Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме "
методическая разработка (1 класс) по теме

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен "Уңыш бәйрәме " сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Уңыш бәйрәме43.5 КБ

Предварительный просмотр:

          Тема: уңыш бәйрәме

Максат :укучыларның әйләнә - тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү,коллективта эшләү күнекмәләрен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре”:Көз” темасына җырлар, шигырьләр,биюләр өйрәнү,    рәсемнәр ясау, көзге яфраклар җыю,“Көз” темасына презентация ,“Көзге муллык” күргәзмәсе оештыру.

Күрсәтмәлелек:  презентация “Көз”, ай исемнәре язылган яфраклар, агач рәсемнәре, кызыл һәм сары өрәңге яфраклары, кроссворд сеткасы; яшелчәләр; табышмаклар, көз айларының аталышы язылган карточкалар, плакатлар,экран, ноутбук.

Бәйрәм уза торган зал көзге яфраклар белән бизәлә, укучыларның рәсемнәре эленә, “Көзге муллык” дигән күргәзмә оештырыла.

                                  Бәйрәмнең  барышы

Бәйрәм укытучы сүзе белән башлана.

- Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген безнең бәйрәмебез... Хәер, нәрсәгә багышланганын сез үзегез әйтерсез.

1  нче укучы. Яратам мин сары төсне.

                       Бөтен дөнья сары  төсле:

                       Арыш, бодай бөртекләре,

                       Үләннәр сары төстә.

2 нче укучы.Сары белән йөгертелми

                      Калмагандыр бер төш тә.

                      Саргайган яфраклар җиргә

                      Сарылалар сак кына.

                      Сары була белә шулай

                      Безнең туган як кына.

3 нче укучы.Кырлар буш кала,

                     Яңгырлар ява

                     Җирләр дымлана

                     Бу кайчан була?

Балаларның җаваплары тыңлана.

  Укытучы. Билгеле, көзге уңыш бәйрәмебез бүген. Безне көз кызы Сөмбелә үзенә  кунакка  дәшә. Әле кайчан гына җәй иде. Инде алтын көз дә килеп җитте.  Әйләнә - тирәбезне  алтын – сары  төсләргә буяп муллык, бәйрәм алып килде ул безгә.  

Көз турында җыр башкарыла.”Көз кызы” Сөмбелә керә.

  Сөмбелә: Исәнмесез, балалар, хөрмәтле кунаклар!

   Балалар: Исәнме, Сөмбелә! Сине күрүебезгә бик шатбыз.

 Сөмбел Мин “Көз кызы” , “Уңыш кызы”

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

   Укытучы. Балалар, әйдә сорыйк әле,  Сөмбелә безгә нәрсәләр алып килде икән? (Җаваплар тыңлана)

Балалар  җитәкләшеп, түгәрәк ясыйлар.

“Көз, көз, әйт әле” җыры башкарыла.

   Сөмбелә. Дуслар, мин сезгә үземнең иң якын дусларымны да алып килдем. Минем нинди дусларым бар дип уйлыйсыз, әйтегез әле. (Укучылар көз айларын атыйлар) .

   Көз айлары булып киенгән укучылар чыга һәм һәр ай исеменең килеп чыгышы турында сөйлиләр.

Сентябрь- латин сүзе september җиденче дигәнне аңлата.Борынгы Римлеләрнең Яңа елы 1 марттан башланган, шуңа да инде сентябрь җиденче ай була.

Бу ай авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай: уңыш җыеп алу вакыты. Элекке җирле календарьларда аның исеме “ашлык сугу ае” дип аталган.

Октябрь- сигезенче ай. Шулай ук латин сүзе-сигезенче дигәнне аңлата. Белүегезчә, борынгы Римдә Яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә 1 марттан башлана. Шуңа да октябрь сигезенче ай була. Ә безнең халык телендә елның бу мизгеле “кара көз” дип йөртелә.Ни өчен “Кара көз” дип  атыйлыр? Аңлатып карагыз әле?(җаваплар тыңлана)

Ноябрь- novem дигән латин сүзеннән барлыкка килгән. Димәк, тугызынчы ай. Календарь буенча ноябрь көзнең соңгы  ае булып исәпләнә. Ә безнең якларда ул еш кына кыш башы- җир шыгырдап ката; елга, күл өсләренә дә суык ”балтасыз – тактасыз күпер” салып куя.

Сөмбелә.Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

                Гөлдәй матур киенгәнсез.

                Ниләр китердегез көзгә-

                Сөйләп бирегезче безгә!

