Яхшы сүз-җан азыгы , яман сүз- баш казыгы
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Укучыларда сөйләм культурасын һәм кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; сөйләмне сафландыру, тәрбияле бала булу өчен, файдалы киңәшләр бирү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.72 КБ |
Предварительный просмотр:
I сыйныф өчен тәрбия сәгате
Максат. Укучыларда сөйләм культурасын һәм кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; сөйләмне сафландыру, тәрбияле бала булу өчен, файдалы киңәшләр бирү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, язылган сүзләр, , аңлатмалы сүзлек.
Тәрбия сәгате барышы.
- Оештыру өлеше.
- Кереш өлеш.
Укытучы.
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
“Әссәламегаләйкем!” җырын тыңлау.
Укытучы:Балалар, Әссәламегаләйкем сүзе нәрсәне аңлата икән?
Укучылар: Исәнләшүне.
Укытучы: Әйе,балалар без “Әссәламегаләйкем!” дип бер-беребез белән исәнләшәбез икән.Димәк ,без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?
Укучы: Әдәплелек,бер-берең белән исәнләшү турында.
Укытучы: Ягез әле бер-беребезгә баш иеп исәнләшик әле!.
Исәнмесез!
Бер- беребезгә нинди сүз әйттек?
Гади исәнмесездән башка сүз әйтмәдек.
Нидән бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән бер тамчы шатлык артты дөньяда?
Матур итеп исәнләшкәч, “бер тамчы шатлык арта икән дөньяда”. “Исәнмесез” дигән сүз “мин сине күрәм, кеше, сине хөрмәт итәм,. сиңа исәнлек, тынычлык , шатлык , бәхет телим”, - дигән мәгънәне аңлата. Исәнләшергә теләмәү , биргән сәламне алмау бик зур әдәпсезлек булып санала.
Төрле халыклар төрлечә исәнләшә.
Тибетлылар уң куллары белән баш киемнәрен салалар, сул кулларын колак артына куялар, телләрен чыгаралар. Европалылар , эшләпәләрен салып, җиңелчә башларын ияләр. Японнар кешенең яшенә һәм дәрәҗәсенә карап төрлечә баш ияләр: җиңелчә, уртача түбәнлектә, нык кына бөгелеп – түбәнчелек белән баш ию. Татарлар да үзенчә исәнләшә. Ничек исәнләшәләр алар? ( Җавап: Ике кулларын сузып исәнләшәләр.)
Дөрес. Бу - минем кулымда корал юк, мин синең белән дус, дигәнне аңлата. .
-Ә хәзер балалар,төрле халыкларча исәнләшеп карыйк әле.(Балалар парлашып төрле халыкларның исәнләшүен күрсәтәләр)
Гомумән, кешенең ничек сөйләшүе, исәнләшүе аның тәрбиясенә, холкына бәйле.
Бу Әхлаклылык тәрбиясе !
Әхлак тәрбиясе- бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул безгә борын - борыннан, әби - бабайдан мирас булып калган. Алар бәхетле тормышның нигезе - бердәмлектә, татулыкта, иминлектә һәм кешелекле мөнәсәбәтләрдә, дип исәпләгән һәм илаһияткә, дини фәлсәфә гыйлеменә тугры булырга омтылган.
“Кеше - кеше өчен кыйммәтле дару ул" - дигән борынгылар. Ә файдалы дару булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?
Иң беренче чиратта әдәпле, әхлаклы кеше булу кирәк.
Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр, диләр. Әдәпле кешенең аралашуы нәрсәдән башлана?
Укучы. Исәнләшүдән башлана.
Укытучы. Ә нәрсә соң ул исәнләшү? (Cлайд.) Исәнләшү – очрашканда бер-берең белән сәламләшү, күрешү. Укучылар, әдәплелекне сез ничек аңлыйсыз? Әдәпле кеше нинди була?
Укучы. Әдәплелек – ул әдәпле булу, ә әдәпле – тәрбияле, тәртипле, ачык йөзле була белү дигән сүз.
(Слайд.)
Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.
Әдәпле булу – кешегә игътибарлы, инсафлы булу, дигән сүз.
Әдәпле – тәртипле, тыйнак булу.
Әдәпле булу – тәрбияле булу.
Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.
Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.
Укытучы. Аңлатмалы сүзлектә әдәплелек сүзе турында ничек язылган соң? Сезнең өстәлләрегездә сүзлекләр бар, шулардан эзләп карыйк әле. (Слайд.)
Әдәплелек – әдәпле булу сыйфаты.
Әдәпле – инсафлы, тыйнак, тәртипле,тотнаклы, үзен тота белә торган.
Инсафлы – әдәпле, тыйнак, тәүфыйклы, тәрбияле.
Тәрбияле – яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота торган; яхшы әхлаклы; тыйнак – үзен мактарга, күрсәтергә тырышмаучан, әдәпле, басынкы.
III.Төп өлеш.
Укытучы. Әйе, укучылар, әдәпле, чын тәрбияле баланың тик йөрергә вакыты калмый. Әйдәгез, укып карыйк әле, танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин тәрбияле баланы ничек күз алдына китерә? (Слайд.) «Тәрбияле бала иртә белән йокысыннан олылар белән бервакытта торыр. Тәрбияле баланың бит, кул сөртә торган сөлгесе, чәчен тарый торган тарагы үзенә аерым булыр», ди. Аннан соң урын-җирен үзе җыештыра. Пөхтә итеп киенеп, өйдәге кешеләргә хәерле иртә теләп үзенә хәзерләп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр. Әдәпле укучы мәктәпкә соңга калмый. Укучылар, дөрес итеп исәнләшә белү дә әдәплелекнең бер сыйфаты. Әйтегез әле, без кайчан, нинди вакытта кеше белән исәнләшәбез?
Укучы. Иртән кешеләр белән беренче очрашканда, телефоннан сөйләшкәндә, кунакка барсак та, иң элек исәнләшәбез.
