Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфина Венерв Рәфкать кызының 2016-2021 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы
методическая разработка на тему

Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту, укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү аша югары нәтибәлелеккә ирешү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbelem_kutru_plany.docx32.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Хәлфина Венера Рәфкать  кызының

2015-2020 нче елларга  үз белемен

   күтәрү өстендә  эшләү  планы

 

Шәхси мәгълүмат

1.1.

Фамилиясе

Хәлфина

1.2.

Исеме

Венера

1.3.

Әтисенең исеме

Рәфкать кызы

1.4.

Вазыйфасы, укыту фәне

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

1.7.

Педагогик стажы

24 ел

1.8.

Белгечлек буенча стажы

24 ел

1.9.

Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, ничәнче елда һәм нинди уку йортын тәмамлаган)

Гыйльми дәрәҗәсе, исеме, алган елы(булган очракта)

югары,  филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1994 нче ел, Казан дәүләт университеты

1.10

Квалификация күтәрү курслары (тематикасы,  , укылган сәгатьләр саны,  белем бирү учереждениесенең исеме,бирелгән елы)  

Курсы повышения квалификации  по программе «билингвальная среда и особенности преподавания татарского языка и литературы» в ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан, 108 часов, 2015 год, рег. Номер 5252.

1.11

Квалификацион  категориясе (булган очракта)     вакыты, бирелгән елы  

Югары  квалификацион категорияле 2006 нче ел

Үзбелем күтәрү планы  

1.Мәктәпнең методик темасы:

“ФДББСны үтәү шарты буларак, белем бирүнең яңа сыйфатына ирешү юллары”

2. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик темасы:

“Татар теле һәм әдәбияты предметыннан укыту сыйфатын күтәрүдә яңа технологияләрнең роле”

3. Методик темам: « Киләчәк шәхесен тәрбияләүдә гомумкешелек кыйммәтләренең әһәмияте »  

Тема өстендә  эш 2015 нче елда башланды, якынча 2020 нче елда тәмамлана.

Максат:  алдынгы фикерләү сәләтенә,  гомумкешелек сыйфатларына ия булган, тормышка һәр яктан әзерлекле, халкының матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, киләчәген кайгыртучы  югары әхлаклы, җәмгыятьтә үз урынын табып һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырдай камил шәхес тәрбияләү.

 

Бурычлар: 

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гасырлар буена килгән гомумкешелек сыйфатларын  үз эченә - - алган үрнәк яшәү рәвешебезне  укучылар күңеленә кече яшьтән үк сеңдерү;

- югары әдәп,  әхлак сыйфатлары  булдыру;  иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе уяту;

- күркәм традицияләребезгә нигезләнеп, сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

- татар теле һәм әдәбияты укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;

- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, укытучыларга төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;

- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;

- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;

- укучыларны бердәм республика имтиханына һәм тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;

- шәһәр һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.

Көтелгән нәтиҗәләр: 

  • Татар теле, әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү
  • укучыларда гомумкешелек кыйммәтләренә аңлы караш тәрбияләнүенә,
  • укучылар арасында  гуманлылык мөнәсәбәтләре ныгуга,
  • белем дәрәҗәләре арту һәм иҗади фикер йөртү сәләтләре үсүгә,
  • тормышка әзерлекле, югары әхлак сыйфатларына ия булган камил шәхесләр тәрбияләнүгә ирешү.
  • башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау.

Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү.

Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:  

Төп юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

1. Яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп  белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү өчен, заманча дәреслекләр, методик әдәбият, вакытлы матбугат белән танышу; аларга хас үзенчәлек һәм таләпләрне күзәтү, ачыклау, өйрәнү.

 2. Фәнни әдәбият һәм интернет мәгълүматлары аша яңалыклар белән таныша бару,  аларны  өйрәнү, анализлау, гамәлгә кертү.

3. Дәрес һәм тәрбия эшен үтемле итеп оештыру йөзеннән, тәрбия һәм белем бирү өлкәсенә караган  вакытлы матбугат материалларын  туплый бару.

4.Галимнәрнең, күренекле шәхесләребезнең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләрен  ныклап өйрәнү. 

5. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация  күтәрү.

 

       даими

Психологик-педагогик

1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү.

  даими

Методик

1. Заманча белем һәм тәрбия бирү эчтәлеге буенча үзеңне камилләштерү

2. Татар теленә өйрәтүнең , тәрбия бирүнең яңадан-яңа формалары, ысул һәм алымнары белән танышу.

3. РМБ, СМБ, ММБ утырышларында катнашу, дәресләр карау, алдынгы
тәҗрибәнең уңай якларын алу.

4. Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйге, олимпиадаларда катнашу.

5. Үзара дәресләргә керешү һәм тәҗрибә уртаклашу.

6. Һөнәри эшчәнлеккә  вакыт-вакыт үзанализ ясап бару.

7. Төрле семинарларда катнашу, ачык дәресләр бирү.

8. Предмет буенча электив һәм махсус  курслар программаларын эшләү.

9. Үзбелем күтәрү темасы буенча чыгышлар ясау.

10. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру.

даими

даими

даими

 ел саен

 

даими

       даими

       даими

   ел саен

ел саен

Мәгълүмати-технологик

технологияләр

1.Мәгълүмати технологияләрне өйрәнү һәм аларны укыту-тәрбия процессында иркен куллану.

2. Интернет челтәрендә тел, әдәбият, тәрбия, педагогика, психология өлкәсенә караган яңалыкларны күзәтеп бару.

даими

даими

Сәламәтлекне саклау

1.  Тәрбия һәм белем бирү процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү.

даими

Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары

этаплар

эшнең эчтәлеге

вакыты

гамәли эшчәнлек

Диагностик

Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү

2015-2016

1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү.

2.Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

3.Методик әдәбиятка язылу.

4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү.

Прогностик

1.Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү.

2. Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру

3. Нәтиҗәләрне прогнозлау.

2016-2017

1. Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

Практик эшчәнлек

1.Эш тәҗрибәсен кертү.

2.Методик комплексны формалаштыру.

3.Эшне төзәтү.

2018-2019

1.Педсовет утырышында чыгыш ясау.

2.Мәктәп һәм шәһәр күләмендә ачык дәресләр.

3.Олимпиадаларда,бәйгеләрдә,конференцияләрдә катнашу.

Гомумиләштерү

1.Нәтиҗәләр чыгару.

2017-2020

1 .Шәһәркүләм һәм региональ олимпиадаларда,бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау.

2 .Мастер-класс.

3.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү.

Гамәлгә кертү

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

2018-2020

1.Шәхси сайтта эш нәтиҗәләрен бастыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Мәктәпнең методик темасы: эшкә сәләтле, әхлаклы шәхес формалаштыру, уку-укыту процессының һәр катнашучысы үзен реализацияләүгә юнәлдерелгән уңайлы, үстерелешле мохит булдыру. Методик темам:...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Эльмира Мәлик кызының 2015-2020 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, һәр укытучыга үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә ярдәм итү....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының 2016- 2021 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә эш планы

Үзбелемне күтәрү планы түбәндәге эшләрне күзаллап төзелде:Иҗадилыкны       һәм       логик       фикерләүне үстерүче      педагогик технолог...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Аидә Бәдертдин кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Максат һәм бурычлар.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтенөйрәнү, укыту-тәрбияпроцессына актив кертү.Яңа технологияләр кулланып, педагогик...