"Ут дус та,дошман да" тәрбия сәгате
классный час (3 класс) на тему

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

Укучыларга утның җылылык  һәм яктылык чыганагы гына түгел,саксыз эш иткән очракта күп бәла- казалар сәбәпчесе булуын төшендерү.Ут һәм көнкүреш приборлары белән сак,дөрес эш итәргә өйрәтү.

.Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте бе- лән якыннанрак таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ut_dus_ta_doshman_da.docx22.67 КБ

Предварительный просмотр:

         

              УТ ДУС ТА,

      ДОШМАН ДА.

 

       Ачык тәрбия сәгате.

  Укытучы:Ахметсафина Р.Р.

     

   

МАКСАТ:

1.Укучыларга утның җылылык  һәм яктылык чыганагы гына түгел,саксыз эш иткән очракта күп бәла- казалар сәбәпчесе булуын төшендерү;

2.Ут һәм көнкүреш приборлары белән сак,дөрес эш итәргә өйрәтү;

3.Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте бе- лән якыннанрак таныштыру.

  ҖИҺАЗЛАУ:

плакатлар,карточкалар,рәсемнәр,эмблемалар.

                                                           

             

             Тәрбия сәгате барышы.

Укытучы: Хәерле көн ! Кадерле балалар.бүгенге кичәбез “Ут

дус та ,дошман да “ дип атала.

  • Ни өчен ут дус диелгән?
  • Ут җылылык,яктылык бирә.Ут ярдәмендә ашарга пеше-

рәбез ,телевизор карыйбыз,үтүк ут белән эшли ,киемнәр үтүклибез һ.б.

Укытучы: Бүгенге көндә дөньяны утсыз,газсыз күз алдына

китерү мөмкин түгел.зур-зур самолётлар күктә оча,

теплоходлар суда йөзә,коштай тиз һәм җитез булып по-

ездлар чаба. Өйләрдә җылы,рәхәт.Дуслар бер-берсенә яр-

дәм итәләр. Чыннан да ут безнең дустыбыз дип әйтә алабыз,

чөнки ул безгә  бик нык булыша.

    Кеше ут белән борынгы заманнардан ук таныш.Ягез,кай-

сыгыз әйтә , борынгы заман кешесе ут белән ни эшләгән?

  • Ут кешене җылыткан,ерткыч хайваннарны куркыткан,

утта кеше ашарга пешергән.

 Укытучы: -Әйе, борынгы заманнардан ук ут кешенең дусты булган.Утны бүгенге көндә дә бик күп һөнәр ияләре файда-

лана.Алар кемнәр?(тимерче,эретеп ябыштыручы һ.б.)

Укытучы:-Әйдәгез, уйлап карыйк әле,без үзебез утны кайда кулланабыз икән?(ашарга пешерәбез,өйне җылытабыз,як-

тыртабыз,электр уты белән йорттагы бик күп көнкүреш тех-

никасы-кер юу машинасы,үтүк,телевизор һ.б.эшли)

Укытучы:- Менә без утның бик күп файдалы якларын карап

үттек. Ләкин саксыз эш иткәндә ут бик күп бәла-каза ките-

ререгә , кешене йорт –җирсез калдырырга ,хәтта үлемгә сә-

бәпче булырга да мөмкин. Юлына очраган һәр нәрсәне ут көлгә әйләндерә , аны  туктату бик кыен.

Элегрәк авылда булган бер вакыйганы укытучы сөйләве

һәм соңыннан  бергәләп фикер алышу.

   Укытучы: Ут- дустыбыз әнә шулай рәхимсез дә була ала.

Кешеләрнең дә ут эчендә янып үлгән очраклары күп. Сак,

бик сак, булырга кирәк аның белән! Шырпы уенчык түгел.

