"Яхшы сүз - җан азыгы"
классный час (4 класс) по теме

Мероприятие на татарском языке. Классный час о вежливых словах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yahshy_suz-zhan_azygy.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1) Укучыларга яхшы сүзнең тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң  булуын күрсәтү;

2) Дусларыңа, группадашларыңа игътибарлы, ярдәмчел булу теләген үстерү;

3) Балаларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

Плакатлар:1) “Яхшы сүз-җан азыгы”.

2) Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

 Әйтәсеңме башка кешегә?

Бизәкләп эшләнгән тартма, сүзләр язылган тасмалар.

  1. Оештыру өлеше. Мотивлаштыру.

- Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басыйк. Бүген безгә кунак апалар килде. Аларга   һәм бер-беребезгә карап, елмаеп,исәнләшик, хәерле кич телик. (Барыбыз да урыннарга утырабыз).

2. Хикәя тыңлау, фикер алышу.

Урман юлыннан ике кеше- бабай белән малай бара. Көн эссе. Аларның бик тә су эчәсе килә.

Юлчылар кечкенә генә инеш буена килеп җитәләр. Тын гына челтерәп салкынча йөгерек су ага. Алар, сусауларын басар өчен, иелеп су эчәләр.

- Суың өчен рәхмәт сиңа, инешкәй,- ди бабай. Малай көлеп куя.

- Бабакай, ни өчен инешкә рәхмәт диеп әйттең?- дип сорый ул бабайдан, - инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул бит сүзләрне ишетми, яхшылыкны аңламый.

- Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел, кешеләр. Кешенең ни өчен рәхмәт сүзе әйткәнен беләсеңме? Уйланып кара әле: бу сүз кемгә кирәк?

Малай җитдиләнеп, уйга калды. Аларның вакыты күп, барасы юл ерак иде...

- Әйтегез әле, ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән соң?

- Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен.

- Инеш кешене аңлый аламы соң?

- Юк.

- Шулай булгач, аңа рәхмәт әйтүнең нигә кирәге бар?

- ( Бабакай болай фикер йөртә: “Әгәр инеш суы аңа яхшылык эшләгән икән, сусавын баскан икән, димәк, аны аңлаган кебек тоелган. Бу сүзне әйтсәң, үзеңә дә рәхәт булып китә).

- Ә бүре инеш суын эчәме? Алай булгач, нигә рәхмәт әйтми?

( Укучылар фикере).

- Әйтегез әле, кеше “рәхмәт” сүзен кайчан әйтә?

- Бу сүз яхшы, изге эшләргә, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә. Аны ишетү һәркемгә рәхәт.

“ Рәхмәтләр хакында” Шәүкәт Галиев шигыре.

  1. - Ә хәзер, әйдәгез, бер-беребезгә “рәхмәт” сүзе кергән җөмләләр төзеп әйтеп карыйк.

4.- Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән?

  1. Яхшы сүзләр, әдәплелек турында.
  2. Балалар, ә хәзер әйдәгез, Такталачык авылында туып-үскән Халык шагыйре Г. Афзалның “Сүз” дигән шигырен тыңлап үтик.
  3. Әйе, тәмле сүз ишетү һәр кешегә дә рәхәт. Ә менә яман сүзләр әйтүдән тыелырга кирәк. Алар кешенең күңелендә бары авыр тойгы калдыра.
  4. Ә сез нинди “серле” сүзләр беләсез?
  5. Гафу ит, исәнме, хәерле иртә, сау бул, зинһар өчен...

5.- Хәзер без сезнең белән “Тылсымлы тартма” уены уйныйбыз.

 Исәнләшү        Саубуллашу        Изге теләкләр

Исәнмесез                    сау булыгыз        тыныч йокы

саумысез        исән бул        хәерле юл

хәерле кич        очрашканга кадәр        имин йөрегез

сәлам        хушыгыз        бәхетле булыгыз

        хәерле көн        сәламәт булыгыз

- Балалар, бу сүзләрне ишетү һәркемгә рәхәт, шулай бит?

6. “Гафу ит” Вәсимә Хәйруллина шигыре.

- Ни өчен әби үпкәләгән? Олы кешене үпкәләтергә ярыймы? Ни өчен ярамый?

Нәтиҗә: Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән. Ярамаган сүзләр әйтеп кеше күңелен яраларга ярамый икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала.

7.- Ә хәзер әйдәгез, “Тылсымлы сүз” уены уйныйбыз.

“Зинһар өчен”,-дигән сүз керсә генә биремне үтисез.

8.- Рәхмәт, балалар. Безнең телебез матур сүзләргә бик бай. Әдәп, әхлак, сүз турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез, шуларның берничәсен искә төшерик!

“ Төеннең башы миндә- ахыры синдә” уены. ( Төенләнгән кулъяулык белән).

1) Җылы сүз- җан азыгы.

2) Теле татлының- дусы күп.

3) Җайлы сүз- җан эретә.

4) Сөйдергән дә тел,

Биздергән дә тел.

5) Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

6) Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

7) Изгелек итә алмасаң- яманлык кылма.

9. Бик яхшы, балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән. Балалар, “Авыз күрке- тел, тел күрке- сүз” диелә татар халык мәкалендә. Һәрчак тәмле телле булыгыз. Яман сүзлелек, кешене кимсетә, түбәнсетә торган сүзләр турында күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри  туплаган халкыбыз насыйхәтләрендә дә кисәтелә. Бу хакта 89 нчы тәрбиядә болай диелә: “ Әй угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвасыз ( уйламый) әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән саклан!”

10. –Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Ә матур, җылы сүзләрне без нинди телдә әйтәбез?

- Татар телендә. Туган телебездә.

- Әйдәгез, балалар, бүгенге тәрбия сәгатебезне “ Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

- Тәмле телле, бәхетле булыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие Яхшы суз"

Хәерле  көн,  дуслар!1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып,кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елм...

Иң яхшы татар теле дәресе

"Иң яхшы татар теле дәресе" конкурсына җибәрелгән дәрес конспекты. Фәнис Яруллин "Әни" шигыре, 3 нче сыйныфта  уку дәресе....

Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.

Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, төрле һөнәр ияләре белән таныштыру, үзебезнең җирлектә яшәүче алдынгылар белән таныштыру - төп максат булды....

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. ...

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Бу презентация ата-аналар өчен...

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен әзерләнгән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип исемләнгән сыйныф сәгате....

Яхшы сүз-җан азыгы , яман сүз- баш казыгы

Укучыларда сөйләм культурасын һәм  кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;  сөйләмне сафландыру, тәрбияле бала булу өчен, файдалы киңәшләр ...