллану тора. (Слайд №1)

Инновацион мәктәп укытучысының педагог буларак кына түгел, ә бәлки эзләнүче – тикшерүче буларак та һөнәри үсешкә ирешүе төп бурыч булып тора. Мөгалимнең һөнәри тәҗрибәгә ия булуы, укыту – тәрбия процессына иҗади карашы, модель һәм технологияләрне үзләштерү белән шәхси кызыксынуы да шарт.

Икенче буын Стандарты кертелү белән бурычларның берсе булып укучыларда тәнкыйди фикерләү тора. Бүген укучылар үзаллы фикер йөртергә, күп төрле мәгълүмати  чыганаклар  белән эш итә белергә тиеш, бу – заман таләбе. Дәрестә тәнкыйди фикерләү ысулларын куллану балаларның фикерләү куәтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә.

Ә нәрсә соң ул  тәнкыйди фикерләү? (Слайд№2)

“Дөньяга акыл белән караган кешегә генә, дөнья акыл белән карый.” дигән француз язучысы Виктор Гюго.

Тәнкыйди фикерләү - бу тәнкыйть белән фикер йөртү ысулы, фикерләү функцияләренең иң югары дәрәҗәсен үзләштерү, монда анализ, синтез һәм мәгълүматларны чагыштырып карау керә, сәбәби-тикшеренү элемтәләрен табу, нәтиҗә ясый һәм проблемаларны чишә белү.

(слайд №3)Тәнкыйди фикерләүне үстерүче нәтиҗәле алымнарның берсе дип мин “Фишбоун” алымын исәплим. Фишбоун  - күренекле япон галиме Исикавы Каору диаграммасы. "Fishbone" инглиз теленнән "балык сөяге" дип тәрҗемә ителә. “Балык сөяге” күрсәтмәле-эчтәлекле формада тәнкыйди фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән. Аның асылы булып объект һәм аңа тәэсир итүче факторлар арасында сәбәби-тикшеренү элемтәләрне табу. Фишбоун –башлангыч сыйныфларда әйләнә тирә дөнья һәм әдәби уку дәресләрендә бик уңышлы кулланыла. Бу стратегия укучыларга гомуми проблеманы сәбәпләр һәм дәлилләргә аера белергә мөмкинлек бирә.

(слайд №4) Бу схема 4 өлештән тора: баш, югары һәм түбән сөякләр, койрык.

Башка борчыган сорау, проблема куела. Югары сөякләр – проблемага китерүче сәбәпләр, түбән сөякләрдә сәбәпләрне ачыклаучы фактлар, дәлилләр китерелә,  ә коерыкта  нәтиҗә языла.

 Фишбоун схемасында барлык язулар да кыска булырга тиеш.

(слайд №5)  Әйдәгез бергәләп Фишбоун ысулын әдәби уку дәресендә Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясен йөрәнүдә кулланыйк.

Эшнең асылын аңлар өчен сезне әсәрнең эчтәлеге белән кыскача таныштырасым килә. Яз көне  Камилне әтисе урманга алып бара. Алар урманга керү белән Камил нарат агачларының шаулавына игтибар итә. Малайда, агачлар телен аңлыйсы иде, дигән теләк туа. Шулчак нарат башында тиен күренә, күркә алып җиргә ата. Камил тиенгә көлеп карый, мин сиңа тимим, ди. Тиен тиз арада юкка чыга. Ә әтисе әйтә: иптәшләренә: “Камил –яхшы малай, урман җәнлекләренә тими”, дип әйтергә ашыкты ди. Аннары алар ландыш чәчәкләрен күрәләр. Камил сак кына берничә чәчәк өзә, тамырлары белән йолыкмый. Шулай бара торгач алар сынып суы аккан каенны күрәләр, аны каен суы җыйган кешеләр шушы хәлгә китергән була. Камил каенны бик кызгана. Шулчак Камил белән әтисе янындагы ботакта бер кош ярсып чыркылдарга тотына. Бераз күзәткәч  Камил белән әтисе кошларга комачаулаганнарын аңлыйлар һәм читкә киттеләр. Хикәя әтинең сүзләре белән тәмамлана: Урманны күңел күзе белән күрергә өйрәндең.

Балалар әсәрнең эчтәлеге белән танышканнан соң күзәтүчәнлек, тәнкыйди фикерләүне үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән әнгәмә ярдәмендә фишбоун схемасы тутырыла.

