Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.
методическая разработка (1 класс) на тему

Гибадуллина Рамзия Зульфатовна

        Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә  балаларны юл йөрү , куркынычсызлык кагыйдәләренә төрле ситуацияләрдә  дөрес юлны сайлап, дөрес чыгарга , югалып калмаска өйрәтергә кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon barasy_yulyn_un_bulsyn.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           

ТР Азнакай муниципаль районы Зур Сукаеш  авылы төп гомумбелем бирү мәктәбе

                                                                 

                .

                           

    Барасы юлың имин    

                 

        булсын!

 

                                                                ТР Азнакай муниципаль районы Зур Сукаеш

                                                         авылы төп гомумбелем бирү мәктәбенең 1нче

                                                    категорияле  башлангыч класс укытучысы

                                                                 Гибадуллина Рәмзия Зөлфәт кызының әти

                                                            әниләр һәм укучылар катнашында

                                                                  класстан тыш чара

                                                     2013 ел

 

                                                                 Кереш.

        Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә  балаларны юл йөрү , куркынычсызлык кагыйдәләренә төрле ситуацияләрдә  дөрес юлны сайлап, дөрес чыгарга , югалып калмаска өйрәтергә кирәк.

       Юл йөрү кагыйдәләре балалар һәм зурлар өчен  бер үк . Шуның өчен  ба-лаларны юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү програм-малары хәзерге тәлапләргә туры килергә тиеш.

      Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кечкенәдән үк башларга һәм план буенча системалы алып барырга кирәк. Мәктәп яшен-дәге балага кагыйдәләрне яхшы белү генә аз, аларның мәгънәсен аңларга , си-туациягә дөрес бәя бирә белергә , юл йөрү кагыйдәләрен бозучының кыюлы-гы- куркыныч хата икәненә нык ышанган булуы кирәк.Тик шулай якын ки-леп кенә кечкенә җәяүлене  реаль якларга мөмкин. Баланы юлда куркыныч-сыз йөрергә әзерләү – төп бурычның берсе. Бу эшне әти-әниләр белән бергә  алып барганда гына зур уңышка ирешергә мөмкин.  Мин сезгә әти-әниләр һәм укучылар катнашында уздырылган  класстан тыш чара тәгъдим итәм.

    Бу уен-ярыш әниләр һәм балалардан торган гаиләләр арасында үткәрелә. Әтиләр –җанатарлар. Жюри составы килгән кунаклар арасыннан сайланыла.

    Уен берничә турдан тора. Командаларга 1, 2, 3, 4, 5 саннары язылган сиг-нал карточкалары таратыла. Экраннан слайдлар күрсәтеп барыла. Алып бару-чы биремне укый. Һәр гаилә кайсы җавапны дөрес дип таба, шул сан куелган карточканы күтәрә. Дөрес җаваплар өчен фишкалар бирелә.

Максат:  1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне камилләштерү. Әти-әниләргә һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү.

                2. Логик фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, хәтерне үстерү.

                3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уңай караш тәрбияләү. Бала - гаилә - мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Җиһазлар: компьютер, слайдлар, сигнал карточкалары, биремле карточкалар, юл билгеләре.

Катнашалар: укучылар, әти-әниләр, укытучы.

Уен барышы.  Бу уен—ярыш әниләр һәм балалардан торган гаиләләр арасында үткәрелә. Әтиләр –җанатарлар. Жюри составы килгән кунаклар арасыннан сайланыла.

      Уен берничә турдан тора. Командаларга 1, 2, 3, 4, 5 саннары язылган сигнал карточкалары таратыла. Экраннан слайдлар күрсәтеп барыла. Алып баручы биремне укый. Һәр гаилә кайсы җавапны дөрес дип таба, шул сан куелган карточканы күтәрә. Дөрес җаваплар өчен фишкалар бирелә.

 

 А.б.  –Исәнмесез, кадерле әти--әниләр, хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Бүген сезне бу залда күрүемә бик шатмын. Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик. Бу атна безнең мәктәбебездә “Юл йөрү әлифбасы “ на багышланды.  Башлангыч сыйныфларда өйрәнгән белем һәм күнекмәләребезне буген   кулланып карыйк әле.

                         (уенның тәртибе аңлатыла)

__ Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Уеныбызның исемен белү өчен түбәндәге карточкаларны кирәкле тәртиптә тезегез.

                           

      (Җавап урыннарда тезелә. Дөрес җавап слайдта чыга. (слайд 1)

                             

А.б.                       Юлда йөргән кешеләрне

                            Хәвеф- хәтәр сагалый.

                             Кагыйдә белмәгәннәргә

                             Һәрчак куркыныч яный.

