Бердәнберем,газизем-ул минем әнием.Мастер класс
план-конспект урока по чтению (4 класс) на тему

Сайфуллина Рузиля Минивазировна

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы.

4 сыйныфта татар төркемнәре өчен мастер класс үрнәге.

Дәрестә укучылар күп төрле эш башкара.Газиз әниләренә үз куллары белән бүләк-котлау открыткасы ясыйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon мастер класс79 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресе –мастер класс

Укытучы:

                         Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы.

Тема

 БСҮ (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)      Бердәнберем, газизем-ул минем әнием        

Максат

  Г  Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына

тө  төшендерү

Фикер йөртү сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

Укучыларның әни темасы буенча белемнәрен искә төшерү, бердәнберем, газизем төшенчәсен аңлату

Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту,

Укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

Укучыларда  әниләренә карата мөнәсәбәтләрен  үстерүгә шартлар тудыру;

Бурыч

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзенә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган  мәсьәлә  нигезендә үз  эшчәнлегеңне  планлаштыру.

Танып белү:

- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

 Коммуникатив:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп төшенчәләр

 Әни, бердәнберем, газизем һ.б.

Предметара бәйләнеш

  Уку, технология, әхлак тәрбиясе.

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Татар теле: Рус телендә белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан. Татарстан китап нәшрияты .2014 нче ел,

методик кулланма, карточкалар, презентация, төсле кәгазьләр.

Класс белән эш

Төркемнәрдә эш, индивидуаль эш, парлап эш.

Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге (биремнәр)

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

 Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Исәнмесез,укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

− Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә,

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

 

 Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

Танып белү УУГ:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;

Коммуникатив УУГ:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  

   Шәхси УУГ (әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Өй эшен тикшерү

“Минем әнием” темасына язылган хикәяләрен укыту.

  Шәхси УУГ: әхлаклы булырга омтылу

  Танып белү УУГ:

- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү.

  Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган  мәсьәлә  нигезендә үз  эшчәнлегеңне  планлаштыру.

   Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;  

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

3 этап. Белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерү

дә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

1.Укучылар, мин сезгә бер җыр алып килдем. Шул җырны тыңлагач, сез бүгенге дәресебезнең темасын белерсез. Ягез әле, тыңлап карыйк. (Әниләр турында җыр тыңлау)

Бу җыр сезгә ошадымы?

-Әйе.

Җыр кемнәргә багышланган?

-Әниләргә.

-Бик дөрес.Димәк, дәресебезнең темасы нинди?

-Әниләр.

Әйе. (Дәреснең темасын хор белән укыйлар).        

Слайд1  Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.

-Бу җырда әниләр турында нинди ягымлы, матур сүзләр ишеттегез?

- Иң якты кояшым, иң назлы гөлкәем, иң якын кешем син, әнием җаным –син.

-Ни өчен  җырчы әнисе турында шундый матур сүзләр әйтеп җырлый?

-Чөнки ул әнисен бик ярата.

-Ә сез әниләрегезне яратасызмы?

-Яратабыз.

-Рәхмәт, укучылар.

-Бүгенге дәресебездә Әниләргә котлау язарга өйрәнәчәкбез. Ә котлауны (текстын) гадәти открыткага язмыйбыз, ә үз кулларыбыз белән чәчәк формасында әзерлибез.Моның өчен кирәкле әйберләр сезнең өстәлләрегезгә куелган. Хәзер  иң беренче эш итеп ”Әнием” сүзен чәчәкләрегезнең үзәгенә язып куегыз һәм аны өстәлегездәге ак кәгазь битенә ябыштырыгыз.

-Әнкәй, Әни, Әнием! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә “ әннә “дип ачыла бит. “Әнием” – күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык  салынганган бу сүзгә. Әниләребез безнең бердәнбер, газиз, кадерле кешеләребез.

Әйе, әниләребез -тормышыбызның терәге,таянычы, яме.

Нәтиҗә. Слайд 3 (хор белән уку)

Әниләребез-тормышыбызның терәге, таянычы.

Шәхси УУГ:  әхлакый-этик бәяләү,  укучының фикерләү сәләте үстерелә.

Танып белү УУГ:

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

Коммуникатив УУГ:

- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Регулятив УУГ:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган  мәсьәлә  нигезендә үз  эшчәнлегеңне  планлаштыру.

4 этап. Белем һәм күнекмә

ләрне ныгыту.

