Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының 2016- 2021 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә эш планы
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8, 9 класс) по теме

Гузель Давлетшина Габдулхаевна

Үзбелемне күтәрү планы түбәндәге эшләрне күзаллап төзелде:

  • Иҗадилыкны       һәм       логик       фикерләүне үстерүче      педагогик технологияләрне     актив файдалану.      
  • Укучыларны өстәмә мәгълүмат алырга һәм аны урынлы кулланырга өйрәтү.
  • Укучыларны   үз   белемнәрен     һәм  яңа   алынган белемнәрне чагыштыра һәм анализлый белергә өйрәтү.
  • Иҗади сәләтләрне үстерү.
  • ФГОС таләпләренә туры килгән дәресләр әзерләү һәм үткәрү.
  • Уен    элементлары    кулланып    эшләнгән    дәрес эшкәртмәләре комплектлары булдыру.
  • Периодик рәвештә эшчәнлегемә үзанализ үткәрү һәм      утырышларда,    педкиңәшмәләрдә хисап тоту.
  • Дидактик материаллар, тестлар, карточкалар туплау.
  • Шәхси методик тема буенча эшкә йомгак ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План самообразования29.09 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

“Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәүләтшина Гүзәл Гәбделхәй кызының

2016- 2021 нче уку елларына

үз белемен күтәрү өстендә эш планы

Апас – 2016

 

Методик проблема темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның иҗади сәләтен ачып,

                                                                                                сәнгатьле сөйләмен үстерү”

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  5. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
  9. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
  10. Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
  11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
  12. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
  13. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
  14. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
  15.  Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:

Төп юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

1. Яңа программалар, дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау.

2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу.

3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация  күтәрү.

       даими

Психологик-педагогик

1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү.

  даими

Методик

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга  заманча белем бирү эчтәлеген  камилләштерү.

 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу.

3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район  һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу.

4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу.

5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу.

7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү.

8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең,  алымнарының һәм табышларының  шәхси базасын булдыру.

9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү.

10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу.

11.Үзбелем күтәрү  темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау.

даими

даими

даими

ел саен

даими

даими

даими

ел саен

ел саен

Мәгълүмати-технологик

технологияләр

1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү.

2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау.

даими

даими

Сәламәтлекне саклау

1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү.

даими

Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары

Этаплар

Эшнең  эчтәлеге

Вакыты

Гамәли  эшчәнлек

Диагностик

Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү

2016-2017

1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү.

2.Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

3.Методик әдәбиятка язылу.

4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү.

Прогностик

1.Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү.

2. Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру

2017-2018

1. Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау.

Практик эшчәнлек

1.Эш тәҗрибәсен кертү.

2.Методик комплексны формалаштыру.

3.Эшне төзәтү.

2018-2019

1.Педсовет утырышында чыгыш ясау.

2.Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр.

3.Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу.

Гомумиләштерү

1.Нәтиҗәләр чыгару.

2019-2020

1. Метод берләшмә утырышында чыгыш ясау.

2. Муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау.

3.Мастер-класс.

4.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү.

Гамәлгә кертү

Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу

2020-2021

1.Шәхси сайтта  эш нәтиҗәләрен бастыру.

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. Якиманская И.С., Якунина О.С. “Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.
  2. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.
  3. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
  4. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
  5. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
  6. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.
  7. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
  8. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  9. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
  10. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.
  11. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.
  12. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
  13. Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
  14. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  15. Методик папканы тулыландыру, баету.
  16. Портфолионы яңарту.
  17. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

А. Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

                   Ф.Яруллин китаплары.

Ә.Еники томнары.

Н.Фәттахның яңа китаплары.

И.Юзеев томнары.

Ф.Латыйфи китаплары.

                   Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

Г.Бәширов китаплары.

Т.Миңнуллин томнары.

Ә.Баянов томнары.

К.Насыйри томнары.

М.Җәлил китаплары.

Х.Туфан томнары.

А.Алиш китаплары.

  1. “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.
  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
  7. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
  8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  4. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.
  5. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  6. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  7. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  8. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
  9. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  10. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  11.  “Татарстан” журналына язылу.
  12. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  13. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  14. Законнар белән танышу.
  15. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  16. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  17. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  18. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  19. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  20. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  21. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  22. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  23. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  24. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.
  25. “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
  26. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.
  4.  “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.
  5. “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.
  6. “Халык язучылары” стендын яңарту.
  7. “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” стендын булдыру.
  8. Кабинет китапханәсен баету.
  9. “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.
  10. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
  11. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  12. Яңа китапларны презентацияләү.
  13. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  14. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  15. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  16. “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.
  17. БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.
  18. Кабинетта капиталь ремонт үткәрү.
  19. Кабинетта компьютер булдыру.
  20. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
  21. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  22. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
  23. “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.
  24. Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
  25. Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.
  26. “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар” стендын эшләү.
  27. “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” дигән папка эшләү.
  28. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  29. Бөек Җиңүгә багышланган чараларда катнашу.
  30. Габдулла Тукай туган көненә әзерләнү һәм үткәрү.

Педагогик тәҗрибә уртаклашу

  1. Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.
  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
  3. Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.
  4. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
  5. Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның  БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

Практик чыгышлар.

  1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.
  3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  4. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  5. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  6. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  7. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ һәм ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
  8. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  9. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

Компьютер технологиясен өйрәнүне камилләштерү

  1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
  2. Эксельдә эшләүне камилләштерү.
  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
  4. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

Көтелгән нәтиҗә.

  1. Татар теле укытуның сыйфатын үстерү;
  2. Яңа технологияләр кулланып дәрес эшкәртмәләре төзү һәм аны мәктәп  сайтына урнаштыру;
  3. Башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау;
  4. Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү