Хальфина Венера Рафкатовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Кеше - кешегә дәва, сулый торган һава.

Профессия: Филолог, преподаватель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Подготовка учащихся к олимпиадам и научно-практическим конференциям

Увлечения: Люблю читать книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МБОУ "Школа №167"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khalfina
Укытучы - Китап һәрчак бергә, Пар канаты кебек бер кошның. Белем, акыл, баш булганда гына Нигезе нык була тормышның.
Ф. Яруллин

О себе

 Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне сайтымда сәламли алуыма бик шатмын. 20 елдан артык гомеремне киләчәк буынны  тәрбияләүгә  биргән мөгаллимә буларак,    сезнең белән уртаклашыр сүз һәм эшләрем шактый.

 Мәктәп яшеннән үк татар теле  һәм әдәбияты укытучысы  булырга  хыялландым мин. Изге хыялларым тормышка ашты. Телче-филолог буларак җитешеп, яшьлек хыялымның татлы, үтә хәләл җимешләрен җыям бүген..., Көндәлек хезмәтемнең нәтиҗәсен дәлилләп, район, шәһәр, республика олимпиадаларында, фәнни- эзләнү эшләрендә катнашкан укучыларым алдынгы урыннарны яулап кайталар.  Укыту-тәрбия сыйфатын гына дәлилләүче күрсәткечләр түгел болар. Укучылар күңелендә шушы фәнгә карата олы мәхәббәт, кызыксыну уята алуым белән бәхетле мин. Укучыларымны - киләчәк буын яшьләрен -   иманлы, гыйлемле, мәгърифәтле,тәрбияле шәхесләр  итеп күрергә телим. Бу - эшемнең төп максаты.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Укытучылар укып туймыйлар, диләр. Балачактан укытучы булырга хыялланучылар да шулайдыр, мөгаен.Мәктәп яшеннән әдәби әсәрләрне йотлыгып укый идем.  Бала чакны әкиятләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Нәрсә ул "яхшы",  "начар", "гаделлек", "кешелеклелек" кебек төшенчәләр әкиятләр аша мәңгелеккә күңелгә сеңеп кала. Үсә-үсә күңел шигъриятне үз итте. Үземнең дә каләм чарлап караган чаклар булды. Бүген исә мин игелек , шәфкать, мәрхәмәт хисләре белән сугарылган әсәрләрне аеруча үз итәм.

Моё портфолио

"Киләчәк шәхесен тәрбияләүдә гомумкешелек кыйммәтләренең әһәмияте"

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы