Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"
классный час (2 класс)

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягымлылык, киң күңеллелек, ихтирамлылык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate_2.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягымлылык, киң күңеллелек, ихтирамлылык тәрбияләү.

Кулланылган  әдәбият: М.А.Вәлиуллин “Балачак илендә”, Р.Вәлиева “Ак песи”, А.Босев “Трамвайда”, интернет ресурслар

Әңгәмә барышы:

-Укучылар,  мин бүгенге әңгәмәне, тактада язылган сүзләрне укып, аларның нәрсә аңлатканын өйрәнүдән башлап җибәрәсем килә. (ягымлылык, киң күңеллелек, ихтирамлылык). Сез ничек аңлыйсыз бу сүзләрне?Без аларны нинди рчракта, кемнәргә әйтәбез? (Укучыларның җавапларын тыңлау)

-Әйе, әдәпле кеше ул ягымлы да, ихтирамлы да, киң күңелле дә була. Андый кешене үзен дә ихтирам итәләр.

1) Галия әнисе белән кибеткә китте. Алар башта дәфтәр сатып алмакчы булдылар. Кибетче апа иптәше белән сөйләшә-сөйләшә: “Сезгә нәрсә кирәк?” – дип сорады. Без дәфтәр кирәклеген әйткәч, ул: “Юк”, - дип, иптәше белән сөйләшүне дәвам итте. Аннан без аяк киемнәре сата торган бүлеккә килдек. Ул бүлектәге китбетче бик ягымлы елмаеп игътибар белән безнең үтенечебезне тыңлады. Ләкин бу бүлектә дә безгә кирәкле аяк киеме булмады.  Кибетче апа: “Гафу итегез, бездә сезгә яраклы аяк киеме юк, киләсе атнада килеп карагыз, бәлки, китерерләр ”, - диде.

Галиягә  аяк киемнәре бүлегендә эшләүче кибетче апа бик ошады.

Сыйныфка сорау:

-Ни өчен Галиягә  аяк киемнәре бүлегендә эшләүче кибетче апа ошаган? (укучы җавапларын тыңлау). Әйе, чөнки ул аларны якты йөзе, тәмле сүзе белән ягымлы итеп каршы алган.

-Дәфтәрләр сатучы кибетче апа турында нәрсә әйтә аласыз?(җаваплар тыңлау)

2) Р.Вәлиева “Ак песи” әкиятен тыңлау.

-Сезгә кайсы песи ошады? Ни өчен?

-Ак песи турында ни әйтерсез?(саран, тар күңелле, үзе турында гына кайгырта)

-Ә соры песи нинди?(юмарт, киң күңелле, янында басып торган көчек турында да кайгырта)

3) Мәкальләр өстендә эш.

- Язылган мәкальләрнең кайсы тыңлап үтелгән әсәрләргә туры килә? Сез аларны ничек аңлыйсыз?

Кешенең даруы – кеше.

Көнченең күңеле тар булыр.

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

Ипи, тоз – якты йөз.

4) А.Босев “Трамвайда”

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып.

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып.

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына.

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игтибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

-Радко турында бабай дөрес уйладымы?

- Тәүфыйклы бала нинди була? Бу очракта ул нишләр иде?

-Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк? (укучыларны сөйләтү)

-Транспортта шушы кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләрне күрергә туры килдеме сезгә? Ул кешене ничек бәяләдегез?

5) Мәктәптә.

-Тагын бер очрак белән танышып узыйк әле.

Алсу мәктәп китапханәсеннән берничә китап алып, сыйныф бүлмәсенә кергәндә, Амир кинәт ишекне ачып җибәрде.ишек Алсуның кулына бәрелде, китаплар идәнгә чәчелде.

-Ник ишек төбендә басып торасың? – диде Әмир дорфа  гына һәм йөгереп чыгып китте. Алсу сүзсез генә идәнгә чүгәләде. Аның күзләрендә яшь иде.

-Сез Әмир урынында булсагыз нишләр идегез? (укучылар бу ситуацияне уйнап күрсәтәләр: Әмир Алсудан гафу үтенергә, китапларын җыярга булышырга, ә  Алсу аңа, ярдәме өчен, рәхмәт әйтергә тиеш)

-Мәктәптә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

6) Уен “Әдәплелек сүзләре кибете”

-Әңгәмәбез ахырына якынлашып килә, бүгенге теманы йомгаклап, уен уйнап алыйк әле (Укучылар 3 төркемгә бүленә)

1 – “Мин өйдә”

2 – “Мин мәктәптә”

3 – “Мин урамда”

-Хәзер без сезнең белән “Әдәплелек сүзләре кибете”нә барып андагы сүзләрне сатып алырбыз. Бу кибетнең сатучысы бик әдәпле кеше һәм ул әдәплелек сүзләрен дөрес итеп, кирәкле урында куллана белгән кешеләргә генә бирә. Ә һәр төркем укучысы узләренә кирәкле сүзләрне генә сайлый һәм ул сүзне ничек куллануы турында сөйли. Мәсәлән, рәхмәт сүзе:

1 төркем – мин ашагач, әниемә “рәхмәт” дип әйтәм

2 төркем – миңа партадашым каләм биреп торса, мин “рәхмәт” диячәкмен

3 төркем – мин берәр әбигә урам аша чыгарга ярдәм итсәм, ул миңа “рәхмәт” дип әйтәчәк.

Уен шулай дәвам итә. Кайсы төркем күбрәк әдәпле сүзләр сатып ала, шул җиңүче була.

-Шулай итеп, әдәпле кеше һәр җирдә үзен тәртипле итеп тота, олыны олы итеп, кечене кече итеп сөйләшә белергә, иптәшләре белән дус булып уйнарга, тирә якка игьтибарлы, ихтирамлы булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА

 Әңгәмә үткәреләсе бүлмәдә композитор Р.Әхиярованың «Бе­лем маршы» яңгырый. Балалар, кулларына «Рәхмәт», «Исәнмесез», «Хәерле иртә», «Гафу итегез», «Мөмкинме?» дип язылган флажок­лар тотып...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...