Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Ахметшина Лейля Сулеймановна

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен әзерләнгән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип исемләнгән сыйныф сәгате. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nrs_ul_yakhshy.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?

Максат: укучыларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында күзаллау

булдыру, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү. Уңай эмоциональ  халәт булдыру, яхшы сыйфатлар башкару теләге уяту.

Җиһазлау: кызгылт – сары һәм зәңгәр ленталар, компьютер, экран,кисмә сүзләр, тылсымлы чәчәк, ике йомырка, В.Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”китабы, һава шарлары, аңлатмалы сүзлек.

I.Оештыру өлеше

-Хәерле көн укучылар!  Әйдәгез бүгенге сыйныф сәгатен башларга әзер икәнегезне күрсәтегез  әле.

 -Укучылар, мин сыйныф сәгатебезне В Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” китабын укудан башлыйсым килә. Хәзер экранга карагыз,  ул шигырьне  сәнгатьле итеп укырлар, игътибар белән тыңлагыз әле.(Презентация карау)

Әлеге китап авыл китапханәсендә бар,теләүчеләргә алып укырга була.

- Ә хәзер мин сезгә бер уен  тәкъдим итәм. Әгәр мин укыганда  эшләнгән эш яхшы булса, кул чабарсыз, начарлык эшләнгән булса оялып битегезне каплагыз.

 

Һәр көн иртән балалар

Бит-кулларын юалар!

Борыннарын, колакларын,

Тешләрен чистарталар.

Уенчыкларын алар

Җыярга яраталар.

Нәниләрне , көчсезләрне

Һәрвакыт елаталар.

Кош оясын  туздыралар.

Уенчыкларны  ваталар

Әниләр белән алар

Әкиятләр дә укыйлар

Укып аргач китапның

Битләрен ерткалыйлар

Сүгенәләр, тибенәләр,

Юкка да сугышалар

Әниләрен тыңлыйлар

Олыларны зурлыйлар

II.Тәрбия мәсьәләсе кую.

-Бик шәп булды бу уен, рәхмәт сезгә! Ә хәзер ике төркемгә аерылырга кирәк.Мин шигырьдә укыган яхшылыкларны эшләгән укучыларны  кызгылт –сары   тасмага тотынырга, ә начарлыклар эшләгән укучыларны зәңгәр тасмага тотынырга чакырам.

-Ни өчен ике төркемгә бүлендек? ( начарлык һәм яхшылык эшләүчеләрне белергә теләдек)

- Ә ни өчен начарлык төркеменә беркемдә басмады?

-Укучылар, нәрсә соң ул начар?  (Сүзлектән карау)

Начарны икенче төрле ничек әйтеп була?

Синонимнары:

1.        яман

2.        алама

3.        койты

Антонимнары:

1.        әйбәт

2.        яхшы

3.        шәп

Димәк, бүген без “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дигән сорауларга җавап эзләрбез.Кемнең шул сорауларга җавап эзлисе килә, торып басыгыз.

-Яхшылык һәм начарлык турында  җырлар  бармы икән?(“Если добрый ты”, “Дружба”)

Бәлки берәрсен җырлап күрсәтерсез. (“Если добрый ты” җырын җырлау)

III. Тәрбия мәсьәләсе чишү.

1.Төсләр патшалыгына сәяхәт.

Нинди төсләр яхшылык эшләүгә туры килә? (җылы төсләр: сары, кызгылт-  сары, кызыл)

Нинди төсләр начарлык эшләүгә туры килә?( соры, кара, коңгырт, зәңгәр)

( сары һәм  кара төсле кәгазь алына)

2. Яхшылыкка һәм начарлыкка нәрсәләр керә? Мисаллар китерик.

Яхшылыкка нәрсәләр керә?

Начарлыкка нәрсәләр керә?

3.”Өй төзү”уены уйнау

 (Яхшылыклар язылган  тасмаларны ак биткә, начарлыклар язылган тасмаларны кара биткә ябыштырырга кирәк.

Өйнең  түбәсенә  туры килүче язулар куела

-Укучылар, сез кайсы өйдә яшәр идегез? Үзегез яшәргә теләгән өй янына смайликларыгызны ябыштырыгыз ( смайликлар ябыштырыла).

4. Модельләштерү .Тылсымлы чәчәк ясау

 

           

 

                                                     

                                 

                                             

5.Психолог киңәшләре:

* Ярсулы булганда физик күнегүләр  ясарга кирәк.Физик күнегүләр тискәре энергияне чыгаралар, шуны белән бергә начар уйлар да чыгып китә.(Физкультминутка ясау)

*Үпкәләүләрдән һәм ярсудан  һава шары  тутырып котылып була.Шар сезнең ачуыгызны алып күккә менеп китәчәк. (Һава шарлары бүләк итү)

*Аякларны тыпырдатырга кирәк.(Аякларны тыпырдату) ФИЗКУЛЬТМИНУТКА «ШҮРӘЛЕ»

*Биергә кирәк

*Әти- әниеңә, иң якын кешеңә авырлыкларың турында сөйләргә

6.Мәкальләр илендә

Начарлыкка һәм яхшылыкка карата нинди мәкальләр беләсез?

-Бер яхшылык мең бәладән коткарыр.

-Яхшылык җирдә ятмый

- Яхшылык эшлә дә суга сал

7. Тәҗрибә

-Укучылар, әйдәгез бер тәҗрибә ясап карыйк. Ике йомырка алабыз. Берсен һәрвакыт яхшылыклар эшләүче икенчесен начарлыклар эшләүче дип белик. Беренчесенә бик рәхәт, яхшылыклар эшләгән саен күңеле күтәрелә, елмаеп кына йөри (Йомыркага күзләр ябыштыру, елмайган иреннәр ябыштыру, эшләпә кигезү). Икенчесе  һәркөнне  нинди дә булса начарлык эшли, кешеләрнең кәефен төшерә, үзенең эченә явызлык тутыра, кабыгы  нәзегәя, көннәрдән беркөнне ярыла, уалып юкка чыга.

-Аның юкка чыгуында кемне гаеплисез? (Җаваплар  тыңланыла) Нәтиҗә ясау.

-Димәк, ничек  яшәсәң яхшырак була.(Елмаеп, көлеп торырлык итеп)

“От улыбки” җырын  җырлау

Нәтиҗә чыгару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшы сүз - җан азыгы"

Мероприятие на татарском языке. Классный час о вежливых словах....

Внеклассное мероприятие Яхшы суз"

Хәерле  көн,  дуслар!1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып,кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елм...

Иң яхшы татар теле дәресе

"Иң яхшы татар теле дәресе" конкурсына җибәрелгән дәрес конспекты. Фәнис Яруллин "Әни" шигыре, 3 нче сыйныфта  уку дәресе....

Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.

Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, төрле һөнәр ияләре белән таныштыру, үзебезнең җирлектә яшәүче алдынгылар белән таныштыру - төп максат булды....

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. ...

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Бу презентация ата-аналар өчен...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...