У.: Хикәянең исеме ничек? (“Күңел күзе”)

Күңел күзе... Нүрсә соң ул? Күзнең ни икәнен беләбез, ә күңелнең күзе буламени? Безнең проблема: Нәрсә ул күңел күзе? (Слайд №5 ) Әйткәнемчә, проблема балыкның башына языла.

У.: Камилнең әтисе әсәрнең башында ни диде? Укыгыз. (“Урман ‒ зур ул, серле ул, күңел күзе белән карасаң гына, бөтен нәрсәне күрерсең”. Тагын өстәп тә куя: “Күңел күзе белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми ул. Шуңа күрә борынгылар, маңгай күзе ‒ ботак тишеге, дигәннәр”, ‒ ди.)             Әйдәгез әле Камилнең әтисе белән урманга килеп күңел күзе белән түгел, ә бәлки маңгай күзе белән нәрсәләр күрүен искә төшерик. Аларны без югары сөякләргә урнаштырырбыз. (текстта бу сүзләр астына сызылган).

  1. Агачлар.
  2. Тиен.
  3. Ландыш чәчәкләре.
  4. Каен.
  5. Кош. (Слайд №6)

Түбән сөякләрдә – өстә язылган төшенчәләргә ачыклык кертүче фактлар, дәлилләр языла.

У.: Ә хәзер, текстка таянып югарыда китерелгән сүзләрне ачыклыйк. Малайның бигрәк тә хис-тойгыларына, кичерешләренә, уй-фикерләренә игътибар итик. (Сораулар ярдәмендә түбәндәге сөякләргә язулар билгеләнә):

Агачларның шаулавын ишеткәч, малайда нинди теләк туа?

  1. Агачлар телен аңлыйсы килә.

Аннары соң Камил тиенне күреп ала. Ул тиенгә нинди мөнәсәбәттә?

         2. Камил урман җәнлекләренә тими.

Шуннан соң алар ландыш чәчәкләренә игътибар итәләр. Камил монда нишли?

  1. Тамырлары белән йолыкмый, күп өзми.

Сынган каенны күргәч Камил нәрсәләр кичерә?

  1. Каенны бик кызгана.

Ни өчен кош ярсып чыркалдарга тотынгач Камил әтисе белән читкәрәк киттеләр?

  1. Кошларга комачауларга ярамаганын аңлады.

Камил урманда каранып кына йөрми, ул бар нәрсәгә игътибар итә, тиен белән сөйләшә, каенны кызгана.

У.: Хикәянең азагында әтинең сүзләрен укыгыз әле. (Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең.) Ничек икән соң ул: “Урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең”?. Сез ничек аңладыгыз?

(Күңел күзе - эчке тоемлау, хис – кичерешләр).

Балыкның коерыгы — башта куелган сорауга җавап була.

Шулай итеп, йомгаклыйк: проблема куелды; сәбәпләр билгеләнде; ачыклык кертелде; нәтиҗәләр ясалды.

Балык сөяген тутырып бетергәч, аны алтын балыкка әйлендерергә мөмкин. Ә алтын балык теләкләрне тормышка ашыра. Безнең теләгебез: бөтен кешеләр дә матур, бай табигатебезгә күңел күзе белән карый белсеннәр иде, аны сакласыннар, якласыннар иде. (слайд №7)

Фишбоун алымын куллану укучыларның текстны анализларга, төп вакыйгаларны ачыклый белергә, аларның сәбәпләрен табарга һәм  эшләгән эшкә нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Бигрәк тә Фишбоун бүгенге мәктәпнең  төп бурычын үти: иҗади һәм тәнкыйди фикерләүне  үстерә.

Без – укытучылар үзебезнең укучыларыбызны тәнкыйть белән фикер йөртергә өйрәтсәк кенә, ягъни тәнкыйть белән тыңларга һәм кабул итәргә, яңа мәгълүматны уйлап анализларга,  үз-үзеңне үстерү остендә тәнкыйть белән эшләргә өйрәткән очракта гына, безнең укучыларыбыз хәзерге заманда яшәргә әзер дип ышанып әйтә алабыз.



Предварительный просмотр:

Р. Хафизова 

Күңел күзе 

(кыскартылып алынды)

Ландышлар чәчәк аткан чакта, Камил әтисе белән урманга барды. Әтисе юлда ук кисәтте үзен: “Урман ‒ зур ул, серле ул, күңел күзе белән карасаң гына, бөтен нәрсәне күрерсең”, ‒ диде. Камил көлеп үк җибәрде: “Кешенең күзе маңгаенда гына була, күңелнең күзе булмый, шаяртасың”, ‒ диде. Әтисе каршы килмәде. “Шулаен шулай, тик күңел күзе белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми ул. Шуңа күрә борынгылар, маңгай күзе ‒ ботак тишеге, дигәннәр”, ‒ диде.

