“Минем өчен яшисең, рәхмәт сиңа,Әнием” - 8 март бәйрәме
учебно-методический материал на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Максат.Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү,бала  белән     ана  арасында  мәхәббәт, әниләргә  карата  ихтирам,кадер-хөрмәт,үз  гаиләң  белән  горурлану  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eni_beyreme.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе”

“Минем  өчен  яшисең,

 рәхмәт  сиңа,Әнием”.

                                                     Гарипова Минниса Миннегали кызы,

                                                 башлангыч класслар укытучысы

 “Минем  өчен  яшисең, рәхмәт  сиңа,Әнием”.

Максат.Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү,бала  белән     ана  арасында  мәхәббәт, әниләргә  карата  ихтирам,кадер-хөрмәт,үз  гаиләң  белән  горурлану  тәрбияләү.

Җиһазлау. Бүлмәне  бәйрәмчә  бизәү,ана  темасына  багышлап  язылган  шигырь  плакаты, “Бишек  янында  Ана”  сурәте, китаплар  күргәзмәсе, мәкальләр  язылган  плакат.

                          Дәрес  барышы.

     Укытучы:

            Әни!

Җир  йөзендә  иң  гүзәл, иң  газиз  сүз - әни . Җир  йөзендә  иң  кадерле, иң  сөйкемле , иң  матур, иң  гүзәл  кеше – безнең  әниләребез.  Әни  гаиләдә  иң  газиз  кеше.

Укучы:

Күпне  белгән  кеше  ул  зур  кеше  була...

Күптән-күпне  белгән –бик  зур  кеше  була.

Бик  зур  кешегә  дә  тиң  зур  кеше  була.

Әти-әнидән  дә  зуррак  кеше  булмый.

Шуны  белгән  кеше - иң  зур  кеше  була.

Укытучы:

Димәк, дөньяда  иң  зур  кеше - әти-әни. Алар – иң  якын  кешеләр. Җир  йөзендәге  иң  кыйммәтле  әйберләр  дә  аларга  тиңләшә  алмый.

Укучы:

Изрәп  йоклый  сабый.Бит  очлары

Кояш  кебек  балкып  яналар.

Көйләр  көйләп  бишек  тирбәткәндә

Нәрсә  уйлый  икән  аналар?

Укытучы:

-Укучылар,сез  бу  шигъри  юлларны  ничек  аңлыйсыз?

Сезнең  фикерегезчә  автор  нәрсә  әйтергә  тели?(...)

-Димәк, Роберт  Миңнуллин  әйтүенчә, әниләр  безнең  киләчәгебезне  безнең  бишек  чорыннан  ук  уйлыйлар  икән. Ә  хәзер, әйдәгез  икенче  шигъри  юлларны  тыңлыйк , аны  безгә  С. Кудаш  язган.

Укучы:

Иң  изге  кеше - әни  икән ,

Ул  синең  өчен  генә  яши  икән .

Тик  шуны  аңлап  җитмисең  икән ,                              шул  гамьсезлек  өчен  инде  үкенәм.

Укытучы:

-С. Кудашның  шигъри  юлларын  ничек  аңлыйсыз?(...)

Менә  шундый  үкенечле  хәлдә  калмаслык  итеп , әниләрне  кадерләп, хөрмәтләп  яшәргә  кирәк.

Ә  менә  ике  малай  әниләренең  сүзләрен  тыңламаганнар. Әниләре  берегез  Сак, икенчегез  Сок  булсын  дип  каргаган . Ана  каргышы  кабул  булган. Малайлар, кошка  әверелеп , кара  урманга  очып  киткәннәр  һәм  бер-берсе  белән  дә, әти-әниләре  белән  дә  күрешә  алмый  интеккәннәр.

-Бу  нинди  бәет?(Сак-Сок  бәете ).

-Менә  шундый  гыйбрәтле  хәлләрне  ишеткәч,  халыкның  акыллы  мәкальләре  искә  төшә.  

(Плакаттан  уку .Олыласаң  олыны  олыларлар  үзеңне.

Ата-ананы  тыңлаган  адәм  булган , тыңламаган  әрәм  булган . Ата –анасына  игелек  күрсәтмәгән –олыгайгач,  үзе  дә  күрмәс).

Әйе, әни  сүзен  тыңлаган,үзенең  кыланышлары  белән  аны  рәнҗетмәгән, ана  киңәшләре  һәм  ризалыгы  белән  яшәгән  кеше  генә  бәхетле  була.

-Бөек  рус  язучысы  М.Горький  сүзләренә  дә  игътибар  итик. Язучы  һәм  шагыйрь  буларак,ул  әниләр  турында  нинди  фикерләр  әйтеп  калдырган  икән?.

Укучы:

Дөньяның  бөтен  горурлыгы – Аналардан!

Кояшсыз  гөлләр  чәчәк  атмый,

Хатын-кызларсыз  мәхәббәт  булмый,

Мәхәббәтсез  бәхет  булалмый.

Аналардан  башка  шагыйрь  дә, батыр  да  юк.

Укытучы:

-Димәк,аналар  безгә  кояшлы  иртәләр, матур  гөлләр, мәхәббәт, батырлык,  яшәүгә  көч  бирүче  изге  җаннар.

 Әниләр  гомер  буе  безнең  өчен  яшиләр.Әниләрнең  изге  догасы  безне  бәхетле  итә.

“Ташлама, әнкәй , ташлама

Мине  изге  догаңнан.

Ташласаң  изге  догаңнан,

Мин  бәхетле  булалмам.

-Укучылар,дәресне  Н. Измайлованың”Кеше  турында  кешегә”дигән  шигыре  белән  йомгакласак, ул  тагын  да  тулырак, мәгънәлерәк  булыр  иде. Ул  сезне  уйландырыр , киңәш  буларак  та  тәэсир  итәр.

Ямьсез  күреп , ямьсез  дия  күрмә-

Һәр  чәчәкнең  аның  төсе  бар.

Сөйкемсез  сөяк  буламы?-

Һәркемнең  әнисе  бар.

Бәләкәйне  бәләкәй  ди  күрмә-

Һәр  җимешнең  аның  төше  бар.

Кеше  бәләкәй  буламы?-

Кешенең  әнисе  бар.

Баласына  сүз  тидермәс  өчен,

Газиз  җанын  бирер  кеше  бар.

Бер  бәләкәй  генә  адәмгә  дә

Берәүләрнең  таудай  хисе  бар!...

“Мәрхәмәтле  бул  балама”-диеп,

Дога  укып  торыр  кеше  бар.

Кимсетә  күрмә  кешене-

Кешенең  әнисе  бар.

                                                                     

                                                                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 8 марта "Этот день 8 марта"

Праздник к 8 марта "Этот день 8 марта" был проведен с учащимися 1 класса. Дети рассказывали стихи, исполняли песни, делали подарки для мам своими руками и участвовали вместе с ними в конкурсах....

Сценарий праздника "8 марта - день чудесный" (март 2014 год)

Работа предназначена для использования при подготовке выступлений к 8 марта....

Конкурсы для девочек "8 марта" (6 марта 2014г.)

Конкурсы для девочек на праздничном мероприятии, посвященном празднованию Международного женского дня (6 марта 2014г.)...

8 МАРТА- праздник мам и бабушек (6 марта 2018)

Сценарий внеклассного мероприятия....

Презентация "8 МАРТА" ( март 2018)

Презентация к празднику...

Сценарий «Весенний день 8 марта» - тематический концерт, посвященный 8 марта.

Праздник 8 марта - это праздник любви и восхищения женщинами. Это день, в который принято уделять уважение своим любимым и близким женщинам - женам, матерям, сестрам и так далее.Наша жизнь большей час...

Праздник «В светлый день 8 марта!» Сценарий праздника 8 марта.

Поздравить мам , бабушек  с праздником;Способствовать воспитанию чувства уважения, благодарности, доброты к маме и бабушке;Развивать творческие способности учащихся....