класстан тыш чара
материал (4 класс) по теме

Шакирова Гулия Раисовна

" Нәүрүз бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx23.69 КБ

Предварительный просмотр:

“ Нәүрүз  бәйрәме” 21.03.2013

Таңнар туса, миңа хәерле көн

Телиләр  йөзләгән телләрдә

Чәчәкләргә карап сөенәм мин,

Шатланып туялмыйм гөлләргә.

Күбәләкләр куна күлмәгемә

Чәчәк дип беләләр мине дә

Чык суында  юам битләремне,

Чәчемнән иркәли җиле дә.

Елмай ,кояш, якты нурың синең

Язлар китерсен безнең гүзәл  җиребезгә!

Елмай, кояш, җылы карашыңнан

Кырлар яшәрсен безнең туган илебездә!

  • Хөрмәтле укучылар, укытучылар, кадерле бәйрәмебез кунаклары! Без бүген бирегә язны- Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык.

       Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз- борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

       Мәгълүм булганча, 18нче гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә-көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

       “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәм атна буе дәвам иткән. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачаларга, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.

       Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

       Дусларым! Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!   (Музыка)    

       Борын үткән заманнан,

               Болгар белән Казаннан,

               Җаек белән Иделдән

               Бу бәйрәм безгә килгән.

               Нәүрүз мөбарәкбад!  

6 класс укучылары башкаруында” Нәүрүз килә” җыры

1.Җирдәге бар мөселманнар

Бер-берсен ихлас котлый!

Иң изге теләкләр белән

Яңа елны каршылый, каршылый

кушымта:

Әй, иркәли язгы кояш, барсы елмая, көлә.

Һәммәбезгә саулык, ак бәхетләр генә юрап,

Нәүрүз бәйрәме килә!

Яз елмая көлә, Нәүрүз бәйрәме килә!

2. Имандашлар татулыкта

Гелән ямьләр табаек.

Тынычлыкның билгесе дип

Уртак табын кораек.

3. Яңа туган сабый сымак,

Һәркем бүген шатлансын.

Шушы бәйрәм күңелләрдә

Ел буена саклансын, саклансын.

Иң якын дуслар,туганнар!

  Бүген бездә бәйрәм көн.

 Уйнап, күңел ачам дип

 Мәктәпкә килде һәркем!

Көн әйтәдер – мин озын!

Төн әйтәдер мин озын!

Күктә кояш көлеп тора,

Икегезгә дә бер бүген

Авылдашлар, дускайлар

Җитте ич Нәүрүз айлар.

Эшегезне ташлагыз.

Бик күңелле җырлагыз!

Йон йомарлап ятмагыз

Орчык шыгырдатмагыз

Дуслар, дуслар тыңлагыз

Нәүрүз җитте уйнагыз.

Сезне барчагызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

Бәйрәм таңын безгә алып килгән

Язгы кояш бит ул, дус бит ул!

Бәйрәмнәрдә янда дуслар булса,

Йөрәгеңдә хисең куш бит ул!

5 класс укучылары башкаруында “ Тал песие” җыры

Җырлыйбыз да , биибез дә бүген:

Күңелләрдә ташый бәйрәм хисе.

Җирләр сулар, күкләр бәйрәм итә!

Йөзебезгә чыккан шуның төсе.

Яз килгән,яз! Канатларын җилпеп

Туган якка кайткан кошлар белән!

Яз килгән,яз! Үз урынын алган,

Бәхәсләшми  генә кышлар белән!

Гөрләп ага инде чишмә-инеш,

Елгалардан ташый инде сулар.

Яз килгән,яз! Аны алкышлыйлар,

Каршысына чыгып барсы да!

Яз килгән,яз, тәрәз кыегына

Үзенә йорт тапкан кошларга,

Башын көнгә төрткән үләннәргә,

Йончыктым дип авыр кышлардан.

Яз килгән,яз- агач ботагына,

Әнә күпме бөре терелткән.

Болытларның матурлары кайткан,

Торалар гел ап-ак күбектән!

Яз килгән,яз- болын-тугайларга,

Шул тугайда йөргән колынга.

Яз килгән,яз! Күчеп өлгергән ул

Күңелләрдә шыткан җырыма.

Сипкелле яз балаларына кечкенә кояш рәсемнәре тарату.

 “ Сипкелләр” җыры

Тамчылар тамалар тып-тып-тып,

Бөреләр уяна шаккатып.

Елгада боз калка,су ага,

Ярдагы кар астын шаулатып.

Күкләр киң һәм биек, ә кояш,

Шаяра күзләргә нур атып...

Яз килә дусларым, март белән

Күңелне шат хискә чорнатып.

Яз килә бәйрәмле март белән,

Яз килә күңелгә,йортларга.

Һәрнидә-яшәү тойгысы,

Һәркайда бәйрәмчә тантана!

  • Эйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк hәм күнеллерәк вакыт юктыр ул. Зәңгәр куктән алсу кояш колә, язнын матурлыгына сокланып җырчы кошлар сайрый, җирдә гөрләвекләр шавы ишетелә

5 класс укучылары башкаруында” Яз, яз, яз җитә” җыры

Яфрак яра чуклы каен

Татлы исен сибеп.

Бөреләрен ачты гөлләр,

Язгы тынны сизеп.