Укучылар, әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.
- Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме? (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)
- Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми? (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)
- Салават театр фойесындагы тамашачылар арасында йөзе бик таныш булган бер кешене күрде, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады. Исемен хәтерләмәгәнгә күрә, дәшми калырга булды. Бу очракта ни эшләргә? (Таныш йөзле кешенең кем икәнен төгәл белмәгәндә, баш селкеп кую да җитә.)
Укытучы. Әле исәнләшеп кенә тәрбиялелекне күрсәтеп булмый, кешеләр белән дөрес, матур, әдәпле итеп сөйләшә белергә кирәк. Кешенең эчке культурасын беләсең килсә, аның белән сөйләшеп кара, диләр. «Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер», дип язган Риза Фәхреддин. (Слайд.) Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне? (Әйбәт кеше белән һәркем дус булырга тели. Яхшы холык – ул тәрбиялелек дигән сүз.)
Укытучы. Тәртипле, әдәпле баланы кем яратмый, әйеме? Яхшы холыклы кеше ул тыныч, кызып китмәүчән, сүзен уйлап сөйләүче булырга тиеш, минемчә. Сүзне әйтер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Уйламыйча әйтелгән сүз кешенең күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Әйе, сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә, дәртләндерә һәм оялта да белә. «Әйт кенә тәмле сүз – иркәләр күпме күз» дигән әйтем бар. Безнең телебез дә матур сүзләргә бик бай. Тел турында сез нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (Укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтә.) Халыкнын теле – аның тормышының иң матур, мәңге шиңми, сулмый торган чәчкәсе ул.Татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй - хисләрен башкаларга сөйләмәгән!Ул үзенең татар булуы белән чын йөрәгеннән горурлана һәм үзенең шигырь юлларында шул хисләрен ачып бирә.
Татарлыгым - бәхетем.
Бәхетлемен бу дөньяга
Татар булып туганга.
Горур һәм дә сөйкемле
Татар кызы булганга.
Башны югары күтәреп, “Мин татармын!” дигәнгә.
Башка милләтләр белән
Бер сукмактан килгәнгә.
Бәхетлемен шик-шөбһәсез
Татарча сөйләшкәнгә.
“Әссәламмәгаләйкүм” дип,
Олыларга дәшкәнгә,
“Милләтебез татар” диеп
Гел горурланып яшик.
Дөньяның бар татарлары
Барыбыз бергә берләшик!
Тел - гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз кешенең аерылгысыз юлдашы.Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче матур сүзләрне дә без бары тик ана телебездә генә әйтәбез.Туган телебездә башкарылган җырлар үзләренең моңлы яңгырашы белән безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала.
Ә хәзер бергәләп “Туган тел” җырын искә төшереп үтик.
V. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа мәгълүматлар алдыгыз? (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы.
Яхшы сүз һәр телдә йомшак яңгырый
Яхшы сүз җанга дәва, диләр шул.
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең көрсенә.
Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,
Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!
Мифтахетдин Акмулланың "Синең- биш асылың"шигырен укып китәсем килә.
Синең 5 асылың
Кеше өчен иң әвәле - намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен - көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе - гакыл, дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барып сатар, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән;
Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән;
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүче гаҗәп, дигән.
Дүртенчесе иң кыйммәтлесе - күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенчесе иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Яхшы сүз - җан азыгы"
Мероприятие на татарском языке. Классный час о вежливых словах....

Внеклассное мероприятие Яхшы суз"
Хәерле көн, дуслар!1.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы.Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елм...

Иң яхшы татар теле дәресе
"Иң яхшы татар теле дәресе" конкурсына җибәрелгән дәрес конспекты. Фәнис Яруллин "Әни" шигыре, 3 нче сыйныфта уку дәресе....
Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.
Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, төрле һөнәр ияләре белән таныштыру, үзебезнең җирлектә яшәүче алдынгылар белән таныштыру - төп максат булды....

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә
Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. ...

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате
Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен әзерләнгән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип исемләнгән сыйныф сәгате....
