Сочинение "Бәхетле булу өчен нишләргә?"
материал по теме

 

Кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhetle_bulu_ochen_nishlrg.docx18.51 КБ

Предварительный просмотр:

Инша

Бәхетле булу өчен нишләргә?

                                                                 Ни син, бәхет?

                                                                 Бер мине генә мени        

                                                                 Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

                                                                 Гомер буе бер таң көткән кеше,

                                                                 Гомер буе аңа таң атмаган.

                                                                  И. Ихсанова.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр өмет, ышаныч озатып бара. Заманага гына сылтарга ярамый, замана бәхетле-бәхетсез була алмый. Бары кеше генә. Кеше бәхетсезлегеннән тәм табып, кемнеңдер күңелләрен рәнҗетмибез микән? Ходай биргән сынауларны лаеклы үтибез микән? Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?    

     Кара  һәм ак. Шушы капма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсең лә, синең гомерең - каралы-аклы полоса. Беркем дә бу дөньяда гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына яшәми, чөнки барыбер ул ак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. Сүз дә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе - сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора.

         Хәзерге вакытта күп парлар өйләнешәләр һәм бәхетле яшәргә сүз бирәләр. Ләкин, кызганычка каршы, гаиләдә проблемалар башлангач, бик тиз аерылышалар. Әйе, сүз дә юк, проблемалар һәр гаиләдә дә булла, ә бит авырлыклар килеп чыгу белән аерылышырга димәгән... Минемчә, нәкъ менә шушы вакытларда дини тәрбия парларны, алар арасындагы мәхәббәтне саклап калырга ярдәм итә. Чөнки ул кешедә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли.

    Бәхетле булыр өчен, нишләргә? ...  Нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды... һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!”   Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Лукина Л.Н.- башлангыч сыйныф укытучысы

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дүрт елга бер Җир шарында була бәйге-тамаша

VIII республика "Игры,которые мы заслужили  вместе с тобой" исеме астында узган Сәламәтлек театры эшкәртмәсе...

Класс шагы "Найыралдыг ог-буле"

Эге школага класс шагы "Найыралдыг ог-буле"...

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"

Видеоурок по татарскому языку по теме "Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы"(1 сыйныф, рус төркеме.).Скачать видеоурок по ссылке:https://yadi.sk/d/v36JxVv7k9jF3...

Дәрес конспекты:"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы."

Дәрес төре. яңа материалны аңлату.Дәреснең темасы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы.Максат. Укучыларны  хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат...

"Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы" темасына презентация

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының “Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенә үзанализы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысыВәгыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының“Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 нче зат  берлек сан формасы. Нишли ? соравы”исемле дәресенәүзанализы.Сыйныфка характеристика.Дәрес...

Конспект урока + презентация литературного чтения по теме: "Звукопись в поэзии. А. Усачёв «Буль- буль»" 1 класс, ПНШ.

Цели деятельности учителя: создание условий для формирования понятия «звукопись», содействование в развитии фонематического слуха, речи, умению работать в коллективе.Планируемые результаты...