ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

   Әңгәмә үткәреләсе бүлмәдә композитор Р.Әхиярованың «Бе­лем маршы» яңгырый. Балалар, кулларына «Рәхмәт», «Исәнмесез», «Хәерле иртә», «Гафу итегез», «Мөмкинме?» дип язылган флажок­лар тотып, бүлмәгә керәләр һәм ярымтүгәрәк рәвешендә те­зеләләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhmgat_urynnarynda.docx17.91 КБ

Предварительный просмотр:

ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА

   Әңгәмә үткәреләсе бүлмәдә композитор Р.Әхиярованың «Белем маршы» яңгырый. Балалар, кулларына «Рәхмәт», «Исәнмесез», «Хәерле иртә», «Гафу итегез», «Мөмкинме?» дип язылган флажоклар тотып, бүлмәгә керәләр һәм ярымтүгәрәк рәвешендә тезеләләр.

— Без бүген кешелеклелек хакында, урамда, транспортта, кинотеатрда, музейда үз-үзеңне әдәпле тоту турында сөйләшербез, —дип, укытучы әңгәмәне башлый. Ф.Яруллинның «Сорау һәм җавап» дигән шигырен тыңларга куша (шигырьне укучы укый).

Сорау һәм җавап.

Кабатлыйм бер сорауны

Өнемдә һәм төшемдә:

«Кеше булып яшәргә

 Нәрсә кирәк кешегә?»

Диңгез әйтә: Тирәнлек.

Урман әйтә: Бердәмлек.

Таулар әйтә: Горурлык.

Юллар әйтә: Турылык.

Җир эндәшә: Юмартлык,

Чык суы әйтә: Сафлык.

Яшен әйтә: Кыюлык.

Ипи әйтә: Олылык.

—  Гүзәллек, —диләр гөлләр.

—  Иркенлек, —диләр җилләр.

—  Нык канат, —ди бөркетләр.

—  Биеклек, — диләр күкләр.

Һәм шушының өстенә

Кирәк тагын иң элек

Кешене кеше иткән

Бер нәрсә — кешелеклелек!

 

  Аннары укытучы укучылардан: «Бу шигырьдә нинди яхшы сыйфатлар турында әйтелә?», «Кеше өчен иң кирәкле сыйфат нидән гыйбарәт?» дигән сораулар бирә һәм аларга җавап ала.

Әңгәмә дәвам иттерелә.

—  Кешелеклелек — иң төп сыйфат. Моңа ирешү өчен үзеңдә кечкенәдән үк намуслы, тәртипле, әдәпле булу күнекмәләре булдырырга кирәк. Кешелеклелек, әдәплелек сыйфатлары һәр урында кирәк.

—  Укучылар, урамда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сойләшик әле. Сез урамга кайчан чыгасыз һәм ни өчен? — ди укытучы һәм сорауга җавап ала.

Аннары «Будьте любезны» дигән видеофильмнан берничә кадр күрсәтелә. Балалар әлеге кадрларда балаларның дус, тату уйнаулары, уенчыкларын бер-берсенә биреп торулары күренешләре сурәтләнүе турында сөйлиләр.

—  Иптәшең уенчыгын уйнарга биреп торса, аңа нәрсә дип әйтергә кирәк? — дигән сорау бирә укытучы. (Рәхмәт әйтергә кирәк.)

Әңгәмә дәвам иттерелә.

—  Дөрес, укучылар, рәхмәт — олы сүз ул. Бу турыда шагыйрь Хәкимҗан Халиков шигырь язган. Хәзер шул әсәр белән танышыйк. (Бер укучы шигырьне укый.)

Якты сүз.

Һәммәбезгә                  Витамин күк

Иң кадерле                  Шифалы һәм

Олы сүз ул.                  Татлы сүз ул.

Күңелләргә                  Әйтергә дә

Нур бөркүче                Шулкадәрле

Җылы сүз ул.               Рәхәт сүз ул!..

Көлеп торган               Сез ничектер?

Кояш кебек                  Яратам мин

Якты сүз ул.                 «Рәхмәт» сүзен.

— Укучылар, «Әдәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз», дигән мәкальне исегездән чыгармагыз, — ди укытучы һәм шул мәкаль язылган плакатны тактага элеп куя. Аннары класска «Урамда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?» дигән сорау куя. (Урамда иптәшең белән кычкырып сөйләшергә, сызгырырга, кеше сөйләшкәнне тыңларга ярамый.)

«Будьте любезны» дигән видеофильмның тагын берничә кадры күрсәтелә. Аннары укытучы «Бу кадрда сез кемне күрәсез?», «Суворовчы каршына кем килә?», «Егет аның белән ничек исәнләшә? Сез өлкәннәр белән ничек исәнләшәсез?» дигән сораулар бирә һәм аларга җавап ала.

—  Әйе, укучылар, урамда, җәмәгать урыннарында өлкәннәр белән баш киемен салып, башны бераз гына ия төшеп исәнләшергә, урамда ашап йөрмәскә, ашаганнан соң калган ризыкны җиргә ташламаска, урамнарны, ишек алларын чүпләмәскә, урамда, бакчаларда үсеп утыручы чәчәкләрне өзмәскә кирәк.

Хәзер Әнәс Кариның «Гөлләрем» дигән шигырен укыйк.

Гөлләрем.

Бакчада минем             Гөлләрем күкрәп

Бер түтәлем бар.         Чәчәк аталар,    —

Түтәлдә үсә                 Гүяки миңа

Хуш исле гөлләр.        Рәхмәт әйтәләр.

Чын күңел белән          Котлыйлар кебек

Аларны сөям.              Мине һәрбер      гөл.

Шуңа һәр көнне          Аларга карап

Чыгып су сибәм.          Сөенә күңел.

Әңгәмә дәвам иттерелә.

—  «Кешене хөрмәтләү — үзеңне олылау», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне»,— ди халкыбыз. Бу мәкальләр тирән мәгънәгә ия. Сез аларны беркайчан да онытмагыз һәм тормышта үзегез- 140 нең игелекле булуыгыз белән башкаларның ихтирамын яуларга тырышыгыз. Кош-кортларны, хайваннарны да рәнҗетмәгез. Хәзер Кәүсәрия Котдусованың «Пескәй нигә уйнамый?» дигән шигыре белән танышыйк. (Шигырьне бер укучы сөйли.)

Пескәй нигә уйнамый?

 Песи-песи, пескәем,

 Минем елтыр күзкәем.

Боегып калдың нигә,

Үпкәләдең син кемгә?

Үпкәм зур шул,

Кифая Койрыктан тартты бая.

Бигрәк тупас уйный ул.

 Бер дә юкка кыйный ул.

— Песи-пескәем минем,

Елтыр күзкәем минем,

Уйнама аның белән,

Андый тупаслар белән.

  Укытучы класска «Песи нигә үпкәләгән?», «Кифаяны әйбәт кыз дип әйтә алабызмы?», «Автор песигә нинди киңәш бирә? Ни өчен?» дигән сораулар бирә һәм аларга җавап ала.

Әңгәмә дәвам иттерелә:

—  Ә хәзер транспортта үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләшик. Хәзер мин «Трамвайда» дигән хикәя укыйм. Аны игътибар белән тыңлагыз.

(Укучылар Илдарның әдәпле булуы, трамвайда бала күтәргән хатынга урын бирүе, транспортта барганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйлиләр.)

Укытучы әңгәмәгә йомгак ясый һәм балаларның игътибарын плакатка язылган сүзләргә юнәлтә (плакат тактага элеп куела).

Транспортка әти-әниләрдән, апа-абыйларыгыздан рөхсәт сорап утырыгыз.

Транспортта билет алырга онытмагыз.

Кечкенә балаларга, хатын-кызларга, өлкәннәргә урын бирегез.

Билетны аяк астына ташламагыз.

Автобуска, трамвай, троллейбуска кергәндә һәм транспорттан чыкканда сак булыгыз. Аларның ишеге автоматик рәвештә ябыла.

Урамны аркылы чыгарга кирәк булса, трамвайның — алдыннан, ә автобус, троллейбусның артыннан узыгыз.

Урам аркылы йөгереп чыгарга ярамый. Урамны аркылы чыкканчы, башта светофорга карагыз. Каршыда светофорның яшел уты янганда гына урамны аркылы чыгарга ярый.

Аннары бер укучы Ш.Галиевнең «Светофорның өч күзе» шигырен укый.

—  Укучылар, без урамда, транспортта үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләштек, — дип, укытучы әңгәмәне дәвам иттерә. Ә хәзер театрга, музейга читтән торып сәяхәт итик әле. Сезнең театрда булганыгыз бардыр. Анда алган тәэсирләрегез турында сөйләсәгез иде. (Укучылар кешеләрнең театрга пөхтә киенеп килүләре, билетта күрсәтелгән урынга утырулары, спектакльне тыныч кына утырып караулары, тамаша тәмамлангач, залдан әкрен генә чыгулары турында сөйлиләр.)

Укытучы әңгәмәгә йомгак ясый, тактага театрда үз-үзеңне тоту турындагы кагыйдәләр язылган плакатны элә һәм ул кагыйдәләрне кычкырып укый:

1.        Театрга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп кил.

2.        Спектакльгә һәм кинофильмга соңга калма.

3.        Театрда өс киемеңне сал, күлмәгеңне төзәткәлә, чәчеңне тара. Ә кинотеатрда, гадәттә, чишенмиләр, ләкин ир балалар баш киемен салырга тиеш.

4.        Рәт арасыннан узганда, урындыкта утыручыларга алдың белән карап кер.

5.        Театрга һәм клубка кергәч, билетта күрсәтелгән урынга утыр.

6.        Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, кәгазь кыштырдатма, сызгырма, сөйләшмә.

7.        Кинотеатр залында тыйнак, тәртипле бул: идәнне чүпләмә, спектакль барганда ашап утырма.

Ә хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйлим. Аны игътибар белән тыңлагыз.

Музейга экскурсиягә баргач, Гата андагы һәр экспонатны бик җентекләп күзәтте. Язуларны да игътибар белән укыды. Кайбер әйберләрне кулы белән дә тотып карады. Музей хезмәткәре Гатага кисәтү ясады. Экспонатларны тотып карарга ярамавын әйтте. Ә малай бу сүзләргә үпкәләде. «Тотып карарга ярамагач, аларны музейга куярга кирәк түгел иде», — диде.

Укучылар, Гата дөрес әйтәме? (Балалар музейдагы әйберләрне кул белән тотып карарга ярамавы турында сөйлиләр.)

Әңгәмә дәвам иттерелә.

— Музейдагы әйберләрне һәр кеше тотып караса, алар бик тиз таушалыр, пычраныр иде. Шуңа күрә күргәзмәгә куелган экспонатларны кул белән тотып карарга ярамый. Һәркайда билгеле бер тәртип кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәргә, кечкенәләргә ихтирамлы һәм игътибарлы, дәүләт һәм кешеләр милкенә сакчыл, намуслы булып үсәргә кирәк, дип, укытучы әңгәмәгә йомгак ясый.

Соңыннан әдәпле, тәртипле булырга өйрәтә торган уеннар уйнарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...