Ут белән курку белмәс янгын сүндерүчеләр көрәшә. Хәзерге

вакытта янгынга каршы төрле техника кулланыла.(Рәсем-

нәр күрсәтелә)

    Укытучы: Ә хәзер викторина үткәреп алырбыз. Моның

өчен безгә ике командага бүленергә,командага исем уйлап табарга ,командирын билгеләргә һәм жюри сайларга кирәк

булачак(укучылар ике командага бүленәләр)

I бирем. Укучыларга төрле көнкүреш техникасы рәсемнәре

ясалган битләр таратыла.Һәр команда чират  буенча аның

ни өчен кулланылганын һәм ничек дөрес файдаланырга

икәнен әйтеп бирергә тиеш.(Мәсәлән ,үтүкне розеткага тоташтырган килеш өстәлдә калдырмаска,кер юу машина-

сы эшләп торганда юеш кул белән кагылмаска һ.б.)

II бирем. Укытучы беренче өстәлгә таба, кәстрүл, алар өс-

тенә  кәгазьдән ясалган ут рәсеме, икенче өстәлгә телеви-

зор макеты, аның өстенә дә ут рәсеме куела.

    Укучылар газ плитәсендәге ут капкан табаны һәм ут кап-

кан телевизорны дөрес итеп сүндерә белергә тиеш.

III бирем. Командаларга сораулар язылган карточкалар та-

ратыла. Әзерләнергә берничә минут вакыт бирелә.Сорау-

ларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

                            СОРАУЛАР.

1.Төнлә йокы бүлмәсендә янгын башланды ди. Сезгә ничек урамга чыгарга? (Мүкәләп яки шуышып хәрәкәт итәргә,

авыз-боырнны юеш чүпрәк белән капларга,кечкенә бала-

ларга чыгарга ярдәм итәргә.)

2.Учакны нинди урыннарда ягарга ярамый?(Коры агачлар,

салам кибәне, йорт янында, җилле көнне һ.б.)

3.Янгын вакытында аңын югалткан кешегә ничек беренче

ярдәм күрсәтергә?(табиб чакыртырга,кешене саф һавга

алып чыгарга, башына юеш чүпрәк куярга һ.б.)

4. Син мәктәптән кайтканда бер йорттан төтен чыкканын

һәм кечкенә бала елаган тавыш ишетәсең. Син нәрсә эшләр идең?

5.Яңа ел чыршысын бизәгәндә нииди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?(Төзек гирляндалар кулланырга, чыршы ботаклары-

на мамык һәм кәгазь элмәскә,чыршыны яхшылап идәнгә беркетергә.)

IV бирем. Янгын чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне сак-

ларга кирәк?(Бу биремне өй эше итеп бер- ике көн алдан бирергә була.)

V бирем. “Кем тизрәк ?” дип атала.Командалао бер рәткә тезелеп басалар. Залның икенче башына 2 өстәл өстенә

берничә өлешкә киселгән янгын сүндерү техникасы  рәсем-

нәре куелган. Сигнал бирелүгә уенда катнашучылар чират буенча йөгереп барып рәсемнең бер кисәген алып китерә-

ләр һәм үзләре алдындагы  өстәлдә шул кисәкләрдән рәсем

тәзиләр. Кайсы команда тиз һәм дөрес итеп төзи.

VI бирем. “Мәкальне әйтеп бетер”.

   “Ут төшкән җирен ...(көйдерә)

   “Ут чыкканда җил астында ...(калма)

   “Утның уены ...(юк)

   “Уттан калмый, ... ...(бурдан кала)

   “Утны күз яше белән генә ... ...(сүндерә алмассың)

   “Янгынны сүндергәнче, ... ...(булдырмау яхшырак)

Викторинага нәтиҗә ясау,җиңүчеләрне билгеләү.

“Ут белән уйнамагыз!” шигырен укып аңлату,нәтиҗә ясап

йомгаклау.

Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән , ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди

Арыш арасына кереп

Кырын төшеп яткан, ди

Кешедән качып папиросны

Авызына капкан, ди

Шырпы сызган, төтен йоткан,

Буылып-буылып йөткергән.

Папиросны читкә атып,

Теш арлый төкергән.

Ә папирос мыштым гына

Саламны көйрәткән,ди

Игенгә үрләткән, ди

Ут кулын көйдереп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Кыр уртасына җиткән.

Инде малай бар көченә

Авылына ычкынган.

“Янабыз бит, коткарыгыз!”-

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур басуны

Ялкын ялмап өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәлакәт.

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз

                     

                       

                                       

                     

               

                     

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...