"Әти-әни-минем пар канатым" -гаилә бәйрәме.
классный час по теме
Гаилә-һәр кешенең таяныр ноктасы!Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра.Ул- уртак бәхет.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 61.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Класстан тыш чара.
Укытучы. Гаилә- һәр кешенең таяныр ноктасы!Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра.Ул- уртак бәхет.
Хөрмәтле әти-әниләр,укучылар ,килгән кунаклар!Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!
Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,-
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Бәйрәмнәрдә- бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы,күңел яктысы.
Гомер буе озата бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.
Әйе ,бүген зур бәйрәм,чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез-әти-әниләребез.Бүген без гаиләләребез белән “Әти-әни- минем пар канатым” дигән музыкаль кичәгә җыйналдык.
Бәйрәмебезнең 1 нче өлеше :”Әтием-горурлыгым”
Ил терәге ир-егетләр,гаилә терәге -әтиләр.Гаиләдә әти төп таяныч,терәк булып тора.Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур.Балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып,кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп,тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.
Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булып исәпләнә.
Әтиләр – ил терәге,гаиләнең дә төп таянычы.Балалар тыныч яшәсен,
уйнасын,тамаклары тук булсын ,илебез имин булсын өчен сез Ватаныбызны саклагансыз.Без сезне 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек,балаларыгызга үрнәк әти булып яшәвегезне телибез!
Бергә.Бәйрәмегез белән сезне әтиләр!
1 укучы.
Әти -безнең терәгебез,
Әти- безнең яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.
2 укучы.
Ул зирәк тә,шаян да,
Акыллы да ,гаҗәп тә.
Кем дисезме,ул кеше?
Безнең әти әлбәттә.
3 укучы.
Хәлне сорый,баштан сыйпый,
Миңа чаңгы көйләшә.
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
4 укучы.
Барыбызга да булыша.
Үзенең дә күп эше.
Әнигә,миңа,энемә
Әти- иң кирәк кеше.
5 укучы.
Сезгә булган олы хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар,зур бәхетләр,
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
6 укучы.
Әткәй,әткәй,синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә безгә шулай кадерле.
7укучы.
Алмадык сатып бүләкләр-
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.
(Әтиләргә бүләк тапшыру)
Алып баручы
Гаилә бәхете язгы ташу түгел,
Үзе килми,юллар ярмыйча.
Аның өчен бергә җиң сызганып
Көрәшергә кирәк армыйча.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше әниләребезгә багышлана.
Гаиләдә әни- иң изге,хөрмәтле кеше.”Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың,”- ди халкыбыз
Әни!Бөек исем
Нәрсә җитә әни булуга?
Шуңа күрә зур горурлык белән
Без җырлыйбыз әни турында.
Җыр. “Иң матур җыр”.(М.Минһаҗев көе,Җ.Тәрҗеманов сүзләре)
Алып баручы. Әнкәй!Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия бу сүз!Сабый бала якты
дөньяга килгәч тә иң беренче сүзен “әннә” дип әйтә.Ул гомере буе үзенә дөнья бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.
Әниләребез безне карыннарында йөртеп дөньяга китерә,күкрәк сөте белән туендыра,кайнар сулышлары белән иркәли,гомерләре буе безнең өчен кайгыра,ба-лалары йөзгә кызыллык китерми торган чын кеше булып үссә-чиксез горурлана,шатлана.
Ул –гүзәллек.
Җирдә ярсу көч ул.
Эшли ала барсын,барсын да...
Без һәрвакыт шуның барсы өчен
Бурычлыбыз ана каршында.
Бу җиһанда синдәй кеше булганы юк,
Бер кеше дә синең төсле булганы юк
Мөгаен син фәрештәдер.
Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне,үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны,гадилекне,әйбәтлекне без тагын кемдә күрә алабыз?Шундый сыйфатларга ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә әниләр!
