“Дәү әнием минем, дәү әнием...”
статья по чтению на тему

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер.

 Дәү әнием минем Зариповва Гөлфия Мәннан кызы, Алексеевск районы Әшнәк авылында, 1934 елның20 июнендә, табигатьнең иң матур вакытында, гаиләдә икенче бала булып, дөньяга килә. Икенче шатлыклары әти-әнисен тагын да куандыра, ямь өсти. Аннары энесе туа. Тормыш тагын да түгәрәкләнеп китә. Матур гына яшәп ятканда кояшны караңгы болыт каплый - илгә сугыш афәте килә. Әтиләре сугышка киткәндә сеңлесе тумаган да булып кала.

Дәү әнинең балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә.

Дүрт баласын ялгыз канат астына сыендырган әнисен кызганып, 7-8 яшеннән ат җигеп колхозга эшкә чыга. Кисмәккә буе да җитмәгән бала, колхоз кырына су ташый. Укырга киткәнче, кышкы салкыннарда, чана белән урманнан утын тартып кайтканнарын, бәкедән су ташыганнарын, күрше авылга җәяү укырга чыгып киткәннәрен, киенергә кием, ашарга ипи булмавын дәү әнием күз яшьләре аша сөйли. Сугыш бетү шатлыгы аларга ачы сагыш кына алып килә, әтиләре сугыштан кайтмый. “Әти”сүзен әйтергә тилмереп үскән, бәхетсез сабый чагын гел елап искә ала.”Балалар, җәннәттә яшисез бит сез” – дип, шатланып аркабыздан сөя.

23 яшендә дәү әтием Мансур белән матур гаилә корып җибәрәләр. Иң беренче игезәк балалары туа, аннан соң тагын бер-бер артлы өч кыз дөньяга килә. Иң төпчеге безнең әниебез. Шулай, биш баланың тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен, бар тырышлыкларын куеп үстерәләр. Кызганычка каршы, дәү әтинең гомере кыска була, каты авырулардан соң ул дөньядан китә.

“Су буенда ялгыз аккош,

Каерылган канатлары...”

дигән җырның юллары күпме ялгыз калган кешеләрнең язмышын сөйли. Ялгызлыкның ачысын, ялгыз кеше үзе генә белә. Шулай да ул сынмаган, сыгылмаган. Бөтен кайгы-хәсрәтне, авырлыкларны җиңеп, бүгенгесе көнне бик матур тормышта, безнең арабызда  яши.  Иң матур, иң уңган, иң ягымлы кеше ул безнең. Дәү әнием дөньяда бер: беркайчан кешегә авыр сүз әйтми,яхшылыкка өйрәтә, һәркемгә дә гел яхшы киңәшләрен генә бирә.Биш вакыт намазын калдырмый, авылда мәетләрне олы юлга озата.Оста куллы, эш сөючән, беркайчан да мактанмас, сабыр кеше - ул безнең. Шуңа күрә дә зур хөрмәткә лаек.

Камилә Шәмсетдинова, 12 яшь.                  Алексеевск районы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Минем әнием"

Творческие работы учащихся 3 класса о своей маме....

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...

Бердәнберем,газизем-ул минем әнием.Мастер класс

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенеңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыСәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы.4 сыйныфта татар төркемнәре өчен мастер класс үрнәге.Дәрестә укучылар күп төрле эш баш...

Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.Мастер класс презентациясе.

4 нче сыйныф укучылары белән "Бердәнберем, газизем-ул минем әнием" темасына үткәрелгән мастер-классның презентациясе.Презентациядә һәр эшкә нәтиҗә ясала.Әниләргә бүләк- котлау открыткасын ясау элемент...

Презентация "Минем әнием иң-иң..."

Әни - иң кадерле кеше.Синең шатлыгыңны да,кайгыңны да,уйларыңны да белүче иң изге кешеләрнең берсе.Һәркем дөньяда:" Минем әнием иң-иң....".дип әйтә ала....

“Минем өчен яшисең, рәхмәт сиңа,Әнием” - 8 март бәйрәме

Максат.Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү,бала  белән     ана  арасында  мәхәббәт, әниләргә  карата  ихтирам,кадер-хөрмәт,үз  гаиләң  белән  го...