Чәчәк атты туган ягым,

Яшәрделәр кырлар.

Якты кояш чәчә нурын,

Шаулый дәртле җырлар.

Яз,яз килә

Илгә ,дуслар,

Мактап язны, котлап безне

Сайрарлар кошлар.

Миләүшә белән Рузилә  яз турында  шигырь сөйли

Елмаеп,көлеп безгә

Кабат килде бәйрәм.

Кояшлы көннәр котлый

Язгы бәйрәм белән.

Коштай аваз салсаң,

Язгы таңда әгәр,

Синең тавыш менәчәк

Зәңгәр күккә кадәр.

Язның таңы-бәйрәмдер,

Бәйрәм күрке -гөлләр!

Язсын барыгызга да

Ак бәхетле көннәр.

Уен: “ Нәүрүзбикәгә бүләк” ( 4 егет  һәм 4 кыз чакырыла. Егетләр җепкә токмач тезеп, төймә ясарга тиеш, кызлар аларга ярдәм итә. Әзер төймәләрне бәйрәм белән котлап егетләр кызларга бүләк итәргә тиеш)

Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Бу  тәмле сүз.

Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.

Җир-табигать белән кеше җанын

Игез-тигез  иткән бәйрәм ул.

Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Бу татлы сүз.

Яз дигән сүз,яшьлек дигән сүз.

Тирәбездә бөтен тереклекне

Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.

Мөбаракбад Нәүрүз!

Кил, түргә уз!

Яңарыштан дөнья шатлансын,

Асылына кайтсын рухларыбыз,

Халкыбызның җаны сафлансын.

     Шушындый күркәм бәйрәм көннәрендә безнең  иң чибәр кызларыбыз Маракина Марина, Морозова Альбина, Минибаева Айгөл һәм Илһамия апагызның малае Ильяс  үзләренең  туган көннәрен билгеләп үтә.Без аларның барчасына исәнлек- саулык, күңелле балачак, киләчәкләренең якты һәм матур булуын телибез. Һәрвакыт яз кояшы кебек балкып торыгыз.Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын.

5 класс укучылары башкаруында җыр ”Туган көнең белән”

  • Дусларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләнгән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз.Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылар, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

22 марттан 1 апрельгә кадәр без каникулга китәбез. Туганнарыгызны, дусларыгызны, күрше-күләмнәрегезне котларга  менә дигән вакыт.Тәмле телле булыгыз,матур теләкләрегезне кызганмагыз, яхшы эшләрегез белән якыннарыгызны сөендерегез. Каникулларда  күңелле генә ял итеп, 4 нче чиреккә көч җыеп 1 апрельдә барчабызга  күрешергә язсын.Һәм әлеге теләкләргә 8, 9 класс укучылары да кушылып, сезне бәйрәм белән котлап, җыр башкарып китәләр.

8, 9 класс укучылары башкаруында “ Күрешербез әле” җыры

Нәүрүз котлы  булсын!

Нәүрүз котлы  булсын!

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыбыз артсын,

Игеннәребез уңсын,

Һәрвакытта тук булсын.

Нәүрүз котлы  булсын!

Елларыбыз тыныч торсын,

Күкләребез аяз булсын,

Изге догаларыбыздан аермасын,

Мәңге шат яшик ,дуслар!

7 класс укучыларына кушылып” Утыр әле яннарыма” җырын җырлап алыйк

-     Буген Нәүрүз бәйрәменә

        Без чакырдык кунаклар.

        Кунакларнын килүенә

        Без пешердек коймаклар.

        Коймакларга карасаң,

        Менә шулай купергән,

        Менә шулай кысылган,

        Менә шулай җәелгән.

        Коймагынны майлап ал,

        Теләгенне сайлап ал.

  • Ә хәзер бәйрәмебезнең иң җаваплы өлеше. Урамда  кыш белән саубуллашып , карачкыны  яндырыйк, тик иң әүвәл теләкләр әйтергә кирәк булачак.

1 ,4 класс- Күңелле язлар килсен!

2 класс- Кояш гел көлеп торсын!

4 класс- Эшләребез уң булсын!

5 класс- Кайгылар урап узсын!

6 класс- Балалар туып торсын!

7 класс- Дөньялар тыныч булсын!

8 класс- Табыннар тулып торсын!

9 класс- Уңышлар мулдан булсын!

10 класс- Тормыш түгәрәк булсын!

11 класс- Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Класстан тыш чара "Уңыш бәйрәме "

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен "Уңыш бәйрәме " сценарие....

Класстан тыш чара "Яшәгез Сез мәңге яшь булып!"(өлкәннәр көненә багышланган кичә)

Максат: Өлкәннәргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү....

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

"Йолдызлы сәгать" Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән класстан тыш чара

                  Укучыларның “ Һава “, “ Су”,  “Файдалы казылмалар “, “Туфрак “ темалары буенча белемнәрен ныгыту.. Балаларның уйлау – фикерлә...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...

Класстан тыш чара "Милли киемнәр."

3,4 нче сыйныф укучылары көче белән "  Милли киемнәр-халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән музыкаль кичә үткәрелде.Бу кичә түбәндәге максатларны үз эченә ала:: халкыбызның милли киемнәрен...