Ә юлларда имин йөрү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

 I тур. Юл билгеләрен беләсеңме? Аларны ничә төркемгә бүләләр? (слайд3)

А.б. Юл билгеләре бик күп. Һәм алар җәяүлегә дә, транспорт йөртүчегә дә булышалар. ( слайд 4)

Аларны 8 төркемгә бүләләр:

  -кисәтүчеләр;

  -тыючылар;

  -өстенлек билгеләре;                                        

  -боеру билгеләре;

  -информацион-күрсәтү билгеләре;

  -хезмәт күрсәтүгә ишарә итүчеләр;

  -өстәмә мәгълүмат бирүче билгеләр;

  -мәгълүмат бирүче билгеләр;

 1 нче сорау. Шушы билгеләр арасыннан кайсысы тыючы билгеләр төркеменә керә?  (слайд 5) (сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтелә)

 ( Дөрес җавап чыга һәм дөрес җавап бирүчеләргә фишкалар бирелә)

2 нче сорау. Юл билгеләрен кайсы команда дөрес һәм тизрәк җыя?(слайд6)

       (Һәр командага кәгазьгә ясалган, берничә кисәккә киселгән юл билгесе бирелә. Команда членнары һәр кисәкне табып, магнит тактасына бербөтен итеп җыярга тиеш. )

 А.б.  Командалар уйлый торсын, ә без гаиләләре өчен җан атып утыручы әтиләр белән бер уен уйнап алыйк. Кадерле әтиләр! Түбәндәге тамга нәрсәне аңлата? Слайд7( әтиләр җавап бирә)

-Әйе, бу тамга—“зебра”, ягни җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны. Ләкин бу “зебра”—серле. Анда безнең әтиләребез өчен сораулар яшеренгән. Һәрбер әти бер ак буйны тартып ала һәм сорауга җавап бирә. Дөрес җавап өчен бер фишка бирелә. Ул фишканы әтиләр үз гаиләләренә тапшыра. Сез әзерме, хөрмәтле әтиләр?

- Бала белән юл аркылы ничек чыгарга? (баланың беләзегеннән тотып)

- Светофорның туган илен атагыз. ( Англия, Лондон, 1868 ел).

- Автомобильнең тизлеге 120 км/сәг. Ул нинди юлдан бара? (шәһәрара)

- Җиңел машинада иң куркынычсыз урын кайда? (шофер артында)

- Кайсы транспорт төре иң беренче Россиядә уйлап табылган? (трамвай)

- Кытайда киң таралган транспорт төре.(велосипед)

- Иң беренче юл билгеләре нинди төстә булган? (ак—кара)

               ( командаларга һәм әтиләрнең җавапларына нәтиҗә ясала)

Командаларга бирелгән эшкә анализ ясала.

                   (слайд 8дә дөрес юл билгеләре чыга)

3 нче сорау.  Җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны янына бу билгеләрнең кайсысын куялар?  (слайд 9)

4 нче сорау. Юл билгеләре патшалыгында нинди хайван яшәми?

                    (слайд 10)

                         Беренче тур тәмам.

                           

 II тур. “Телефон”.

А.б.  Кадерле уенчылар, түбәндәге турның нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

              Сан боҗрасын әйләндереп берәм—берәм,

              Сөйләшәмен ерактагы дустым белән. ( телефон) (слайд11)

-Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда членнарының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсемен магнит тактасына куялар.

1 нче сорау.             Ярдәмеңнән ташлама

                                 Авыру кешене.

                                 Җый син һәрвакыт

                                  Телефоннан 0... (3) не.

                                                                         

2 нче сорау. Газ хәтәр нәрсә, шаярма бер дә,

                     Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.

3 нче сорау. Әгәр янгын чыга икән, калганчы көл—күмергә,

                      Бик тиз генә чарасын күр, шалтырат 0...(1) гә.

4 нче сорау. Ишек төбендә тап булсаң әгәр шикле кешегә,

                      Ватып кергәнче шалтырат 0...(2) гә.

       (Слайд 12 дә дөрес җаваплар чыга. Магнит тактасындагы җаваплар белән слайдтагы җавапларны тикшерү.)

                       

III тур.  Юл хуҗалары.(слайд 13)

 

1 нче сорау. Регулировщикның кайсы хәрәкәте юл аша чыгарга ярый дигәнне аңлата?        (слайд 14)

2 нче сорау. Кайсы рәсемдә светофорның яшел төсе дөрес күрсәтелгән?

                      (слайд 15)

 

   IV тур. Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез?(Велосипед)

Велосипедчы. (слайд16) Димәк уеныбызның бу турында велосипедчы турында сөй-ләшәбез.

1 нче сорау. Ничә яшьтән велосипедка утырып юлга чыгарга ярый?

                      Дөрес җавап слайдта күрсәтелә.     ( слайд 17)

2 нче сорау. Велосипедчының кайсысы дөрес бара?

                           (слайд 18)

V тур. Үзеңне тикшер. (Тестлар слайдта чыга) (слайд19)

(Сигнал карточкалары ярдәмендә тестларның җаваплары күрсәтелә)

     

1. Кайсы рәсемдә механик транспорт чарасы күрсәтелгән?

   а) 1

   б) 2

   в) 1,2, 3 (слайд20)

      2. Урамда кем куркынычсызлык кагыйдәләрен боза?  