 Урман аларны тын гына каршылады. Биек-биек наратлар кымшанмый да утыралар. Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенә, әйтерсең, алар үзара ни турындадыр сөйләшә. Ни турында сөйләшә икән бу агачлар? Бик беләсе килә иде моны Камилнең.

Шулчак нарат башыннан нәрсәдер шапылдап җиргә төште. Камил нарат кәүсәсенә сырышкан тиенне күреп алды. Нәни генә бер йомгак, койрыгы үзеннән дә зур. Әнә ул ал тәпиләре белән нарат күркәсен эләктереп алды да, әйләндереп – тулгандырып карагач, җиргә атты. Камил көлеп җибәрде.

  • Тиен, мин сиңа тимим! – дип кычкырды.

Аның тавышын ишетүгә, тиеннән җилләр исте.

  • Ул үзенең иптәшләре янына китте, - диде әтисе. – Камил – яхшы малай, урман җәнлекләренә тими, дип әйтергә.

Урман эченәрәк кергән саен, берән – сәрән, ландыш чәчәкләре очрый башлады. Камил сакланып кына берничә чәчәк өзеп алды. Тамырлары белән йолыкмады, күпләп тә өзмәде, юкса, урманда чәчәк бетәчәк. Ә өзгәннәрен әнисенә алып кайтачак ул.

Йөри торгач, зур гына аланга килеп чыктылар. Аланның бер ягында – төз наратлар, икенче ягында ап-ак каеннар тезелгән. Камил каеннарга таба йөгергән шәпкә кинәт туктап калды, аптырап, әтисенә таба борылды. Япь – яшь бер каен урталай каерылып сынган иде. Каен суын җыючылар эшләгән моны. Аның сынган урынында сап-сары булып каен  суы каткан. Камилгә  каен бик кызганыч иде. Ул бер сүз эндәшми, озак кына уйланып барды.

Шулчак бер нәни генә кош, Камилләр турындагы ботакка кунып, ярсып чыркылдарга тотынды. Камил белән әтисе, тын да алмый, кошны күзәттеләр. Ачулы кош аскы ботакка төшеп кунды һәм тагын да усалрак итеп чыркылдарга тотынды. Камилнең әтисе көлемсерәп куйды:

‒ Бу кош безгә моннан китәргә куша бит әле, ачулана. Бәлки, бу агачта аның оясы бардыр...

Камил, ашыгып, әтисенең сүзен бүлде:

‒ Оясында балалары бардыр. Әнә, әти кош җим алып кайткан.

Камилләр бу җирдән читкәрәк киттеләр. Кошларга шул гына кирәк иде дә, шунда ук тынычландылар. Камил аларның ояларын күрергә теләп караса да күрә алмады.  Кайтыр юлга чыккач, моны ул әтисенә әйтте.  Әтисе, аны юатып, аркасыннан сөйде:

‒ Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә, ‒ диде.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәби уку дәресләрендә “Фишбоун” алымын куллану

Слайд 2

“Дөньяга акыл белән караган кешегә генә, дөнья акыл белән карый.” Виктор Гюго

Слайд 3

« Fishbone » – «Б алык сөяге”

Слайд 4

Проблема Н әтиҗә Сәбәпләр Фактлар

Слайд 5

Роза Хафизова “Күңел күзе”

Слайд 6

Роза Хафизова “Күңел күзе” Агачлар телен аңлыйсы килә. Урман җәнлекләренә тими. Тамырлары белән йолыкмый, күп өзми. Каенны бик кызганды. Кошларга комачауларга ярамаганын аңлады. Агачлар Тиен Ландыш чәчәкләре Каен Кош Нәрсә ул “күңел күзе”? Эчке тоемлау

Слайд 8

Игътибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Башлангыч мәктәптә белем бирүне бердәм стандарт таләпләренә туры китереп куллану тәҗрибәсе.

Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән....

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)...

Мастер-класс “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда «Сүзләр болыты»дип аталган белем бирү ресурсын куллану”

Осталык дәресе. “Җир сүз кебек.Сүз күңел халәте кебек.» Башлангыч сыйныфларны укытуда  «Сүзләр болыты»дип аталган  белем бирү ресурсын куллану&rdquo...

Башлангыч сыйныфларда дәрестә уен элементларын куллану

     Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы -  кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышл...