"Йолдызлы сәгать" Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән класстан тыш чара
план-конспект занятия по окружающему миру (3, 4 класс) на тему

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

                    Укучыларның “ Һава “, “ Су”,  “Файдалы казылмалар “, “Туфрак “ темалары буенча белемнәрен ныгыту.. Балаларның уйлау – фикерләү сәләтләрен  һәм   иҗади активлыгын үстерү ,күзал-

                   лауларын киңәйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyzly_sgat.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                         

                                         

           ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӘРЕСЕ буенча класстан тыш чара

                           

Кичәнең максаты : 

                  1. Укучыларның “ Һава “, “ Су”,  “Файдалы казылмалар “, “Туфрак “ темалары буенча бе-

                   лемнәрен ныгыту.

                    2. Балаларның уйлау – фикерләү сәләтләрен  һәм   иҗади активлыгын үстерү ,күзал-

                   лауларын киңәйтү.

               

             Җиһазлау :файдалы казылмалар (гранит ,кызыл балчык ,

               ташкүмер ,нефть ,торф ,известьташ ),төсле кәгазьдән  ки-

               селгән  йолдызлар ,чиста альбом бмтләре ,ручкалар ,һәр

               укучыда 1-6 цифрлары .

             Укытучы : Укучылар , бүген без “Йолдызлы сәгать” уенын үткәрәбез .Аны җиңүчесе булып “ Әйләнә -тирә “ дәресләрендә актив катнашып , дәреслек  материалын игътибар белән укыган һәм өйрәнгән укучы булачак . Беренче турда 3-4 сыйныф укучылары барысы да катнаша .

   

                            1 тур . Файдалы казылмалар .

   Өстәлгә 6 файдалы казылма : гранит , кызыл балчык , ташкүмер , нефть ,торф , известьташ куела. Аларның һәрберсенә номер сугылган . Укытучы   сорауны биргәннән соң ,һәр укучы дөрес җавапка туры килгән номерны күтә рә . Дөрес җавап өчен 1 очко бирелә .

       Сораулар :

       1. Бу файдалы казылмадан кирпеч һәм төрле- төрле савыт-сабалар ясыйлар .

       2. Бик чыдам булганы өчен,аны төзелештә кулланалар . Аннан биналар ның фундаментын ,күпер баганала-рын , баскычлар төзиләр.Шомартып ,метро  станцияләрен бизиләр , яр буйларын ныгыталар , һәйкәлләр куялар.

       3. Ул - майсыман сыеклык , карасу төстә , зәһәр исле , янучан .Аннан бензин , керосин , машина мае , вазелин һәм парафин алалар .

       4. Аны уңыш ташы диләр . Бөртекле һәм яшелчә культураларының уңы шын арттыру өчен , аны туфракка күпләп кертәләр. Юлларга һәм урамнарга җәю өчен , шулай ук цемент хәзерләү өчен кулланалар .

      5. Ул сазлыкның төбендә үсемлек калдыкларыннан хасил була . Аның белән басуларны ашлыйлар , корысын терлек астына түшиләр , биналарны җылыту өчен файдаланалар .

      6. Үзе каты , кара төстә була , янучан . Аны чыгару өчен шахталар казыйлар .

         1 нче тур ахырында 4 һәм аннан күбрәк очко җыйган укучылар икенче  турда катнашалар . Җиңүчеләрнең киемнәренә йолдызлар беркетелә . Калган уйнаучылар уеннан чыгалар һәм тамашачы булалар .

           

                          2 нче тур. Су һәм аның үзлекләре .

1) Дөрес җавапны табыгыз . Бозга әйләнгәндә су :

  1. Кысыла .
  2. Киңәя .+
  3. Үзгәреш булмый.
  1. Хатаны табыгыз . Без беләбез , су ул :
  1. Үтә күренмәле.
  2. Ак .+
  3. Төссез .
  4. Иссез .
  5. Җылытканда киңәя .
  6. Суынганда кысыла .
  1. Дөрес җавапны табыгыз . Су бозга әйләнә :
  1. +1 градуста .
  2. – 1 градуста .
  3. 0 градуста . +
  4. – 5 градуста .
  5. – 2 градуста .

2 нче турның 3 соравына да дөрес җавап биргән укучылар 3 нче турга үтәләр .Җиңүчеләргә йолдызлар бирелә .

                       

                          3 нче тур . Һава .

  1. Хатаны табыгыз . Һава составына түбәндәге газлар керә :
  1. Азот .
  2. Сөрем газы .
  3. Кислород .
  4. Углекислый газ .
  1. Дөрес җавапны сайлап алыгыз .

Кешеләргә һәм тереклек ияләренә сулау өчен нинди газ кирәк ?

  1. Кислород .+
  2. Азот .
  3. Углекислый газ .

3 нче турның сорауларына дөрес җавап биргән укучылар 4 нче турга үтәләр . Җиңүчеләрнең киемнәренә йолдызлар беркетелә .

 

                                       4 нче тур . Туфрак .

  1. Хатаны табыгыз . Үсемлекләр туфрактан нәрсәләр ала ?
  1. Дым .
  2. Кислород .
  3. Черемә .
  4. Микроблар .+
  5. Суда эрегән тозлар .
  1. Дөрес җавапны сайлап алыгыз . Туфрак турындагы фәнне язучы :
  1. И.П. Павлов .
  2. М.В.Ломоносов .
  3. В.В. Докучаев . +
  4. Д.И. Менделеев .
  1. Хатаны табыгыз . Үсемлекләр турындагы фән :
  1. Математика .
  2. Ботаника .
  3. Тарих .+

4 нче турның соравына дөрес җавап биргән укучылар 5 нче турга үтәләр .Җиңүчеләргә йолдызлар бирелә .

                                    5 нче тур . Кем күбрәк сүз төзи ?

Алма сүзеннән кем күбрәк сүз ( исемнәр) төзи ? 5 нче тур ахырында җиңүчеләр билгеләнә . Аларга бүләкләр тапшырыла .

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме "

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен "Уңыш бәйрәме " сценарие....

класстан тыш чара

" Нәүрүз бәйрәме"...

Йолдызлы сәгать

"Йолдызлы сәгать"    2 класс укучылары өчен әзерләнде.Балаларның  предметлар буенча белемнәрен ныгыту һәм фәннәргә карата кызыксыну уяту максатыннан оештырылды....

Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: Өлкәннәргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү....

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...