1ук.Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
2ук.Бүген -әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3 ук.Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
4ук. Син,әнием, минем өчен
Бу дөньда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
5 ук. Иң кадерле кешебез син.
Сөекле әниебез.
Син булганга, без бәхетле
Тыныч ,рәхәт яшибез.
Җыр.”Әниләр бәйрәме”(М.Минһаҗев көе,С.Сөләйманова сүзләре)
6 ук.Әниләрне,әтиләрне,
Кадерлибез,зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
7 ук. Гөлләр дә елмаеп баш ия.
Яшәгез кадерле әтиләр-әниләр!
Сез булган урында
Дөньяның мәңгелек яме бар.
8 ук. Бәйрәм бүләксез булмый ул
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
9 ук. Нәни кулларыбыз белән
Тик сезгә, диеп кенә.
Әзерләдек бүләкләрне
Бик зур көч куеп менә.
Әниләргә бүләкләр тапшыру.
Кичәбезнең 3 нче өлешен башлыйбыз.
Бәйгеләр.
I бәйге. – “Таныш булыйк”. Балалар өйдә “Минем әтием “дигән темага инша язып килде.Сүз ... гаиләсенә бирелә.
II бәйге.- “Йөрәгем җимешләре”. Әтиләр дөге бөртеге белән баласының исемен яза.
Җыр.”Үз җырыбыз” (Ф.Галимов көе,Ә.Яруллина сүзләре)
III бәйге. – “Сорау бирә нәниләр,ни диярләр әтиләр?”. Бер гаилә баласы икенче гаилә башлыгына сорау бирә.
1 нче сорау.
Аны әниләр ясый.Ул зур да, уртача да була.Ашап туйганнан соң әтиләр аңа еш таяна.Авылда ул һәрвакыт түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз.(Мендәр)
2 нче сорау
Аның ике колагы ,бер борыны бар.Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата.Ул өстәл өстендә җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле.(Самовар)
3 нче сорау.
Аны бөтен кеше ярата.Ул бер дә искерми.Аннан башка тора алмаучылар да бар.Ул елата ,моңландыра,күңелләрне күтәрә.(Җыр)
4 нче сорау.
Аны ныграк малайлар ярата. Тотып йөртү өчен “мөгезе” бар.Малайлар аңа атланса урамнан бик озак кайтып кермиләр.(Велосипед)
5 нче сорау.Ул- бүлмәнең түрендә тора.Аның янында барлык туганнар түгәрәкләнеп утыралар.(Өстәл)
IV бәйге.- “Истә,һаман да истә”.Өйдә булган бер күңелле вакыйга турында сөйләргә.
Малайлар башкаруында татар халык биюе.
V бәйге.- “ Мәкальләр илендә”.
Һәр гаиләгә буталган мәкальләр бирелә.Тиз арада аларны парлаштырырга кирәк.
1 нче гаиләгә.
Агачны яфрак бизәсә, ... күп эшлә.
Аз сөйлә, ... эшләгәнең белән мактан.
Ашаганың белән мактанма, ... кешене хезмәт бизи.
2 нче гаиләгә.
Ул ояты – атага, ... очканында шул булыр.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ... кыз ояты - анага.
Оясында ни күрсә,... тыңламаган әрәм булган.
3 нче гаиләгә.
Ата йөрәге таудан өлкән, ... белем чишмәсе.
Китап ...бармагын тешләр.
Гыйлем белмәгән ...ана йөрәге диңгездән тирән.
4 нче гаиләгә.
Мәктәп юлы ... белергә теләмәү – мең гаеп.
Дөнья – йозак, ... җәннәт юлы.
Белмәү – бер гаеп, ... ачкычы белем.
5 нче гаиләгә.
Һөнәрле үлмәс , ... ишәк абзары.
Атасы кем , ... һөнәрсез көн күрмәс.
Китапсыз өй- ... углы шул.
VI бәйге.- “Көйне таны”. Бирелгән җырларның исемен әйтергә.
Җыр.”Нәни дусларым”(В.Агапов көе, М.Разов сүзләре)
VII бәйге.- “Бер сүз белән әйтергә”. Әниләр өчен “тиз әйтешле” уен.
1.Ат өстендә утыручы кеше ...(җайдак)
2.Җәнлек оясы,төшнең киресе ...(өн)
3.Эре терлек,байлык ...(мал)
4.Яз көне беренче тапкыр вак кына сибәләп ява торган яңгыр ...(ләйсән)
5.Халкына, туган иленә бирелгән кеше ...(патриот)
6.Орекстр,хор белән җитәкчелек итүче кеше...(дирижёр)
7. Поездда,пароходта һ.б. транспортта утырып баручы кеше (пассажир)
8.Әсәрне сәхнәгә куючы...(режиссёр)
9.Җәмәгать тәртибен саклаучы кеше ...(полицейский)
10.Укый-яза белмәүче,белемсез ...(надан)
VIII бәйге- “Педагогик ситуацияләр”.(пантомима күрсәтергә)
- балаң “2” ле алып кайткан ...
- балаң өй эшен эшли алмый...
- телевизордан хоккей бара балаңа дәрес хәзерләргә комачаулый...
- балаң елап кайтты ,син аны юатасың...
- бала егылып пычранып кайтты...
Малайлар башкаруында грузин халык биюе.
IX бәйге – “Беләсезме,онытмадыкмы икән?”
1.Әтиеңнең туган көнен ,елын беләсеңме ?
2. Аңа ничә яшь?
3.Әтиеңнең чәче нинди төстә?
4.Әтиеңнең күзе нинди төстә?
5.Әтиең ничәнче үлчәм аяк киеме кия?( Укытучы сорау бирә,бала җавабын әйтә,әтисе раслый.)
Укытучы. Гаиләнең ныклыгы,татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм,ә сез җавабын табыгыз : “Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, ә кайвакытта корыч кебек каты.Кайчагында баллы,татлы,
ә кайчагында әремнән дә әче. Кайвакыт кылыч кебек үткен,елан кебек чага да.” Әйе,ул- тел. Тел - минем дустым да , дошманым да диләр бит.Әйдәгез бер-беребезгә җылы , назлы сүзләр әйтик әле.Ул сүзләрне кем күбрәк белә?(Кадерлем,бәгърем,гүзәлем,бөркетем ,лачыным,йолдызым,кояшым,
багалмам, күз нурым ,матурым,акыллым,иң татлы җимешем,көмешем,
алтыным,сандугачым,былбылым,бердәнберем,йөрәк парәм.)
Җыр.”Җырлыйм әнием турында”(Ф.Әхмәдиев көе,Г.Зәйнәшева сүзләре)
Ярышка йомгак ясау,грамоталар тапшыру.
Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызга игътибарлы булыйк: ягымлы карашны алар читтән түгел,бездән күрсеннәр иде.Ходай барыбызны да гаилә бәхетеннән,тыныч ,имин тормыштан аермасын!
Ф.Яруллин.”Калыйк вакытында сорап”.
Озын – озын ,нәрсә озын?
Озын-озын бәхет юлы.
Үз бәхетенә бара кеше
Кайвакытта гомер буе.
Олы-олы ,нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Авыр-авыр, нәрсә авыр?
Авыр аналар каргышы.
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.
Ерак-ерак, нәрсә ерак?
Үткәннәргә юллар ерак.
Ата-ана фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаиләм, минем терәгем"
классный час...

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?
В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Әти - әни пар канатым! (гаилә бәйрәме)
Бу бәйрәм кичәсендә берничә гаилә үзләренең балалары белән ярышалар.Алар үзлшрен төрле яклап күрсәтәләр һәм һәр гаиләнең татулыгы күренә....
Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)
Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...
Минем гаиләм-минем шәҗәрәм
"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия сәгате конспекты...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем
Кили башлангыч мәктәбендә 1992 нче елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

