Йолдызлы сәгать
материал (2 класс) на тему

Чикина  Аниса Зиннуровна

"Йолдызлы сәгать"    2 класс укучылары өчен әзерләнде.Балаларның  предметлар буенча белемнәрен ныгыту һәм фәннәргә карата кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yoldyzly_sgat.docx15.2 КБ

Предварительный просмотр:

Йолдызлы сәгать.

        Зәй муниципаль районы Югары Пәнәче төп гомуми белем мәктәбенең 1 квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы Чикина Әнисә Зиннур кызы

Максат: 1. Предметлар буенча белемнәрне ныгыту.

              2. Фәннәргә карата кызыну уяту.

Җиһазлар: Әкияткә иллюстрацияләр ,кош һәм хайван рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар, санлы карточкалар, җиңүчегә бүләк.

1 тур.

1.Җырның исемен табу.

Тактада сүзләр язылган:1) Аю баласы һәм курчак.

                                             2) Карак песи.

                                             3) Әнием бәйрәме.

                                       4) Кояш гомере.

Җыр яңгырый. Балалар яңгыраган җырның номерын  санлы карточкалар ярдәмендә  күрсәтәләр.

2. Кайсы сүз артык?

  Карлыган,бөрлегән,сикерә,алма,чия.

Балалар артык сүзнең номерын күрсәтәләр.(3)

3. Тактада сүзләр язылган карточкалар.

Приставка, корень, суффикс, окончание.

    Определения:       - общая часть родственных слов.(2)

                            - часть слова, которая пишется после корня.(3)

                             - часть слова, которая изменяется.(4)

                            - часть слова, которая пишется перед корнем.(1)

Укучылар санлы каточкалар ярдәмендә кирәкле сүзгә туры килгән санны күрсәтәләр. Аз балл  җыйган бала уеннан төшеп кала.

2 тур.

1. Әкиятне табу.

Тактада әкиятләргә иллюстрацияләр эленгән. Укытучы әкиятләрдән өзек укый. Укучылар шул әкият номерын күрсәтә.

1)  Кәҗә белән Сарык әкияте

2)  Бүдәнә белән Төлке әкияте

3) Хәйләкәр керпе әкияте

4) Гөлчәчәк әкияте

5)  Әтәч патша әкияте

2. Кошлар балаларын җәй көне чыгара. Бу кайсы кошка кагылмый?

Песнәк,сыерчык,чукыр,чыпчык.

Җавап (3)

3. Табышмакларның җавабын табу. Тактада:

Бүре,төлке,тиен, шүрәле,балык рәсемнәре

Укытучы табышмак укый, балалар җавап күрсәтә.

1. Көтүдәге барлык малга

Куркыныч аның өере.

      Этләргә дә тынгы бирми

Исеме аның .... (бүре).

2. Көн-төн эзләгәндә генә,

          Табасың аның өен.

  Чикләвек, күркә ярата,

Исеме аның .... (тиен)

3. Кети-кети уйныйм дисәң,

        Карурманга кер әле.

    Аны белмәгән бар микән.

    Исеме аның ...... (шүрәле).

4.  Аның хәйләкәрлегеннән,

   Түгел кош-кортка көлке.

        Эзен койрыгы югалта,

Исеме аның .... (төлке).

5. Аның тылсымлы көченә,

 Хәйран кала бар халык.

Тик ул суда гына яши,

 Исеме аның .... (балык).

Санлы карточкалар ярдәмендә балалар дөрес номерны күрсәтә.

        Аз балл җыйган бала уеннан төшеп кала.

3 тур.

Тигез балл җыйган укучылар өчен бирем

1. Сузләр төзе. Тактада хәрефләр:

П   С   Ә

К   Е   Н

Шул хәрефләрдән сүз төзе.(песнәк)

2. «Сандугач» сүзеннән сүзләр төзе.

   (дуга,сан,дус,агач,чана,сана,суган).

Күбрәк сүз уйлаган укучы җиңүче була.

Җиңүче билгеләнә һәм бүләкләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

"Йолдызлы сәгать" Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән класстан тыш чара

                  Укучыларның “ Һава “, “ Су”,  “Файдалы казылмалар “, “Туфрак “ темалары буенча белемнәрен ныгыту.. Балаларның уйлау – фикерлә...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...