Внеклассное мероприятие Яхшы суз"
классный час (2 класс) по теме

Мирзанурова Розалия Мукатдисовна

 

Хәерле  көн,  дуслар!

1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.

Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып,кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк. Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирә дә  инде. (Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yahshy_suz_shfkatle_gamlg_tin.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

“Яхшы  сүз  шәфкатьле  гамәлгә  тиң.”

Максат:1) Укучыларга  яхшы  сүзнең  дә  тәэсир  итү  көче   зур  икәнен, яхшы  гамәлгә  тиң   булуын  күрсәтү                                                                                                        

              2) Әти-әниләргә,  тирә-юньдәге  кешеләргә    карата  шәфкатьлелек  хисе  тәрбияләү;

              3) Дусларыңа, сыйныфташларыңа  игътибарлы,ярдәмчел булу  теләген  үстерү.

            4) Укучыларда  уңай  характер  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау:  Хәдисләр  язылган  плакат,шифалы   сүзләр   язалган   йорт,ачык  төстәге  ясалма  чәчәк,  В.Хәйруллинаның  “Шигырьләр  җыентыгы”.

Материал: М.Х.Хәсәнова  “Риторика “ дәреслеге,

                     В.В.Сорокоумова  “Уроки  общения  в  начальной  школе”

 

Хәерле  көн,  дуслар!

1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.

Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып,кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк. Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирә дә  инде. (Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз)

  2.Хикәя  тыңлау,  фикер  алышу.

 Урман юлыннан  ике  кеше- бабай  һәм  малай  бара.Көн  эссе.Аларның  бик  тә  су  эчәсе  килә.

  Юлчылар  кечкенә генә  инеш  буена  килеп  җитәләр.Тын  гына  челтерәп  салкынча йөгерек  су  ага. Алар, сусауларын  басар  өчен,иелеп  су  эчәләр.

-Суың  өчен  рәхмәт  сиңа, инешкәй,- ди  бабай. Малай  көлеп  куя.

-Бабакай,  ни  өчен  инешкә  рәхмәт  диеп  әйттең?- дип  сорый  ул  бабайдан,-инеш  җанлы  нәрсә  түгел  ләбаса,  ул  сезнең  сүзләрегезне  ишетми,  сезнең  яхшылыгыгызны  аңламый.

-Анысы  шулай. Әгәр  суны  бүре  эчкән  булса,  ул  рәхмәт  әйтмәс  иде. Без  бүре  түгел , кешеләр.

Кешенең  ни  өчен  рәхмәт  сүзе  әйткәнен  беләсеңме? Уйланып  кара  әле:бу  сүз  кемгә  кирәк?

   Малай  җитдиләнеп, уйга  калды. Аларның  вакыты  күп,  барасы  юл  әле  ерак  иде...

-Әйтегез  әле,  ни  өчен  бабай  инешкә  рәхмәт  әйткән  соң?

-Кешеләрне  шифалы  суы  белән  сыйлаганы  өчен.

-Инеш  кешене  аңлый  аламы  соң?

-Юк.

-Шулай  булгач  аңа  рәхмәт  әйтүнең  нигә  кирәге  бар?

-(Бабакай  болай  фикер  йөртә:”Әгәр  инеш  суы  аңа  яхшылык  эшләгән  икән,сусавын  баскан  икән,димәк,  аны  аңлаган  кебек  тоелган.Бу  сүзне  әйтсәң ,үзеңә  рәхәт  булып  китә.)

-Ә  бүре  инеш  суын  эчәме? Алай  булгач , нигә  рәхмәт  әйтми?

(Укучылар  фикере.)

   

Әйтегез  әле,ни  өчен кеше рәхмәт  сүзен  әйтә?

-Бу  сүз  яхшы  ,изге  эшләргә,  гамәлләргә  җавап  йөзеннән  әйтелә.

Аны  ишетү   һәркемгә  рәхәт.

3.Бер-беребезгә  рәхмәт  сүзе  кергән  җөмләләр  әйтеп  карыйк.

Димәк,  без  бүген  сезнең  белән  нәр сә  турында  сөйләшәбәз  икән?   

     

   Яхшы  сүз,  изге  гамәлләр  -шәфкатьлелек  турында.

3.Нәрсә  ул  шәфкатьлелек ,   рәхим-шәфкать,яхшылык?(акыл  штурмы -уен)

Балалар  фикере  тактага  язылып  барыла.Фикерләр  никадәр  күп  булса, уен  шулкадәр  отышлы.

Яхшылык,  шәфкатьлелек  ул-

яхшы  сүз,

 матур  теләк,

изге  гамәл,

күркәм  холык,

авыр  чакта  ярдәм  кулы  сузу,

кеше  хәленә  керә  белү,

саваплы  эш,  һ.б.

-Ул  кайда  туа?Кайда  яши? Аны  күреп , тоеп  буламы?

Ул  кешене  нишләтә?(Шатландыра,  сөендерә,рәхәтлек  бирә,булыша,  тынычландыра, тәрбияли,  баета, юата.)

Камалиев  Ранил “Кечкенә  миләш  “хикәясен (Гыйльмия  Таһирова  әсәре)   сөйли.Фикер  алышу.

Ни  өчен  кечкенә  Миләш  елаган?

Ә  кем  аның  күңелен  күтәргән?

Димәк,  бер  үк  сүз  белән  елатырга  да,  юатырга  да  мөмкинме?

Миләшкә  кем  яхшылык  эшләгән?

Ни  өчен  агачларны  борчырга  ярамый?

Хәкимуллина  Динә “ Гафу  ит”Вәсимә   Хәйруллина  шигырен  сөйли.

Әбиемне  үпкәләттем,

Эндәшми  дә,  көлми  дә,

Кулларына  асылынам,

Бар  икәнне  белми  дә.

-Әбием  ,зинһар,гафу  ит.

Сөйләш  инде  ,чибәрем.

Телисеңме,син  яраткан

Җырны  җырлап  җибәрәм.

Дуслашыйк  инде  ,әбием,

Үскәч  күлмәк  тегәрмен,

Өстәлеңә  би-ик  күп  итеп

Күчтәнәчләр  тезәрмен.

Сагызга  дигән  акчамны

Бирәм  сиңа- ал  гына!

-Бәбкәем,акчага  сатыла

Күлмәк  кенә,  бал  гына.

Гафу  итәм, тик  кесәдә

Йөрми  дуслык,татулык.

Алар  яши  шәфкатьле  сүз,

Мәрхәмәтле  эш  булып.

Ни  өчен  әби  үпкәләгән? Олы  кешеләрне  үпкәләтергә  ярыймы?  Ни  өчен  ярамый?

Нәтиҗә : Яхшы  сүз  дә  шәфкатьле  эш  кебек  икән.Ярамаган  сүзләр  әйтеп  кеше  күңелен  яраларга  ярамый  икән. Дуслык,  татулык  нигезе  булып  та  матур  сүзләр  санала.

4.Әйдәгез  ,хәзер  шифалы  сүзләр  яши  торган  зур  йортка  кереп  карыйк. Сканворд

С

Н

И

Х

С

С

Е

З

И

С

Ә

Х

Р

Ә

А

Ы

Е

М

Н

ә

Л

У

Ә

Л

У

М

С

Е

З  

К


А

Ш

Х

М

Ә

Т

Г

Е

Ч

И

М

Ы

Г

Ы

З

З

Е

Р

Е

Бу   шифалы ,тылсымлы  сүзләрне  никадәр  күбрәк  куллансагыз, тормыш  шулкадәр  ямьлерәк  булыр,теләкләрегез  дә  тизрәк  үтәлер, кешеләр  дә сезгә  шәфкатьле  ,игътибарлы  булырлар.

Сәнгатьле  итеп  түбәндәге  шигырьне  укытучы  сөйли  һәм  фикер  алышу  үткәрелә.

Сөйләшүебезне  Ф.Яруллинның “Сорау һәм  җавап”  шигыре  белән  дәвам  итәсе  килә.

Кабатлыйм  мин  бер  сорауны

Өнемдә  һәм  төшемдә

“Кеше  булып  яшәргә

 Нәрсә  кирәк  кешегә? “

Диңгез  әйтә:-Тирәнлек.

Урман  әйтә:-Бердәмлек.

Таулар  әйтә:-Горурлык.

Юллар  әйтә:-Турылык.

Җир  эндәшә:-Юмартлык.

Чык  суы  әйтә:-Сафлык.

Яшен  әйтә:-Кыюлык.

Ипи  әйтә:-Олылык.

-Гүзәллек,-диләр  Гөлләр.

-Иреклек,-диләр  Җилләр

-Нык  канат, -ди    бөркетләр

-Биеклек,-  диләр  Күкләр.

Һәм  шушылар  өстенә

Кирәк  тагын  иң  элек,

Кешене кеше  иткән

Бер  нәрсә -кеше-лек-ле-лек!

Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син

Кешеләргә  бик-бик  теләп  тә,-

Яхшы  теләк  телә,

Ул  да  кайчак

Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.

5.Әйдәгез,  хәзер  шушы  чәчәкне  матур  теләкләр  теләп беребездән  беребезгә  җибәрик.(Теләкләр  теләү).

5.”Комплиментлар “тавы  янында  ял  итеп  алыйк.Бер-берсен  мактап , күңел  күтәрә  торган   матур  сүзләр  әйтәләр.

Яхшы  сүздән   барыбызның  да  күңелләре  күтәрелеп,йөзләре  нурланып  китте, көнебез  матурланды , ямьләнде.

Нәтиҗә: Бер-беребезгә  итътибарлы  булырга, күңел  күтәрә  торган  сүзләрне   еш  кулланырга  кирәк  икән.

6..2007ел  президент  М.Ш.Шәймиев  указы  нигезендә,  республикабызда  Хәйрия  елы  дип  игълан  ителде.

Хәйрия  сүзенең мәгънәсе  ,эмблемасы  хакында  сөйләшү.

Нәтиҗә:     Күңелдәге  изге   уйлар  яхшы  эшләргә  әверелергә  тиеш  икән.

7.Мәктәбебездә  10  елга  якын  Дин  сабаклары  өйрәтүче  Лира  абыстай  безгә  Ислам  динендә  мәрхәмәтлелек,  шәфкатьлелекнең  нинди  әһәмияткә  ия  булуы  турында  сөйли  һәм  игелек,  яхшылык  турында  хәдисләр  белән  таныштыра.

 Хәдисләр:

*Үзеңә  нәрсә  теләсәң, башкаларга  да  шуны  телә.

*Игелекле  эшләрне  тавышсыз  гына  башкарыгыз.

*Һәр  изгелек  -сәдака.

*Яхшылык  эшләргә  ашыгыгыз.(Коръән,78)

 

8.”Төеннең  башы  миндә -

 Ахыры  синдә”  уены.(МӘКАЛЬләр   буенча.) Укытучы  мәкальнең   башын  әйтә,   балалар  дәвам  итә.

1.Яхшылык                                        җирдә  ятмый.

2.Җылы  сүз-                                     җан  азыгы.

3.Изгелек  итә  алмасаң,                  яманлык  кылма.

4.Олыны  олы  ит,                            кечене  кече  ит.

5.Яхшылык  эшлә  дә                                суга  сал.

6.Олыласаң  олыны ,                                 олыларлар  үзеңне.

7.Җылы  җил  бозны  эретә,                     яхшы  сүз  җанны  эретә.

8.Телең   ни  әйтсә ,                                   колагың   шуны  ишетер.

9.Ашның  мае  бар,                                    сүзнең  җае  бар.

10.Яхшыны  ишетәсең  килсә,                    яман  сөйләмә.

9.Безнең  арабызда  , якыннарыбыз  арасында  олы  җанлы,  яхшы  күңелле,  шәфкатьле  кешеләр  бик  күп.  Шулар  турында  сөйләшик. ( Әти-әниләр,туганнары,  якыннары  хакында ,аларның яхшы  эшләре  турында сөйлиләр.)

10.Йомгаклау.Өй  эше  бирү. Иптәшеңә  яхшы  теләк  язып бәйрәм  открыткасы  ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие. Тема мероприятия: Правила дорожные знать каждому положено.

Цели занятия:1.    Познакомить детей с правилами дорожного движения.2.    Формировать навыки поведения на улицах города в соответствии с правилами ПДД....

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Внеклассное мероприятие "Прощание с Начальной школой" 4класс. Конспект мероприятия.

Внеурочная деятельность . Конспект "Прощание с Начальной школой"...

"Цветочная история" внеклассное мероприятие в рамках общешкольного мероприятия "Фестиваль цветов" для учащихся начальной школы

Методическая разработка воспитательного мероприятия "Цветочная история" , проведенного в рамках общешкольного "Фестиваль цветов" составлена с использованием интернет-источников.Текст частично бы...

Методическая разработка внеклассного мероприятия по литературному чтению. Познавательно - развивающее мероприятие «Русские писатели 19 века».2 класс

Данное мероприятие проведено в рамках Фестиваля гуманитарных наук среди 2-х классов. Групповая работа, ИКТ, инсценирование позволиили активизировать учащихся в течении всего мероприятия....