Укытучы.Сөмбелә, без хәзер белгәннәребезне сөйләрбез, һөнәрләребезне күрсәтербез.Ләкин аңа кадәр  безгә ике командага бүленергә кирәк. Аның өчен үзегез теләгән бер өрәңге яфрагын алыгыз. Укучылар сары һәм кызыл төстәге өрәңге яфрагы алалар.

Кызыл яфрак командасы  уңга, ә сары яфрак командасы сулга басып, үз үз урыннарын ала. Командирлар сайлана.

  1- конкурс. Командирлар чиратлашып “Көз” темасына сүзләр әйтәләр. Соңгы сүзне әйткән команда җиңүче була.Конкурсның җиңүчесенә - өрәңге яфрагы бирелә.(Аны тактадагы агач рәсеменә элеп куялар)

 Укытучы.Көз - муллык ул. Көзен урман – кырларда, бакчаларда җиләк – җимеш, яшелчә бихисап. Юкка гына халык “Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы”димәгән. Кышкы салкыннарга һич тә бирешмәслек итеп ,  юмарт көз бүләк иткән сый – хөрмәттән авыз итеп калыгыз, балалар. Ягез әле, сез көзге нигъмәтләр белән яхшы таныш микән.

 2- конкурс. “Яшелчәләрне таны”. Командалардан берәр укучы чыга. Аларның  күзләрен бәйлиләр.Укучылар кәрзиндәге яшелчәләрне тотып карыйлар һәм исемен әйтәләр. Дөрес җавапка  өрәңге яфрагы бирелә һәм ул тактада ясалган агач рәсеменә беркетелә.

3- конкурс. “Көз турында мәкальләр беләсеңме?”Командирлар чиратлашып мәкальләр әйтә. Соңгы мәкальне әйткән команда җиңүче була. Бүләк - өрәңге яфрагы.

4 – конкурс. “Табышмакка жавап тап”.Укучылар Сөмбеләнең кәрзиненнән көзге яфраклар сайлап ала. Аларга табышмаклар язылган.Командалар табышмакларны чиратлашып укыйлар, жавабын әйтәләр. Дөрес жаваплар өчен яфраклар бирелә.

Сөмбелә. Табышмаклар күп беләсез-

                  Зирәк икән үзегез!

                  Бәхетле һәм матур булсын

                  Сезнең һәрбер көнегез.

Сөмбелә табышмакларны кунаклларга да тәкъдим итә.

5 – конкурс. “Көз нинди төстә?”дип атала.Бу сорауга жавапны  кроссворд чишкәч белерсез.

1.Карагайның ылысы нинди төстә?

2.Көз башында ук алар төркемнәргә җыела башлый һәм җылы якларга оча.

3. Бу табигать күренеше вакытында һавада җиңел, төтенсыман ак пәрдә хасил була. Аның аркылы берни дә күреп булмый. Иртән генә, җир өстенә чык тамчылары калдырып, ул әкрен генә тарала. Бу нәрсә?

4. Бу табигать күренеше күбрәк көз көне күзәтелә. Җәй ул җылы, гөмбәле, ә көзен салкын һәм сибәли торган була.

5. Кайсы агачның яфрагы беренче саргая?

    6. Конкурс. “Сөмбеләгә бүләкләребез дип атала.”Хәзер безгә тамашачыларыбызның ярдәме кирәк булачак. Бәйге тәмамлангач иң яхшы әзерлекле команданы билгеләрбез.

 Укучылар алдан әзерләнеп килгән  шигырь,җыр, бию башкаралар.

  Тамашачылар белән җиңүчеләрне билгеләү (тактадагы яфраклар чагыштырыла), бүләкләү.

 “Сөмбелә” дигән җыр башкарыла.  

Конкурска гомуми йомгаклау ясау.

 Сөмбелә: Ярый, дусларым! Сау – сәламәт, шат,бәхетле булыгыз. Тырышып укыгыз. Ил – җирләребез тыныч булып, киләсе елга сезнең белән кабат очрашырга насыйп булсын! Сау булыгыз!

 Сөмбеләне озату.

Бәйрәмне йомгаклау. Укытучының йомгаклау сүзе.

  Сезгә бәйрәм ошадымы? Кем уңай жавап бирә  сары яфракларыгызны күрсәтегез.

 

 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

интеграль дәрес план-конспекты класстан тыш уку һәм математика

татар халык авыз иҗатын искә тйшерү, аның әһәмиятен ачыклау, аны математика фәнендәге мисаллар, мәсьәләләр белән аралаштырып алып бару. Укучыларның фикерләүләрен үстерү....

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

класстан тыш чара

" Нәүрүз бәйрәме"...

Чараа-чечен (М. Пришвин)

По литературному чтению...