Максат: алган белемнәр

не ныгыту

-Укучылар, сез, көндәлек тормышта әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез? Яратуыгызны ничек белдерәсез? Бу сорауга җавап бирү өчен Стё зе класс структурасын үтәрсез.Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.(Укучылар мөстәкыйль язып бетергәч, урындыкларын матур итеп күчереп куялар да, үзләрендә булмаган сүзләрне бер-берсеннән күчереп, язган сүзләрен тиз генә санап алалар)

- Иң күп сүз язган кешене белү өчен, мин сезгә төрле саннар әйткәч,сез кул күтәрәчәксез. Иң күп сүз язган кеше җиңүче була.

Кем 15 сүз язды.15 тән күбрәк язучы бармы? Иң күп сүз язучы укучыга сүз бирәбез.

(укучылар иң күп язган укучыны хуплап кул белән күрсәтергә мөмкин)

-Яхшы.Рәхмәт.

-Укучылар,тагын кайсыгызда әйтелмичә калган сүзләр бар?

-Ә хәзер шул сүзләрегез арасыннан күңелегезгә иң якын булган 5 сүзне чәчәкнең таҗларына язып, түгәрәккә беркетеп куегыз. Яхшы. Рәхмәт.

(берничә укучыдан язган сүзләрен укытырга)

-Рәсим, син нинди сүзләр язып куйдың? Укы әле.

Рәхмәт.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була

Слайд 3(хор белән уку)

(җавапларны тикшерү)Бердәнберем, кадерлем, алтыным, көмешем, кояшым, газизем, иң якын кешем,сандугачым.Болар -әниләребезгә әйтелә торган иң матур сүзләр.Мондый сүзләр әниләребезнең кәефен күтәрә һәм бер-беребезгә булган мәхәббәтебезне  дә арттыра.Ешрак әйтик кадерлеләребезгә  матур сүзләрне.

Шәхси УУГ:

- әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше.

Регулятив УУГ:

-  алдан фаразлау, контроль

Танып-белү УУГ:

-  мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Коммуникатив УУГ:

-   сораулар куелышы,  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү,тикшерү, коррекцияләү, информация табу

Шәхси УУГ :

-  әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше

Сораулар ярдәмендә укучының фикерләү сәләте үстерелә.

5 этап.

Белем һәм күнекмә

ләрне тикшерү.

Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

-Дәресебезне дәвам итәбез.Бирелгән карточкалардагы җөмләләрдә сүзләр төшеп калган.Шул сүзләрне дөрес итеп куйсагыз, чәчәгегезнең сабагын да ясап куячаксыз.Моның өчен Рэлли Коуч структурасын үтәргә кирәк булачак.

Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

1 карточка

1.Әниләр гаиләдә- нур сибүче  ....

2.Әниләр -өйне җылытучы-....

3.Әниләр- иң якын- ...

4.Әниләр -гаилә учагын ....

(саклаучы,учак,кояш,киңәшче)

Һәр төркемнән бер укучы бер генә җавапны әйтә.

-Ә хәзер шул сүзләрегезне чәчәгегезнең сабагына языгыз һәм беркетеп куегыз.

Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтәбез, укучылар, чыннан да: (хор белән уку)

Әниләр -гаиләдә нур сибүче  кояш.

Әниләр -өйне җылытучы учак.

Әниләр- иң якын киңәшче.

Әниләр -гаилә учагын саклаучы

Рәхмәт,сезгә, кадерле укучыларым. Бу биремне дә бик яхшы итеп үтәдегез.

“ТОКИН МЭТ” структурасы.

- Әниләргә котлау язу алдыннан сезгә тагын бер эш башкарырга кирәк булачак. Моның өчен  бирелгән 1 зур кәгазь битендә

берьюлы дүртәү эшләячәксез.Кәгазьнең уртасында “ Әниемә теләкләр”дип язылган. Күңелегездә туган хисләрегезне, теләкләрегезне әниләрегезгә җиткерү өчен,сезгә “Токин Мэт” структурасы ярдәм итәчәк. 2 минут вакыт бирелә.Ахырдан үзегезнең проектларыгызны яклыйсыз, бер-берегезгә  тәкъдим итәчәксез.

Һәр өстәлдән бер кеше проектны яклый. Үзегезгә ошаган иң матур җөмләне чәчәгегезнең яфракларына язып куегыз һәм беркетегез.

Укучыларның фикерен тыңлау.

-Димәк, нәтиҗә ясап,шуны әйтәбез: Слайд 5 (хор белән уку)

Әнием, син-бердәнберем, газиз кешем. Мин сине бик яратам. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Яхшы.

-Бик матур чәчәк рәсеме килеп чыкты.Әйдәгез, хәзер шул чәчәкнең артына котлау текстын язып куегыз.(Укучылар үз сүзләре белән, дәрестә алган белемнәренә таянып, әниләренә котлау язалар).(Берничә укучының фикерен тыңлау)

Нәтиҗә.Слайд 6 (хор белән уку)

Кадерле әнием, бердәнберем,газизем! Сине бәйрәм белән котлыйм.Сиңа озын гомер, бәхет, сәламәтлек телим.Син -минем кояшым, киңәшчем, назлы гөлем. Рәхмәт сиңа. Мин сине бик яратам!

Регулятив УУГ:

-  контроль, үзбәя бирергә өйрәтү

Танып-белү УУГ:

-  мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар куллану

Шәхси УУГ:

-  укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.     Рефлексия

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

-Укучылар, дәрес сезгә ошадымы?

-Ни өчен?

-Сез бүген нинди белемнәр алдыгыз, нәрсәгә өйрәндегез?

-Нәрсәләрне искә төшердегез?

-Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

- Барлык биремнәрне дә үти алдыңмы?

-Ә нәрсә җиңелрәк булды?

Үзбәя.“ Конэрс” структурасы

Ни өчен “5”ле куясың. Ни өчен “4”ле?

-Бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Дәресебез  кадерле әниләребезгә багышланды. Мәдхия җырлыйк аларга без бүген. Һәр кешенең әнисе - “бердәнбер”.  Әниләребезнең кадерен белик, рәнҗетмик. Яхшы укуыбыз, тәртипле булуыбыз белән шатландырып торыйк.Чөнки дөньяда әнидән дә кадерле, газиз кеше юк. Һәрберебез әниләребез өчен “бердәнбер”  икәнлекне беркайчан да онытмыйк.

Рәхмәт сезгә,укучылар.

ТИМ ЧИР  -  «Без булдырабыз!»

Шәхси УУГ:

-  мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре

Регулятив УУГ:

-  эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү

Коммуникатив УУГ:

- фикерне тулы итеп әйтә белү

Танып белү УУГ:

-  алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

Укучы дәрестә үзенең нәрсә өйрәнүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

7 этап

Өй эше

1. Р.Миңнуллинның ”Әни кирәк”шигыре яттан.

2.”Минем әнием” темасына сочинение язарга.

3 .”Әниемә булышам” темасына рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-конференция 2 класс

В этом году я попробовала провести мини-конференцию во 2 классе. Эта идея мне удалась. В жюри были родители и дети. Очень чётко и справедливо была оценена каждая работа. Всему классу на праздники 23 ф...

УРОК-ПРОЕКТ по теме: «Глаголы играют важную роль в речи» (мини-исследование) 4 класс

Урок-проект по теме "Глаголы играют важную роль в речи" разработан в соответствии с ФГОС. Целью является -  создание творческого мини-проекта с использованием логических заданий по русскому языку...

Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.Мастер класс презентациясе.

4 нче сыйныф укучылары белән "Бердәнберем, газизем-ул минем әнием" темасына үткәрелгән мастер-классның презентациясе.Презентациядә һәр эшкә нәтиҗә ясала.Әниләргә бүләк- котлау открыткасын ясау элемент...

Мини-проект 2 класса "Хочу питаться правильно!"

Данная статья была опубликованна в сборнике "Педагогика здоровья", полное название: "Методический сборник. Проектирование воспитательной работы по формированию культуры здорового образа жизни школьник...

Тема: «Создание мини-клипа «Наш класс»»

Занятие по информатике в 4 классеТема: «Создание мини-клипа «Наш класс»»Цель занятия: способствовать развитию коммуникативных навыков, воспитанию чувств товарищества, дружбы, взаимопомощи, взаимоуваже...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО МИНИ-ФУТБОЛУ МЛАДШИХ КЛАССОВ

Рабочая программа по мини-футболу разработана с учетом  индивидуальных физических особенностей детей с ОВЗ по слуху...

Мини самостоятельные 2 класс по русскому языку

Сборник небольших самостоятельных работ по русскому языку за 2 класс поможет провести проверку знаний текушего материала по некотрорым темам....