    а) велосипедчы һәм футболчылар

    б) велосипедчы, футболчы һәм йөгерүче малай

    в) барысы да (слайд21)

      3. Күрсәтелгән юл билгесе җәяүлегә юл аша чыгарга рөхсәт итәме?  

     а) рөхсәт итә

     б) рөхсәт итми(слайд22)

       5. Кайсы юнәлештә юл аша чыгу куркынычсызрак?

      а) Б юнәлешендә

      б) А юнәлешендә  (слайд23)

       6. Велосипед йөртүченең бу сигналы нәрсәне аңлата?

     а) сулга борылыш

     б) уңга борылыш

     в) туктау (слайд 24)

       7. Малайлар нинди ялгышлык эшлиләр?

      а) юл аркылы өчесе бергә чыга

      б) ялгышлык эшләмиләр

      в) юл аша игътибарсыз чыгалар (слайд25)

       

       VI тур. Блиц-тур.(слайд26)

А. Б. Мин сораулар бирәм. Кем беренче булып җавап бирә, өлгеррәк була, шул җиңә.

1. Җир асты юлы......(метро).

2. Машина йөртүче.....(шофер)

3. Машина туктату җайланмасы...(тормоз)

4. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы....(фара)

5. Юлдагы бәла—казадан коткаручы җайланма....(светофор)

6. Нинди сүздә 1 метр “о” хәрефе бар?  (метро)

7. Светофорның төсләрен рәттән әйт.....(кызыл, сары, яшел)

8. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар? (җәяүлеләр)

9. Автобус, троллейбус, трамвайга утырып йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар? ( пассажирлар)

10. Кешеләр йөри торган юл....(тротуар)

11. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый? (кызыл)

12. Ничә яшькә кадәр балаларга җиңел машинаның алгы урындыгына утыру тыела? (12)

13. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? (запас)

14. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята? (зебра) (слайд27)                                                   

  Шушы уеннар белән безнең ярышыбыз тәмам. Һәр турдагы нәтиҗәләрне берләштереп жюри нәтиҗә ясый. Фишкалар санала. Иң күп фишка җыйган гаиләгә “ Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче гаилә” дигән исем бирелә.(слайд28)     

 

А.б. Кадерле кунаклар, әти-әниләр һәм балалар! Бүген кулланган белемнәрегезне һәр көнне, һәрвакытта да истән чыгармыйча тормышта кулланырсыз дип ышанабыз.

     Бәйрәмебезне шигырь белән йомгаклыйсыбыз килә.

       Без авылда яшибез.

      Без авылда туып үстек    

      Авыл –торган җиребез.

      Аның киң урамнарында

      Без иркенләп йөрибез.

      Сирәк –мирәк машиналар

      Урамнан үткәлиләр.

      Малайлар юл уртасында

      Кайчак туп типкәлиләр.

      Үзләрен алар, янәсе,

      Батыр диеп саныйлар.

      Трактор арбасына да

       Тагылып баргалыйлар.

      Өлкәннәр: “Сак булыгыз!”—дип,

      Торалар һәрчак әйтеп.

      --Карап кына йөрегез,--дип

       Торалар гел кисәтеп.

      Әйдәгез, колак салыйк без

      Олылар сүзләренә.

       Кайгы—хәсрәт, күз яшьләре

       Китермик үзләренә.

Кулланылган  әдәбият.

  1. “Правила дорожного движения РФ”. Издательство “Русь Автокнига”, 2001 год, стр.64.
  2. “Правила дорожные знать каждому положено”. Автор-составитель М.С. Коган. Новосибирск, 2007 год, стр.256.
  3. Р.П.Бабина «Азбука дорожной безопасности». 1 класс. ООО «Издательство АСТ-ЛТД», 1997 год, стр.24.
  4. Р.П.Бабина «Советы дяди Степы». 4 класс. ООО «Издательство АСТ-ЛТД», 1997 год, стр.24.
  5. Р.П.Бабина «Увлекательное дорожное путешествие». 1-4 классы.

ООО «Издательство АСТ-ЛТД», 1997 год, стр. 32.

  1. “Хәерле юл”- «Сабантуй» газетасының махсус кушымтасы. 2005 ел, декабрь.
  2. « Юл фәне әлифбасы». 1 класс. Р.Н.Миннеханов, И.А.Хәлиуллин редакциясендә. Казан “Элодея”, 1998 ел, 64 бит.
  3. Ю.Б.Орлов. “Юлда йөрү кагыйдәләре”. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984 ел, 96 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме "

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен "Уңыш бәйрәме " сценарие....

класстан тыш чара

" Нәүрүз бәйрәме"...

Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: Өлкәннәргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү....

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

"Йолдызлы сәгать" Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән класстан тыш чара

                  Укучыларның “ Һава “, “ Су”,  “Файдалы казылмалар “, “Туфрак “ темалары буенча белемнәрен ныгыту.. Балаларның уйлау – фикерлә...

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Максат:1. Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү. 2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...